Логотип
Проза

Җиде бәхетсезнең Яңа ел кичәсе

Төсле утларга күмелгән зур шәһәрнең ыгы-зыгылы Яңа ел алды кичендә, якыннарына бүләк эзләп, витриналары чыршылар белән бизәлгән кибетләргә ашыгучы халык арасында, елый-елый бер кыз атлый. Аны әле генә эшеннән кудылар, җитәкчесенә каршы әйтергә җөрьәт итте ул.
Кыз, машиналар, чүп савытлары белән тулган караңгы почмакка борылды да балалар мәйданчыгындагы ком әр­җәсенең кырыена чүмәште. Кайдандыр пәйда булган аксак эт тә аның янына елышты.

Чүп савытындагы катыргы тартмадан чыелдап чыккан песи баласы җиргә сикерде дә елап утыручы кызга таба атлады.

Кемнедер ачы каргый-каргый күрше ишегалдыннан килеп кергән ир-ат та, кулында ниндидер кәгазьләрне әйләндерә-әйләндерә, ком әрҗәсе янындагы урындыкка утырды. Аны әле генә өеннән куып чыгарганнар иде. Ул акцияләр сатып алган компания кинәт бөлгенлеккә төшкән.
Биектә кисәк кенә  лампочка  кабынып  сүнгәндәй  булды — караңгыда, һавада нәрсәдер яктырып алды. Бу — борынгы таш өйнең тугызынчы катындагы тәрәзәдән очып чыккан җете-чуар тутый кош иде. Якты тәрәзәләр турысыннан аска таба очып, кош ком әрҗәсе янәшәсенә, карга кунды.
Көне буена нинди дә булса җан иясенә ябышырга җай эзләп йөргән вирус бактериясе, ишегалды буйлап очып барганда,  елап утыручы кызны күреп алды да аның башлыгына килеп урнашты.



Җиргә ниндидер мөһим йомыш белән җибәрелгән космик тузан бөртеген — метеоритның кечкенә генә бер кисәген — җил бик озак җир өстеннән куып йөрткәннән соң, ниһаять, әлеге шәһәрнең караңгы ишегалдына төшереп, кызның сумкасындагы тимер каптырмага сылады.
Ир кызны күреп алды.

— Сез… елыйсыз? Яңа елда күңел ачасы урында…
— Мине эштән кудылар, — диде кыз. Нәкъ Яңа ел алдыннан!
— Ә мине өйдән сөреп чыгардылар, — диде ир. Акцияләр өчен. Аларның бәясе төшәсен каян белим соң мин?

Эт өреп куйды.
— Урам эте, ахры, — диде ир. — Тагын бер бәхетсез.

Кыз этне игътибар белән күздән кичерде.
— Шулайдыр. Муенчагы юк. Аксый да.

Шунда песи баласы чыелдап җибәрде.
— Йа, Хода, нинди нәнүс, әле генә туган, ахры! 

Кыз песи баласын кулына алды.
— Аны да, мөгаен, минем шикелле, өеннән чыгарып ташлаганнардыр, — диде ир сүрән генә.




Тутый кош, җирдән күтәрелеп, ирнең башына килеп кунды. Ир сикереп торды:
— Нәрсә бу?
— Курыкмагыз, тутый гына ул. Сезне ошатты, — диде кыз елмаеп.
— Каян килеп  чыккан ул? — дип гаҗәпләнде ир.

Кыз, башын күтәреп, тәрәзәләре ишегалдына караган биек йортка күз ташлады.
— Берәр тәрәзәдән егылгандыр. Ярый әле имгәнми-нитми төшеп җиткән.
— Димәк, тагын бер бәхетсез, — диде ир. — Менә Яңа ел алдыннан җыелдык җыен бәхетсез. Нишләргә соң? Әллә метрога киттекме? Анда, ичмасам, җылы.
— Мин бу йортта яшим, — диде кыз ачылып. — “Бәхетсезләр төркемен” өемә чакырам. Булдыра алганча Яңа елны каршыларбыз.

Шулай итеп, бу кичтә кызның өендә эштән куылган хуҗа­бикә, йортыннан сөрелгән ир, аксак эт, чыгарып ташланган песи баласы, тәрәзәдән егылган тутый, кызның башлыгына кунган вирус бактериясе һәм җиргә ниндидер мөһим йомыш белән килгән космик тузан бөртеге җыелдылар.
— Итле аш исе килә! — Эт, башын аш бүлмәсе ягына борып, өреп куйды.
— Монда җылы-ы-ы… — Песи баласы, мияулап, бүлмәгә йөгерде.
— Биредә агачлар! — дип кычкырды кош үзенең тутый телендә һәм бүлмә түрендә торган фикус гөленә очып кунды.
— Сездә рәхәт, — диде ир ашъяулык җәелгән өстәл, кызгылт-сары абажур торган, диварларына фоторәсемнәр эленгән бүлмәне күздән кичереп.

Вирус бактериясе, алгы бүлмәдәге өстәлгә ташланган башлыктан кызның үзенә якынрак күчү өчен, үтәли җил искәнне көтә башлады.

Телевизор антеннасын күреп алган космик тузан бөртеге үзенең җитәкчеләре белән элемтәгә керү мөмкинлеген чамалады. Ләкин әлегә бераз тирә-юньне караштыргаларга булды. Хризантема чәчәкләре төшерелгән шкафтагы фарфор вазаны бик ошатты ул һәм хризантеманың аксыл-шәмәхә нәфис таҗына килеп тә урнашты.
— Кызганыч, чыршыбыз  юк,  — диде кыз. — Монда нарат ботаклары бар барын. Кичә ишегалдыннан табып алган идем.

Ул аш бүлмәсеннән нарат ботаклары утырткан өч литр­лы банка күтәреп чыкты.
— Бара! Менә болай бизәргә дә була, — дип, ир кесәсеннән бөлгенлеккә төшкән компаниянең төсле бизәкле акцияләрен тартып чыгарды һәм нарат ботакларына элеп тә куйды.
— Бәлки кибеткә барып килергәдер? Шампан шәра­бына?
— Кирәкмәс. Миндә әле туган көннән калган шәраб булырга тиеш, — диде кыз китап шкафының ишеген ачып. — әйе, бар. Краб салаты ясарга була. Сыр, конфетлар бар. Хәзер эт, песи һәм тутый кошны гына карыйм да…




Кыз башта марганцовкалы суда этнең яраланган тәпиен юды, бәйләде, тәлинкәгә итле аш салып, этнең алдына куйды. Тырнашу, чыелдауларына карамастан, песи баласын шампуньлап юды, сөлгегә төреп корытты да фен белән киптерде, кечкенә савытка сөт салып бирде. Тутый өчен тәрәз төбенә көнбагыш сибеп, чынаяк белән су куйды. Ир исә, бик җайлы гына итеп, кызга һәр эштә ярдәм итә торды.

Кызның форточканы ачуы булды, бүлмәгә кергән җил белән вирус бактериясе алгы бүлмәдән аш бүлмәсенә күчте. Хуҗабикәгә ябышыр өчен уңай форсат көтеп тора башлады.
Сурәт-чәчәктә хуҗабикәнең һәр хәрәкәтен күзәтеп утыручы космик тузан бөртеге: “Бигрәк сөйкемле җан иясе, моңа ярдәм итәргә кирәк, — дигән нәтиҗәгә килде. — Сөйкемле җан иясенә ихлас күңелдән булышып йөргән ир-атны да онытырга ярамас!”

Хуҗабикә телевизорны кабызуга, антеннага күчеп утырган космик тузан бөртеге мизгел эчендә энергия туплап, үзенең эшенә кереште. Экранда пәйда булган диктор соң­гы икътисад яңалыкларын сөйли башлады. Ул кайсыдыр нефть компаниясенең бөлгенлеккә төшүе турындагы имеш-мимешләрнең дөреслеккә туры килмәвен, киресенчә, компаниянең акцияләре күпкә үсүен хәбәр итте.

Шунда ук ир кешенең кесә телефоны шылтырады. Ул телефонын алып кем беләндер сөйләшеп алды:
— Әйе. Ишетәм. өйгә кайтмыйм. Гаилә бәхете ниндидер акцияләргә бәйле булырга тиеш түгел. Телефонымны өзеп куям, башка шылтыратма.

Кызга исә җитәкчесе шылтыратты. Ул өендә җыелган кунакларга тост әйтергә җыенган иде, кинәт, нигәдер, бүген эштән куган кызның йөзе күзалдына килеп басты. Чигәсе чәнчеп куйды, башы кыршау белән кыскан төсле авырта башлады. Шушы мизгелдә үк дөреслек урнаштырырга тиешлеген аңлап, ул телефонга үрелде. Үз-үзен шундый ямьсез тотканы өчен гафу үтенеп, бәйрәмнән соң кызның хезмәт хакын күтәрәчәген хәбәр итте.

Бу көтелмәгән яңалыктан гаҗәпкә калган кыз, шатланып, кунагына:
— Кирәк бит! Мине бөтенләй эштән кумаганнар икән, — диде. —  Киресенчә, хезмәт  хакымны  күтәргәннәр. җитәкчем әле генә шылтыратып хәбәр итте.

Сөт эчеп туйганнан соң йөгереп уйный башлаган песи баласы кисәк кенә идәндәге ярык турысында туктап калды.
— Ни булды моңа? — диде песине күзәтеп торган ир. — Әллә тычкан исен сизә инде?
— Шулайдыр. Инде күптән бу тишекне томалап куярга җыена идем, төннәрен аннан бер тычкан чыгып йөри. Мин аны әз-мәз ашатыштырам.

Тишектә, мәрҗән-күзләрен елтыратып, нәни генә соры танау күренде. Песи баласы, чыелдап, аңа сикерде. Тычкан өлгеррәк булып чыкты. Песи баласы, тәпиен тишеккә тыгып, югалган тычканны эзләп азапланды. Тик тычкан урынына ялтырап торган йөзек тартып чыгарды.
— Әниемнең йөзегемедер инде? Ул гел бриллиант кашлы йөзеген югалтуы турында сөйли иде. Менә табылды.Кыз иелеп йөзекне учына салды.
— Сез хәзер нинди бай! — дип көлде ир. — Яңадан эшкә дә алдылар үзегезне. Нинди “бәхетсез” буласыз, ди, инде сез? Киресенчә!

Ул дикъкать белән кызның йөзенә карады.
— Кыен булмаса, әйтегез әле, сезнең борыныгыз үзегезнекеме?

Кыз каушап калды.
— Нинди мәгънәдә?
— Әйтегез инде, үзегезнең борыныгызмы? — дип үҗәтләнде ир. — Озынайтмаган да, кыскартмагандамы?
— Әйе, үземнеке.
— Ә чәчләрегез? Үзегезнекеме? Парикмы?
— Үземнеке.
— Керфекләрегез? Сезнең керфекләрегез шундый озын…
— Үземнеке, — диде кыз, башын селкеп.
— Ә йөзегез? Сезнең битегез шоп-шома. Җыерчыкларны бетерә торган уколлар ясатмыйсызмы?
— Андый операцияләр бик кыйммәт тора бугай. Телевизордан рекламасын күрсәткәннәр иде, — дип елмайды кыз.
— Минем хатыным шундый уколларга, гомумән, төс-кыя­фәтен матурлатырга дөнья акча бетерә. Шуңа күрә мин берәр кеше белән сөйләшә башласам, моның кай җире үзенеке, кайсы җире ясалма икән, дип уйлыйм. Хәзер бит ир-атлар да — модельерлар, стриптизерлар, үз-үзләреннән матуррак күренергә тырышалар.
— Исемә төште, — дип урыныннан купты кыз. — Суыткычта ит бар бит, каймак сибеп, кыздырып алырга кирәк.

Ул аш бүлмәсенә чыкты. Аны монда вирус бактериясе көтеп тора иде. Тик ул кызган көнбагыш маеның үзе өчен никадәр куркыныч булуын белсә икән! Кайнар таба тирәсендә кайнашкан кызга якынлаша гына башлаган иде, мескен вирус бактериясе, кызган май парына эләгеп, мизгел эчендә янып бетте.

Тутый кошка, киресенчә, бәхет елмайды. Каймакта  кызган ит, краб салаты һәм шәраб белән тамак ялгаганнан соң, салмак кына бии башлаган кыз белән кунак тәрәзә янында туктап калды.
— Карагыз әле, бер хатын ишегалдында нидер эзләп йөри. Тутый кошын түгелме икән? — диде кыз. һәм кошны кулына алып, ишегалдына йөгерде. 

Чынлап та, тутыйның хуҗасы тәрәзәдән очып киткән кошчыгын эзләп йөри иде.
Эт һәм песи баласын кыз үзендә калдырды.

Төнне аш бүлмәсендә раскладушкада үткәргән ир, икенче көнне кабат кыз янына килде. Кулында чәчәкләр һәм театрга  билетлар иде…

Җиргә үтә мөһим йомыш белән килгән космик тузан бөртегенә килгәндә… ул йомышын чак кына соңрак үтәргә булды. Ә әлегә диварларына иске фотосурәтләр эленгән, бик күп гаҗәеп әйберләр сакланган кешеләрнең рәхәт бу торагында ләззәтләнәсе килде. Фарфор вазага төшерелгән нәфис хризантеманың таҗыннан таҗына күчеп, музыка тыңлау үзе бер могҗиза икән ич! Әйтерсең, син җир иясе һәм рәхәтләнеп нәфис чәчәкләрнең хуш исләрен иснисең.

Шулай итеп, бу Яңа елда очрашкан җиде “бәхетсез”нең берсен генә бәхетсез дияргә була — вирус бактериясен. Дөресен генә әйткәндә, без аны жәлләмибез дә әле… 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт!!!Гел шундый язмалар булса укуы бик якшы булыр иде!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яна ел табынын эзерлэгэндэ ботен вируслар да юкка чыгып бетсен иде дигэн телэктэ калам. Бик матур язгансыз, укуы рэхэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бөтөнләй фантастика яратмайым! Ә бында мөғжизә көткән бала кеүек саҡ уҡып бөттөм! Шундай матур, еңел яҙылған! Көтөлмәгән бәхеттәр теләйем барығыҙға ла!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рэхэтлэнеп укыдым 👍👍👍Яна ел белэн❤

          Хәзер укыйлар