(хикәя)
(хикәя)
− Язмыш сукмаклары нинди борылышларга, кая алып кереп китәр, беребез дә белмибез, балам. Туры гына барган җирдән әллә нинди чоңгылларга илтеп ташлый. Алдагысын уйла. Ялгыз канат – ярты канат. Ялгызың гомер итмә. Шулай да алдагысын уйла. Төп нигезеңне бетермә, ишетсен колагың! – әнисенең шушы алтын сүзләрен Гатия карчык үзе аның яшенә җиткәч әллә ничә кат исенә төшерде. Әни теленнән төшкән һәр сүз − сүз генә түгел, хакыйкать икән шул. Яшь чакта, яшьлек мәңгелек кебек чакта бу сүзләрнең мәгънәсе Гатиягә барып та җитмәгәндер. Ул чакта барысы да ачык, барысы да билгеле кебек иде шул. Ире өч яшьлек кызы белән ташлап киткәч, Гатия күрше авылга, ике нарасыен кочып тол калган Хәйдәргә чыкты. Өч баланы тигез күреп үстерерләр, булганына куанып гомер итәрләр, бергә картаерлар сыман иде... Әйе, шөкер, барысы да алар теләгәнчә булды. Гатия белән Хәйдәр, кушылып, уртак ояларын кордылар, уртак кошчыкларын сөеп үстерделәр. Тигез көч салып, Хәйдәр нигезендә йорт, каралты-кура, мунча җиткезделәр. Ир белән хатын бер-берсен сүзсез дә аңлашып яшәделәр. Хәтта аларга бергә картаю бәхете дә насыйп булды. Шулай да Хәйдәр алданрак китте. Җитмеше тулыр-тулмас бакый йортына кайтып китте. Гатияне калдырып киткәненә дә җиде ел тулып үтте. Хәйдәр бар чакта ул бу йортка хуҗа, аның сүзе сүз иде. Гатия кырык елга якын көч түккән нигез аныкы түгел икәнлеген кара коелып йөргән балалар аңа башта ымладылар, аннары ачыктан-ачык әйтә башладылар. Тыңламады шул Гатия әнисенең алтын бәрабәренә тиң сүзләрен, тыңламады! Хәйдәр нигезенә көч түккәч, үз йорты онытылды. Әнисе исән чакта барып, булышып йөрсә, соңрак, ул киткәч, йорт та сүнде. “Ике йорт тотарга көч тә, акча да күп кирәк. Үзебезнеке икебезгә җитәр”, − диде Хәйдәр дә. Гатия иренең сүзеннән чыга алмады. Карамагач, Гатиянең төп йорты череп ауды. Вакытында сипләсәң, түбәсен алыштырсаң, бәлки, торыр иде дә бит. Хәзер үкенсәң, үкенмәсәң дә юк! Хәйдәр канаты астында яшәгәндә Гатия картлык турында уйламады шул. Бервакыт балалар үсеп җитәр, йортка үз хакларын дәгъвалый башларлар, ә мин өйсез калырмын, дип башына да китермәде. Кырык ел буена ул шушы йортта каршыда үскән тирәк кебек тамырларын тирән җәйде. Йортны да үзенеке итеп саный иде. Кызы Рәхимәнең дә, улы Римнең дә район үзәгендә менә дигән үз йортлары бар. Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья. Оныгы Риф гаиләсе, ике кызы белән кеше фатирында түләп тора, ата-баба йортына кайтып төпләнергә уйлый икән. Шуны сәбәп итеп, килене белән улы Гатиягә өйне бушатырга куштылар. Яшьләрнең карчыкны карарга теләге юк икән. Җитмеш сигезне куган Гатия карчык, өч-дүрт яшьләреннән ике баланы үз балаларыдай карап үстергән карчык, кырык ел буена тазалыгын, бар көчен шушы йортка салган үги аналары − хәзер аларга бары тик комачау. Ятим балалар хакына кылган барлык игелеге, салган көче, тазалыгы – барысы да онытылган. Хатын-кыз балалы ир-атка икенче хатын булып килсә, аның мәңгегә үз нигезе юк – халык дәверләр буена сынаган бу дөреслекне Гатия белүен белә иде. Тик үзенә кагылыр дип беркайчан да башына китермәде. Ир-ат үлсә, хатыны, ничәмә еллар хезмәт итүенә карамастан, ул йорттан бернисез чыга да китә. Ул тир түккән милеккә ирнең балалары, туганнары баш була. Хакын хаклап, судлашып йөрүче хатын-кыз бик сирәк. Үзе гаепле Гатия! Уйламады ул үзе турында. Хәйдәргә килгәч, балалар турында, гаиләсе турында уйлады, ә үзе хакында юк! Үзе сәләмә киемнән йөрсә йөрде, ә өч баласы чәчәк кебек иде. Кибеттән алып җиткереп булмаганда кызларга күлмәген дә үзе текте, малайга чалбарын да. Сырмасына хәтле үзе сырды. Тырышты, юкны бар итеп, ипкә-сапка китерде. Хәйдәр белән кара мунчада икәүләп киез итек салдылар. Аны салганда пычрактан, агулы кара буяудан кулына аллергия чыгып, кычыту бөтен тәненә китте. Балалар тук булсын дип сыерын-сарыгын өзмәделәр. Җәйләре печән, утын хәстәрләп, бакча үстереп үтте. Колхозлар рәтле чакта Гатия фермада дуңгыз карады. Тапкан тиененә хәтле балаларга, шушы йортка сала барды. Иртә таңнан караңгы төнгә хәтле кылны кырыкка ярырдай булып йөгерде дә йөгерде. Уллары Римне шоферга, кызлары Рәхимәне хисапчыга, Гатиянең иярә килгән кызы Нурияне тегүчегә укыттылар. Әллә ни зур белем булмаса да, тамак туйдырырлык һөнәр бирделәр. Насыйп ярларын тапкач, өчесенә дә туй ясадылар. Хәйдәр исән чакта йорт турында сүз кузгатучы булмады. Гатия дә шушы өйдә картаермын, шушы нигездән бакый йортыма китәрмен дип уйлый иде. Менә бит! Әниләре картайгач, барысы да онытылган! Ә Гатия карчык оныта аламы соң?! Алты яшьлек Рим урманда адашкач, Хәйдәр белән төне буена шаша язып аны эзләгәнен? Иртән, кибән төбендә йоклап яткан малайны күргәч, шатлыгыннан бер көлгәнен, бер елаганын? Рәхимәсе егылып аягын тайдыргач, унике яшьлек кызны чакрым ярым юлны аркасында күтәреп кайтканын оныта аламы соң? Алар чирләгәндә яннарыннан китмичә үткәргән йокысыз төннәрен? Үз әниләрен сагынып елаганда алар белән күз яшен йотуын? Үги итеп тоймасыннар өчен, җанын бирергә әзер торуын? Балалар онытса да, бу вакыйгалар Гатиянең күңел төпкеленә мәңгелеккә сеңгән. Чөнки балалар, шушы авыл, гомере үткән шушы йорт – аның тормышы, булмышы. Теләсәң дә, аны үзгәртеп тә, сызып ташлап та булмый. Нигә шулай яшәдем, дип үкенүен дә үкенми Гатия карчык. Дөресме-түгелме, башкача түгел, шулай яшәлде инде. Шунысы гына җанны ачындыра – олыгайгач, шушы көнгә калгансың икән, димәк, үзең гаепле! Үстергәндә балалар күңеленә ата-анасына карата миһербанлык орлыгы сала алмагансың! Ата – улны, ана кызны белмәгән бу замана катышлыгы да бардыр барлыгын. Карап үстерсә дә, үги ананы кире кагулары гаҗәп түгел бу имансыз заманда. “Алдагысын уйла!” − менә әнисенең кисәткәне алдына килеп тә басты Гатиянең. Уйламады шул! Алдагысын − йорт-җирсез калачагын да, үзе хакында да уйламады. Ялгыз-ятим канатын җилпер урында, парлы булып, бәхетле булып яшәвенең дә хакын түләр вакыт җиттеме соң? Җанын биргәндә Хәйдәр балаларын җыеп соңгы васыятен дә әйткән иде дә бит: “Балалар, әниегезне какмагыз!” Кем кемнең васыяте белән яши бу заманда?! Ата сүзе дә сүз түгел балаларга. Таяныч-терәк булуларын өмет итеп, әллә ни рәхмәт тә көтүен көтмәгән иде Гатия үги балаларыннан. Алдында ышанычы, артында таянычы юк. Әллә ни бурычлы санамый ул балаларын үзенә – булдыра алганча карады, үстерде, әни булырга тырышты. Олыгайгач, көч киткәч тимәсеннәр иде – шул гына. Картлык – болай да шатлык түгел. Гомеренең соңгы мизгелләрен шушында, тамыр җәйгән җирдә үткәрергә ирек бирсеннәр иде. Беркемгә дә түгел, аларга каласы йорт иде. Улы да, кызы да кеше кешесе, парларын тыңлап, җил искән якка авуларымы? Ничек кенә булмасын, эх, ике-өч ел түзәргә түземлекләре калмады! Оныгы да, дәү әнисен куып чыгарып, бәхет күрермен диме икән бу йортта? Иң якыннарыңа кирәксез булуың ничек авыр! Үз балалары дип санаса да, үги үги икән шул.
Теләсә-теләмәсә дә, балалары Гатиянең язмышын үзара хәл иткән иде инде. Көзен бәрәңгеләрне алгач, Гатияне кызы Нурия үзенә яшәргә алып китте. Олы тирәкне күчереп утыртмыйлар да бит, нишләмәк кирәк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Тормыш ул бумеранг бит,эшләгән начарлыклар кайчанда булса бер әйләнеп кайталар.Үгиләрнең дә картаясы бар...
0
0
0
0
Ииии, оятсызлаааар, донья бит ул тугэрэк, бу апанын куз яше тошэр дип уйламый лар шууул!
0
0
0
0
Мөхтәрәм укучылар! Бу хикәя сезгә Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" повестен исегезгә төшермиме? Һәм бу повестьның баш героинясы Бибинурны хәтерләтмиме сезгә Гатия? Укымасагыз, китапханәдән алып укыгыз әле! Мин бу повестьны күңел әрнүе белән укыдым! Тик Аллаһы тәгалә бу үги балаларны алдагы елларда бик тә каты сынар әле!
0
0
0
0
Абау,нинди мэрхэмэтсез балалар,детдомда уссэлэр белерлэр иде ,эни кадерен,элдэ узенен кызы бар.
0
0
0
0
Аны моны уйламаган инде,куып сыгарырлар дип исенэдэ килмэгэн.Мохорбансыз кешегэ ничек усуен искэ алу кирэкми,ничектэ уги ананы рэнжетергэ кирэк.Имансыз бала булып ускэннэр.Тормыш бит ул куйласа-бер китереп бер баса.
0
0