Логотип
Проза

Гомерем китабы

(хикәя)

 

(хикәя)

Менә бит, көтеп алынган яз да, җәй дә үтеп китте. Һәрбер фасыл вакытлы гына икәнлеген күрсәтергә маташкандай, тагын көз үз хокукын яулады: бакчада уңыш җыелды, агачлар алтын күлмәкләрен киде, пыскаклап яуган яңгыр тынган арада, җил малае яфракларны куалап йөртә... Әле генә яз иде. Әле генә җәй иде. Галиҗәнап Вакыт безне шулай үз боҗрасында зырылдатып әйләндерә-әйләндерә дә бервакыт бер тукталышта төшереп калдыра... Нәүмизләнеп аптырарга гына кала – кайчан яшәлде дә, кайчан үтте бу гомер?! Гомер көзләре дә кешегә яшәгән тормышының уңышын җыярга, уйланырга, нәтиҗә ясарга биреләдер, ахры. Кеше бәясе нәрсә инде ул? Кеше син узган юлны узмаган, син күргәнне күрмәгән. Дөреслекнең күзенә карап, үзебезгә үзебез бәя бирергә барыбызга да бер вакыт җитәдер. 60 яшен куган Бәширәнең дә үз тормышы хакында ныклап уйланган чагы соңгы арада. Әле яшисе яшәлде, ашыйсы ашалды түгел дә, шулай да үткәннәрне барлап, сәйлән-сәйлән итеп бер гәрәбәгә тезәсе килә. Ире Миндияр үлгәч, тормыш-яшәеш турында Бәширә бигрәк тә ешрак уйлана башлады. Әле генә кеше бар иде, менә инде ул юк та... Үлем белән яшәү арасы күзгә күренмәслек нәзек-нечкә элпә генә шул. Ул элпәнең кайчан ертыласын беркем дә белми. Утыз ел бергә иңгә-иң гомер иткән тормыш юлдашы белән картлыкны да бергә каршыларга, бер-берсенә терәк булырга иде дә исәпләре. Булмады шул, булмады. Олыгайган көнендә Миндияры хатынын ялгызын ташлады да китте. Бүген кемгә җиңелрәк – вакытыннан алда гүргә кереп яткан иргәме, картлыгын ялгызы каршылыйсы хатынгамы? Үлгән артыннан үлеп булмый дисәләр дә, бик тә сагышлы чакларында Бәширәнең ире артыннан иярәсе килгән чаклары булмады түгел. Гомер иткән якын кешеңне югалту бик тә авыр, ә күзгә-күз карашып кына яшәгән хәләл җефетеңнән калу меңләтә кыен. «Ялгыз түгел син, әни! Без бар!» – дип кабатлый кызы. Шулаен шулай да. Беркем дә беркемне алыштыра алмый шул. Бала – бала. Ир – ир. «Миннән алда ташлап китәсе генә булма!» – Миндиярның теләге үтәлде, үзе алдан китте. Ансыз калган хатынын гына уйламады...

Миндияры киткәнгә ярты елдан артык вакыт үтсә дә, әлегә хәтле иренең әйберләрен барларга Бәширәнең кулы бармады. Киемнәре әнә чөйдә генә эленеп тора – әйтерсең лә, кибеткә ипи алырга гына чыгып киткән. Онытылып китеп, Бәширә хәтта чәйне дә парлы чәшкеләргә ясый да, ни эшләгәнен аңлап, көрсенә-көрсенә иренең чәшкесен өстәлнең ул утыра торган кырыена куя. Суынганын түгел, ә кайнарын ярата иде Миндияры. Шикәр салмыйча, сөтләп, җаны кинәнгәнче, яндырып эчә иде. Чәйнең дә арзанын түгел, ә тәмлесен, кыйбатын үзе сайлап ала иде кибеттән. Менә инде чәйләрең дә суынды, Миндияр, үзең генә юк! Бәширә шулай үзалдына уйлана-уйлана чәен эчте дә, Миндиярының әйберләрен барларга кузгалды. Бу эшкә әле булса күңеле ятмас иде дә, кыш җиткәнче балалар өйдә ремонт ясарга исәплиләр, шуңарчы артык-портык әйберне җыярга куштылар.

Мәрхүменең киемнәрен киясен киясе җиргә, кешегә бирәсен аерым урынга, яндырасын аерым төргәккә куя барды Бәширә. Ташлавы жәл – гомергә тузасы булмаган бу кием, бәлки, бакчада эшләгәндә булса да киелер. Хәрби кеше булмаса да, әй ярата иде Миндияры хәрби киемне. Ныклы, чыдам тукымадан тегелгән дип, яшел гимнастеркаларын, галифе чалбарларын «Военторг»танүзе алып кайта иде. Хром итекләренә хәтле почмакта ялтырап тора. Гәүдәсе дә хәрбиләрнеке кебек төз иде. Әллә син хәрби хезмәттәме, дип сорауларына балаларча куана иде. Сугыштан соң үскәннәр өчен хәрбиләр зур почетта иде шул. Менә бит, һәр әйбер Миндиярына бәйле күпме хатирәләр уята. Хәтер йомгагы җебен бер очыннан тарта башлау гына җитә, сүтелә дә сүтелә икән... Иренең әйберләрен барлаган арада Бәширә аның киемнәрен борын очына китереп иснәп тә карады, кайсысын күкрәгенә дә кысты. Газизенең йөрәк тибешеннән талпынган күлмәкләре бар, исе бар, үзе генә юк...

Вак-төяк, кирәк-ярак сакланган кладовкада Бәширәнең күзләренә зур булмаган, кыршылып беткән чемодан чалынды. Кирәкле тимер-томыр анда, ачылмасын, сибелмәсен дип Миндияр бу чемоданның биген ябып тота иде. Ачкычының кайдалыгын да үзе белә иде. Моңа хәтле бу кыршылган чемодан Бәширәдә кызыксыну уятмады. Кирәген-кирәкмәгәнен барлый башлагач, ташлар алдыннан Бәширә чемоданны ачып карыйсы итте. Бәлки тимер-томырның улына яки киявенә яраклысы булыр, кем белә. Эзләнә торгач, хатын язу-сызу өстәленең аскы бер бүлегендә яраклы ачкыч табып алды. Ачкычы табылгач, чемоданны ачу авыр булмады. Әйе, ире әйткәнчә, чемодан тимер-томыр белән шыплап тулган иде: ачкычтыр, кадактыр, шөрептер кебек вак-төяк шылтырады. Кирәге чыкса дип Бәширә чемоданны әлегә ташламаска, улына күрсәтергә булды. Куллары капкачын ябып куярга үрелде, ә күзләре иң аста ниндидер төргәк күреп алды. Төргәкнең каты кәгазь белән тышланган һәм җеп белән тарттырып бәйләнгән булуы хатынның күңелендә кызыксыну уятты. Бармаклары төргәкне капшап карады. Ул тимер салынганга охшамаган, ә китап авырлыгында иде. Техника буенча кирәкле кәгазьләредер дип уйласа да, хатын төргәкне сүтеп карыйсы итте. Бармаклары сүтте, ә үзе нигәдер каушаганнан-каушый барды... Әйтерсең лә, йөрәге моңарчы төпкә яшерелгән сер ачуын тоемлый... Кат-кат төрелгән төргәк эченнән... калын бер дәфтәр һәм шактый гына фотолар чыкты. Дәфтәрне ачар алдыннан Бәширәнең куллары фотоларга үрелде. Чит-ят йөзләр... Ә алар арасында Бәширәнең ире Миндияр... Ни эшли ул алар арасында? Нигә ул бу ят хатынны үзенә тартып төшкән? Нигә итәгенә чит баланы утырткан? Әллә күзләремә күренә инде дип шикләнә башланган Бәширәнең калтыранган куллары сурәтләрне идәнгә төшереп җибәрде. Ушын җыя алмыйча идәндә яткан рәсемнәргә бер тын карап торды да, нидер аңларга теләп, дәфтәрне һәм таралган фотоларны җыйды. Дулкынлануын басарга тырышып бүлмәгә чыкты да диванга барып утырды.

Күзлеген бер салды, бер киде хатын – әйе, табылдык сурәтләрдә ят хатын, чит бала һәм Бәширәнең ире Миндияр иде. Күзләренә бер якын китерде, бер ераграк китеп карады – әйе, фотоларда аның ире иде. Кайсында хатынны кочкан, кайсында хатын үзе аңа сыенган. Ә бала тотып утырган рәсемнәрдә Миндияр аеруча бәхетле күренә! Кем бу яшь, чибәр ханым? Бу бала кем? Нигә алар Бәширәнең ире белән бергә төшкән? Сер йомгагына юлыккан Бәширә бу сернең чишелеше бары тик дәфтәрдә икәнлеген аңлап, фотоларны куйды һәм язмаларны кулына алды. Утыз елдан артык бергә яшәгән иренең көндәлек язарга һәвәс икәнлеген Бәширә әле генә белде. Хәер, тышында андый-мондый язу да юк иде ул дәфтәрнең. Бары тик челтәрләп куелган даталарга карап кына, Бәширә бу дәфтәрне көндәлеккә санады. Сер пәрдәсен ачарга түземсезләнгән хатын, ярыймы-ярамыймы дип тә уйлап өлгермәде, күзләре йотлыгып укырга тотынды.

«Чын мәхәббәт бер генә була, диләр. Берәү йөрәгеңне гомерлек биләсә, анда башкага урын юк, диләр. Бу дөресме икән? Ә мин аларның икесен дә тигез күрәм, тигез яратам. Алар бервакытта да бер-берсе белән ярышмады, җиңешмәде. Шуңадырмы, минем өчен бизмәннең бер ягы да аска тартмады. Хәер, мин аларны бизмәннең ике ягына салып, кайсысы минем язмышым, дип беркайчан да үлчәмәдем. Алар икесе дә һәрберсе үз урынында иде. Хәтта, минемчә, алар бер-берсен тулыландыра да килделәр: Бәширә яшенә-холкына хас акылы, сабырлыгы белән, ә Гөлфинур яшьлеккә генә хас чаялыгы белән. Ялгышларым, хаталарымнан чыгып үткәнемә күз салганда да шуны беләм: ике мәхәббәтемнең берсе генә югалса да, минем тормыш минеке булмас иде. Ул югалту белән бергә минем дә ярты йөрәгем, ярты булмышым юкка чыгар иде. Бәширәм – ике баламның анасы – догалары белән саклап-яклап йөрткән фәрештәм кебек. Ә Гөлфинурым – яшьлегемә кайтара алучы бердәнбер җан иясе. Менә шушы ике якынымның арасында бәргәләнү газаплы да, искиткеч татлы да. Икесенең алдында да гаебем җитәрлектер. Гөлфинурым, ул гаебемне белә торып, кичерә килсә, Бәширәм моңа хәтле белмәде, сизмәде кебек. Аның миңа балаларча ихлас ышануын күреп, вөҗданым уянган көннәрдә, әллә барысын да ачып салыйммы, әллә бөтенесен дә сөйләп биримме, дигән уйлар да булды. Тик мин аларны үземнән куа килдем. Бәширә дөреслекне белгән очракта, миңа ике сөеклемнең кайсын булса да сайлау тиеш иде. Ә мин ике газиземнең берсен дә сайларга теләмәдем. Минем өчен алар бербөтен иде...»

Чит язмыш хакында түгел, ә үзе турындагы китапны укыгандай, Бәширәнең күзләре калын дәфтәрнең битләрен бер-бер артлы «йота» барды. Моңа хәтле үзенең гомер китабы язылган, инде бернинди үзгәртү кертәсе түгел дип саный иде. Хаклы булмаган икән. Ул бөтенләй үз гомере хакында берни дә белмәгән икән. Сүзсез дә аңлыйм дип санаган ирен дә якыннан белмәгән икән. Ышанычы тапталганы, иң якын кешесеннән алданганы өчен Бәширәнең йөрәге сулкылдады. «Бердәнберем, гомерлек ярым» – бу татлы сүзләр артында ялган торгач, ник әйтәсе иде аларны, ник ышандырасы иде?! Бәширә бервакытта да иренең кесәсендә казынмады, телефонын тикшермәде. Ышанычлы ир белән гомер иттем дип яшәве дә ялгыш булып чыкты түгелме? Гомер китабын яңабаштан язасы булыр дип кем уйлаган?! Анда Бәширә белән иреннән башка, аларның балаларыннан башка персонажлар да бар икән бит! Китап синең турында да кебек, ә төп герой кайсысы? Үз гаиләсендә үз-үзен бәхетле санаган Миндияр нигә дип чит хатын белән бәйләнгән дә нигә дип атасыз үскән бала санын арттырган? Ирең үзеңнеке булса да, инде үлгән кешегә көнләүнең мәгънәсе юк. Ул бары тик Миндиярын аңларга гына тырышты. Балалары өчен иң яхшы ата, хатыны өчен иң әйбәт ир икәнлегенә ышандыра алды, ә үзе... Без барыбер капчык төбен тишә икән шул. Ә ире калдырган без утлы ук булып Бәширәнең йөрәгенә кадалды. Сорауларына җавап табарга теләп, тагын дәфтәрне кулларына алды. 

«Дөньяда үземне иң бәдбәхет кеше итеп санаганда мин иң башта улым алдында чиксез гаебемне тоям. Бәширәдән туган улым белән кызым алар аталы-аналы. Аларның һәрвакыт яклар, сыеныр кешесе булды. Ә Тимурымның әтисе булып та әтисез үсүендә мин, бары тик мин генә гаепле. Нишлисең, ярты-йорты яшерен бәхет аша туган баланың тулы бәхетле булуы икеле. Әз генә булса да ата назымны бирү өчен мин вакытымны балаларымнан урладым. Тимурыма кием яки бүләк алганда балаларым өлешенә кердем. Шулай да, ялгышымның нинди зур икәнлеген аңласам да, тагын бер кешегә гомер бирә алу искиткеч зур бәхет! Гөлфинурым әйткәнчә, газаплы бәхетем булды бу. Газаплы булганга да, бәлки, бәхетемнең кадере бик зур иде минем өчен. Шуңа күрә дә мин тормышым ничек бар, шулай калдырдым, берни дә җимермәдем. Ике хатынымны тигез яраткан кебек, ике яктагы өч баламны да тигез яраттым. Тик тигез бәхет бирә генә алмадым...»Дәфтәрне тезенә куеп уйга чумган Бәширәнең хәтерендә үткәннәрдә калган вакыйгалар җанланды. Әйе шул, Миндияр ялларында да еш кына эшкә бара иде. Акчасын да еш югалта иде. Менә кайда «югалган»да менә кем өчен «төшереп калдырган» икән ул акчасын. Ә Бәширә, ачык авыз, ваемсыз Бәширә аңа ышана килде. Бу минутта Бәширәнең хәтта иренә дә түгел, ә үзенә ачуы чыкты. Астан кисеп өстән ямый торган хәйләкәр хатын була белмәдең шул. Ни әйтсәләр, шуңа ышандың. Үзең дә белмичә торып, үз бәхетеңне читләр белән бүлештең. Кай җире артык булды икән бу Гөлфинурның? Яшьлеге, чибәрлеге, әлбәттә! Тик болар бит бар да вакытлыча. Яшьлеге белән дә алдыра алмаган бит. Миндияр аңа китмәгән. Ә балалары кызганыч, әлбәттә. Яхшымы-түгелме, Бәширәнең балалары кайгыртучан ата-ана канаты астында, тулы гаиләдә үсте. Ярты-йорты бәхеттән туып, атасын айга бер күреп үскән баланың күңелендә ни ята, белмисең. Үлем үкенечсез булмый дигәннәре хактыр шул. Менә бит, Миндияр үз үлеме белән хатынын үкенечнең икенче бер рәвешенә салды. Белмәдем, сизмәдем... Ә белгән булсаң, ирең исән чагында белгән булсаң, ни кыла алыр идең икән? Балалар хакына аерыла да алмас иде, ахры,түзәр иде. Балаларының үсмер йөрәкләре яраланыр иде. Бер караганда, белмичә яшәве ул хәтле үкенечле дә түгел кебек. Бәлки, шуларны уйлап та сиздермәве булгандыр Миндиярның. Балалар тынычлыгын сакларга омтылуы. Хатынын җәберләмәскә тырышуы. Җавапсыз сораулар күп, бик күп иде – Бәширә тагын дәфтәр битен ачты. 

«Үз гаиләсендә бәхете түгәрәк булмаган ирләр генә читтә наз эзли диләр. Ә мин гаиләмдә үземне бервакытта да бәхетсез санамадым. Бар яктан да уңган-булган Бәширәм балаларыма яхшы ана булды, ә миңа беркем белән дә чагыштыргысыз кайгыртучан юлдаш була белде. Гөлфинур белән очраклы гына танышканчы мин беркемне дә эзләмәдем. Автобустан төшкәндә итегенең үкчәсен кыйшайткан яшь хатынның авыр сумкаларын күтәрешеп, подъездына хәтле озатудан башланды безнең танышлык. Көзге бозлавыкта егылмас өчен терсәгемә тотынып барган хатынның якынлыгын тою да дәрт өстәми калмагандыр, әлбәттә. Шаяра-көлә барган яшь чибәркәй янында үземне егет итеп тою да булгандыр. Унберенче катта яшәгән хатын өчен генә түгел, ә минем өчен дә ул кичтә лифт эшләмәве үзенекен иткәндер. Кыскасы, мин,«джентельмен» роленә кереп, яңа танышымны фатир ишегенә хәтле авыр сумкалары белән озатып кире борылган идем, ул гаҗәпләнү тулы күзләрен күтәреп миңа карады һәм әйтә куйды: «Монда хәтле килеп тә кермисез дә мени?» Керергә туры килде. Ялан терсәкләр белән бер-беребезгә ялгыш кына орынып, кысан коридордан бер-беребезгә ялгыш кына тигән өчен гафү үтенгән арада чәй дә кайнап чыкты. Әти-әнисеннән калган кечкенә генә фатирда Гөлфинур үзе генә яши булып чыкты. Шул арада кыйшайган урындыкны, урыныннан кузгалган киштәне каккалап алырга өлгердем. Ут кабызгыч-сүндергечләрне төзәтергә Гөлфинур мине иртәгәгә чакырды. Минем өйләнгән икәнемне дә белә иде югыйсә. Яшьлеге, чаялыгы тәэсирендә егетләнеп, тугарылып алсам да, мин дә үземнең гаиләле икәнемне, болай эшләргә ярамавын белә идем, әлбәттә. Менә шулай, ярамыйга карамый дигәндәй, башлар әйләнде дә китте. Үземнән ундүрт яшькә кече хатын янында яшьлегемә кайткандай хис иттем. Башта, миңа бала гына кирәк иде, дисә дә, Гөлфинур да торган саен миңа ныграк бәйләнә барды. Дөресен генә әйткәндә, бу хәлләрнең Бәширәмә билгеле булуыннан, аны югалтудан бик курыктым. Шуңа күрә оялмадым, туктаусыз ялганладым, алдадым. Гөлфинурга рәхмәтем чиксез. Бервакытта да, гаиләңне ташла, аерыл, димәде. Шул сирәк кенә тәтегән ярты-йорты бәхетенә дә риза иде. Ике балам була торып, Гөлфинурдан улым тугач бик тә бәхетле идем. Тик якыннарымның барысы алдында да тойган гаеп йөрәгемне туктаусыз кимергәнгә, бәхетем дә газаплы иде...»

Гомере тормыш елгасының ике ярында бәргәләнеп үткән ирен Бәширә бүген хәтта кызганып та куйды. Ул бит аны моңа хәтле бәхеткә, тыныч тормышына кинәнеп, гомернең талгын агымында акты дип белә иде. Юк икән бит! Бер ярдан бер ярга талпынып, үзенә кайда да урын таба алмыйча, газапланып яшәгән түгелме? Гомер буена якыннарыңның барысы алдында да гаепле икәнеңне белеп, алдашкан өчен вөҗдан газаплары тоеп яшәү җиңел булмагандыр. Көндәлек булып күренгән әлеге дәфтәре дә тулышкан күңелен бушатырга маташуның бер чарасыдыр, ахры. Рухы гына булса да тынычлансын иде инде. Хатын иренең тынычлыгы өчен дога кылырга үзендә көч тапты. Берәүнең ялгышын кичерү-кичермәү өчен кем булырга кирәктер?! Киткәннәргә үпкә тотудан ни мәгънә? Әзме-күпме калган санаулы гына елларыңны үпкә эчендә, рәнҗү эчендә үткәрсенме инде, соңлап күз яше түксенме? Ә нәрсә үзгәртә аласың моның белән? Буласы булган, үтәсе үткән. Барыбызның да кылган гамәленә бер Аллаһ кына бәя бирә ала. Бәширә түгел, Аллам кичерсен гөнаһларын.

Үз тормышына, үз гомеренә бәя бирерлек вакыт җитте дип уйлавы да ялгыш булган икән Бәширәнең. Әнә бит, язылды дигән гомер китапбыңны да тормыш тагын-тагын үзенчә үзгәртеп яза. Үз гомереңә бәя бирер өчен әле күпме сораулар җавапсыз калды. Үз тормышыңны да читләр аша өйрәнергә туры киләдер шул кайвакыт. Бәширә бераз икеләнеп торды да иренең күптән өнсез яткан телефонын кабызды. Гөлфинурның яшертен номерын табу кыен булмады. Бу берничә сан артында ире яратырлык нинди хатын тора? Ул аңа сердәш тә, көндәш тә түгел, шулай да кем ул? Кем генә булмасын, ул Бәширәнең дә, иренең дә язмышына йогынты ясаган кеше. Миндияр хакында әйтер сүзләре бармы? Әтисенең дәвамы кайда, ничек яши? Бәширәнең җанын кыйган сорауларга җавап эзләвен аңларлармы? Икеләнде, уйланды, телефонны бер алды, бер куйды, шулай да бераздан Бәширә таныш булмаган номерны җыйды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар