Логотип
Проза

Ир бала

Берәү өчен язмыш — бүләк, Берәү өчен язмыш — җәза.
Ф. Яруллин.


1926 елның кояшлы февраль иртәсенде сау-сәламәт, бик матур малай булып дөньяга килде ул. Әти- әнисе күптәннән кыз бала көткәнгәме, “бу юлы кыз булыр”, дип, бик өметләнгәннәр иде. Бала тууга, кендек әбисенең: “Сөбханалла, тагын ир бала!” — дигәнен ишетүгә, күңелсезләнебрәк киткәндәй булсалар, нарасыйга күз салуга, үз уйларыннан үзләре оялып: “Биргәнеңә мең шөкер, чиксез шөкер! Инде тигезлегебез белән үстерергә дә насыйп ит!” — дип сөенеп туя ал­мадылар. Рөстәм дип исем куштылар.
Малай әкияттәгечә ай үсәсен көн үсеп, тугыз ай дигәндә, тәпи йөреп китте. Бер яше тулганда, теле ачылды.
Рөстәм артыннан нәкъ ике елдан соң, күптән көткән кыз бала да дөньяга аваз салды. Әти-әнинең күңеле аерым бер үзгә шатлык белән тулды: гаилә түгәрәкләнде!
Бәби котларга килүчеләрнең каршысына иң элек Рөстәм чабып чыгып: “Бездә кечкенә генә кыз бәби бал. Әни су алганда чиләгенә бәләкәй кыз килгән дә келгән”, — дип такылдый. Килүчеләрнең һәрберсе аңа сокланып туя алмыйча: “һай, Аллам, күзләр тидерми генә үстерә алырсызмы бу баланы?” — дип борчылалар. Әллә юраганнары юш килдеме, сигез яше тулганда Рөстәм, чыннан да...
Урамда уйнаган чакларында кулын­нан бияләйләре, ашаганда кашыклары

төшкәләп китү очраклары көннән-көн ешрак кабатланды...
Көннәрдән бер көнне, әче таңнан бала йокысыннан бик каты кычкырып уянды.
- Ни булды, балакаем? Кай җирең авырта? — дип, әнисе өзгәләнеп сораса да, хәрәкәтсез яткан бала кычкыруын дәвам итте.
- Кил, улым, — дип, кулларына алмакчы иде, баланың гәүдәсен, аяк- кулларын бөтенләй тота алмавы ачык­ланды. Фәкать мөлдерәп торган уйчан зур кара күзләре генә нидер аңлатырга теләгәндәй, әнисенә төбәлгән.
“Менә-менә туар”, дип, дүртенче баласын көткән ана, кисәк килгән бу ачы хәсрәтне күтәрә алмыйча, үзе дә урынга егылды.
- Ходаем, бер Аллаһым, ярдәмең­нән вә рәхмәтеңнән ташлама! Авыру балам белән туачак нарасыем хакына Зәйнәбемә көч-куәт бир, мине ялгыз калдыра күрмә! — Иренең соңгы сүзләреннән соң, хатыны күзен ачты:
- Юк, алай ук курыкма әле, җаным, хәлем әйбәтләнә бугай...
- Баланы иртәгә үк Казанга, зур табибларга күрсәтергә алып китәм. Бик таза бала иде бит ул. Иншаллаһ, аягына басар... Тик, зинһар өчен, үзеңне саклый күр... — дип, ире хатынына үгет- нәсыйхәтен укыды.
Казанда Рөстәмне әтисе нинди генә табибларга күрсәтеп карамады. Кызга­
нычка каршы, мондый авыру каршында табиблар әлегә көчсез иде...
Бәла бер килсә килә бит ул адәм баласына. Авылга таралган кызамык авыруы бу йортны да читләтеп үтмәде. Башта алты яшьлек кызлары авырып китте. Аның артыннан ук Рөстәм...  Икесенең дә хәле авырайганнан- авырая барды.
Күптән көтеп алынган, инде матур гына үсеп килүче, сөйдергеч бөтиенә әйләнгән кызларының язмышы аларны кабат олы хәсрәткә салды. Ике авыру бала карап алҗыган ана, улы янында тукталып:
— И Ходаем, үзең сөеп бирдең, инде бөтен газапларыннан котылдырып, бу фәрештәдәй сабыеңны үз яныңа алсаңчы. Ә бердәнберем — кызымны Хәзер галәйһиссәлам канаты астында сакласаңчы! — дип ялварды.
Хатынының бу сүзләрен ишетеп, аптырап калган ире: “Зәйнәп, нишләвең бу? Бер балаңа үлем, икенчесенә гомер сорау — зур гөнаһ бит! Ничек кенә авыр булмасын, түзәргә кирәк...” — дип, Зәйнәбенең    әле    генә    әйткән
сүзләреннән тәүбә кылуын сорады.
Аплаһның рәхмәте, балалар күзгә күренеп тазара башладылар. Рөстәмгә дә үз теләкләрен белдерү өчен кычкыра алырлык көч керде. Ниһаять, өлкәннәр баланың үз акылында булуын, ә һәр кычкыруында яшәү өчен    көрәш
барлыгын аңладылар. 
Акрынлап мендәргә терәп утырта башладылар. Ул аз гына утырып тора алуына да куана иде. Йөзендә елмаю чалымнары күренә башлады.
Аллага шөкер...
Еллар буе массаж һәм төрле күнегүләр ясау уңай нәтиҗәсен бирде. Ике елдан, зур кыенлыклар белән булса да, Рөстәм аягына баса алды.
Тагын бер елдан аксаклап булса да йөреп китте. Сул кулы белән ашарга өйрәнде, хәтта рәсемнәр ясый баш­лады. Тик теле генә авырдан ачылды. Гадәттә, яшь баланың теле “әттә”, “әннә” дип ачылса, Рөстәмнең беренче сүзе “канат” булды. Мәгънәсен аңлап әйтмәсә дә, ул инде авазлар җыелмасыннан торган чын сүз иде. Димәк, бала сөйләшә алачак!
Соңрак, дөрестән дә, үз кирәк- ярагын бик кыенлык белән, тотлыга- тотлыга булса да аңлата белергә өйрәнде. Ни гаҗәп, җырлый башласа, тотлыгуы бетә иде...
Еллар үтә торды...
Рөстәм буйга үсүдә үз яшь­тәшләреннән калышмады. Тик уң кулы гына бик кечкенә һәм хәрәкәтсез булып калды. Уң аягы йөргәндә уңайсызлык тудырса да (ул аны өстерәп алып, зур көч белән алга китереп салыр иде), азапланса азапланды, әмма күп йөрергә тырышты.
Рөстәм, дәртләнеп, беренче класска укырга мәктәпкә дә барган иде. Тик ярты елдан соң: “Кечкенә балалар мин­нән көләләр”, — дип, укырга барудан баш тартты.
Шулай итеп, ул унике яшеннән үз дөньясын, үз шөгылен эзләп, гел үзенчә яшәргә өйрәнеп китте.
Дәһшәтле сугыш елларында бу гаиләгә сынау арты сынау килде: Рөстәмнең олы абыйсын армиягә алдылар; сеңлесе Арча педагогия училищесына укырга керде; әтисе яшьли, илле ике яшендә вакытсыз вафат булды. Шулай итеп, иң авыр, ачлы-туклы елларда Рөстәм әнисенең төп ярдәмчесенә әверелде.
Бервакыт “укымый да калды инде бу бала”, дип борчылып йөргән хат ташучы әнисен гаҗәпкә калдырды ул:
- Авылыбыз бик зур, әни, почтаның яртысын үзем таратыйм, — димә­сенме?!
- Син бит, улым, укый белмисең, бутап бетерерсең. Бу пычрак урамнарда авырту аягыңны өстерәп ни хәлләр йөрерсең?
Рөстәм үзенекен итте: күпернең аръягындагыларга почтаны ул тарат­
ты — ник бер хата җибәрсен! Ничек укырга өйрәнгән, диярсең?
Әйе, Рөстәм үзе турында сөйләргә дә, зарланырга да яратмады шул.
Төннәрен еш кына баласының йокы аралаш ыңгырашуларын ишетеп ана: “И, улым, бигрәк сызланасың, бик тә авыр сиңа... Үзем исән чакта, үз тамагымнан өзеп булса да, сине тәрбияләргә тырышам; миннән соң ничек яшәрсең?” — дип өзгәләнә иде.
Ана кешенең, әйтерсең лә, күңеле сизенгән: илле яше тулганчы якты дөньядан китеп барды.
Абыйсы авылга кайтып урнашканчы, хуҗалыкның барлык эшен унбиш яшьлек энесе белән Рөстәм алып барды.
Ул гынамы соң?
Тырышлыгын күреп, колхоз идарәсе аңа икмәк амбарын, аннан терлек фермасын саклауны ышанып тапшыр­ды.
Иң гаҗәбе, анда сирәк кешеләргә генә бирелә торган сәгать төзәтү сәләте ачылды. Аңа, сәгатьләрен күтәреп, күрше авыллардан да килә башладылар. Эш хакы артык кызык­сындырмады аны. Авыр тормышлы кеше икәнен белсә, гомумән, сәгатьне бушлай төзәтер иде.
Тынычлап яшәр өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Казандагы туганнары колхоз ярдәме белән йорт салып бирделәр. Рөстәм, бөтен авыл халкын сокландырып, матур итеп үз
тормышын корып җибәрде. Авылда иң тәмле эре помидорларны да ул үстерде. Урмандагы иң тәмле гөмбәләрне дә аннан да яхшы белгән кеше булмады, дисәм, арттырып әйтү булмас. Ә тозлаган гөмбәләренең тәмлелеге?!
Рөстәмнең тагы да яраткан бер шөгыле бар иде: агачтан матур итеп төрле йорт кирәк-яраклары һәм пыялага майлы буяу белән табигать күренешләре ясау. Казандагы туганнарына ватык радиоалгычларын, хәтта “Рекорд” телевизорын да төзәтеп киткән чаклары булды.
“Әгәр дә ул сигез яшендә полиомиелит дигән авыруга юлыкмаса, — дибез хәзер, — XX гасырның иң талантлы шәхесләренең берсе булыр иде”. Хәер, һөнәр остасы гына идеме соң Рөстәм?! Аның эчке дөньясы да сокланырлык, ихтирамга лаек: үзен кызганганны бервакытта да яратмады; садака алмады; исереккә сәлам бирмәде; шапшак хатын-кызны сөй­мәде. Кешеләргә мәшәкать, борчу ясаудан уттан курыккандай курыкты.
Инвалидларга гына түгел, сәламәт кешеләргә дә дөрес һәм матур яшәү үрнәге калдырып, Рөстәм илле алты яшендә бакый дөньясына китеп барды. Бу изге җанны, нәкъ динебез кушканча, мәрхүм әтисе — беренче мәгърифәтче Кәрим вә бабасы — мулла Бәдретдин Яхиннар янында җир куенына иңдер­деләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар