Логотип
Проза

Исем анасы-2

Ахыры.

Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/isem-anasy

– Доктор!

Коридордан тавыш ишетелә. Әллә?.. Гөлсирин апа начарланып киткәнме? Кыз атылып диярлек процедура бүлмәсеннән чыкты. 7 нче палатадан килә икән тавыш. Анда ялгыз гына бер әби ята. Янына кереп, ни кирәген белеште. Әбинең йөрәге бик чәнчеп киткән икән:

– Кызым, берәр дару бирмәссеңме, бик авырта бит, бик кыса, – ди. Шул арада әби үзенең инде атна буе ятып та, янына ни улының, ни кызының килмәвен, хәлләрен белмәвеннән зарланып ала. Эчә икән балалары, карчыкның пенсиясен алып та эчеп бетергәннәрдер инде, оныклар атна буе каты-коты белән яшиләрдер, дип борчылып, йөрәк өянәге башланган икән. Марина карчыкка валерьянка белән бергә кушып настойка пустырника тамызып бирә. Тукта, Гөлсирин апайның кызы киттеме икән, нишли икән дип 8 нче палатага күз ташлый. Авыру апа һаман йоклый икән әле. Кызы да уятмаган. Искәрмәстән генә Марина чибәркәйгә төбәлеп:

– Сез Айгөлме? – дип сорады. Әнисе янында башын мендәргә куйган сылу аптырап:

– Гафу итегез, мин сезнең белән танышмы, нишләптер, хәтерләмим, – диде.

– Сезнең бүген туган көнегез, шулаймы? – диюе белән кызны бөтенләй аптырашка калдыды.

– Сез бүген нәкъ 12 дә тугансыз. Исемегез Айгөл, фамилиягез Аглиуллина. Байбулат исемле абыегыз бар тагын.

Кыз мендәрдән башын күтәреп, тагын да аптырабрак, шәфкать туташына карады.

– Сез күрәзәче дә икән әле! –диде ул. – Әйе, сез әйткәннәр бар да дөрес! Ләкин әйтегез әле алай барын да белгәч, әнием терелерме?

– Тереләчәк, иртәгә сезне елмаеп каршылар Гөлсирин апай, мин моны сезгә ышандырам.

Айгөл, чынлап та, аптырады. Аның әле моңа кадәр бу чаклы үз көченә ышанган шәфкать туташы күргәне юк иде, хәтта докторлардан да андый сүз ишеткәне булмады.

– Айгөл, барыгыз, кайтыгыз! Гөлсирин апай янында мин үзем кунармын, –диде Марина буш койка барга ишарәләп. Кичке процедурага тотынганчы, мин отделение ишекләрен бикләргә тиеш. Кирәк булсагыз, шалтыратырмын, телефоныгызны язып калдырыгыз!

Айгөл изрәп йокыга талган әнисенең маңгаеннан яратып үбеп алды да, шәфкать туташының әмеренә буйсынып, палатадан чыкты. Марина Гөлсирин-Нуриянең маңгаен, аннары кулларын тотып карады, авыруның температурасы төшкән, сулыш алуы тынычлана төшкән кебек иде. Ул кичке процедурага тотынды. Исемлек буенча кемгәдер таблеткалар өләште, кемгәдер уколларын кадады. Бу эшләрне тизрәк бетереп, Гөлсирин янына керәсе, аның тизрәк күзләрен ачып, үзенә караганын күрәсе килде. «Бу ул, пар миңле Гөлсирин апасы икән бит!»

Кичке 10 тулды. Палаталарындагы утларны сүндереп, авырулар төнге йокыга талды. Бары 8 нче палатада гына сүрән ут яна. Марина, чынлап та, Гөлсирин бүлмәсендә кунарга булды. Таныш апасы янындагы койкага утырды. Уйга калды. Уйлары кызны кабат кафега –15 яше тулган көннәргә алып китте...

– Кызым, Нурия апаңа алтын хач өчен рәхмәт тә әйтмәдек бит әле. Исемне дә сиңа ул әйткән иде бит! Исем анаң ул синең! Марина исемле бик яраткан дус кызы булган аның укыганда, Куба егетенә кияүгә чыгып киткән. Бик сагынышкан дуслар, 1-2 ел хат та алышканнар, аннары хатлар килми башлаган. Миңа да ошады Марина исеме, шуңа Нурия апаңа каршы да килмәдем. Карале, алтын чылбыр бигрәк килешә икән, кызым, сиңа! Ничек үземнең башым эшләмәде андый бүләк алырга?!

Марина Нурия апасын кочаклаганын, рәхмәт әйтеп битеннән үпкәнен, аннары универмагка кереп, Нурия-Гөлсирин апайның кызына да бүләк алганнарын исенә төшерде. Кара ялтыравыклы гипер кофтаны Айгөлгә Марина да сайлашты. Нурия апасының кызына да матур бүләк алганга шатланган иде ул чакта Марина.

Гөлсирин апасы ара-тирә ыңгырашып та куя.... Марина урыныннан торып, авыру апасының тагын пульсын карый. Үзгәргән икән Гөлсирин-Нурия апасы. Көрән чәчләрен буята, күрәсең, чәч төпләреннән аклары күренә. Кашлары да сирәгәя төшкән. Битләре сулыгып калган, күз кабаклары шешенкерәп тора. Системадан соң әле тышка да чыгарга уянмады, хәлсезлегеме? Кафеда үзенә гел елмаеп карап торган Нурия апасының чалымнарын эзләп, хәтирәләрен барлады кыз. Хатынның башыннан акрын гына сыйпап алды. Шул чакта Маринаның йөрәге сулкылдап куйды. Бу җиһанда шушы хәлсез яткан ападан да кадерлерәк башка кешесе калмаган икән ич аның!

Аңа тугач та, газиз парәсе – Айгөле кебек күреп, күкрәк сөте имезгән, аңа яратып исем белән эндәшкән, аны сагынып-–көтеп, тәүге тапкыр олы бүләген алган, үз баласы күк күкрәгенә кыскан Нурия-Гөлсирин апасын – Исем анасын ничек тә аякка бастырырга тиеш! Тиеш кенә түгел, бурычлы!

Марина әнисен искә төшерде. Рита ирен төзелештә кран басып үтергәч, йөрәк өянәге кичерде дә, соңгы елларда бөтенләй мантый алмады. Канашка күчеп яшәгәннәренә 10 ел дигәндә, авылны җирсеп, кызын да күндереп, кабат туган якларына күченеп кайтты. «Авылда, үзем үскән чишмә буйларында йөрсәм, савыгып китәрмен кебек, кызым, әтиеңнең дә кабере монда, мине дә монда көтәдер», – дип, инде шәхси клиникага шактый керемле эшкә урнашкан кызын да кузгатты. Марина әнисенең теләгенә каршы килә алмады. Әнисе моннан 2 ел элек үлгәч тә, авылдан китәргә булды. Аннары, көтмәгәндә генә, машинасы ватылып, юлда аңа ярдәм иткән татар егете Илдус белән танышып китеп, инде бергә булырга сүз куешуы да тәэсир иткәндер. Егет шәһәрдә электросетьтә эшли иде. Илдусның әнисе улының чуаш кызына өйләнергә җыенуына каршы килсә дә, Маринаның ислам динен кабул итәргә җыенуын белгәч, ризалашты тагын. Бер атнадан никах көне иде яшьләрнең.

Марина Гөлсирин апасының карават читенә утырды да, авыру хатынның хәлсез кулларын учына алып битенә куйды. «Ярабби, минем бу дөньяда шушы ападан гайре беркемем юк, ярабби, сакла син Исем анамны, сакла! Ярабби, җиңеллек бир аңа, ярабби!» Марина Илдус бүләк иткән алтын кайма савыттагы кечкенә Коръәнне Гөлсириннең мендәр астына куйды. Исем анасын маңгаеннан үпмәкче иде, Ходайдан инәлеп сораган теләкләре йогынты ясадымы, әллә үзе өчен бу хатынның бик кадерле кеше икәнен бар йөрәге белән төшендеме – Гөлсириннең бит уртасына кызның яшьләре тамды. Гөлсирин күзләрен ачты. Өстенә иелгән ак халатлы кызның елап үзенә карап торуын ул әле аңлап бетерә алмады.

– Исем әнием, әнием, – дип елап аның муенына сарылган бу кызга аптырау катыш карап торды хатын.

Ялгыш ишетәме соң? Кем булыр бу кыз? Айгөленә охшамаган. Алай дисәң, нишләп Исем әнисе булсын әле ул?!

– Нурия апам, әнием...

Ак халатлы шәфкать туташы авыру хатынның күкрәгенә капланып үкси иде. Берара икесе дә сүзсез торды. Гөлсирин-Нурия генә әле һаман ни булганын аңлап бетерә алмыйча, кызның башыннан сыйпап алды. Кулы Маринаның муены турындагы пар миңнәргә орынгач кына, дерт итеп куйды. Бик таныш иде аңа бу миңнәр, пар миңнәр! Ничә дистә еллар элек, яңа туган сабыйның «мәммне алмагыз» дигәндәй, ашыгып-йотлыгып күкрәк сөтен суырганда ничә тапкыр сыйпады ич ул бу миңнәрне. «Марина!» – дигән уй башыннан кылт узды:

– Марина, Марина, синме, балам? – диде ул чак телен әйләндереп.

– Мин, мин, Нурия апам! – дип, хатынның үзен тануына сөенеп, кыз башын күтәрде.

Алар төне буе сөйләшеп чыктылар. Күзенә йокы кермәсә дә, таңга Гөлсириннең хәле яхшыра төшкән иде инде. Әллә даруларның файдасы тиде, әллә ничә еллар күрмәгән Маринаның сүзләре – Гөлсирин иртәнге обход вакытында доктор Хисамовны сөендерде. Алик Сабирович, бик авыр хәлдә кабул иткән пациентның обходка кергән чакта караватында утырып торуын күргәч, бераз аптырап:

– Төнлә Марина Борисовна сезгә шифалы таблеткалар биргән бугай, – дип елмайды.

– Шулайрак булды шул, – дип докторны җөпләде Нурия.

Обход беткәч тә, Марина сменасын тапшырып, китәргә җыенды. Халатын салып, элеп куярга гына тора иде, шатлыгын Айгөлгә сиздерәсе килде:

– Алло, Айгөл, әниебез күзләрен ачты! – телефонның теге ягындагы Айгөл мондый шалтыратуны көтмәгән идеме, җавап ишетелмәде.

Марина, киенеп, урамга чыкты. Көз төсе кереп баручы шәһәр аңа тагын да матуррак күренде. Бүгенге төн шатлыгын аның урамдагы һәркемгә сөйлисе, бүлешәсе килде. «Чәчәкләр кибете»нә кереп иң матур букетны сатып алды. Квартирасына кайтып, үзен тәртипкә китергәч, Илдусы белән бергә сайлап алган ак шарфын бәйләде дә, урамга чыкты. Башына беренче килгән уй: «Мәчеткә хәер кертергә кирәк, Аллаһым мине ишетте бит, Нурия апа күзләрен ачты», – дигән уй булды. Кыз икеләнмичә, беренче тапкыр янәшәдәге мәчеткә керде. «Раббем, мине ишеттең! Матур гаилә корып, әни булу бәхетен татып яшәргә язсаң иде!» – дип үтенде кыз. Хәер акчасын тартмага салгач та, озак кына уйланып, мәчет эчендә ак яулыклы апаларның бергәләп Коръән укуларына карап, сокланып торды.

Кичен Нурия апасының хәлен белергә Илдус белән бергәләп килделәр. Зур чәчәк букеты тотып, палатага килеп кергән бу матур парны күргәч, Нуриянең күзләренә яшь килде. Нурия апасы янында утыручы Айгөл инде шәфкать туташының кемлеген белгән, сораулар урынсыз иде.

– Әнием, Нурия апай, сезгә шулай дисәм ярыймы, мин менә токмачлы тавык шулпасы пешереп килдем. Яле, торып утырыйк та, шул кайнар шулпаны тәмләп карыйк. Мин татар килене булырлыкмы икән, юкмы? – диде кыз. Аннары үзе арткарак калып, Илдусны Нурия каршынарак бастырды.

– Менә булачак ирем. Илдус! Илдус, ә бу Нурия-Гөлсирин әнием. Бу... Айгөл! Айгөл – Нурия әниемнең кызы, шулай булгач, минем дә туганым була инде! – диде Марина, берьюлы әниле дә, туганлы да булу шатлыгыннан балкып.

Гөлсирин ун көн дигәндә, шактый ук терелеп аякка басты. Яшьләр Гөлсириннең хастаханәдән чыгуын көткәннәр иде, никахны ул чыкканның икенче көнендә укыттылар. Никах мәҗлесендә Марина-Мәрьямның иң якын кешесе – әнисе урынында Гөлсирин утырды.

Хикәям тәмам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ну сто, насли анасы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Миннэре дэ туры килгэч, мин бу балаларны ялгыш алыштырганнан дип уйлаган идем...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эз генэ анлашылмый калды шул: ни очен икесендэ дэ пар мин?

        Хәзер укыйлар