Логотип
Проза

Илчегә үлем юк

(Романнар өзек)

Гөмберт тавышлы сөрән салучылар Бөек Каланың атна буена урам-тыкрыкларында тәкърарлый торгач, көткән көн дә килеп җитте. Чәчкә бәйрәме буласын белгән кебек көн дә чалт аяз булып туды. Кояш чыгып, үлән-чәчкә кыякларында энҗедәй чык бөртекләре кибүгә, Ага Базар аша Бөек Кала халкы киң болынга агыла башлады. Бу олуг бәйрәмгә Сәлим хан бик күп кунаклар чакыртты. Бәйрәм башланырга ике-өч көн кала Идел буе кибетләр белән тулды. Болгарда урам-урам булып яшәгән урыс, әрмән, грек халкы да бәйрәмчә киенеп болынга төштеләр. Иртән иртүк Бөек Каланың җиде мәчетендә дә азан кычкырылды, әрмән, урыс, грек төбәгенә салынган чиркәүдә төрле моңнар чыгарып чаң суктылар.

Хан гаиләсе вә туганнары, сарай куштаннары болынга төшкәндә елга буенда халык күп иде инде. Бу тамашаны күреп, Сәлим хан Гали вә Булат оланнарны янына чакырып алды. Бер көндә диярлек туып, бүгенге көндә ундүртенче язларына аяк баскан оныклар хан-бабалары дәшүгә, атларын чаптырып килеп тә җиттеләр. Оланнар икесе дә хәрби киемнән, калканнары булмаса да билләрендә кылыч, хәнҗәр, иң аша җәя кигәннәр иде. Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ук савытларына һәр олан үзе теләгән төскә буялган уклар салынган. Чаптырып килгән оланнар хан-бабалары арбасына җитүгә беравыздан диярлек:
- Бәйрәм белән, бабакай, бәйрәм белән дәү инәй, бәйрәм белән, бәйрәм белән! — дип кычкырдылар. Сәлим хан оныкларыннан канәгать калып, янәшәсендә утырган ханбикәгә нидер әйтергә дип борылган гына иде, елга яклап быргы кычкырта башладылар.
— Әй-әй-әй, Ульдәмирдән кунаклар килә, кунаклар килә! — дип аваз салдылар.

Булат белән Гали олан Иделгә таба чаптылар, Ульдәмир князе Әбрәй Бөгәләп Болгардан алган кәләше Рокыя белән кунакка килгән иде. Инде Сәлим ханга хәбәр иттеләр: Чәчкә бәйрәменә олуг князь кораб-кораб товар китерә икән, бу хәл чын булса кирәк, елга ярына өч-дүрт кораб төртелгән иде.
Сәлим хан мәйданның иң күркәм урынына, алдан корып куелган чатырга юнәлде, аңа ханбикә Зөбәрҗәт һәм башкалар иярделәр. Яр буена килеп туктаган корабларда төрле-төрле җилкәннәр, биредә озын юл узган Багдад сәүдәгәрләренең кораблары да, Кара диңгез аша килгән Рум сәүдәгәрләре корабларын да күрергә була иде. Ул корабларны агымга каршы бурлаклар китергәннәр. Озын юл узган һәм, ниһаять, Болгарга килеп җитүгә ирешкән бурлаклар карлыгачлар кебек яр кырыена тезелешеп утырганнар һәм килеп җитү куанычыннан булса кирәк, кипкән бальцс кимерәләр, чуар киенгән болгарларга карап тамаша кылалар иде. Күп тә үтми, Нәүгарит каласы сәүдәгәрләре килеп җиттеләр. Нәүгаритлеләр корабларын аккошка охшатып ясыйлар һәм төрле төсләргә буяп бизәргә яраталар, аларның кигән киемнәре дә чуар булыр, кызлары бераз чытлыкай, һавалы, зәңгәр күзле булырлар. Сәүдәгәрләрнең бурлакларында кайгылары юк, йөк бушатучыларны ашыктыралар, акрынрак кыланганнарына камчы белән сыптырып алырга да күп сорамыйлар иде.

Ульдәмир князе Әбрәй Бөгәләп үзе белән бик күп кызлар, егетләр алып килгән. Кораб басмасыннан чыгуга, князь каршына Булат белән Гали килеп бастылар. Оланнар князьгә кулларын йөрәк турларына куеп баш иделәр. Князь аларны икесен дә кочагына алды һәм күтәреп җиргә куйды.
— Кайнешләр, димәк,— диде князь әле берсенә, әле икенчесенә карап.
— Кайнешләр,— диделәр оланнар беравыздан.

Әбрәй князь киң җилкәле, гәүдәгә базынкырак булса да, таза кеше иде. Ул басмадан төшеп килгән княгинәне көтеп алды да Гали белән Булат оланнарын аңа табарак этеп җибәрде, янәсе, апагыз белән дә күрешегез. Ул арада һәммәсе дә кораблардан төштеләр, князь тирәсенә җыелдылар. Князь кузгалырга боерды. Иң алдан ипи-тоз тоткан кыз кузгалды, аның йке ягына иң гүзәл чибәрләр килеп бастылар. Кызларның кулларында бал тәпәне, кечкенә, ләкин бал тәпәне иде, икенчесенең кулында җем-җем итеп торган кеш тиреләре. Кызларда киң итәкле кызылга ак чәчкәләр төшкән сарафаннар, аларга ияргән унлап егет якалары чигүле ак күлмәк кигәннәр, билләрен ефәк бау белән буганнар, баш киемнәре юк, аякларында кара болгари итек. Ыспайлар, тазалар, яшьләр, җитезләр егетләр. Алар князьнең күз карашыннан ук ни эшләргә тиешлекләрен беләләр, каршы алучылар моны шундук сизеп алдылар, каршы алучылар арасында албагучы Таймас баһадир егетләре дә бар иде.
Князьнең кәләше уң кул ягында бара, сул ягыннан иләмсез киң җилкәле баһадир атлый. Баһадирның мыеклары карабодай саламыдай тырпаеп тора, ул каршы алырга килгән болгар кызларына карап куя, мыегын сыпырып ала, тамак кыра һәм мәгънәле итеп ошаганнарына күз кыса иде. Князь хатыны тәмам өлгереп, өзелеп җиргә төшкән алмадай сылу иде. Үтә дә затлы киенгән, башында кеш тиресе белән каелган, очлаеп килгән түбәсенә кадәр энҗеләр тезгән калфак, күлмәге гелән әйтерсең лә көмештәндер — кояш нурларында ялт-йолт итә, аякларында итәк астыннан аяк очлары гына күренеп киткән сафьян итекләр. Ул әле иренә карый, әле каршы алырга килгән болгар кызларына. Бит аның да алар кебек гамьсез йөргән чаклары бар иде. Княгинә якташларына елмая, таныш булмасалар да барчасына да ияк кагып кына булса да сәлам юллый иде. Князь өстендә җилән сыман кафтан; кафтан көмеш җепләр белән тукылган, сәдәфләрен эләктермәгән — җилбәгәй җибәргән, аякларында тез капкачларын каплап торган итекләр. Муенындагы алтын тәресе әле бер якка, әле икенче якка селкенә. Князь каршына каршы алучылардан берәүсе йөгереп килә, бер касә кымыз бирә. Князь «эһ» дип касәдәге кымызны эчә дә савытны читкә ташлый һәм кымыз китерүченең иңбашына дусларча кагып:
— Рахмат, курдаш! — ди.

Икенче берәүсе князьгә балдан ясалган әче бал китерә, князь аны янәшәсендә атлаучы баһадирына бирә, тегесе бер савыт әче балны эчеп куя да, мыегын сыпырып:
— Рахмат, болды! — ди. һәм икенче мәлдә өстендәге җиләнен сала да бал китерүченең иңенә ташлый.
Князьнең кызлары мәйданга җитәләр, хан чатыры янына юнәләләр. Сәлим хан һәм ханбикә Зөбәрҗәт кунакларга каршы күтәреләләр, аларга башкалары иярәләр. Алдан ханның җария кызлары китә, кызларның иң гүзәлендә көмеш табакка катырган чәк-чәк, икенчесендә табгач ефәгеннән теккән чигүле күлмәк, өченчесендә көмеш тәңкәләр белән бизәлгән болгар күненнән эшләнгән каеш иде.
Әүвәл князь чәк-чәкне кабып карады, аннары күлмәкне алып артында басып торган егеткә бирде, бил каешын исә биленә буды, шуннан соң гына кызларның битләреннән үбеп чыкты.

Ниһаять, хан белән князь очраштылар.
— Олуг князь күрше-шабра, төкле аягың белән Болгар җиренә!
— Олуг хан, шатмын-шатмын исән-имин сине күрүгә!

Кочаклаштылар, битләрен биткә куештылар. Шуннан соң Сәлим хан Рокыя белән күреште, князь исә ханбикә Зөбәрҗәтнең битеннән үбеп алды, бу хәлдән комачтай кызарынып киткән ханбикәгә:
— Татлыдыр алмадай битләре ханбикәнең! — дип, төчеләнергә дә өлгерде.
Ул арада барысы да килгән кунаклар белән күрешә, исәнләшә, үбешә, кочаклаша башладылар, ахыр исәнләшеп-күрешеп чыккач, шау-гөр килеп, чатыр астына, күләгәгә таба кузгалдылар. Кунаклар утырышырга да өлгермәделәр, аларга табак-табак ризык-нигъмәт китерделәр. Ризык китерүчеләр ир-егетләр, алар кунак кызларга җиткәч, такмак әйтеп тә алдылар.
— Сылуым, чибәрем, матурым-гүзәлем, кара кашларыңны бер сикертче, зәңгәр күзләреңне бер күримче. Баллы бавырсагым татып карасаң, керфекләрең күтәреп багалсаң — мин булырмын синең көткәнең. Көтеп торсаң бозлар киткәнен, корабларның юлга төшкәнен — мин булырмын синең яныңда...

Кунак кызлары хи-хи көлешәләр, вата-җимерә төрки телдә сөйләшмәкче булалар, ул да түгел, мәйдан уртасына Зөбәрҗәт ханбикәнең җарияләре чыктылар. Алар янына йөгереп курайчылар, быргычылар бастылар, кайсыдыр кубызда уйнап җибәрде. Кызлар җырлый-җырлый, такмак әйтә-әйтә биеп киттеләр, аннары һәр кыз үз һөнәрен күрсәтте, җир астыннан калыккандай, егетләр пәйда булды, алар кызларны иш-ишкә китереп бии башладылар. Иш-ишкә табышкач, егетләр кызларга ислемай, беләзек бирделәр, кызлар егетләргә чиккән кулъяулык тапшырдылар. Болгар биючеләре мәйданнан чыгып китүгә, сөйләшеп куйган кебек, князьнең баһадиры әче итеп сызгырып җибәрде. Мәйдан уртасына көпчәктәй әйлә-нә-әйләнә кунак егетләр чыктылар, аңа быргычылар, сыбызгычылар катнашып киттеләр. Егетләр һөнәрләрен күрсәтеп бетерүгә, мәйданга сабыр-салмак кына, су өстеннән йөзгән аккошларны хәтерләтеп, кызлар кузгалдылар. Егетләр вә кызлар бик тиз ишләрен таптылар, һәм бергәләшеп биегәч, иш-иш булып мәйданны ташлап киттеләр.

Биючеләргә гөр килеп кул чаптылар. Князь аерата тырышты, ул инде кәефләнеп тә алган иде, әле янәшәсендә утыручы хатынына, әле баһадирына нидер әйтә һәм тагын кул чабарга тотына иде. Менә князь түзмәде, сикереп торды да биючеләрнең өсләренә уч-лап-учлап көмеш тәңкәләр сипте, аңа карап Сәлим хан да биючеләр өстенә көмеш тәңкәләр яудырды. Китте көлеш, чыр-чу килеп тәңкә җыю һәм халык бу тамашага янә гөрләп кул чапты.
Ниһаять, мәйдан уртасына кулына озын колга тоткан, колгага төрле төстәге чигүле сөлгеләр аскан мәйданбаш чыкты һәм колганы мәйданның нәкъ үзәгенә кадап куйды.
— Җәмәгать, мәйданга көрәшче оланнарны чакырам. Оланнар көрәше башлана!

Чәчкә бәйрәменең, ягъни Сабан туеның иң кызык өлеше оланнар көрәше. Сәлим хан оланнар көрәшкәнне аеруча яратып карый һәм бүләкләрне дә мулдан бирә иде. Оланнар мәйдан уртасына чыгып баса бардылар. Күп булмаса да шактый үсмер җыелды. Мәйданбаш һәм аның ярдәмчеләре үсмерләрне иш-иш бүлеп чыктылар, кулларына сөлгеләр бирделер.

Мәйдан тирән булмаган чокыр белән уратып алынган, кем генә булмасын (ханнан башка, әлбәттә) мәйдан уртасына, ягъни мәйдан тирәли казылган чокырны үтеп керергә хакы юк. Көрәшче оланнар арасында кемнәр генә юктыр. Әнә Азак кыпчакларк мәйдан уртасына чыккан оланнарына көч-куәт биреп торалар, Кашаннан да, Сувардан да, Саксиннан да, Юкәтаудан да, Ибраһим каласыннан да көрәшче оланнар бар. Мәйдан әйләнәсе, бөтен Идел буе гөҗ килә. Яр буйлап тезелеп киткән кибетләрдә чит илләрдән килгән тәмле-тәмле йөзем, өрек, чикләвек саталар. Нидер өмет итеп, һич югы күз салып йөрү бәхетенә ирешкән ярлы-ябага кибетчеләр янында урала, бәйрәм хакына бай агаларыннан тамган ике тиен бакырны учларына кыскан килеш тәмле вә очсызрак ризык эзлиләр. Кибетләрдә җаның ни тели шул бар: авыз суын китерердәй эчемлек, кызыл билле прәникләр, түгәрәк кренделләр, чөшлегә тезгән сарык ите калҗалары, каклаган казлар, майлары тамып торган казылыклар, киптергән итләр, җилләткән һәм ыслаган балыклар, тутлаган эчәкләр, бәлешләр, бөкериләр, кыстыбый-тәбик-мәкләр дисеңме — барысы да бар, акчаң гына булсын. Урман ягыннан килгән чирмеш бавырчылары үлән төнәтмәсендә төн чыккан, томалап пешергән аю итләре, куян түшкәләре тәкъдим итәләр.

Ил азатлары исә корал ясаучылар кибетләре тирәсендә урала. Чит илдән килгәннәре яңа уклар, чукмарлар, айбалталар, кылыч-хәнҗәр сайлыйлар, сатучылар белән сатулашалар, коралларның ныклыгын белергә теләп, кылычны кылычка, хәнҗәрне хәнҗәргә тигезеп карыйлар, ә кайберләре бер бөртек сакалларын кылыч вә хәнҗәр йөзенә куеп коралның үткенлеген тикшерәләр. Сәүдәгәрләр исә мәйдан тирәли басканнар, сатучылары сату итә, алар исә күңел ача, тамаша кыла, ә кайберләре әче бал, кымыз чөмерә, мыекларына кунган кәрәз кисәкләрен сыпыра-сыпыра үтеп-сүтеп йөргән кызларны күзәтә.

Сәлим хан Ульдәмир князе Әбрәй Бөгәләпне тикмәгә генә кунакка чакырмаган иде. Менә ничә ел инде Болгар белән Ульдәмир князьлеге солыхта. Быел солыхның соңгы елы. Яңартасы иде. Ни уйлый микән князь бу хакта. Әйтик, Сәлим хан солыхны озайту ягында. Үткән ел Сәлим хан белән киңәшмичә Әбрәй князь мукшыларга яу чапты. Бу хәлгә Сәлим хан илчеләр аша князьгә канәгатьсезләк белдерде. Князь шунда илчеләргә әллә шаяртып, әллә ихластан әйткән: «Бик күпне күрсә ханыгыз, Болгарына ук яу чабармын»,— дигән. Илчеләре илгә кайтып, князьнең сүзләрен җиткергәч, Сәлим хан ышанырга да ышанмаска да белмәде. Илчеләр арасында да төрле кешеләр бар иде, аларның күбесе бай сәүдәгәр гаиләсеннән, әлбәттә инде үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәләрдер. Шуңа карамастан, Сәлим хан алар сүзенә ышанды һәм бу хакта князь белән әңгәмә тотарга исәпләп тора иде. Князьнең кәефе әйбәт, якты йөз белән сөйләшә, бигрәк тә вәзир Исхак белән бәхәсләшергә ярата иде. Сәлим хан юк-юк та князь ягына күз төшереп ала. Әбрәй князь үз көчендә, ир уртасы гайрәтле чагы, илчеләр бик теңкәсенә тия башлагач, әйтеп тә ташлагандыр. Бу дөньяда князь белән хан гына түгел, туган белән туган да җир-су бүлешә, орыша, сугыша.

Олы Идел буйларында җыр яңгырый. Халык бәйрәм итә, мәйданда оланнар көрәшә. Батырга батыр чыгып та килә кебек инде. Әйе, шулай икән шул, мәйданбаш батырга батыр калган оланнарны мәйдан уртасына алып чыкты. Шулчак батыр калган оланнарга хан белән ханбикәдән бүләкләр китереп бирделәр.

Сәлим ханның кәефе әйбәт иде. Кинәт аның башына бер тиле уй килде. Батырга батыр чыккан оланнар көрәшеп яталар. Тукта, ул да үз оныкларын чыгарса. Әйдә, тамаша кылсын халык, аның оныклары алышканны күрсеннәр. Алар да кеше янында кеше, берәвебез дә фәрештә түгел. Хәзер үк оныкларны көрәшкә чыгарырга. Хан оныклары да алышсыннар. Кунакларның да күңеле булыр.
— Җыенбаш, мәйданбаш дим! — дип кычкырды Сәлим хан.— Бире кил әле. Әйе, әйе, син! Син дим?!
Ханның бу сүзләреннән соң мәйдан гына түгел, тирә-юнь тынып калгандай булды. Уң ягында утыручы ханбикә Зөбәрҗәт ирен тук-татмакчы булды, әмма хан аңа игътибар итмәстән, мәйданбашны чакырды. Ханның сул ягында утыручы вәзир Исхак урыныннан купты, йөгереп мәйданбаш янына барды, тегеңә нидер әйтте һәм хан янына әйдәде. Илһам белән Хаҗи угланнар бер-берсенә карашып алдылар. Имеш, ни кылырга исәбе аталарының? Икенче мәлдә инде аталарының ни теләгәнен аңлапмы, елмаештылар, ханның сәер гадәтләрен беренче тапкыр гына күрүләре түгел иде шул.

Сәлим хан бу уенның ахыры ни белән бетәсе хакында уйламады, башына бер уй килде һәм ул аны таш яуса да тормышка ашырыр. Ханмы ул, түгелме!
Хан дәшүен аңлап алгач, мәйданбаш титаклый-титаклый чатыр янына килде.
— Нә боерасыз, хан!
— Кибәк баш, нигә дәшкәч тә йөгереп килмисең. Артың каешка тансыкладымы әллә, ахмак! Сөрән сал, хан оныклары көрәшә дип сөрән сал дим!
— Баш өсте, хан,— диде мәйданбаш һәм шаяртмыймы бу дип, бертын кузгалмый торды.
— Дивана баш, хан ни әйтте сиңа! — дип әтәчләнеп килеп кунды мәйданбашка вәзир Исхак.— Сөрән сал!
— Һе, менә сиңа мә, булмаганны,— диде мәйданбаш.— Килешерме соң, хан?
— Вәзир,— диде Сәлим хан.— Кем куйды бу ахмакны мәйданбаш итеп?..
— Чын була, димәк, мин бит шаяртасыз дип торам, хан,— диде мәйданбаш.— Алай булгач, батырга ни вәгъдә итә хан?..
Бу хәтлесен хан да, вәзир дә көтмәгәннәр иде, күрәсең, бермәлгә аптырабрак калдылар. Хан вәзиргә, вәзир ханга карашып алдылар.
— Әйе, батыр калган оланга ни вәгъдә итә, хан ди бит әле, кибәк баш,— дип зәһәрләнде вәзир Исхак.— Күр әле моны, әй!
— Әйт халыкка, тәхетен вәгъдә итә диген,— һәм Сәлим хан үз сүзеннән үзе сискәнеп киткәндәй булды.
— Тәүбә диегез, хан. Кара халык, кара сарык, әллә ни уйлавы бар, һич булмас димә...
Вәзир Исхак мәйданбаш янына килде, тегенең колагына нидер әйтте, шуннан соң мәйданбаш йөгерә-атлый диярлек мәйдан уртасына юнәлде.

Мәйданбаш кулын күтәрде, тынычланырга кушты һәм юан күкрәк тавышы белән хан сүзләрен кабатлады. Бермәлгә генә тынып калган халык ур-ра кычкыра башлады.
Мәйдан уртасына Гали олан белән Булат оланны җитәкләп диярлек алып чыктылар. Ни сәбәпледер, мәйдан кечерәя башлады, бер-өлеш халык: «Гали олан җиңә, Гали олан хан була!» дип, икенчеләре: «Булат олан җиңә, Болгар тәхетенә Булат олан утырачак!» дип, тамак ерттылар.
Бер җүләре, һәрхәлдә шулай дип уйлады Сәлим хан, мәйдан уртасына йөгереп керде һәм:

— Ур-ра, ур-рар! Яшь ханнар көрәшә, яшь ханнар көрәшә! — дип акырырга кереште. Мәйдан караучы азатлар аны шундук эләктереп алдылар, күтәреп алып, мәйдан читенә ташладылар. Ул да түгел, икенче берәүсе:
— Әйтсен, әйтсен хан, батыр калган оныгына ни бүләк итә?! Тәхетенме?! Бүгеннән үкме? Үлгәчме? Бүгеннән үк, бүгеннән үк!

Бу хикмәтле кешене дә мәйданнан алып чыгып киттеләр, хәтта арт ягына камчы да төште бугай.
— Халаяк, ишеттегез булса кирәк, хан батыр калган оныгына тәхет вәгъдә итә! — дип кычкырды мәйданбашы.
Хан оныклары Гали белән Булатка сөлгеләр тоттырдылар. Хан оныклары алыша башладылар. Башта алар шаярып кына көрәштеләр, мәгәр тора-бара кызып киттеләр, көрәш чынга әверелде.
Кисәк, көтмәгәндә Гали олан Булатны күтәреп алды, әйләндереп алды да атып бәрде.
Мәйдан тирәсе күк күкрәгәндәй чатнап куйды, яше-карты мәйдан уртасына ташландылар, батыр калган Гали оланны кулга күтәреп алырга, яшь ханны сарай тәхетенә кадәр күтәреп илтергә теләделәр. Ләкин халыкны мәйдан уртасына уздырмадылар, мәйданны боҗрага алып, сөңгече азатлар бастылар.
Мәйданбашы батыр калган оланны кулына күтәрде дә хан чатырына таба алып китте, башын ия төшеп, җиңелгән хан оныгы аңа иярде.
Ул арада Сәлим ханның тәхетен батыр калган оныгына вәгъдә итүен ишеткән халык мәйданга таба агыла башлады. Барысының да бүген-иртәгә хан тәхетенә утырасы хан оныгын үз күзе белән күрәсе килә иде. Халык мәйдан боҗрасын кысрыклый, кечерәйтә, кысарга кереште. Сәлим ханның уйлары чуалды. Халыкны алдау — хатынны алдау гына түгел икән. Хан бу хакта бик күптән белә иде. Халыкны бер алдарсың, ике, өченчесендә ул баш күтәрергә дә күп сорамас. Сәлим хан Гали оланның атасы әмир Хаҗига күз төшереп алды. Әмир Хаҗи берни булмаган кебек дисбе тарта, ә менә бикәсе утлы табада утырамы — борсалана, гасабилана, ни кылырга белми интегә иде. Илһам углан да тыныч түгел, йөзе аппак, әйтерсең, гүрдән чыккан, Мәрьям бикә исә иренең җиңенә ябышкан да җиңелгән һәм мәйданбашы артыннан башын иеп атлаган угланына баккан — күз яшен дә сөртмичә елый. Бу мәйданбашны гына күр инде? Нигә инде баланы күтәреп китерә! Оланнар уен уйнадылар, уендагы уенда калыр да. Хак анысы, ике оланның берсе кайчан да булса тәхеткә утырыр, тик бүген түгел, хәзер түгел. Халыкны гына кара син! Ни кылана?! Яңа хан яңалык китерер, ясакларны киметер дип уйлауларымы?.. Булмастыр, андый хан тумаган әле Болгарда, туар ул, мәгәр әле түгел, хәзер түгел, кайчан туасын бер хода белә. Ә бүген балалар уен уйнадылар, уен!.. Әллә чынлап та арттырыбрак җибәрдеме?.. Арттырыбрак җибәрде бугай. Тарихта булмаган хәл түгел, тәхет өчен туган туганны, ата улын, ул атаны үтергән.

Ханның ни турында уйлавын белгән кебек Зөбәрҗәт ханбикә:
— Ут белән уйныйсың, ханым,— диде.— Оланнар күңеленә генә түгел, халык күңеленә дә яман коткы салдың. Үкенечләргә калмагае бу кыланышларың, ханым...
— Сөйләмә юкны, ханбикә. Уен уенда калыр да.
— Сөяк бирми, эт иярми, ханым. Ике көчек бер йортны сакламый.
— Көчекләр язмышы минем кулда, ханбикә.
— Язмыш хода кулында, ханым. Синең кулда бары тик хода биргән акыл. Аны да сак кулланмаган хәлдә баш югалтыр дәрәҗәгә җиткерергә мөмкин икән.
— Бүген инандыңмы?
— Бүген, ханым.
— Үтәр ул, ханбикә, үтәр. Үрдәкне суга ташлап батырмыйлар.
— Күр әнә, оныкларыңның берсе күз яше белән елый, икенчесе көлә, елмая. Мәрьям килен әнә тәмам үксеп бетте.

Зөбәрҗәт ханбикәгә оныкларның икесе дә якын иде. Булат оныгы аңа әбекәй диде, Гали оныгы исә Ак Анам дип дәште. Ике бер туганнан тусалар да холыклары белән бер-берсенә бер дә охшамаганнар иде. Булат олан күбрәк баһадирлар янында уралды, Гали олан исә кә-тиб Хафиздан, табиб Хәсәннән аерылмады. Еш кына Гали олан ханбикә кызларына ияреп болынга дару чәчәкләре җыярга төште, тегеләргә шигырьләр укыды, мәхәббәт турында шигырьләр ишетүгә, күзләре елтырый башлаган кызларга карар иде дә ханбикә: «Бу оланда нидер бар, бу кадәр күп белмәс иде»,— дип уйлап куйган иде. Ә инде Җәмәлетдин Руми шагыйрьнең татлы вә акыллы шигырьләрен әйтә башлагач, ханбикә олан өчен курка калган иде. Белекле, бик күп нәрсәләр белә, хәтере әйбәт, көнчеләр табылыр, табылыр да... Хиссияткә бирелүчән Гали оныгы өчен курку әнә шунда килгән иде Ханбикәгә, һәм шул чактагы куркуы янәдән кабатланды. Сәлим хан мәйданбаш күтәреп килгән оныгына дошманга карап торган кебек карап тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар