Логотип
Проза

Кар... кайнар икән

Нәрсә дигән булалар бит, ә, сүзләреннән гарьләнеп үләрсең, билләһи. «Картаеп киткәнсең», имеш. «Сыер», имеш... Йә инде, ир-ат була торып, йөзгә бәреп шулай димәсәләр, башка сүз табылмас идеме? Бүгенге кичне бер генә минутка да исеннән чыгара алмаган Фәнзилә кулындагы китабын диван почмагына томырды. Күзләре китап битендә булса да, уйлары әллә кайда адашып йөри бит – кара инде, кайчаннан бирле үзалдына оеп, ирәвенләп утыра... Түзмәде, сап-сары башмакларын аягына элеп, җәлт кенә сикереп торды да почмактагы кием шкафының ишеген ачты, аннан, бөтен буена күрсәтә торган көзгедә үз чагылышына карап торгач, кинәт көлеп җибәрде. Һай, авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә, дип, хак та әйтәләр шул. Өстендәге соры спорт костюмы, иңсәсенә салган калын мамык шәле, баш түбәсенә ничек эләкте шулай җыеп куелган чәч толымы, ярты битен томалаган калын кысалы, калын пыялалы күзлеге Фәнзиләгә ким дигәндә тагын ун-унбиш ел өстәгән шикелле.
Әлегә кадәр салмак кына аккан тормышы бүгенге очрашудан соң кырт үзгәрергә охшаган... Яңа ачылган балалар бакчасына Фәнзилә әле көз ахырында гына урнашкан иде. Тәмле телле, ачык йөзле булып, балаларны бик яратып эшләгәч, элекке урынында да, монысында да берсе дә «картайгансың» дип чырай сытмады әле, «Фәнзилә Гариповна» дип өзелеп торалар. Каян килеп чыкты бу Фаил... Үч иткәндәй, малае шушы бакчага йөри икән, шуны алырга килгән җиреннән Фәнзиләгә тап булды да инде.

– Ха-а-а, Фәнзилә, әллә син инде?
Ике смена эшләп, җеп өзәр хәле калмаган кыяфәттә баскычтан төшеп килгән Фәнзилә, таныш тавышны ишеткәч, егылып китә язды. Ишек төбендә, кулына уенчык көрәк тотып, кайчандыр бер парта артында утырган сабакташы Фаил басып тора иде. Күрешмәгәннәренә ун гына ел бардыр, үзгәрепме-үзгәргән егет! Калын җилкәле, үгез муенлы ир затына әверелгән! Бер кулын затлы күн курткасы кесәсенә тыгып, аякларын аерып басып торуын күр. Келәм уртасына чыккан көрәшчемени.
– Фаил, син дисәм... – Фәнзилә, каршысында нәкъ менә Фаил басып торуын бик яхшы белсә дә, күзлек астыннан күзләрен кысып, аның йөзенә текәлеп карады.
– Кит инде, Фәнзилә, мәктәптә «бишле»гә генә укып, әллә шушында ыбыр-чыбыр арасында эшләп йөрисеңме? Копейкалар санап... – Фаилнең тук, таза йөзеннән мыс-кыллы елмаю йөгереп үтте. – «Икеле» капчыгы булуымнан көлә торган идегез, аның каруы, бүген мин дөньяның артына тибеп яшим. Үз эшем, үз ашым,
ха-ха-ха... Син че-то картаеп киткәнсең әле, ябыгып та калгансың. Элек кызлар арасында чибәр генә кебек күренә идең...
Фәнзилә, аның боргаланмый-сыргаланмый шулай диюеннән гарьләнүен яшерергә тырышып, ясалма
елмайды:
– Арытты бүген, иртәдән бирле аяк өстендә...
Син ничек, тормышларың?
– Зарланырлык түгел. Әнә, бу айда гына машинаны алыштырдым, хатынга да яңаны алып бирдем. Фатирны зурайттык, шәһәр читендә ике катлы йорт салып ятам. Акчага интеккән юк, чит илләргә йөреп торабыз.

Ул арада баскыч төбендә еламсыраулы тавыш яңгырады:
– Па-па! Па-па!
– Давай, тизрәк, сынуля!
Дүрт-биш яшьләрдәге таза малай, туп кебек түгәрәк гәүдәсен авыр кыймылдатып, тәбәнәк эскәмиягә лапылдап утырды. Көчкә иелеп, ботинкасының сулын уңга, уңын сулга киеп маташкан җиреннән:
– Па-па! Я кушать хочу! – дип авыз турсайтты.
– Малаең белән татарча сөйләшмисеңме әллә? – диде Фәнзилә, ана телендә сөйләшә белмәгән татар балаларын татарчага өйрәтү мәшәкатьләрен башыннан кичереп.
– Аңлавын аңлый ул, – дип, эре тешләрен күрсәтеп елмайды Фаил, аннан улының ботинкаларын дөресләп куйды. – Да ведь, улым? Ты же все понимаешь, шулаймы?.. Сөйләшә генә белми. Эт шикелле.

«Эт шикелле». Әти кеше үз баласы турында авыз ерып шулай дип торсын инде...
Кыз туры сукмактан – аллы-гөлле төсләрдә балкып утырган бакча уртасыннан гына кайтырга юнәлде. Иртәгә искечә Яңа ел бәйрәмен үткәреп җибәр­ сәләр, шәмәхә утларга төренгән чыршыны да, боздан ясалган менә бу сыннарны да, лабиринтларны да сүтеп ташларлар инде, бакча тагын ялангач агачлары, кар сарган эскәмияләре, хот-дог, кайнар кофе, пицца сатучы ларек-лары белән утырып калыр. Ә бүген матур монда! Чатнама салкын дип тормыйлар, яшь-җилкенчәк бакча тутырып күңел ача: берәүләр чырык-чырык килеп, сабыйлар күк, боз тавыннан шуып рәхәтләнә; икенчеләр, кулларына телефон тотып, әле чыршы янында, әле маймыл сыны янында сурәткә төшеп мәш килә. Фаил­ нең баягы сүзләреннән тәмам кәефе кырылган Фәнзилә, уңга-сулга каранып атлаган мәлендә, таеп егылуын абайламый да калды. Кыз, җәйрәп яткан җиреннән, иң беренче эш итеп, янына тәгәрәгән күзлеген барлады: ул ватылса, эш харап.
– Сыер кебек ятма инде, апа, тор әйдә. – Каршысына иелеп кул сузган егетнең шул сүзеннән Фәнзилә кычкырып елап җибәрердәй булды. Бер көнгә күбрәккә китмәдеме? Берсе «картайгансың» дип, икенчесе «сыер» дип мыскыл итә. «Апа» ди, җитмәсә; үзен белми – аның да унсигез яшьлек түгеллеге күзләренә чыккан. Абау ла, шундый да зур, кап-кара күзләр була микәнни? Керфекләре дә, кызларныкы шикелле өскә кайтарылып, дугаланып тормаса...
– Оп-па... Күзеңә йолдыз төшкән бит... – Егет аның йөзенә карап, сәер генә шулай диде дә Фәнзиләнең йон бияләй кигән кулына үрелде. Кыз шул мәлдә генә айнып китте, ярдәмгә сузылган кулны ачу белән читкә этәрде дә, аягына торып басты.
– Сыер, сыер... Ә син... ә син – дөя! – диде ул, егетнең аркасына асылган спорт рюкзагына күз төшерүгә. Теленә усал сүзләр килүгә үзенчә сөенеп, итәгендәге карны кага-кага, ашыгып китеп барды.
– Рәхмәтеңә рәхмәт, апасы! – Егетнең, шаркылдап, шулай дип көлеп калуы колак яфрагын яндырды, күзлә­ ренә кинәт кенә кайнар яшь тамчысы килеп бөялде. Апа, имеш... беләсең килсә, егерме сигез яшь кенә әле Фәнзиләгә, утыз да тулмаган! Мондый салкында өстенә нәзек билле кыска пәлтәсен кия алмый бит инде, унҗиде яшьлек кызлар гына ул, ыспай туңмас – калтырар дигәндәй, әтәч тиресеннән тегелгән куртка, капрон оек киеп, чәч туздырып, яланбаш йөри ала. Йөрәкләре­нең дә кайнар чагы. Ә менә Фәнзиләнең йөрәген яндырыр кешесе дә, көтәр, өметләнер мәхәббәте дә, исемен­ нән үк учак ялкыны бөркелеп торган яшьлеге дә юк. Әллә ничек кенә узып бара гомере, үзенә тиешлесе янәшәсеннән чаптар атларда гына елдырып үтеп киткән­ ме, күрми-сизми калганмы... Шушы бертөсле тормышы инде беркайчан да үзгәрмәс, мөгаен, чөнки өмет кояшын әллә кайчан ук сүндереп куйды. Бу яшьтә аңа дигән юньле-рәтле егет калган дисеңме әллә? Юньле дигәнен әллә кайчан чүпләп бетергәннәр инде... Менә шуңа күрә дә Фәнзилә кысыр хыяллар белән үзен ымсындырып яшәми хәзер, менә шуңа күрә дә аның өстендә киң итәкле, калын башлыклы озын кара пәлтә. Булсын, тегелеше бераз гына олыгайтып күрсәтсен, аның каруы, җылы! Аягында да төз гәүдәсен тагын да зифаландырып күрсәтүче без үкчәле, тар кунычлы ыспай итек түгел – «Спартак»та тегелгән калын, тигез табанлысы. Ыспай булмаса да, җылы! Бозда таеп егылмаска да әйбәт... иде. Былтыр алган затлы бүреге шкаф шүрлегендә тузан җыеп утыра – шушы җылы, калын мамык шәлгә җитәме соң?!. Бертуган апасы очрашкан саен тукый Фәнзиләгә: «Кием алганда берәрсе белән сайла, яшьләрчәрәк киен, апаем. Җылы ди-ди, җылы мич башына менеп утырырга картайгач та өлгерерсең. Булган матурлыгыңны томалап йөрисең», – ди.

«Әбиләр кия торган калын күзлегеңне затлыракка алыштырсаң соң... Йә булмаса линза алып кисәң...» – дип күзлегенә дә бәйләнә. Бер ияләшкәч, йөри инде Фәнзилә, үзенә уңайлы булгач, тора салып күзлек алыштырырга ни... Шулай да менә бүгеннән нидер үзгәрер кебек. Үзенә үч итеп, Фаилгә үч итеп... Көн саен, улын алырга килгән саен шулай «картайгансың» дип ярага тоз сибә башласа... Фәнзиләнең – коңгырт күлмәк өстеннән ак алъяпкыч япкан кызыкайның шушы ир-егетне, ул чагында әле борын астына мыек кына төртеп килгән егет-малайны уйлап үткәргән йокысыз төннәре әллә ни еракта да калмаган калуын. Усал телле, орчык урынына бөтере­ лүчән егет кисәге мәктәптә бер генә ягы белән – үзе әйтмешли, икеле капчыгы булуы белән генә аерылып торды. Укырга теләге юк иде, ә менә йөгерергә, чабарга дисәң – аңа куш. Спорт ярышларында мәктәпне алдынгы урыннарга ул чыгарды, шуңа күрә укытучылар аның үзен дә ничек кирәк алай сөйрәргә тырыштылар. Көн­ нәр­ нең берендә менә шушы җәлпәк битле, озын буйлы, кысынкырак зәңгәр күзле Фаил бөтен барлыгы белән Фәнзиләнең йөрәк түренә керде дә урнашты бит. Көн саен, сәгать саен күрәсе генә килеп тора. Егетнең бүтән кызлар колагына шаян сүзләр әйтүе, тәкәллефсез генә итеп берәрсенең биленнән кочып китүе, берәр кызның иңбашына кулын салып басып торуы күзенә чалынса, Фәнзиләнең көне көн, төне төн булмый, йокы качкан күзләреннән тамган гөнаһсыз күз яшьләре кечкенә мендәрен сыгып алмалыга әверелдерә. Үзе генә белгән гыйшык хәсрәтеннән, яшерен сереннән кыз әле елады, әле көлде. Аны вакыт-вакыт бер генә нәрсә сагайта иде: Фаилнең эчке дөньясы артык гади, хәтта буш булып тоела. Ул бу дөньяда бер нәрсә белән дә кызыксынмый шикелле, спортчы саналса да, ул өлкәдә дә авыз ачып әйтер сүзе юк. Җыр, бию, рәсем, театр, тарих дип кыймылдатасы да юк. Ә менә Фәнзилә күкләрдә очып йөрергә ярата: үзен йә укытучы, йә тәрбияче ролендә күз алдына китереп, балалар алдында канатлана-канатлана дәрес бирүен, аларны җитәкләп табигать кочагына алып баруын, үләннәр, бөҗәкләр, кояш, йолдызлар турында онытылып сөйләвен хыялында кырык кат тергезгәндер...
Фаил турында «беренче мәхәббәтем, җавапсыз сөюем» дип уфтанган кыз башта уку, аннан эш дип мавыктымы, яшьтәшләре кебек каударланмады, егет-җилән дип башын авырттырмады, балалар янында үзе дә сабыйга әйләнеп, үз көенә ипләп кенә яши бирде. Егерме бише тулып, инде аръягында аяк салындырып утыра башлагач кына күзен күтәреп караса, аның тиң­ дәш­ ләре гаилә корып, үз нәни-ләрен үстереп ята икән лә!..

Бүген көтмәгән-уйламаганда Фаилне очрату, аның тавышын ишетү Фәнзиләне әллә нишләтте. «Тиле!» дип сүкте ул үзен күңеленнән генә. Шыр тиле! Шушы буш куыкны уйлап үткәргән көннәрең әрәм... Кара, бер тамчы үзгәрмәгән: һаман да шул буш кеше... «Машина алыштырдым, өй салам»... телендәге бөтен сүзе шул.
«Ә синең хәлең ничек, Фәнзилә?» дип ник бер сорап куйсын. Йөзен генә түгел, күңелен дә, хәтта... күзләрен дә май баскан шикелле. Болай да кысынкырак күзләре таза битендә бөтенләй кысылып беткән бит. Йә Алла, шушы кешене, аның мыскыллы елмаюын хәзер ике көннең берендә күрергә туры килерме?.. Аның алдында сер биреп торырга тагы...

Фәнзилә ярсу хәрәкәт белән шкафның ишеген шапылдатып япты да шундый ук ярсулык белән кире ачты. Көзгегә тагын да якынрак килеп, борын өстеннән күзлеген йолкып алды. Бармаклары белән генә чәчен күпертеп, иңбашына таратты. «Соры тычкан», дип, үзалдына ачусыз гына елмайды кыз, өстендәге соры костюмына, аксыл-соры чәчләренә тагын бер күз салып. Кич чыгарга җыена диярсең – элгечтәге күлмәгенә үрелде. Гәүдәсенә шул тиклем килешле булып яткан, сөтле чәй төсендәге бу күлмәкне бик ошатып алган иде, яңадан киеп-киеп карады да, артык купшы күреп, шкафына элде дә куйды. Янәсе, сабыйлар янына, театрга баргандай, кылтыкланып бару килешмәс... Күлмәк матур иде, тукымасы да кызның тулы күкрәкләрен, уймакка сыярдай нечкә билен, төз аякларын ассызыклап тора, төсенә иш килгән, биек үкчәле туфлиен дә киеп алса... 

Күңеле күтәрелеп киткән Фәнзилә инде үзен Фаил каршысына үкчәле туфлиләре белән тек-тек басып, башын югары күтәреп атлаган кыяфәттә күзалдына китерә иде. Күзлеген томырып, линза да киеп куйса, керфекләренә сөрмә тигереп алырга мөмкин. Апасы дөрес әйтә икән, күзлеге тупасрак шул, бөтен матурлыгын яшерә дә куя. Күзләрендә карлыган каралыгы Фәнзиләнең, томраеп карап торалар. Һи, аларны кара дип йөри тагын, менә бая күргән күзләр соң... Андый да төс була икән! Үзләре кап-кара, уртасында яшел төс тә бар шикелле... Фәнзилә, үзенә апа дип эндәшкән егетнең күзләрен кинәт кенә исенә төшереп, ирен читен тешләп куйды. Матур иде, матурдан да битәр, җылы иде алар...

 – Исәнмесез, Фәнзилә Гариповна???
 – Фәнзилә Гариповна???
– Фәнзилә Гариповна, сез бүген карап кына тормалы! – Хәтта мөдирә дә – мактауга саран олы яшьтәге ханым да елмаеп, башын чайкап китте. 

Иртәдән бирле баласын җитәкләп килгән һәр әнидән, күрешеп үтеп киткән һәр тәрбиячедән үз исемен гаҗәп­ ләнүле, сокланулы, аптыраулы тонда ишетеп, Фәнзилә башта бакчадан чыгып качардай булды. Тора-бара колагы күнекте тагын, кирәксә-кирәкмәсә музыка залындагы биек көзгеләр яныннан үтеп йөрүләре дә сирәгәйде. Көзгегә караса, үзен-үзе танымагандай, кашларын дугаландырып җыера да, кызу адымнар белән чыгып китә. Кичәге соры тычкан төн эчендә әкияттәгедәй аккошка әйләнгән диярсең. Кызның өстендә элек киеп йөри торган шакмаклы җылы блузка урынына – изүе, озын җиң очлары шоколад төсендәге җепләр белән чигелгән «сөтле чәй» күлмәк, элекке калын киң чалбарны коң­ гырт төстәге капрон оек алыштырган, балалар артыннан йөгереп йөрергә җиңел дип киеп йөргән сандали да әллә кая китеп югалган – кадак үкчәле туфлиләрнең текелдә­ ве ярты чакрымнан ишетелә! Җилкәсенә таратып салган эре бөдрәләре, линза киеп, сөрмә тартып куйган карлыган күзләре, калын кыса астыннан котылып, көн яктысына чыккан кашлары-керфекләре, бүген ни өчен­ дер гел елмаерга гына торган иреннәре – барысы, барысы Фән­ зиләне яңадан тугандай итеп күрсәтә иде. Ярый әле бүген кич ата-аналар җыелышы буласы, матурланып килүенең сәбәбе шуңа бәйләнде дә калды, алайса, төбенә тоз коеп кызыксынырга яраткан кызлардан тиз генә котыласы юк иде.

...Фәнзилә үз төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре алдында кыска гына чыгыш ясарга тиеш иде. Яңа эш урынында җыелышны әле икенче тапкыр гына уздыруы булса да, каушамады, гадәттәгечә, төгәл, матур итеп сөйләп чыкты. Чыршы бәйрәмен уздырганда, бакча ишегалдында кардан төрле җәнлек сыннары ясаганда булышкан ата-аналарга зурлап рәхмәт әйтте.
– Сорауларыгыз булса, рәхим итегез, – дип ата-аналарга төбәлде дә аяк астындагы идәннең әкрен генә шуыша башлаганын тоеп, үзе дә сизмәстән, янындагы урындык аркасына тотынды. Эскә­ мия­ ­ ләргә ярымтүгәрәк ясап тезелеп утырган әниләр арасында нибары ике бөр­ тек әти заты булып, берсе... кичә генә Фәнзиләгә «апа» дип эндәшкән ир заты иде. Җыелыш башланганнан бирле башын иеп, кулындагы телефоны белән уйнап утырган шомырт күз, менә хәзер, нәкъ кичәге кебек, җылы караш белән аңа текәлгән иде. Кайсы баланың әтисе булды инде бу? Моңарчы кемне дә булса китер­ гәне, каршы алганы күренмәде...
– Фәнзилә Гариповна, менә минем соравым бар иде: ә сез үзегез нинди җәнлек-хайваннарны яратасыз? – дип капылт кына сорады ир, укучы баладай кулын күтәреп.
– Сыртына рюкзак аскан дөядән кала, бөтен хайванны да яратам, – диде Фәнзилә, үзен ары табан да мыс-кыллаган очракта, тагын да усалрак җавап бирергә әзерләнеп.

Әниләр тыенкы гына елмаештылар, гөжләп алдылар. Ир исә, берни аңламаган төсле, сораулы төбәлде дә, иңбашын сикертеп, тагын телефонына иелде.
Бала-чага, чыр-чу килеп, киемнәрен күтәреп, әниләре янына чабышканда, Фәнзилә күз чите белән генә күреп калды: бөдрә чәчле кечкенә Ләйләгөл, ике җиңеннән ике бияләе күренеп торган кызыл курткасын идәннән сөйрәп, әлеге ирнең кочагына атылды.
Кызның күңеле әллә нишләп китте. Инде ничә еллар көн саен күз алдыннан уза торган күренешләр – нәни­ ләрнең, үзләрен китергән яки каршылаган әти-әнилә­ ренең кочагына сарылып, өйгә кайтам яки кайтмыйм дип еламсыраулары, аларга җавап итеп, әни кешеләрнең җилтерәтүләре, назлап кочаклаулары, «бер оегың кая, чәч тасмасын кая куйдың, итегеңне алыш­ тыргансың бит, бүген нәрсә ашаттылар?» дип, көннең-көненә кабатланган сораулары гадәти һәм табигый нәрсәгә әверелгән бит инде. Тормыш тәгәрмәче гел шушы көйгә тәгәрәр шикелле. Әгәр... Фәнзилә үзе дә әни кешегә әйләнеп, менә шушындый нәни генә, йомшак кына, юка толымлы, почык борынлы кызчыгын – үзенекен! – кочагына алып сөйсә, ул кызчыкны бер кулыннан үзе, икенче кулыннан менә шушы... Ләйлә­ гөлнең әтисе шикелле... җылы карашлы, төз буйлы ир-егет җитәкләп алса... Тик аның өлешенә андый татлы мизгелләр язылмас шул...
Кайтырга җыенып, пәлтәсен кигәндә, хат килгәнен хәбәр итеп, телефоны чыңлап куйды. Ят номердан килгән хатта – «Ә син – үзе усал, үзе сөйкемле...» дигән баш-аягы булмаган бер генә җөмлә язылган иде. Сәерсенеп киткән Фәнзилә ни уйларга да белмәде. Кем шаярта, ни өчен, телефонын каян табып?.. Фаил дияр идең, аның теленә гомердә дә мондый сүзләр киләсе юк. «Мин сиңа гашыйк булырга өлгердем». Икенче хәбәр бөтенләй өнсез калдырды. Кемдер рәхәтләнеп шаярта инде, иптәш кызларының берәрседер, мөгаен. «Җавап язарга бер сүз кызганасыңмы?» Фәнзилә түзмәде, кызыксынуын җиңә алмыйча: «Сез кем?» дигән сорау ыргытты. «Дөя». Җавапны укыгач, күзләреннән яшь тибеп чыкканчы рәхәтләнеп көлде, аннан... кисәк кенә еларга тотынды. Күзләрендә линза икәне исенә төшкәч кенә, елаудан кырт туктады. Ни өчен соң әле кичә-бүген аны мыскыл итәргә генә торалар? Нәрсә, бу ир, үзенең бала атасы икәнен онытып, аңа тәти сүзләр яудырырга маташамы? Янәсе, син, карт кыз, үзеңә бераз гына игътибар булса, сары май урынына эреп төшәрсең... Бармаклары ашыга-кабалана ике генә сүз җыйды: «Сез оятсыз!» Әлеге сүзләр очып китүгә, тиз генә телефонын сүндереп атты, дөньяның тагын бер мәнсезе язганны укып вакыт әрәм итәргә генә калган, ди...

Бакча аша кайтып барганда үзен битәрләүдән арына алмады кыз: нигә дип киде инде менә бу үкчәле итек­ ләрен? Бер җылысы булмаган нәзек билле пәлтәсен? Кем өчен матурлануы? Кемгә кирәк ул?.. Аңа насыйп яр булса, менә болай бизәнгән-ясанган мәлендә түгел, җы­лы шәленә, җылы пәлтәсенә төренеп атлаган чагында юлына чыксын иде дә, әкияттәге кебек, Фәнзиләгә бер күрүдә гашыйк булып, кадакланып калсын иде... Аны ничек бар – шулай, җылы яраткан җанының чисталыгын, җанының матурлыгын күреп гашыйк булсын иде... Тилемсә уйларыннан күңеле күтәрелеп киткән кыз, үзалдына көлемсерәп, кичке күккә карады. Шәһәрдә йолдыз күрергә тилмерәсең шул, багана башындагы ясалма утлар табигатьнең кыргый матурлыгын томалый да куя.

– Шә-әп! Якыннанрак алынса, тагын да шәбрәк чыгасы иде!
Фәнзилә дертләп китте. Кулындагы телефонына черт тә черт сурәт төшерергә өлгергән ир заты кош тоткандай сөенә-сөенә аның каршысына атлады.
– Башыңны менә әз генә бу якка борсаң, бөтенләй шәп буласы иде...
– Сез... тилерәкме әллә дисәм... – Фәнзилә, бөтен йөзен балкытып елмайган ир-егеттән читкәрәк тайпылырга теләп, бер адым атларга өлгермәде, аягы таеп китте дә алга сөрлекте. Тик бу юлы егылмады. Көчле куллар аны шул мизгелдә терсәгеннән эләктереп алды.
– Чү-чү, гел егылырга гына торасың икән син, апасы. Күренә, йолдыз санарга яратасың... Нишләптер матур сүзләрне генә өйрәтмәгәннәр үзеңә, кайда оятсыз, кайда тиле... Тәрбияче кешегә бер дә килешми инде...
– Андый сүзләрне мин кешесенә карап кына әйтәм. – Фәнзилә, иренеп кенә төшкән кар бөртекләренең чәч бөдрәсенә килеп кунганын сокланып карап торды да тавышын кырыслатып: – Сезнең кебекләр белән тәтәйләнеп торасым килми, – дип өстәде.
– Безнең кебекләр? Һм... Нинди була инде ул, безнең кебекләр? – Бу юлы ирнең дә тавышы кырыслана төшкәндәй тоелды.
– Хатыны, баласы бар килеш, төче телләнеп, башкаларга хат язарга маташучыларны, кайберәүләрнең юлына аркылы чыгып, фотога төшерәм дип маймылланучыларны... Сезнең кебекләр аркасында күпме гаиләләр җимерелә, күпме бала ятим кала, аны уйлап тору юк, әйдә, тасма теллән дә маҗара эзлә, шулаймы? Ә сабыйларның ни гаебе бар, әйтегез әле? – Фәнзилә, бөтенләй таныш түгел кеше алдында кызып киткәнен абайлап, уңайсызланып калды, тавышы өзелде.
Ир-егет, әле һаман кулында тоткан телефонын әкрен генә курткасының түш кесәсенә шудырды, ни өчендер кара башлыгын салып, сумаладай чәчләрен бармаклары белән тарап алды да башлыгын кире киеп куйды, аннан кисәк кенә тирә-якны яңгыратып көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп, кытыгы килгәндәй туйганчы көлде-көлде дә, җитдиләнеп, Фәнзиләнең кулыннан җитәкләде.
– Әле өйләнмәгән дә килеш син миннән әти кеше ясап куйма инде, Фәнзилә. Анысына икәүләп өлгерер-без. – Кызның күзләре маңгаена сикергәнне күрмәдеме, күрмәмешкә салыштымы, тагын көлә-көлә сүзен дәвам итте. – Ләйләгөл – минем абыйның кызы ул, үзләре кайтып җитә алмыйбыз дигәч, кереп алдым, шул гына. Миңа инде сине күптәннән димлиләр, яңа килгән тәрбияченең үзе акыллы, үзе матур, үзе әкәмәт әйбәт икәнен сөйли-сөйли, җиңги дә, Ләйләгөл дә колак итемне ашап бетерде. Җай чыкканга гына җыелышыгызга керсәм, каршымда – күзләренә йолдыз төшкән кыз басып тора...
– Әй, көлмәгез сана... – Әллә оялудан, әллә билгесез бер кайнар тойгыдан, Фәнзиләнең бит очлары ут капкандай яна башлады.
– Көлмим, Фәнзилә. Мин ул күзләрне бик озак эзләдем. Иясенең юлымда егылып ятасын алданрак белсәмме...
Егетнең карашына тулган җылылык, күзгә күренмәгән йолдызлар нурына кушылып, тәннең һәм җанның һәр күзәнәгенә тарала иде. Фәнзиләнең уң кулын үз учына алган да, гаҗәеп бер җылы елмаю белән кызга борылган.
...Күр әле, нәзек билле пәлтәсен юка, салкын дип йөреп, ни гомер үзен алдаган түгелме? Каян килеп салкын булсын, күкрәген пешерә, аркасын яндыра; төймәләрен чишеп ташла да, кышкы кичнең матурлыгына, сихрилегенә, аклыгына соклана-соклана, чәчләреңне җилгә таратып, карлы сукмакта бөтерелә-бөтерелә йөгер... Туңудан да, таеп егылудан да курыкмыйча, үкчәле итекләрең белән тыпырдап бии-бии кайнар кар бөртекләренә кушылып әйлән – җитәкләшеп, пар булып атлаганда, янәшәдәге боз тауларыннан да җылылык кына агыла икән лә... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик ошады, һәрвакыттагыча. Миңа, әсәрне укый башлар өчен, авторның Айгөл Әхмәтгалиева икәнен белүе җитә. Укый башлаганчы ук аның әсәре һичшиксез кызык булыр дип тоям. Әлегә ялгышканым юк. Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Беренче юллардан ук күзгә күренмәгән җепләр белән геройларыгызга бәйлисез дә куясыз. Айгөл, сез яраткан авторларымның берсе. Рәхмәт матур әсәрегез өчен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        " Как чэчэклэр '' дэн сон Айголнен ижаты бн кызыксына башладым . шигырьлэре бик ошый , прозасын менэ укыдым . Эйбэт матур язасыз . Унышлар !

        • аватар Без имени

          1

          0

          Кызлар, беренчедән, "Сөембикә" белән дуслыгыгыз өчен зур рәхмәт! Икенчедән, җылы сүзегезгә. Үзегезгә дә матур сүзләргә генә юлыгып яшәргә язсын!

          • аватар Без имени

            1

            0

            Айгол !Молодец!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

            Хәзер укыйлар