Логотип
Проза

​Ике күбәләк


(хикәя)

     Тегүен теккән арада Зөлфирә идәндә тыныч кына уйнап йөргән кызы Рәмиләгә карап-карап алгалады. Дүрт яшьлек кызы курчагына әнисе төсле корамалардан тегеп биргән укалы күлмәкне бер кидереп, бер салдырып ята иде. “Кызым ,бигрәк миңа охшаган”, – уйлап куйды Зөлфирә, Рәмиләнең дулкынланып торган кара чәчләренә, дугалы озын керфекләр каймалаган зәңгәр күзләренә карап. Кечкенә Рәмилә чынлап та әнисенә бик тарткан иде. Әйтерсең лә, Зөлфирәнең дүрт яшьлек, саргаеп беткән сурәтеннән сикереп төшкән! Тик бу охшашлык Зөлфирәне сөендерми, киресенчә, күңеленә кайгы хисе генә өсти. Баласына беренче бакканда ук ул, өметләнеп, аның йөзендә әтисе Әүхәди сызыкларын – әтисенең охшашлыгын эзләде. Үзенең бик авыр чирле икәнлеген яхшы аңлаган әни кешенең иң зур теләге – нәселдән килгән чирен баласына күчермәү, аны бу бәладән аралап калу иде. Тик табигать, әллә Зөлфирәнең шул чирле нәсел-нәсәбен дәвам итәргә тырыша, әллә Зөлфирәдәге матурлыкның бетеп, тукталып калуыннан курка, Рәмилә әнисенең коеп куйган сабый чагы иде. 
     Зөлфирә, тегүен тәмамлап, соңгы җөйне үтте дә, күлмәкне кулларында тотып, әйләндерә-әйләндерә карады. Түшенә, җиң-итәк очларына нәфис челтәр өстәлгән, бил турына ак бант беркетелгән, кабарынкы итәкле күлмәк бик купшы иде. “Һай, кызыма нинди матур күлмәк! Әйдә үлчәп карыйк”, – дип, күгәрчендәй гүелди-гүелди, Зөлфирә баласына борылды. Рәмилә, уйнап утырган җиреннән башын күтәреп, әнисенә карады. Тик аның карашында башта күренгән сөенеч чаткылары сүнгәннән-сүнә барып, тиз арада курку катыш борчылуга әверелде. Әнисенең үзенәтаба якынлашканын күреп, сиртмәле карават астына кереп качты. “Тот! Тот!” –дип, ямьсез тавыш белән кемдер кычкырды. Карар биргәндәй усал бу тавышка Зөлфирә буйсынмыйча кала алмады. Ул иелеп караганда, Рәмилә урынында аның зурлыктагы песи утыра иде. Зөлфирә тагын тавышлар ишетте: “Тагын кызыңны урлаганнар! Мәчегә алыштырганнар!” Мәчене койрыгыннан сөйрәп чыгарып суккалап ятканда, Әүхәди, кереп, аның кулыннан базлап елаган Рәмиләне тартып алды да кул-аягын сөлге белән бәйләп, Зөлфирәне караватка ташлады. Тибешкән-тырнашкан Зөлфирә тынмагач, кул-аякларын карават тимеренә үк бәйләде. “Тагын җенең кузгалдымы?” – дип кизәнде Әүхәди, башын төрле якка бәреп, торырга маташкан хатынына һәм әллә ниләр кычкырган Зөлфирәнең авызын сөлге белән бәйләп куйды. 
       Әүхәди, кызын юата-юата, тышка чыгып китте. Зөлфирә үзе генә белгән куркыныч та, шомлы да дөньясында кала бирде. Әнә, ул тагын үзенең биш яшьлек чагына кайтты. Әнисе Гөлсем бәрәңге измәсе изгән җиреннән измәне кулы белән идәнгә чәчеп ташлый: “Аша, кызым, аша!” Зөлфирә, идәннән ашарга ярамаганлыгын белсә дә, корсагы бик ач булганлыктан алып каба. Әнисе, кинәт исенә килә дә, кызчыкны кочып елый башлый: “Бәхетсезем минем!” Үскәннән бирле ул сүзне еш ишетә торгач, Зөлфирә күнегеп бетте, әйтерсең лә, үзенең икенче исеме. Урамга чыкса, күрше апалар баш чайкап: ”Бәхетсез бала!” – диделәр. Мәктәпкә укырга кергәч, укытучылар кызганды: “Бәхетсез кыз!” Күрше-күлән балалары Зөлфирә белән уйнарга теләмәде: “Әни аларның җене бар дип әйтә. Уйнама аның белән, җене йогар!”Зөлфирә әнисенең башкаларга охшамавын аңлый иде. Әле генә көлә-шаяра Зөлфирәне күтәреп йөртә, әле генә, чәчләрен йолкып, елый башлый. Шулай да Зөлфирә әнисен ярата иде. Күрше кызы: “Синең әниеңнең дә, синең дә күлмәкләрегез пычрак”, – дип көлгәч, Зөлфирә кечкенә куллары белән әнисенең күлмәген салдырып юды. Башкаларны тыңламаса да, әнисе Зөлфирәне тыңлаша иде. Әнисе ярым шәрә килеш ишегалдыннан урамга чыккач, тирә-як малайлары, җыелышып, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, “дивана, дивана!” – дия-дия, мыскыллап көлделәр. Күзләре алышынган әнисен Зөлфирә җитәкләп өенә кертеп яткырды. Зөлфирә үз әтисенең кемлеген беркайчан да белмәде. Авыл ирләре янына өерелеп йөргән хатынның баласын авыл хатыннары “уйнаштан туган” дип йөрттеләр. Үз акылында чагында әнисенең: “Син дә минем кебек чирле булырсыңмы инде, балакаем?” – дип, үзен кочаклап нигә елаганын Зөлфирә аңламый иде әле. Балачакта нәселдән килгән сырхау үзен сиздермәде. Тик кечкенә Зөлфирә әнисенең җиңелчә рәвештә, вакыт-вакыт сырхаулап алганлыгын, ә үзенең тагын да катырак чирләячәген белми иде әле. 
      ...Зөлфирә ушына килгәндә өйдә тып-тын иде. Дивардагы сәгать текелдәвен бераз тыңлап ятты да, кызарган, оеган кул-аякларын бәйләгән сөлгеләрдән арынды. Ничә кат шулай маташа торгач, ул моңа инде өйрәнеп беткән иде. Зөлфирәнең хәтеренә кылт итеп кызы килде. Кайда аның кызы? Ач түгелме? Кичәге хәлләрдән зиһене әзрәк таркау булса да, ул Рәмиләнең кайда булуын аңлый иде. Менә шулай, хатыны чирләгәч, Әүхәди эшкә киткәндә кызын күрше Хөннә әбигә кертеп китә. Хөннә карчык, исәнләшеп килеп кергән Зөлфирәгә бераз сынап карап торды да, күршесенең үз акылында икәнлеген аңлагач, Рәмиләне киендерә башлады. Зөлфирә күрше карчыкның кызгану катыш авыр карашыннан күзләрен читкә борды. Үзе хәтерләмәсә дә, кичә тагын нидер булган... Әнисенә сәерсенеп карап торган Рәмилә, иярергәме-юкмы дип, белмичә икеләнеп торды да, Хөннә карчык артыннан төрткәләгәч, теләр-теләмәс кенә бусага аша атлады.
    Әүхәди эштән кайтканда өй җыештырылган, бар җир ялт итеп тора иде. Мичтән тәмле бәлеш исе килә. Мунча ягылган. Ә Зөлфирә белән Рәмилә җырлый-җырлый яңа борын төртеп килгән яшелчә үсентеләренә су сибеп йөриләр иде. Әтисен күреп алган Рәмилә, йөгереп килеп, аның муенына сарылды. Зөлфирәнең дә йөзендә авыру төсе калмаган кебек. Ирен күрүгә май кояшы кебек елмайды. Тик аның күзләрендәге кояш Әүхәдигә генә күчмәде. Хатыны чирләгәч, шатлыкның ни икәнлеген күптән онытты. Җанын утлы күмердәй көйдергән хәсрәт кенә эчтә бер кабынды, бер сүрелде. Ир, менә шушы тыныч көннәргә алдана-алдана, хатынының тереләчәгенә өметен өзгән иде булса кирәк. Шулай да, бу ялган булса да, бәхетне бозарга теләмәде. Хатынын мактый-мактый бәлеш ашады. Зөлфирә, кызын юындырып чыгаргач, бергә мунча керделәр. Әүхәди бу матур көннәрнең дәвамын бик тә тели иде. Ул да мондый авыр тормыштан бик арыган, җиләгән иде. Бер яктан сырхау хатыны кызганыч булса, икенче яктан әнисенә тамчыдай охшап үскән кызы кызганыч. Рәмилә дә шундый авыр чиргә тарыса, үләсе генә кала... Янында мәш килеп бөтерелеп йөргән хатынына карап, Әүхәдинең йөрәге сызланды: “Кайчан бетәр бу бәхет?”
       Ире тышка тартырга чыгып китте. Май аеның салкынча эңгер-меңгере өй эченә үрмәләде. Зөлфирә, кызы янына чүгәләп, бишек җыры җырлый-җырлый йокыга яткырды. Дүрт яшьлек садә күңелле бала, әнисенең ягымлы чагыннан файдаланып, аңардан вәгъдә алып калырга тырышты: “Әнием, син мине башкача кыйнамассыңмы?” Зөлфирәнең күзләренә яшь элпәсе сарылды: “Юк, кызым, минем, юк, бергенәм! Мин сине бик яратам. Гафу ит әниеңне”, – дип, елый-елый, кызның бармакларын, кулларын үпте. Мендәренә башын салган әнисен Рәмилә кочып алды да, изрәп ята торгач, тәмле йокыга талды. Зөлфирә урыныннан кузгала алмады. Күзләрен йомып, татлы елмайган кызына карап, шулай идәндә утыру аңа искиткеч рәхәт иде. Кызының мыш-мыш килеп тын алганын тыңлап, йөрәгендә сулкылдаган бәхетле дә, газаплы да тойгыга бирелеп яткан хатынның уйларын ачык тәрәзә аша ишетелгән сүзләр бүлде. Койма аша ике күрше сөйләшә иде. “Тагын каты чирли бит. Балниска илтмисеңме соң?” – дип сорады Хөннә карчык. Әүхәди тиз генә җавап бирмәде. Зөлфирә аның җавабын көтеп, тынып калды. Сүзнең үзе турында барганлыгын ул яхшы аңый иде. Ачык тәрәзә аша өйгә тәмәке төтене исе керде. Әүхәди тәмәкесен суырды да, карлыккан тавыш белән: “Белмим инде ни кылырга да, Хөннәттәй. Үзе дә жәл, бала да кызганыч. Үзем дә арыдым, хет элмәккә башны тык... Балниска илтмичә булмас...” – диде.
     Балнис... Бу сүзне ишетү белән Зөлфирә куырылып төште. Тагын кулны артка каерып сала торган тупас санитарлар... Чирлеләр Аллаһ урынына күргән табиб... Мәңге йокыдан арындырмаган уколлар... Авыр хасталы авырулар белән тулган, тәрәзәләре калын тимер рәшәткәле палата... Чәчне ирләрчә төптән кыркулары... Ире хастаханәдән алып кайткач, авыл балаларының арттан “пысих”, дип кычкырып калулары исенә төште. Хатын хастаханәдән соң үз эченә ябылды. Иреннән читләште. Урамга чыкмас булды. Берсеннән-берсе матур булса да, ул теккән күлмәкләрне хатын-кызлар кимәс булдылар. Дуамалланган чагында куркып калган кызы әнисеннән шүрләде. “Балнис...” Ул тегүчелеккә укырга киткәч, каты авырган әнисен хастаханәгә салдылар. Ул аннан исән кайтмады. “Балнис...” Бала табарга килгән Зөлфирә карынын кисеп кузгалган тулгактан аңын югалтты. Ул ушына килгәндә баланы ярып алганнар иде. Зөлфирә шунда беренче тапкыр аңында ямьсез тавыш ишетте: “Балаңны урладылар!” Һәм ул икенче хастаханәгә – “сары йортка” эләкте. “Балнис... Тагын балниска?..”
      Зиһене ачык чагында Зөлфирә үз чире турында бик еш уйланды. Таба алган китапларын эзләп табып укыды. Хастаханәдә табиб белән ачыктан-ачык сөйләште. Авылда им-томчы карчыкка барды. Тик беркемнән дә үзен тынычландырырлык җавап ишетә алмады. Эчен бушатырлык ахирәтләре бәләкәйдән үк булмады. Ә ире читләшкәннән-читләшә барды. “Син миңа чыкканда нигә әйтмәдең чирләш икәнеңне?” – диде ул бервакыт. Тик яратып-сөелеп Әүхәдигә тормышка чыкканда Зөлфирә үзенең бу коточкыч чир белән чирләячәген белми иде әле. Беренче өянәге бала тапканда кузгалды... Шулай да ул иренең газапларын күрми түгел. Әүхәди дә, өмет-хыяллары чәлпәрәмә килгәч, үз эченә бикләнде, ябылды. Ник икәнлеген белмәсә дә, Зөлфирә ире алдында чиксез гаеп тоя... Баласы алдында... Кешеләр алдында...
     Зөлфирә бу төнне йоклый алмады. Мич артындагы чаршау эленгән урыныннан шуып кына чыкты да тышка атлады. Әүхәди белән алар күптән аерым йоклыйлар иде. Нидер сөйли-сөйли, саташып йоклаган ире яныннан тын гына үтеп, ишегалдына чыкты. Май аеның кыска төне бөркәнчеген ташлаган, офыкта таң атып килә. Зөлфирә бакчадагы шау чәчәккә күмелгән алмагач астындагы эскәмиягә килеп утырды да тирә-якка колак салды. Әүхәди рәтләп куйган сыерчык оясында сыерчык сызгырды. Йорт каршындагы тирәктә талпына-талпына күке кемнеңдер гомерен санады... Авыл очында этләр өрде. Зөлфирәгә кинәт тешләре ыржайган, күзләренә бүре усаллыгы чыккан этләр аны куа кебек күренде... Тик... этләр урынына аны кешеләр куа... Кулларын коймага чатырдатып ябышкан хатын аңында тагын таныш карлыккан тавышны ишетте: “Йөгер! Кил монда!” Зөлфирә тавыш килгән якка борылып карады. Алмагач төбендә – Зөлфирәгә якын гына әнисе басып тора һәм кулын болгый: “Кил, кил, балам!” Тик ничек теләсә дә, Зөлфирә бармакларын коймадан аерып ала алмады. Тавыш әкрен-әкрен генә тына барды. Зөлфирә тагын чынбарлыкка кайтты. 
     Сырхаулы миендә ялкынсынган кичерешләрдән бераз айныган хатын койма аша урамга күз салды. Инде яктырып килә, өйләрдә анда-монда ут кабынган. Кешеләр, таза-сау бәхетле кешеләр, куанып, яңа көнгә аяк басалар. Тик Зөлфирә генә алардан шундый ерак. Ул чыга алмаслык читлек эчендә. Ә кешеләр тышта... “Әйе, кешеләр, таза-сау, сәламәт кешеләр. Бәлки, сезнең миннән читләшергә, көләргә, кимсетергә хакыгыз бардыр. Сез бит минем кебек түгел, сез – таза. Сез бәхетле. Тик бит мин бу чирне сорап алмадым. Ни өчен, ни гөнаһым өчен ул миңа бирелгән – мин әйтә алмыйм. Үз акылымда чакта, зиһенем аек чакта, аңлап, мин бер кешегә дә яманлык кылмадым. Тик миңа әллә нинди җинаятьчегә карагандай карадыгыз. “Уйнаштан туган” исеме тактыгыз. “Дивана, пысих, җенле!” – дип, арттан рәхимсез сүзләр кычкырдыгыз. Мин дә бит сезнең кебек ике аяклы, ике куллы кеше. Минем дә бит сезнең кебек бәхетле буласым килә... Тормышка сөенә-сөенә кызымны үстерәсем килә. Иремне яратасым килә. Кызымны да шулай кагарсызмы?.. Аны да мин үткәннәр көтәме? Бу тормыш тормышмы соң?.. Бер гөнаһсыз сабыйның нинди гаебе бар?! Кешеләр, бәлки, сезнең үзегезне дә дәваларга кирәктер?.. Кемгә кирәкмен мин? Кемгә кирәк минем чирле кызым?!”
       Зөлфирә, ниндидер карарга килеп, келәттән ике бау чыгарды. Карт алмагачның ике юан ботагына ике элмәк ясады. Ярым караңгыда кәгазь-каләм табып, соңгы васыятен язды. Өйдән күтәреп алып чыккан Рәмилә әнисе куенында һаман йоклый бирде. Ул хәтта муенына элмәк салгач та, йокысын бүлмәде кебек... Зөлфирә, кызы белән бәхилләште дә, соңгы адымын атлады... Шау чәчәктә утырган алмагачтан күтәрелгән ике ап-ак күбәләк, бөтерелеп очып йөрделәр дә, канатларын лептер-лептер җилпеп, зәңгәрләнеп килгән иксез-чиксез күккә юнәлделәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИИИИййй, бигрэклэр кызганыч!!!! елап беттем.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше сузе кеше утерер дигэннэрме эле... Анлау курмэгэн инде бу бичара, ул юлга бармас та иде...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э нигэ баланын гомерен эзэргэ?! Бэлки авыру баласында кабатланмас иде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бичаракай баласыда кызганыч узедэ кызганыч эиренэ тагыда авыр йокыдан торган жирдэ икэу эленеп тораларсэбханаалла Аллахы тагэлэ калган кешегэ жинеллек бирсен бу кайгыны кутэрергэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллам сакласын! Сабый гүмере йәл. Бала қайгысы курсәтмәсен ходайым.

            Хәзер укыйлар