Логотип
Проза

Иртәгә яңа көн туар

Юл – тормыш артериясе. Әнә Гөлнара да тыныч кына барган юлында, сикәлтәгә юлыгып, тизлеген киметте бүген. Ә юлның очы-кырые юк. Борылышларын да, чокыр-чакырларын да алдан күреп булмый. Тәвәккәлләп чыккансың икән – бар, туктап кына калма. Бүгенге юлы кайдан башланган иде әле?

– Сәлам, ахирәт! Ярты ел күрешкән юк, әллә күрешеп алабызмы?
 

Иптәш кызы Рәмзия әнә шулай дип шылтыратты Гөлнарага. Чынлап та күптән сөйләшеп утырганнары юк. Бу арада вакыты да бар. Ринатының командировкага китүе дә ярап куйды, очрашуга ризалашты ул.

– Ой, бик матур күренәсең. Бал белән майда гына йөзәсең, ахры, ахирәт? – дип каршылады аны кафеда Рәмзия.


Ул гел шулай, ни уйласа, шуны сөйли, ни теләсә, шуны эшли. Менә өй тавыгына әйләнеп бетә язган – монысы да Рәмзия сүзләре – Гөлнараны да өеннән тартып чыгарды бит.

– Рәхмәт чакыруыңа. Күптәннән кафеларга йөргән юк инде, – дип акланган булды ул.

– Менә, менә... Ул өйдә нишләп кенә ятасыздыр, белмим. Бер кәстрүл аш пешерер өчен яшь гомерләрегезне әрәм итәсез, билләһи... Оекбаш, ыштаннар юасы бар, дип кенә әйтмә, хәзер этендә дә, бетендә дә кер юу машинасы. Чит илдә исә рестораннарда гына ашап йөри кешеләр. Менә бездә дә тагын биш елдан шулай булачак ул, әйтте диярсең.


Рәмзия сүзенең рас килә торган гадәте бар инде анысы. Алдан күрә беләме, әллә заман белән бертигез атлап барамы – белмәссең. Чәчләрен гел аксыл-сарыга буяп йөри, озын тырнаклары кызыл буяулы. Дус кызлары арасында беренчеләрдән булып тимер ат иярләде, ир-атлардан да остарак йөртәдер әле машинасын. Кәефе килсә, тәмәкесен дә тартып җибәрә, шампанын да йотып куя, кирәк икән, мәчеткә кереп, намаз да укып чыга. Яраклаша белә! Аның шундый икәнен күпләр белә, тик берәү дә гаепләми. Сөйкемле сөяге бармы, әллә турылыгы, ачык йөзле булуы белән башкаларның күңелен яулап аламы – белмәссең. Ничек кенә булса да, Рәмзия – Рәмзия инде ул. Машинасын да әледән-әле алмаштырып тора, тик барыбер аның Рәмзиянеке булуы әллә каян таныла. Менә бу юлы кафега кергәндә дә кызыл төстәге машинада: «Әйе, мин блондинка, ә син кем? Нигә күзең акайтып, машинага юл бирмәскә азапланасың?» – дигән язуны укыгач, елмаеп куйды Гөлнара. Бу фәкать Рәмзиянеке генә булырга мөмкин. Моны ул гына уйлап чыгара һәм язуны ябыштырып куеп йөри ала.

– Ой, җаным, бигрәк озак килдең. Тамак ачты. Нәрсә ашыйбыз?

Рәмзиянең бу сүзләренә дә каршы килеп булмый. Ашыйсы килмәсә дә, менюны өйрәнә башлады Гөлнара. Хәер, болай гына караган итә инде ул аны. Рәмзия белән берәр җиргә чыксаң, сайланасы да юк. Әнә, бер минут та үтмәде, официантны чакырып, икесе өчен дә заказ бирергә өлгерде ул. Хатын-кызлар сүзне, гадәттәгечә, хәл-әхвәл белешүдән башлады.

– Ну, сөйләп җибәр. Нихәл анда синең? – диде Рәмзия.

– Ярыйсы гына. Командировкага китте. – Гөлнара эчке дөньясын ахирәтенә дә ачарга әзер түгел иде әле.

Официант кыз, ике дус утырган өстәлдә шәм кабызды.

– Кая киткәнен әйттеме соң? Ничек ышанып җибәрдең үзен? – Рәмзия, салфеткадан пычак-кашыкларны сүтә-сүтә, кеткелдәп куйды.

– Ничек инде ышанмыйсың? Биш ел бергә яшибез. Уртак фикерләр, уртак хыяллар белән янабыз. Ышаныч иң зур терәк бит ул, Рәмзиякәй...

– Абау, бу кадәр дә беркатлы булырсың икән! Тормыш сине бер дә талкымадымы соң? Әллә минем генә башымны әйләндереп азапланасыңмы? Синең ирең генә әүлия булырына тамчы да ышанмыйм!


Гөлнараның кулындагы пычаклары таш идәнгә зеңгелдәп төште. Күз ачып йомганчы өр-яңа приборлар китереп тә куйды официант кыз.

– Ә мин ышанам, – диде Гөлнара. – Ул минем никахлы ирем. Ходай каршында бердәнберем дип вәгъдә биргәнем. Хәләл хисләргә хыянәт итмиләр.

– Ой, ой, ой... Никадәр пафос! Менә минекеләрнең берсе дә хәләл дигәннең ни икәнен белмәде.

Күз алдына китерәсеңме, һәркайсы белән бер үк сценарий: кая да булса күз атасың, телефон номерларын алмашасың, аннан берсеннән-берсе матур сүзләр язылган «смс»лар оча башлый. Беләсең бит инде, мин үзем бик хыялый кеше түгел. Тик мәхәббәтнең әнә шундый «телефонный» чагын яратам. Джульетта, Ләйлә-Мәҗнүннәрең бер якта торсын. Интернеттан күчереп алган матур хәбәрләр белән менә электрон блокнотым да шыплап тулган. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында «смс» юллап һушын алам моның. Аннан шундый югары сүзләрдән күзе тонган егеткәем, чәчәкләр күтәреп, очрашуга килә.

Матур бүләкләр, ресторан, кунакханә – романтика! Кесәләре калынрак булганнары бер-ике тапкыр чит илгә дә алып барып кайткалый. Аннан... шул, апаем, мәхәббәт дигәннәре тәмам ялыктырып бетергәнче, мөнәсәбәтләргә – Рәмзия йодрыкларын төйнәп күрсәтте – менә моның хәтле нокта куела.

Табынга кайнар аш китерделәр. Мәхәббәтнең бу арифметикасы Гөлнараның башына сыярлык түгел иде. Ул Ринатын уйлады. Студент чаклардан бергә йөреп өйләнешкән, кайчандыр тулай торакта да бер бүлмәне җәннәт итеп яшәгән, балалар үстерергә хыялланган көннәре күз алдыннан йөгереп үтте.

Инде менә яши торгач, зур, иркен фатирлы да булдылар, Казаннан ерак түгел генә җир кишәрлеге дә алып, нарат бүрәнәләрдән йорт төзеп куйдылар. Машиналары да бар. Тик Гөлнараның боларга исе китми. Аңа Ринат булган һәр урын дөньяның иң гүзәл почмагы булып тоела. Иренең эштән кайтканын көтеп ашын да берничә тапкыр җылытырга өлгерә.

Көткән чакта күңеленә якын тавыш ни дип сорасаң, ишек кыңгыравы, дип җавап бирәчәк. Кыңгырау төймәсенә Ринат кебек өзеп-өзеп берәү дә баса белми. Ә Рәмзия ниндидер «смс»лар турында сөйли. Гөлнараның акылы гына түгел, күңеле дә төшенә алмаячак бу уеннарны.

– Гөлнара, сиңа сөйлим бит, ишетмисеңме әллә?

Рәмзиянең сүзе бетмәгән икән әле. Кашык очына элеп кенә шулпа эчә-эчә дәвам итте.

– Ник чакырткан идең, дип тә сорамыйсың.

– Гафу ит, Рәмзия, чыннан да үз уйларыма бирелгәнмендер. Гел елмаеп-көлеп торгач, синең дә борчуларың бардыр дип уйламыйбыз да бит инде. Берәр нәрсә булмагандыр бит?

– Менә синең белән сөйләшергә шуңа да рәхәт шул, кеше күңелен тоя беләсең. Бер җитди сүзем бар сиңа. Ринатың командировкага Германиягә киттеме?

– Әйе. Кара, әйтмәгән дә идем, каян белдең әле?

– Минем яңа бойфренд та шунда китте.

– Абау, серләрең күп икән әле. Ниһаять, үз тиңеңне очраттыңмы? Һай, елмаеп, баш селкеп кенә утырган буласың. Күр әле син, ә! Дускаем, мин шулкадәр шат синең өчен! Бәхетең тулы булсын!

– Тутырсаң, чайкалып түгелә башлый ул.

Булганы җитәр. Менә шунысына да үрелүчеләр күп бит әле. Җаныкай гынам үзе генә китмәгән анда. Үзе белән бер салам сыйракны да иярткән.

– Тукта, аларын каян беләсең?

– Рәмзия ич мин, шуны да белмәскә. – Кеткелдәп алган булса да, күңел чите барыбер китек иде аның. – Сине вакытсыз борчуның сәбәбе шунда.

И-и кызый... Уйнап-көлеп кенә кырык яшем тутырган көннәрдә башымны югалттым бит мин. Алмаз башкаларга охшамаган. Үзенең фирмасы бар, буй дисәң буе – коеп куйган артист Вил Усманов инде менә! Җырлаганын гына ишеткәнем юк. Әй, җыр кайгысы юк әле монда, тәмам башымны бутады.

Менә нинди «смс»лар юллый ул миңа, – Рәмзия телефонын Гөлнарага сузды. «Мәхәббәтнең йолдызлар арасына күтәрә алырлык шашкын дулкынына эләксәң, акылны эзләмә инде. Ул җирдә калды, күкләрдән егылып төшкәч кенә башыңа китереп сугарлык итеп читәнгә эленеп тора»... Кара, бигрәк хыялый кеше белән гомерен бәйләргә җыена икән ич ахирәте.

– Йә, ничек? – дигән булды Рәмзия.

– Бик матур. Тик бу кадәр ихлас мәхәббәт сүзләре язган кеше турында кем беләндер хыянәт итә дигән уй ничек башыңа килде?

– Бөтен хикмәте шунда инде аның. Соңгы бер атнада бер генә хәбәр дә юлламады. Үләм дип торам. Суга төшкән кебек юкка чыкты бит. Шылтыратам – телефонын алмый, язам – җавап бирми. Эчне көнче корт кимерә башлагач, эшеннән эзли башладым. Тасма телләнеп, секретаре белән дуслаштым. Герма­ниягә китте, диде. «Кем белән?» – дип кызыксындым. Шундый-шундый кеше турында сораган иде, язып җибәрсәм, ят кеше кулына эләкмәсме, дигән булам. Языгыз, ди. Алар компаниясендә Ринат булуын да әйтте. Минеке генә түгел, синеке дә сөяркәсе белән киткән!


Гөлнара көтелмәгән хәбәрдән өстәлдәге шәм яктысын учы белән кысып тотты. Ялкын уч төбен генә түгел, йөрәген дә көйдереп алды. Авырту катыш бер генә сүз сытылып чыкты:

– Ышанмыйм!!!

– Соң, әйдә, тикшереп карыйк! – Рәмзия телефоныннан ниндидер номерны җыярга кереште.

Ринат хыянәт итә, имеш! Сафсата бу. Әйе, ул аның телефонын ачмый. Соңга калса да, кая йөрдең дигән сораулар белән бимазалаганы юк. Ышаныч дигән гаилә тоткасы яшәтте аларны. Нигә менә бүген аларның бәхетен кемдер җимерергә маташа? Нигә Гөлнара ул көнче кортка мәхәббәт гөленең тамырын кимерергә ирек бирә? Ринаты командировкага китте. Тагын берничә көннән әйләнеп кайтачак. Тормышлары түгәрәк. Тагын ни кирәк?

– Алло! Лилия? – Рәмзия, телефонның чит илдәге кәрәзләре оясына бер-ике җөмлә кыстырырга өлгерде. – Аптырап калма, кирәк булганга шылтыратам.

Бу – Алмаз Галиевичның секретаре. Ышанычлы кеше, бик кирәк булганда шылтыратырсың дип, синең номерны биргән иде. Әйе шул, кайбер сюрпризларны без хатын-кызлар үзара хәл итеп куйсак, яхшырак бит, әйеме? Нихәл анда Берлин һавасы? Яңгырлармыни? Менә бездә болытлап тора әле. Алмаз Галиевич үзе кайда? Ә-ә, сезнең бүлмәдә түгел. Бассейнга су коенырга киттеләр, дисеңме? Кайчан кайтырлар икән? Шылтыратып сорармын әле, яме! Ринат Юнысович синең яндадыр инде. Әйтәм бит! Кайнар коча-гыннан да җибәрми, дисеңме? Хәзерге минутта да кочаклашып ятасызмы әллә? Аһ, вакытсыз борчыйм икән. Лилия, бир әле трубканы үзенә, аңа да мөһим сүзем бар.

Рәмзия күз ачып йомганчы телефонны Гөлнарага тоттырды. Көнче корт тәмам әрсезләнгән иде, әмма, бәлки, ул түгелдер, дигән өмет белән генә трубканы колагына куйды ул. Кәрәзләр буталмаган, алар төзек һәм... Берлин кадәр Берлиннан Ринатның таныш тавышын ишетеп, өнсез калды Гөлнара. Күңел касәсе чайкалып куйды. Аның сагышы бу кафе диварларына гына сыярлык түгел иде. Күзләреңнән сагыш күз яше булып чыгып китәргә тиеш. Офыклар читенә барып яңгыр булып яварга, яшен булып яшьнәргә һәм... кояш булып бу керле дөньясына кире кайтырга!

Аны туктатырга азапланган Рәмзия нидер сөйли иде, бер ым, бер аваз да аңларлык, ишетерлек хәлдә түгел иде Гөлнара. Машинасына утырып, ничек итеп шәһәрне чыкканын да хәтерләми. Чытырдап руленә ябышкан, светофорның кызыл утына аяклары үзеннән-үзе тормозга баса, яшеленә чыелдап алга ыргыла – ярый әле тәҗрибәсе бар – каткан күңел артыннан гадәтләре дә автопилотка күчәргә өлгерми кала. Шәһәрне чыккач, машина да иркен сулыш алып куйды. «Йә Ходаем, нигә миңа бу хәсрәт?» – дип кычкырды ул куып барган җиреннән. Җавап итеп газ педальләре үкереп куйды. «Ринат хыянәт итте. Китте. Алдады. Җанымны каралтты. Ник?» – дип, аның саен күңелен бушатты хатын. Әрнү, җан газабы машина тәгәрмәчләре астында таптала барды. ЮХИДИ хезмәткәренең аклы-каралы таягы күз каршында пәйда булганда, күңелендә азмы-күпме җиңеллек тә барлыкка килгән иде инде.

– Хәерле кич, туташ! Сезгә менә мондарак туктарга туры килер. Аэропорт каршындагы юлда ремонт бара, калган араны җәяү үтәсе.


Аэропорт? Ул аэропортка барып чыккан икән бит. Ярый әле, куып барганы өчен «права»сын алмадылар, дип, эчтән генә сөенеп тә куйды. Әнә самолетлар. Кайсы төшә, кайсы күтәрелә. Ринат та шуннан утырып киткән иде, дип тимер рәшәткәне учы белән җылыта-җылыта сызланды Гөлнара. Бу хәсрәтендә кемне гаепләсен, Рәмзиянеме? Ул туганнан бирле шундый, ялганлый белми, үзенчә яши. Ринатны сөяркә кочагына Рәмзия кертмәгән ләбаса. Гөлнараның сукыр күзен ачарга тырышкан өчен генә аны гаепләп булмый иде, әлбәттә. Алайса, Ринат гаеплеме? Аңа да үпкәли алмый Гөлнара. Гаилә мөнәсәбәтләрендә бәйлелек юк. Уйлап-уйлап йөргәндер дә бала табып бирерлек берәр кешене очраткандыр. Нишләтәсең, күпме гомер яшәп, Ходай аларга бала бирмәде. Уйлангандыр Ринат, шуңа киткәндер, бәлки.

Китәсе кеше барыбер китә, аркан белән бәйләп куйсаң да, тормый. Ә менә сиңа бу хакта нәкъ менә бүген, нәкъ менә шушы хәлдә белергә язгандыр. Хәзер исә көйгән, сынык канатларың белән ничек тә булса җилпенергә кирәк. Күтәрелергә!

Кайтыр юлда мәчеткә керергә ниятләде Гөлнара. Яулыксыз керү килешмәгәнен белеп, муенындагы шарфы белән чәчләрен каплаган итте. Мулла абзый ишек катында кемнәр беләндер дога кылып утыра иде. Бүлдермәскә, борчымаска тырышып, кергән юлында басып калды хатын. Бүген аңа кемгәдер күңелен бушатырга кирәк иде. Мулла абзый дога кылган җиреннән генә утырырга кушты, кулы белән генә садака тартмасына ишарәләде. Күңеле белән Аллаһы Тәгаләне зурлап яшәсә дә, мондагы тәртипләрне белеп бетермәгәнгә, дин әһеле ишарәләрен аңламады ул. «Әппәр» итеп куйгач, бабай, ачуланган кеше кебек, мыгырданырга кереште.

– Яулыгы астыннан чәче күренеп тора. Фәрештәләр куркытып йөриләр шунда. Хатын-кызга итәкне дә балтыры күренми торган итеп кияргә кушылган. Мәчеткә кереп, шайтан чакырып йөрмәсәләр...

Гөлнара аны бик төшенеп бетмәде.

– Бабай, күңелем китек чак, берәр дога укымассыз микән? – дип эндәшергә генә мәҗбүр булды.

– Дога укыган чакта кердең бит. Һәр кешегә аерым укымыйлар. «Амин!» әйткән чакка туры килсәң, теләкләрең кабул була инде ул. Әнә садака салырга онытма, – диде мәчет иясе.

Шулчак мулла абзыйның телефоны шылтырады.

– Алло! Вәгаләйкемәссәлам! Яхшы, яхшы хәлләр! Эшләр дә бара, менә бүген генә дә җиде мәет бар, Аллага шөкер!

Бу сөйләшүдән тәмам аптырашта калган Гөлнара, садакасын тартма тишегеннән шудырып, тизрәк чыгып китү җаен карады. Бу дөньяның кеме генә юк! Һәркайсының күңелендә ни кайнаганын ничек төшенеп бетерәсең ди? Биш ел яшәгән ирен дә хыянәткә барыр дип уйламаган иде бит ул.

Димәк, һәрнәрсәнең үз вакыты, һәркемнең үзе күтәрә алырлык хәсрәте бар! Адәм баласы еш кына үзе теләгәнне генә күреп яши. Күңеленең сукыр күзләрен ачар өчен сынау биреләдер аңа.


Менә Гөлнара да үзе күрергә, белергә, ишетергә теләмәгән сынау каршында калды. Офыкта шәфәкъ нурлары кып-кызыл булып таралган. Мәчет каршындагы баскычка чүгәләгәч тә шактый гына күзәтеп утырды әле бу кызыллыкны. Ялкын теледәй шәфәкъ яктысында ак күлмәкле, ак сакаллы бөкре карт пәйда булгач, уйларыннан айнып китте. Үзе кебек кәкре таякка таянган, җил-җил атлап каядыр китеп бара иде ул. Карт берәүне дә күрми. Аңа да игътибар итүче юк иде шикелле. Гөлнара, урыныннан сикереп торып, бабайга иярде.

– Бабай! – диде ул үзенең кадерле бер кешесен күргәндәй.

– Әү, бала? – Карт, туктап тору түгел, күтәрелеп тә карамады. Әмма сүзләре бик җылы чыкты.

– Кая барасың, бабай?

– Өйгә кайтам, бала.

Кесәсеннән йөз сум акча чыгарып, карт кулына сузды ул.

– Ал әле, бабай!

– Рәхмәт, бала. Син дә өеңә кайт. Булганнан гыйбрәт алып, яхшыга юра!


Шулай диде дә халык арасына кереп югалды. Гөлнара да машинасын кабызды. Аңа өйгә кайтып, бу көнне яшәп бетерергә кирәк иде. Шуның өчен дә тормыш бит. Ә иртәгә яңа көн туар. Яңа шатлык, яңа сынаулар алып килер ул. Балага узганын белгәч, башын иеп бусагасына киләчәк ирен гафу итәрме?


Ә бүген Гөлнара, мәчет каршыннан узып киткән бөкре картның сүзләрен күңеленә урап, Ринат белән уртак мендәрләренә башын салды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт Глүсә, Буталчык дөнья ыгы-зыгысына дөрес чишелеш таба белүең өчен. Күп гаиләгә кирәкле юл күрсәтүең өчен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе шул. Бик дорес. Иртэгэ яна кон туар, барысы ды да жайланыр вакыты белэн. Ходай исэнлек-саулык бирсен генэ, бар кайгыларны жинеп булыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала очен яшэр инде Голнара, белмэгэнгэ салышып.Куп хатыннар шул юлны сайлый.Э балалары белэн аерылышып киткэн, ат кебек жигелеп эшли инде.Ничек кенэ булса да, синен балага чит ир эйбэт эти булмый шул...

        Хәзер укыйлар