Логотип
Проза

Ирек

Исеме – Халисә, Ширмән – кыз чактагы фамилиясенең кыскартылган шәкеле. Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында шактый зур, тармаклы Ширмән карт нәселе дәвамчысы булып дөньяга аваз салган ул. Иҗаты – аның күңел таләбе. Язучы, киносценарийлар авторы, галим-педагог. Казан федераль университетының татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасында доцент. Ул гел студентлар, яшьләр арасында. Укучыларыбыз яратып кабул иткән «Язмышлардан узмышлар юк», «Яланаяклы кыз», «Кайтаваз», «Ерактагы йолдызым», «Бәхетлеме син?» телевизион фильмнар аның әсәрләре буенча төшерелгән. Бүген Халисә Ширмән «Сөембикә» укучыларына үзенең яңа хикәясен тәкъдим итә.  

Мин ирекле! Ниһаять, мин − ирекле! И-рек-ле-е-е!!! 

...Күз алдымда ачылган кичке гаҗәеп гүзәл манзарага сокланудан тыным кысыла, күңелемне үрле-кырлы сикерткән шатлык хисе, күкрәк читлегенә сыеша алмыйча, аһылдау булып, дөньяга аваз сала. Ә дөнья шулкадәр матур! Казансу ярында йөрүчеләр миңа сәерсенеп карыйлар.
− Эһе-һе-һә-ә-әй! Ишетәсезме-е-е?! Мин ире-ек-ле-е-еү-ү!
Ничек көтеп алдым мин бу көнне! Ходайга күпме ялвардым! Ничә төннәр теләк теләдем! Һәм, ниһаять, мин − ирекле... Әлеге хистән, шайтаннар кытыклап торган кебек, бөтен барлыгым белән чытлыкланып, рәхәтләнеп көләм, кулларымны югарыга сузып, әйләнә-әйләнә бер урында сикергәлим.

Башсыз да көлә. Исеме Айдар аның, тик минем өчен ул − «Башсыз», чөнки аннан теләсә нинди башбаштаклык көтәргә була. Авантюрист. Минем кебек. Әллә шулай бер-беребезгә охшаганга, әллә кечкенәдән үк каникулларны бергә үткәргәнгә, мин аңа тартылам. Ул − миңа. 
− Күрдеңме инде?! − ди ул. − Ә син курыккан буласың...
Курыкмыйм! Бары тик әти-әнине генә кызгандым. Кая киткәнне дә әйтмәдем бит аларга...
− Ничаоуау, Айс. Бераз кадереңне белерләр. 

Башсызның менә шушы «ничаоуа»сын яратмыйм. Әйткәндә дә ул аны кешечә итеп түгел, ә иреннәрен җәеп, «а» авазы музыка укытучысыныкы кебек «о»га кадәр түгәрәкләп, аннан инглиз теле укытучысының «уау»ына яңадан җыелып беткәнче сузып әйтә. Шуның белән
ул серлелеген югалта. Нәрсә, әллә мин авыл малайларын күрмәгәнме?!
− Әйтмә әле шул сүзеңне. 
− Синнән сорап тормам.

Ә аның менә бу ягы миңа ошый. Ул каршы әйтә белә. Ә мин белмим. Шуңа күрә мин ирекнең дә нәрсә икәнен бүген генә аңладым. Мин инде «абитур» гына түгел, мин − студент! Артта − БДИ, артта − әнинең бертуктаусыз мыжгуы, әтинең шелтәсе, абыйның теңкәгә тиюләре... Мәктәп укытучыларының ачудан кыйшайган йөзләре, тилемсә дуслар-сыйныфташлар... Барысы да артта. Ә алда − ирекле тормыш, яңа дуслар, мәгърур шәһәр! Үземә үзем хуҗа! 
− Әйдә, утыр, − ди Башсыз. − Әле мин сиңа шәһәр үзәген күрсәтмәдем.

...Казансу елгасы яры артта кала. Без тагы очабыз... Нәкъ шулай − очабыз. Башсызның мотоциклында. Әтисе бүләк иткән. Башсыз әйтүе буенча, алар әтисе белән яшәмиләр, әмма ул аңа акчасын да, бүләген дә кызганмый. Әнисе исә үзенә яңа ир эзли, шуңа еш кына Башсыз өйдә ялгызы куна. Аның болай дип әйтүе бер дә ошамый миңа, ничектер, әни турында сөйләгәндә хөрмәте юк сыман... Тик бу минем эшем түгел.
− Кара! − дип, артка борылып кычкыра Башсыз. − Хәзер бер күпердән икенчесенә очабыз! Аннан өченчесенә! Казан − күперләр шәһәре! 

Ленин дамбасы артта кала, әмма Башсыз шәһәр уртасына борылмый, Киров күпере ягына таба җилдерә. Миңа кызык: тирә-якта җемелдәп утлар сызыла, зур тизлектә барганга, мин аларның нинди утлар икәнен дә аңышмыйча калам; шлем астыннан кереп, колакларда җил сызгыра, мотор тавышы аңны кисә. Ара-тирә Башсыз нидер әйтә, бер кулын рульдән ычкындырып, нәрсәдер күрсәтә. Мин инде аны ишетмим. Башсызның кара күннән тимерчәләр куеп эшләнгән курткасына ябышып бетеп барам, мотоцикл утыргычыннан төшеп калмасам иде дип котым оча. Башсыз бәйләгән бандананың очлары җилдә җилфердәп, битемне кытык-лый. Кайчакта Башсыз светофорның кызыл утына да карамый, бетмәс-төкәнмәс урам кисешләрен, кара бөркет һаваны ярган кебек, кисеп уза. Куркыныч та, рәхәт тә. Казан егете шул ул Башсыз. Минем кебек куркак авыл кызые түгел...

Миллениум күпере. Әйтерсең Ай юлыннан очабыз. Тик кинәт кенә нәрсәдер булды, һич көтмәгәндә Башсыз тормозны кысты, тәгәрмәчләр астыннан ут көлтәсе чәчрәде. Мин инерция буенча Башсызга чәпәл­дем, ул рульгә килеп сыланды һәм баш аркылы мәтәл­чек атарга җыенган кеше халәтендә катып калды. Мото­циклыбыз нәрсәләрнедер кырып-сыдырып, очкыннар чәч­рә­теп кисәк туктады. Капланмадык. Шөкер. Күзгә төшкән шлемны күтәреп карагач, исем китте: әби әйтмешли, ничек безне Ходай саклаган! Юлда бәрелеш­кән ике машина арасына кереп кысылганбыз. Башка машиналар боларны урап уза, Башсыз, күрәсең, тизлеге зур булганга, урап узарга өлгермәгән. Шунда ук безнең янга ачыгавызлар йөгереп килде, нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә, мотоциклдан төшәргә ярдәм иттеләр.

Башсыз янына авария урынына чакырылган полиция хезмәткәрләре килеп басты. Минем кинәт кенә аяк буыннарым хәлсезләнде, җиргә чүгәләдем. Шунда гына джинсы чалбарымның тез башлары умырылып, канга буялганын сиздем. Котым очты. Аңыма авырту барып җитте. Чарасызлыктан Башсызга борылам. Шул вакыт тагы көтелмәгән хәл булды. Башсыз бер дә юктан полиция хезмәткәрләренең икесен ике якка селтәп җибәрде һәм күпернең икенче башына таба чабып китте. Белмим, нинди көчләр минем белән идарә иткәндер: инстинктив рәвештә сикереп тордым да аның артыннан ыргылдым. Тик мин дә, Башсыз да ерак китә алмадык, шунда ук безне куып тоттылар һәм ГИБДД машинасына кертеп утырттылар, җитмәсә, кулларга богау салдылар. Болар барысы да төштә булган кебек тоелды. 
− Нигә качтың? − дим Башсызга, шыңшып.
Башсыз миңа җавап бирми. Ә мин аны танымыйм. Ярты сәгать элек кенә Казансу буенда сөйләшкән Башсыз түгел лә бу! Авыз читенә күбек җыелган, селәгәе ага. Күз карасы киңәйгән, үтә күренмәле ниндидер пәрдә белән капланган. Йә Ходай, шулкадәр курыкты микәнни?!

...Безнең кем булуыбызны ачыкладылар, шаһитлар чакырып, беркетмә тутырдылар, мотоциклны штраф тукталышына алып киттеләр. Исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар куллануны ачыклау процедурасыннан Башсыз баш тартты, ә мин ризалаштым. Тикшерсеннәр, исерек түгел лә мин. Аннан безне полиция участогына алып килделәр, тентеп, әйберләрне алдылар, бармак битендәге сырларны төшерделәр һәм административ тоткарланучылар камерасына икебезне ике якка аерым ябып куйдылар.
Шунда гына минем күңелемне чиксез курку биләп алды. Минем беркайчан да полиция кулына эләккәнем юк! Нишләргә инде? Мине нишләтерләр? Югыйсә бернинди начарлык эшләмәдем. Башсыз мотоциклына утырып йөрү начарлык түгелдер бит?! Әти-әнигә хәбәр итәсе иде. Ничек? Тентегәндә телефонымны алдылар...

Камерада миннән башка тагы өч хатын-кыз бар. Берсе сәкедә гырылдап йоклап ята, мине алып кергәндә дә уянмады. Берсе мәрткә киткәндәй утыра. Өченчесе миңа текәлгән. Тукта, минем бер тапкыр шалтырату хокукым булырга тиеш. Киноларда шулай күрсәтәләр.
− Телефоннан шалтыратырга рөхсәт итәләрме монда?

Миңа текәлгәне мыскыллы елмайды.
− Әйе, итәләр. Башыңа кәкәй итәләр.
Бу сүзләрдән бөрешеп, калтыранып куйдым. Дөнья шулкадәр тар, ямьсез, куркыныч булып калды...

...Бераздан мине полиция майоры янына алып керделәр. Мин аның майор икәнен башкалар дәшүеннән аңладым. Мондый кешеләр белән сөйләшкәнем юк әле минем.
Майорның талканы коры булып чыкты.
− Йә, кызый, сөйлә, − диде ул. − Аңлатма язуы
язабыз.
− Нәрсә сөйлим?
− Нух пәйгамбәр көймәсеннән башлама. Конкрет: нәрсә, кайда, кайчан. Ишеткәнең бармы шундый уенны?
− Бар.
− Сөйлә. 
− Миллениум күпереннән барганда, юлда бәрелешкән машиналарга без дә килеп бәрелдек. Минем тезләрем сыдырылды.
− Нәрсә кулландыгыз? 
− ...Нинди мәгънәдә сорыйсыз?
− Наркотикның кайсы төрен кулландыгыз?
− Наркотик кулланганым юк минем.
− Ә юлдашың?
− Юк... Аның кулланганын да белмим.
− Ялганлыйсың! Кесәсендә колёсиклар да, ЛСД да табылды. 

Минем күзләрем шар ачылды һәм тыным кысылды. Болар турында ишеткәнем бар, тик... Башсызмы? Наркотик кулланганмы? Кайчан?
− Кайчан? − Сорауның авызымнан очып чыкканын да сизми калдым.
− Менә мин синнән сорыйм да инде: нәрсә, кайда, кайчан? Тагы бер сорау: кемнән алдыгыз?
− Юк, майор абый, минем беркайчан да наркотик кулланганым юк... Әле шампанскийны да кичә беренче тапкыр авыз итеп карадым... Унсигез яшь тулган көнне. 
− Ышанам. Син чиста. Ә юлдашың инде ике ел учетта тора. Белә идеңме?
...Ике ел?! 
− Ничек инде? Юк, булмас... Ышанмыйм. 

Күз алдыма Башсыз килеп басты. Гитаралы кичләр, аркылыга-буйга бергә иңләгән урман-елгалар... Ничек инде наркоман булсын, ди, ул? Сәерлеге бар, тик нормаль кеше ул! Ел саен җәй көне безнең авылга кайта, сөйләшә, аралаша... 
− Юк, юк, абый, сез аны кемдер белән бутыйсыз! Нормаль кеше бит ул, кыяфәте дә нормаль! 

Майор абый мыскыллы көлемсерәде.
− Ә наркоман нинди була соң алайса? Яшел-шәмәхә төстәме?

Эндәшмәдем. Ничек инде, әллә наркоманны танымыйммы мин... Әнә, көн саен телевизордан күрсәтәләр: беләкләре зәңгәрләнеп беткән, чырадай нәзек, чәч-баш-лары тузган, күзләре калайланып акайган, үзләре пычрак була нариклар... Ә Башсыз... Юк, ул андый түгел!
− Наркоманнар синең белән минем кебек кешеләр алар, сеңел. Мәктәптә өйрәтмәделәрме әллә?
Мәктәп.... Искә төшермәсәң иде, майор абый! Яңа гына котылдым әле мин аннан...
− Ярар, яз аңлатма язуыңны. Кайда, кайчан таныштыгыз, ничек бу хәлгә төштегез. Яз. Мә, кәгазь, ручка.

Мин яздым. 
«Мин, Гарипова Айсылу Марс кызы, Яшел Үзән районының Каен авылында туып-үстем һәм шунда яшим, туган көнем − 1997 елның 4 августы, Сабиров Айдар Нәгыйм улы белән кечкенә чактан ук таныш.
Ул безнең авылга җәйге һәм кышкы каникулларга кайта иде. Аның начар гадәтләрен белмим, ул әйбәт малай. Миннән ике яшькә олы. Бүген, ягъни 2015 елның 5 августы көнне, минем туган көнне билгеләп үтү өчен аның мотоциклында Казан шәһәренә килдек һәм шәһәр буйлап йөргәндә, авариягә очрадык. Безне полиция хезмәткәрләре тоткарлады. Наркотиклар, исерткеч эчемлекләр кулланмадым һәм Айдарның да кулланганын күрмәдем. Үз кулым белән яздым. Миңа басым булмады. 5 август, 2015 ел. Имза».

Майор абый мин язган кәгазьне укып чыкты. 
− Аңлатманы ничек язарга икәнен каян беләсең? Язганың булдымы?
Бу сораудан үзем дә аптырап киттем.
− Юк... Беләм инде. Отличница бит мин. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым.
Майор кычкырып көлде. 
− Отличница... Отличницалар алар, үскәнем, наркоманнар белән бәйләнми. Отличницалар алар әйбәт кызлар-малайлар.
Менә, миңа да мөһер сугылды.  Дәшмәдем.

Майор кулындагы кәгазьне имзалады да өстәлдәге папкалар арасына тыгып куйды.
− Ярар, отличница. Бар, өеңә кайт. 
− Ә Айдар?
− Ә Айдарың монда кала. Көндез суд булачак. Гадәттә, ун-унбиш көнгә административ җәза бирелә, наркотикларга бәйлелектән дәвалану билгеләнә. Ике елга мотоцикл йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Әгәр тагы тотылса, җинаять җәзасы биреләчәк. Ишет һәм башкаларга сөйлә! Наркотик − уен түгел! 
− Беләм...
− Беләсең... Үзең наркоманны да аера алмыйсың!
Бар! Син ирекле.

...Таң атып килә икән инде. Салкын. Калтыравымны басарга тырышып, Япеев урамыннан аякларым тарткан якка атладым. Башымда бер фикер, бер уй юк, тиле кеше кебек барам да барам. Менә берзаман тауга күтә­релеп, Муса Җәлил һәйкәле янына килеп чыктым һәм эскәмиягә барып утырдым. Аста мин белмәгән шәһәр җәйрәп ята. Янымда − шагыйрь. Бөтен ярсуын богаулы кул-аякларына салып, Җәлил иреккә омтыла. Кайдадыр кирмән эчендә Сөембикә манарасы күккә ашкан... Колшәриф горур тынлыкта сакчы булып баскан.
Бөтен барлыгы белән Казан кирмәне ирек даулый.

...Ирек. Татлы син! Кеше ирекле булырга тиеш. Ә мин әти-әниемне сагындым. Өзелеп сагындым. Теңкәмә тигән абыемны... Иске дусларымны. Хәтта мәктәбемне, андагы укытучыларымны да сагындым... Ничек яшәр-мен мин бу шәһәрдә?!
Дөнья шулкадәр зур... Ә мин шундый кечкенә.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшьләр күбрәк укысын иде бу әсәрне. Яшьләр арсаында эшләгән Халисә Ширмән аларның психологиясен бик яхшы аңлый, минемчә. Гомумән, Халисәнең бар иҗаты соклангыч дип табам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Моннан 40 еллар элек без дэ Казан урамнарында илэслэнеп йоргэн идек университетка укырга кергэч... Тик ул вакытларда наркомания дигэн зэхмэт юк иде, без шохрэтле уку йортында укый алачагыбыз белэн бэхетле идек.

      Хәзер укыйлар