Логотип
Проза

​Гомер көзенә кергәндә


(хикәя) 
 
− Минем хатыным үлде, − диде Рәсим Әнүзәгә танышканда, − күптән инде, бер егерме еллап элек. 
Хатын кызыксынуын дәвам итте: 
− Башкача өйләнмәдеңме? 
Телефон трубкасы бер мәлгә тынып калгач, Әнүзә, әллә элемтә өзелдеме, алло, алло, дия башлаган иде, ир, уйларыннан арынып булса кирәк, бик аңлап та бетмәслек итеп җавап бирде: 
− Юк, өйләнмәдем... Мин азат түгел идем...  
Инде хатын уйга калды. Хатыны үлгән, азат түгел... Кемнән азат түгел? Нәрсәдән азат түгел? Тик артык сораулар биреп, яңа танышкан кешенең теңкәсенә тияргә теләмәде. Шулай, кешеләр арасын якынайткан замана могҗизасы – интернет челтәрләре аша танышкан ир белән хатын, телефоннан еш кына аралашып, бер-берсе турында күбрәк белергә тырыштылар. 
Тол ир... Ирнең сүзләре турында уйланып йөргән Әнүзә, үзенең тормышы Рәсимнекеннән җиңелрәк булмаса да, аны кызганып куйды. Югалту кайгысын күптән кичергәч, бәлки, еллар үтү белән ул хәтле авыр да түгелдер. Толлык. Шулай да бу сүзнең артында бәхетсезлек тора кебек. Ә, бәлки, югалту ачысы вакыт үтү белән киресенчә көчәя генәдер, кем белә... Ничек булса да, сабырлык бирсен аның күңеленә...  
Әллә нишләп, тиз генә арада биләде дә куйды хатынның күңелен бу Рәсим. Аңа хәтле дә ялгыз хатынның ир-егет белән танышып караганы булмады түгел. Тик аның кебек кыска гына вакыт эчендә җан тынычлыгын яулый алганы очрамады. Хатын-кыз күңеле, бәлки, ярдәмгә мохтаҗрак кешене тоеп-сизеп, үзе дә аңламастан, аңа тартыламы... Хатын-кызга кызгану, жәлләү хисе күбрәк хас. Аның табигатенә иң башлап ана сыйфатлары салынган. Кемне булса да кызганырга, кемгәдер кирәк булырга, кем турында булса да кайгыртырга, кемнедер тәрбияләргә кирәк... Телиме ул, теләмиме, аның табигате шундый. Мөнәсәбәтләрне үз хирыслыгын күз алдында тотып төзегән хатын-кыз да юк түгелдер. Тик, Әнүзә санаганча, бу – тормышны, кешеләрне, дөньяны тирән аңламаудан, белмәүдән. Табыш, файда эзләп кенә корган гаиләләр барыбер бервакыт таркала, яки бәхетсез булалар кебек. Барыбер бер көнне вакыт һәр нәрсәне үз урынына куя.  
Җиргә сыймаслык, олы мәхәббәт турында хыялланмаса да, әлбәттә, моңа хәтле аның сөйгән-сөелгән, сөю утларында пешкән-янган йөрәге тагын да шул татлы да, газаплы да ялкынга керергә талпына иде. Саф тойгыларына алданып, бик яшьли тормышка чыгуы, иренең хыянәте, аннан алган яралар онытылмаса да җуела төште. Ике улы, үсеп, үз ояларын корды. Язмышы Рәсим белән очраштыргач, ничә яраланып, ничә төзәлгән йөрәге тагын лепердәп типте: “Ул... Менә ул көткән кешем... Ул...” Ялгыз хатын-кыз күңелен яуламаслык түгел иде шул Рәсим. Алтмыш яшен кууына карамастан, таза буй-сын, чигәләрендә йөзенә матурлык кына өстәгән “көзге кырау”, спорт белән шогылләнә торган кешеләрдә генә булган, таза, төз иңнәр. Һәм иллене узган һәрбер хатын-кызны кыенсындырган, борчуга салган җыерчыклар Рәсимнең йөзен читләп үткәннәр иде. Араларында җиде-сигез яшь булуына карамастан, ир Әнүзә белән яшьтәш, бәлки, беразга яшьрәк тә күренә иде. Тик мәһабәт гәүдәле, карап торуга асыл күренгән бу ирнең күзләре генә Әнүзәнең җанын айкады. Коңгырт карашының тирәнлеге әллә нинди, уйчан, моңлы-сагышлы. Бу акыллы күзләрдә сызлану катыш авыртумы... Тормыштан чиксез ару-алҗаумы... Анда Рәсим ачып бетермәгән, Әнүзә аңлап бетмәгән әллә ни бар иде. Шул әллә ни әсир итте дә инде Әнүзәнең күңелен. Тышкы матурлыкка артык исе китеп бармаган, күңелен тирән санаган хатын үзен белә-белгәннән бирле якын кешесе булсынмы, гади танышы булсынмы, кешеләрдә эчке тирәнлек, эчке мәгънә эзләде. Артыннан куып килгән елларга буйсынмыйча, Рәсимнең һаман да яшь, көчле булып кала алуы өстенә, аның күңеле буш булмавы, әлбәттә Әнүзәне сокландырды. Мондый тирән, акыллы күзләр һичшиксез уйлый белә торган, төпле акыллы кешенеке. Тик нигә соң аларда шул хәтле моң ярылып ята? Канатларың ник каерылды, бөркеткәй?.. 
Телефоннан бер-ике ай аралашканнан соң аларның беренче тапкыр күзмә-күз очрашулары иде. Ничектер җае да шулай килеп чыкты, Уфага туганнарына килгән Әнүзә Рәсимне күрми китмичә булдыра алмады. Язгы паркның миләшләре шау чәчәктә тибрәлгәндә бер аулак почмактагы эскәмиягә килеп утырдылар.  
Янында үзе алып килгән чәчәкләрне күкрәгенә кысып утырган хатынга ара-тирә караш ташлаганда Рәсимнең күзләрендә кабынган кызыксыну очкыны анда чагылган авыр сагыш пәрдәсен ерткандай булды. Әнүзә хәтта үзенә төбәлгән бу моңлы күзләрдә елмаю ишарәсы да күрде. “Кем син?”, − дия иде кебек аның карашы. − Ышанырга буламы сиңа?” 
Үз чиратында, ирне аңларга теләп, Әнүзә аңа сораулар бирде: 
− Сөйлә әле, зинһар, үзеңнең турында. Синең тормышың турында бик тә беләсем килә. 
Рәсим Әнүзәнең кулларын сак кына учларына алды. Әллә нинди бик кадерле нәрсә күргәндәй, хатынның бармакларына карап торды да: 
− Беләсеңме, минем шушы икебез дә көтеп алган, кыска гына тансык мизгелне үз тормышым турында сөйләп ямьсезлисем килми. Ышансаң ышан, минем күптәннән инде менә шулай хатын-кызның кулларыннан тотып утырганым юк. Бу ләззәтле минутлардан мине мәхрүм итмә, зинһар? 
 
Әнүзә, бераз тартынса да, кулларын Рәсимнең җылы, көчле учыннан тартып алмады. Аңа башкаларга һич тә охшамаган, бераз сәер дә, серле дә күренгән бу иргә терәлеп утыруы шундый да рәхәт иде. Үзе дә сизмәстән, ул аңа якынрак елышты... Ә Рәсим, икенче кулы белән хатынны кочагына тартты... Төрлесен үткән, ачысын-төчесен татыган, мондый мизгелләрнең бәһасын яхшы аңлаган ир белән хатын шулай бер-берсенә сыенып, бер-берсенең йөрәк тибешен тыңлап утыра бирделәр. Гомер көзләренә аяк басканда, күп югалтулар үткәннән соң, инде мондый очрашу-табышуны көтмәгәндә, бу минутлар гаҗәеп татлы да, аеруча кадерле дә. Яшьлек исәрлеге белән, бәлки, чын хисләрнең кадерен белеп тә бетермисең. Мәхәббәт чишмәсе тирән, татлы суын күпме эчсәң дә бетәсе юк кебек. Ә олыгайгач аның һәр йотымы, һәр кабымы икенче икән шул...  
Әнүзә Рәсимнең иңенә башын салды. 
− Ә минем гомеремнең калган берничә елын шулай әлеге кебек кемгәдер сыенып, елышып, кемнеңдер җылы канаты астында үткәрәсем килә. Тавыш-гаугасыз, бер-береңне хөрмәт итеп. Әкрен генә, ашыкмыйча гына... Дөнья безне арттан гомер буена камчы белән куалады. Тормыш җитеш булсын, дидек, балалар үссен, дидек. Гомер буена ат урынына чаптык, ишәк урынына эшләдек. Арыдык, алҗадык, хәлдән тайдык... Ә хәзер тыныч кына, кабаланмый гына, һәр көннең кадерен белеп кенә яшисе иде.  
Рәсим җавап бирмәде, бары тик Әнүзә сөйләгән җайга аның бармакларын сыйпады да сыйпады.  
Хатынның ирдән ни дә булса ишетәсе килә иде. Нинди уйлар белән яши ул? Нинди теләкләр белән? Ачылсын иде... Рәсим дәшмәде. Шушы кадерле мизгелләрне бозасы килмәдеме, Әнүзәне үзе генә белгән дөньясына кертәсе килмәдеме, уйчан карашын еракка төбәп, өнсез генә утыра бирде. Күңелен кыбырсытып торган күп кенә сорауларга җавап алырмын, дип килгән Әнүзәнең өмете акланмады. “Кемне дә булса оныта алмыйсыңмы? Нигә алай булгач минем йөрәгемне җәфалыйсың? Нигә күңелемне урыныннан кузгатасың?” − дип сорыйсы килде хатынның. Бу серле дә, сәер дә ир-егет белән алар шулай, бер-берсенә бернинди дә вәгъдә бирмичә, киләчәккә уртак хыяллар кормыйча аерылдылар. Рәсим бары тик улы, авырлы килене белән бергә, бер йортта яшәгәнлеген генә әйтте.  
Әнүзә тагын үзенең тын өенә кайтты. Инде ул тормыш юлында Рәсимне очраткач, элеккечә тыныч кына яши алмый иде. Нидер, күзгә күренмәгән нәрсәдер үзгәрде. Эчке тавыш әллә нәрсә таләп итте. Әнүзә көненә йөз тапкыр Рәсимнең сәхифәсенә кереп чыкты. Анда нидер эзләде. Телефон трубкасын кулыннан төшермичә, аның шалтыратуын көтте. Бу сагыну катыш татлы да, газаплы да билгесезлек иде. Рәсим, әллә Әнүзә белән язмышын чынлап бәйлисе килмичә, әллә бүтән сәбәпле, еш шалтыратмый башлады. Шалтыратса да, теле көрмәкләнүеннән Әнүзә аның эчү белән мавыгуын аңлады. Беркөнне Рәсим, бераз сөйләшкәннән соң, саубуллашып, телефон трубкасын басарга оныттымы, үзе аңлап шулай калдырдымы, Әнүзә аннан килгән гаугалы тавышны тыңлап, селкенергә дә куркып катып калды. Очкын чәчкән, усал хатын-кыз тавышы кемнедер эттән эткә салып сүгә иде: “Хайван! Тагын эчтеңме? Кайчан катасың инде?! Кайчан синнән башым котыла?!” Әнүзәнең башкача түземлеге җитмәде, телефон трубкасын ташлады. Ирексездән аз гына ишеткәне дә җитә иде. Тик кем соң бу? Нигә ул Рәсимгә болай кычкыра? Нигә аны болай кимсетә? Ул бит балалар белән генә яшим, хатыным үлде, диде.  
Җай туры килгәч тә Әнүзә бу турыда Рәсимнән сорады: 
− Син бит хатыным үлде, дидең. Кем ул?  
Рәсим акланырга уйламады да: 
− Ә ул минем өчен чыннан да үлде. Моннан бик күп еллар элек... Ә тавышы зәһәр, әйме? Ишеттеңме? Менә инде егерме ел өрәк белән яшимен... 
Әнүзә инде берни дә аңламый иде. Димәк, Рәсимнең хатыны исән! Ә тормыш бармагач, Рәсим үз-үзен хатынының юклыгына ышандырырга тырышып яшәгән... Менә тормыш... Тик Әнүзә белән танышуы нигә кирәк булды икән соң? Аның күңеленә өмет салырга нигә кирәк булды? Нигә кузгатырга кирәк иде аның тын йөрәген? Тагын ышанды ялгыз хатын. Тагын алданды... Нигә кирәк булды бу очрашу? Элеккечә тын гына яшәргә дә яшәргә иде. Җигүле ат кебек, йөгеңне тартып, егылганчы барырга да барырга иде... Ул инде күптән ялгызлыкка да өйрәнгән, үз-үзенә дә күптән үзе терәк иде.  
Берничә көннән ул сәхифәсенә Рәсимнән озын гына хат алды. “Саумы, кадерлем! Әйе, бу минем өчен матур яңгыраган сүз генә түгел. Син чыннан да, бер-беребезне бик аз белсәк тә, бу дөньяда минем өчен бердәнбер кадерле кешем. Мин сине бер генә тапкыр күрсәм дә, синең якты күңелле икәнлегеңне аңладым. Беләсеңме, мин күптәннән инде үзем төзегән алтын читлек эчендә яшим. Синең белән очрашуым дөньяга шуннан кул сузуым гына булды. Син миңа рәнҗемә, ярыймы?  
Минем бәхетсезлегемнең сәбәбе үземдә. Мин Гөлсемгә яратмыйча өйләндем. Дөресрәге, ике югары белемле, ике дипломлы чибәр егет артыннан кызлар үзләре йөгерделәр. Хәтта конкурс кебек нәрсә дә оештырдылар. Шул конкурста Гөлсем җиңеп чыкты. Тик ул көндәшләрен генә түгел, мине дә җиңде шул. Мине дә тапады...Улыбыз тугач, мин улымны яраттым. Аның өчен яшәдем, аның өчен эшләдем. Хатыным шуннан файдаланды. Үзенә кирәген аның аша ала белде.  
Беләсеңме, син мине бер хокуксыз мескенгә санарсың. Бу дөрес тә. Гөлсем мине җенси яктан “ач паекта” тотты. Никтер мин, аның законлы ире, хатыным белән якынлыкны сатып алгандай алырга тиеш идем. Тора-бара мин мондый мөнәсәбәтләрдән җирәнә башладым. Аңардан читләшкәнемне күреп, Гөлсем, көнләшә башлады, гауга куптарды. Мин ялганларга яратмыйм. Әйе, айлар буена еракта яшәгән һәм хатыныннан наз күрмәгән ир-егетнең башка хатын-кызлары булуы гаҗәп хәл түгел. Тик арада тормышымны үзгәртерлек мәхәббәт кенә бер тапкыр да кабынмады. Мин себердән улымны күрер өчен генә кайта башладым.  
Яшьлегемне, тазалыгымны себердә калдырдым. Улымны бернәрсәгә мохтаҗ итмәслек итеп үстерергә тырыштым. Ә себердә акча күп булса да, ул җиңел бирелми. Себер түләгән һәр сумы өчен синең тазалыгыңны, көчеңне суырып алып кала. Иң авыр участокларда эшләргә туры килде.  
Вертолет белән күп очтык. Ә бу сәламәт-таза булуыңны нык тәлап итә. Соңгы арада хатынга ике йөз меңнән кәм акча алып кайтканым булмады. Тик миллионнар алып кайтсаң да, кайсы тишеккә тыккандыр, өйдә акча күренмәде. Ярый шактыен үзем тотып, шәһәр читендә әлеге яшәгән зур йортымны сала алдым. Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә. Берничә ел элек бер танышым, хатының синнән башка фатир сатып алды, дигәч ышанмадым, Гөлсемнән, дөресме бу? дип сорадым. Гөлсем һәрвакыттагыча һавалы гына җавап бирде, тикшереп кара, янәсе. Таныш юрист аша төбенә төштем: Гөлсем, мин тапкан акчага, миннән яшереп, чит исемгә фатир сатып алган иде. Яшьлек юләрлеге белән хисапчыга өйләндем. Ул профессиясен мөнәсәбәтләргә дә күчерде. Тормышта да ике исап-хисап, ике бухгалтерия алып барды. Хәтта ир белән хатын арасындагы җенси якка да үз исәбен кертте. Үзенә файда кирәк булганда гына мине назлады. Кирәк булмаганда мине янына якын җибәрмәде. Улыбызны ул тәрбияләде. Үземнән артык күреп яраткан кешем әнисен кабатлады. Ир кеше савым сыеры буламы, дисәң, була икән. Менә мин шул савым сыерының берсе. Улыма югары белем бирдем. Кеше иттем. Яхшы эшкә урнаштырдым. Фатир, затлы машина алып бирдем. Тик бер тапкыр да рәхмәт ишетмәдем. Улым да, әнисе кебек, үзенә кирәк булганда гына әтисен искә төшерә. Менә шулай, кадерлем. Себердә эшләгәндә ничек тә җиңелрәк иде. Мин аннан хәтта ялга да сирәк кайта идем. Яшь олыгайгач, эштән китәргә мәҗбүр булдым. Мин хәзер – гади пенсионер. Җыйган, туплаган запассыз, бер тиенсез гади пенсионер. Үз йортымда хезмәтче рәвешендә яшим. Мин төрле эшкә күнеккәнмен. Миңа бакча карау да, мунча ягу да кыен түгел. Тик моны күңел биреп эшләү кирәк. Белсәң икән, минем гаиләм өчен, хәтта улым өчен дә кыл да кыймылдатасым килми. Арыдым. Рәхмәтсезлектән, битарафлыктан арыдым. Ардаксызның аркасы туза. Бу минем турыда. 
Белсәң иде, мин синең ирегеңә ничек көнләшәм. Синең ялгызлыгың минем кебек парлы булуыма караганда мең кат яхшырак. Мин бүген кол хәлендә. Аяк-кулымда күзгә күренмәгән богаулар. Минем шул богауларны салып ыргытырга көчем җитми. Кирәкме икән аларны салырга? Күпме генә калды? Мин инде мүкләнгән таш... Әллә ничек кенә гомер үтте. Мәхәббәтсез, сөюсез, назсыз... Ир-егетнең эчендә җигүле ат ятыр... Ятты, ә мин аңа атланып оча алмадым... Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын. Ике югары белемле белгеч, мин хатыным басымы астында үсә алмадым, булган потенциалымны куллана алмадым. Соңгы арада эчүгә сабыштым. Миңа шулай җиңелрәк. Авызымда кан булды, кеше алдында төкермәдем. Сиңа беренче тапкыр ачылдым.  
Тормышымда беренче тапкыр синең кебек саф, эчкерсез күңелле хатын-кызны очраттым. Соңлап килгән мәхәббәтем син минем.  
Ә танышканда сиңа, хатыным үлде, дигән сүзем алдау түгел. Ул минем өчен күптән юк. Синең күзлектән чыгып караганда, зур гөнаһтыр, бәлки, ләкин мин аңа кайчак чынлап та үлем телим.  
Болай яшәгәнче нигә аерылышмыйсыз? дигән соравыңны алдан ук беләм. Безне җиде тапкыр аердылар. Тик шундый зур йортны икегә бүләргә, әлбәттә, хатыным риза түгел. 
Син, кил, дип бер генә ымласаң, мин барысын да ташларга әзермен. Соңгы елларымны булса да, кешечә яшисем килә... Инде тормыштан ваз кичкәч, үзең уяттың бу теләкне”. 
Әнүзә укуыннан туктап, тәрәзә янына килде һәм кичке урамга күз салды. Фонарь яктысында утырган кызыл миләштән яңгыр тамчылары тама. Көз дә җиткән... Кай арада?.. Вакыт үтә тора, кыска гына гомернең бер өлешен ялмап алып китә тора... Күп кенә җирдә ут күренә, шәүләләр шәйләнә. Һәр тәрәзә артында кемнеңдер язмышы, тормышы... Кемнеңдер бәхете... Кемнеңдер бәхетсезлеге... Читтән тыныч күренгән һәр гаиләнең үзенең зур, катлаулы, серле тормышы... Кемнедер мәхәббәт кебек саф хисләр бәйли. Кемдер балалар өчен яши. Кемнедер бергә уртак фатир, уртак милек тота. Бер-берсеннән күптән бизгән, читләшкән, бер-берсен күптән күралмаган кешеләрне уртак бәхетсезлек, чарасызлык, уртак читлек тота... 
Әнүзә Рәсимгә озак җавап язмады. Ул үзен аңа киңәш бирергә хаклы санамады. Үзе уйласын. Бу аның алтмыш еллык тормышы. Инде яшьлек ялгышлары да җиткән... Гомер көзендә тагын бер кискен борылышка кереп китүе җиңел түгел. Инде акыл дигән нәрсә хисләрдән өстенлек алырга өйрәнде кебек. Әнүзәнең акылы шулай уйлады. Ә куллары... Рәсимгә ике генә сүз җавап язды: “Кил. Көтәм”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сонлап табылган бэхет.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Белмим,бэхетле була алмаслар алар,шундый жебек ир белэн.Терэк булырдай ир тугел.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Заяга узган гомер.

        Хәзер укыйлар