Логотип
Проза

​Иң бәхетле көн

Иң бәхетле көнебез, бәлки, шушы көн булгандыр. Иртә таңнан алып төн уртасына чаклы бер-беребезгә бер генә кыек сүз дә әйтешмәдек. Ул миңа «әтисе» дип кенә торды, мин «әнисе» дигән булып янында бөтерелдем.

Кызыбызга унҗиде яшь тулган көн иде. Шул уңай белән иптәшләрен кунакка чакырган. Без әнисе белән кухняда мәж килдек — камыр бастык, пилмән бөктек. Каз кыздырдык, газ плитасы миченә бәлеш тыктык... Бүтән чак булса, бу тамаша эш эшләгән арада өч-дүрт тапкыр чәкәләшеп алган булыр идек — хатын юк гаебемне бар итеп миңа бәйләнер иде, мин, ясый башлаган пилмәнемне өстәлгә чәпелдәтеп, кухнядан чыгып киткән булыр идем. Бүген алай булмады. Бүген — хатыным фәрештә, мин аның турылыклы хезмәтчесе идем. Чөнки кызыбызга унҗиде! Унҗиде яшьлек җиткән кыз! Безнең кызыбыз! Кызыбыз үзе кухняга кереп карамады — кичке мәҗлесенә әзерләнде. Төшкә кадәр йоклады, сәгать ярым көзге каршында утырды, ике сәгать буе күлмәк сайлады, әнисенең аяк киемнәре арасында актарынып үзенә ошаган туфляны алып киде, магнитофон акыртып, кичен буласы танцага яраклы көйләр эзләде.

Бүтән чак булса, мин түзеп тора алмас идем, кызып китеп нидер әйтеп ташлар идем. Әнисе: «Бердәнбер кызыңа кычкырасың, тавышың тавыш түгел»,—дип ырылдар иде. Сүз артыннан сүз чыгар иде, талашып китәр идек. Бүген алай булмады. Чөнки кызыбызга унҗиде яшь тулды. Җиткән кыз!

Кызыбызның кунаклары җыелды. Без пешергән ризыкларны мактамый-нитми генә ашадылар, чырык-чырык килеп чәй эчтеләр. Аннан утны сүндереп, магнитофонны кабызып биергә тотындылар. Без әнисе белән кухняга бикләнеп, кунакларның үзләренчә күңел ачуына үзебезчә сөенеп, куанып утырдык. Иң бәхетле көнебез, мөгаен, шушы көн булгандыр. Югыйсә, ике дистә ел бергә яшәп, әйткәләшми калган көнне хәтерләмим.
Кызыбызның кунаклары таралды. Кызыбыз биеп талчыккан иде — ятып йоклады. Без әнисе белән өстәлләрне җыештырып, кунаклардан калган бәлеш төбен урталай бүлеп ашадык. Чәй эчтек. Икәүләп урын җәйдек, йокларга яттык. Сәгать төнге уникене сукты.
— Әйбәт узды, — диде хатыным.
— Шәп булды,— дидем мин.

Арылган булса да, йокыга китә алмыйча, түшәмгә карап озак кына яттык. Рәхәт! Сүз белән әйтеп бирерлек тә түгел иде. Иң бәхетле көнебезнең истәлеге итеп, хатынымны кочакламакчы идем.
— Кит әле,—дип читкәрәк авышты.
— Ни булды?—дидем.
— Синнән дә пошмас җан, синнән дә ваемсыз кеше җир йөзендә юктыр, — диде хатыным, — исемә төшкән саен эчләрем жу итеп китә.
— Син нәрсә, әнисе?
— Сырпаланма, мәгънәсез. Сиңа бала ышанып тапшырган мин җүләр. Кызы суга баткан, ә ул әлсерәгән карга шикелле авызын ачып тора. Ярый әле үзем күреп өлгердем.
— Ни сөйлисең, әнисе?

Хатыным ни сөйләгәнен аңлатып бирде. Моннан унөч ел элек булган хәлне хәтеренә төшергән икән.
Дүрт яшьлек кызыбызны ияртеп, су керергә барган идек ул чакта. «Балага күз-колак бул», — дип хатын кызынырга яткан иде. Сизми калганмын — кыз суга кереп киткән.
Көлеп җибәрдем.
— Әллә кайчангыларны исеңә төшермәсәң,— дидем.
— Беләм мин сине, — дип кызып ук китте хатын,— күзең шәрә кызларда булган.
— Беренчедән, пляжда шәрә кызлар булмый, икенчедән, мәгънәсез кеше кызларга күз сала белми.
— Дәшмә ичмасам. Әйттерерсең әллә ни.

Дәшмәскә иде дә, дәштем шул. Шуннан китә-китә китте. Әйткәләшеп арыгач, сыртларны сыртка куеп ятып йокладык. Ләкин бу хәл безнең иң бәхетле көнебезнең ямен җибәрә алмады, чөнки төнге сәгать бер — икенче көн башланган иде.

фото: https://sueveriya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул әйтешләрне ишетеп үскән кыздан нинди рәхмәт ишетелсен соң? Нәрсә чәчәсең - шуны урасың.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу бит урыслар эйткэнчэ, Посееш ветер, пожмешь бурю. Булган бит.

      Хәзер укыйлар