Логотип
Проза

Гашыйклар көне-2

Гөлшат ФАТКУЛЛИНА

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=8583

Икенче булек 

Алия беркемгә игътибар итмичә йөгерүен дәвам итте. Туалет ишеге төбенә җиткәндә тәмам тыны кысылган иде. Иң беренче буш кабинага кереп, унитаз өстенә утырды, ирексездән күз яшьләре ага башлады. Күптән инде мондый уңайсыз хәлдә калганы юк, күптән инде егетләр өчен күз яше түккәне юк иде.  «Барысына да апа гаепле!» – дип елады да елады Алия. «И Ходаем, нинди оят! Аның телсез икәнлеген мин белмәдем бит... Ә күпме начар сүзләр әйтеп рәнҗеттем  кешене! – дип учы белән күз яшьләрен сөртте. – Ә бит миңа бик ошаган иде… Ник үземә ошаган егетләр белән бергә булырга язмады икән?» – дип уйлады. 

Егет, хатын-кызлар туалеты янында бераз туктап торды да, берни булмагандай эчкә үтте. 

– Бу бит хатын-кызларныкы! – дип дәррәү чәрелдәде кызлар. Егет игътибар итмәде, ул үз чибәркәен эзләде. 

– Акылсыз бугай ул, – дип нәтиҗә ясады арадан берсе. 

Егет каршында рәт буе ишекләр. «Ә бәлки ул монда кермәгәндер? – дип үз-үзенә сорау бирде һәм шунда ук –Юу-ук, аның уттай чәчен мин беркемнеке белән дә бутый алмас идем», – дип, үзен тынычландырды. Кинәт  якындагы ишек артыннан борын тарткан тавыш ишетеп алды. Тавыш тагын, тагын кабатланды. Егетнең йөрәге дөп-дөп типте: «Ул елый!» – дип уйлады. Аның кызны кочып тынычландырасы, матур сүзләр әйтеп юатасы килде. «Ә бәлки миңа китәргәдер? Аңа телсез егет нәрсәгә? – дип югалып калды. – Юу-ук, ул андый кызга ошамаган бит. Менә сөйләшербез, анлашырбыз, бар да яхшы булыр, – дип уйлады ул. – Ник елый соң ул? Мин бит аны рәнҗетмәдем! Эх, син җирән әкият кызы. 

Алия кинәт елавыннан туктап, тынын кысып, тирә-яктагы кызларның ниндидер егеттән ризасызлык белдерүен тыңлый башлады. «Ә бәлки теге егет артымнан куа килгәндер? – дип уйлап, сискәнеп куйды. – Юк, бу мөмкин түгел! Ничек инде ул хатын-кыз туалетыннан мине эзләп йөрсен ди, бүтән кызлар беткәнме әллә?» – дип тынычландырды үзен. 

Кемдер кабина янына якынрак килде дә, кыштыр-кыштыр нидер эшли башлады, күп тә үтмәде, ишек астыннан ал салфетка күренде. Анда: 

«Сәлам! Мин – Әмир»  дип язылган иде. 

«Димәк, ул минем арттан килгән, ура!» – дип, куанычыннан кычкырып җибәрә язды Алия. 

– Әмир, – дип эндәште кыз, – Гарәпчәдән тәрҗемә итсәк, димәк, син «әйдәп баручы», «әфәнде», «җитәкче» буласың инде. Матур исем. 

Шунда ук: «Синең исемең нәрсәне аңлата, Алия?» дип язылган икенче салфетка килеп төште. 

– Минеке? – дип гаҗәпләнде ул, – «бәлки, башсыз» дигәннедер, – дип кенә елмайды. – Гарәпчәдән тәрҗемә итсәк, «мәһабәт», «илаһи» дигәнне аңлата, - дип өстәде. 

«Хм, чыннан да бер «илаһи» зат шул син!» – дип елмайды Әмир һәм «Әйдә биергә барабыз!» дигән чираттагы язуны ишек төбенә төрте. 

– Мин сине аңлап бетермәдем, - дип гаҗәпләнде Алия. 

«Без синең белән таныштык, хәзер биеп алсак та була». 

Алия уйлаган арада, вак язулы тагын бер салфетка барлыкка килде, анда: «Әйдә, чыгыйк моннан! Минем салфеткаларым бетә. Туалет танышу өчен әйбәт урын түгел!» дип язылган иде. 

- Ярар, - дип ризалашты Алия. 

Күз яшьләрен тиз генә сөртеп, кыяр-кыймас кына ишекне ачты.  Әмирнең төпсез күл кебек зәңгәр күзләре аңа тутырып карый иде. Егет шатлыгыннан киң итеп елмайды, кызның йөзендәге һәр сипкелен барлап чыкты. Кыз, елаудан кызарган күзләрен яшерү өчен, йөзен куллары белән каплады. Егет әкрен генә кулларын алды һәм, ризасызлыгын белдереп, башын чайкады. Алиянең йөзендә бер грамм косметика да булмау, аның гади һәм табигый булуы Әмиргә бик ошый иде. Алиягә карагач, Әмирдә кызгану хисе уянды, кызны кочагына кысып бик тә юатасы килде. 

Алия Әмирнең күзләрен күргәч бөтенләй югалып калды һәм: 

– Син мине гафу ит! Мин… мин сиңа әллә нәрсәләр әйтеп бетергәнем өчен. Мин… Мин бит … Белмәдем… Миннән көләсең дип уйладым. Син шундый … шундый чибәр… ә мин… мин… Теге озын аяклы кызны күзлисең дип уйладым. Ә син… син дәшмәдең … – дип тезеп китте. 

Әмир, авыр сулап, үзенең «җирән әкият кызын» кочагына кысты. Алия башта катып калды, ә аннары ул да Әмирне кочаклады. Аларга бик рәхәт иде. Әйтерсен лә алар инде күптәнге танышлар. Мәхәббәт өчен сүзләр кирәкми. Алар сүзсез дә аңлаштылар. Йөрәкләре бер ритмда типте. 

 Берничә әкрен биюдә әйләнделәр. Өстәл янында кулга-кул  тотынышып утырдылар. Әйтерсең, бер-берсен югалтырга курыктылар. Алия үзе турында сөйләде, ә Әмир берничә кап салфетканы язып тутырды. Вакыт сизелми дә үтеп китте.   

Әмир салфеткалар алырга дип киткән арада Алияне үзен генә өстәл артында калдырды. Ул арада апасы Алсу килеп: 

– Алия, бик соң инде, әйдә кайтабыз, – диде. 

– Мин калам, –  дип киреләнде сеңлесе. 

- Юк, калмыйсың. Беренчедән, иртәгә иртүк торасы бар, икенчедән, әниләргә нәрсә әйтим мин, өченчедән, такси көтеп тора, тизрәк бул! – дип кулыннан тартты. Алия тиз генә бөтен язылган салфеткаларны сумкасына тутырды да, тирә-яктан нәрсәдер эзләде, аннары тиз генә салфеткага үз номерын язып, апасы артыннан йөгерде. 

Әмир өстәл янына килгәндә, Алиядән җилләр искән иде инде. Тирә-якта да «җирәнкәй» күренмәде. Өстәлдәге язуга күзе төште, анда: «Гафу ит! Миңа кайтырга кирәк иде. Синнән смс көтеп калам ххх-ххх-хх-хх. Алия» дип язылган иде. Әмир кабат-кабат язуны укыды. Телефонын кесәсеннән алган арада, яннан үтеп баручы егет ялгыш кулындагы стаканын язу өстенә төшерде, һәм салфетка чыланып язулар «эх» дигәнче эреп юкка чыктылар. Янындагы егеткә әздән генә ташланмады, Әмир. «Бәхетемнең койрыгыннан тоттым гына дигәндә, тагын ычкынды, – дип уйлады ул. - Хәзер каян эзлим иде мин сине, җирән әкият кызы?» – дип борчылды. 


Өченче бүлек 

Алия иртә белән көчкә күзләрен ачты, чөнки төнлә белән бер генә минутка да керфек какмады ул. Вакыт-вакыт телефоныннан СМС карады, ләкин язучы гына булмады. «Ник миңа бер ни дә язмады икән?» - дигән сорау борчыды аны. Бүгенге көн тынгысыз булырга ошаган. Иртә белән апасына кәләш прическасы, макияж ясатырга барасы бар. Аннары Алсуга киенергә булышасы... Кияүгә дип, алдан апасы әзерләгән сынауларны башкарып чыгасы, ЗАГСка барасы, аннары ресторанда барсына да елмаеп, тагын бер шау-шулы кичне үткәрәсе бар иде аның. 

Көннең ничек үткәнен Алия сизми дә калды. Кәефе генә күтәренке түгел иде, күңелен нидер борчыды. Бәйрәм үткән залга таба уйланып атлаганда кемгәдер килеп бәрелгәнен сизми дә калды. 

– Гафу итегез, – дип башын да күтәрмичә качу ягын карады, ләкин аңа урыныннан кузгалырга ирек бирмәделәр. Алия, ризасызлык белдереп, башын күтәрде, ә анда Әмир басып тора иде. Әмир аны кочагына кысты. Ул һаман да үз күзләренә ышанып бетә алмады. «Төш кенә булмасын иде» – дип күзләрен ачарга курыкты. Аны ресторанга дусты өстерәп диярлеп алып килде, монда эшлекле кичке аш булырга тиеш иде. Кәефсез Әмир карышып маташты, вакытын күчерергә сорады, ләкин бар да уңышсыз тәмамланды. Ә хәзер юлында Алияне очратуы өчен чиксез шат иде. 

– Сәлам! – дип пышылдады Алия, башын күтәреп. Әмирнен зәңгәр күзләрен кабат күрүгә ул шат иде. Йөзеннән елмаю китмәде. 

Шунда бер үк вакытта икесенең дә телефоны шалтырады. Алияне әнисе югалткан, ә Әмирне – дусты. 

– Гафу ит, миңа китәргә кирәк, - дип моңсуланды Алия. - Апаның туе бит бүген. 

Әмир тиз генә телефонында нидер жыйды. Анда: «Миңа да китәргә вакыт, эшлекле очрашуга ашыгам. Иртәгә очрашабызмы?» – дип язылган иде. 

– Әйдә, кичке тугызда «Пар аккошка» барабыз,– дип елмайды Алия. 

Әмир ризалыгын белдереп баш какты, Алиянең телефон номерын язып алырга да онытмады. Күп тә үтмәде, Алиягэ СМС килде: «Кичә язмаганым өчен гафу ит! Көтмәгәндә салфетка юешләнеп язу юкка чыкты», – дип язылган иде. 

Дүртенче бүлек 

 Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, туташлар һәм егетләр, безнең тамашаның көтелгән кунаклары, хәерле кич! Бүгенге кичне безнең белән үткәрүегез өчен без бик шат! «Пар аккош» кафесы җитәкчелеге исеменнән сезне «Изге Вәли» көне белән котлыйбыз! – дип күңелле кичә башланып китте. 

Гадәттәгечә, кунаклар дәррәү килеп, алып баручы белән ризалаштылар һәм күңелле бию көенә сикерүләрен дәвам иттеләр. 

Алия кафега йөгереп килеп кергәндә бәйрәмнең иң кызган чагы иде. Ул беркемгә дә игътибар итмичә, күзе белән Әмирне эзләде. Аңа бик мөһим әйбер җиткерәсе бар иде. «Хәзер үк тәвәкәлләмәсәм, бүтән беркайчан да әйтә алмам», – дип өтәләнде ул. Иртәдән бирле бары шушы фикер генә башында чуалды. «Әмир минем хакта ни уйлаганын белмим, ләкин бүген дөресен белергә кирәк, кире какса, соңыннан авыр булачак», – дип уйлады ул. 

Әмир ерактан ук «җирәнкәйне» күреп алды. Тизрәк чәчәк бәйләмен һәм йөрәк формасындагы открыткасын әзерләп куйды. Кызның борчулы йөзе  генә хафага салды. Алия Әмир янына килеп җитү белән тирән итеп сулыш алды һәм… кулын йөрәгенә куеп: 

«МИН» 

Аннары йөрәген йолкып алгандай йодрыгын Әмиргә сузып: 

«СИНЕ» 

Һәм Әмирнең күкрәгенә кулын куеп: 

«ЯРАТАМ» дип сүзен тәмамлады. 

Әмир үз күзләренә ышанмады, тизрәк кулындагы открыткасын сузды. Анда өч кенә сүз язылган иде. Кызның күзендә, ирексездән, яшьләр күренде.  Егет сак кына «җирәнкәйне» кочты. Иреннәр очрашты... 

 

Эпилог 

Тагын бер елдан «Пар аккош» кафесы гашыйклар өчен үзенең ишекләрен ачты. Кабат «Изге Вәли» көнен бәйрәм иттеләр. Өстәл артында кабат: «Ура, ура, ураааа!» – дип кычкырды яшьләр. Бу юлы Алия белән Әмир өчен тостлар яңгырады. «Әле былтыр гына апаның 13 февральдә туй үткәрүенә тешем-тырнагым белән каршы идем бит. Ә хәзер үзем иртәгә туй итәргэ җыенам», – дип уйлады Алия һәм Әмирнең кулын учларына алды. Йөрәге ешрак тибә башлады. Әмирнең тәкъдим ясаган мизгеле исенә төште: «Әмир аны кич паркка чакырды. Кич бернинди дә сюрпризлар вәгъдә итми кебек тоелды Алиягә. Алар шулай тыныч кына атлап гашыйклар күперенә җиттеләр, һәм кинәт, урамда юеш пычрак булуга да карамастан, Әмир Алиянең алдына тезләнеп, кулын сорады да кесәсеннэн йөзек чыгарды.  Кызның шатлыгы эченә сыймады, тамагына утырган төер җавап бирергә ирек бирмәде, ул ризалыгын белдереп башын гына какты». 

Туй мәшәкатьләре белән янып йөргәндә дә Алия бик күп кеше җыймаска, бары тик якын туганнар белән генә үткәрергә теләгән иде, ләкин апасы туй сүзен ишетүгә канатланып әзерләнергә тотынды. Бөтен туй мәшәкатьләрен үз өстенә алды, хәтта туй көнен дә ул сайлады. Бу юлы инде: «Мин бала көтәм, миңа каршы әйтергә ярамый», – дип үз сүзен үткәрде. 

 Кичәнең оештыручысы да Алсу иде. Алия бераз үзгәреш кертү сәбәпле, һәркем үз пары белән бәйрәм итте. «Апаның ни уйлап табасын бер Алла белә», – дип уйлады ул. 

– Алия, кем инде шулай парлары белән бәйрәм итә, – дип борынын җыерды Алсу. – Кызлар гына утырсак, күңелле булыр иде ичмасам. Туйдан соң да күрер идең әле кияүне, – дип өстәде. Аннары: «Уйныйбызмы?» – дип көлеп җибәрде, өстәл астыннан һәрвакыттагыча бәләкәй капчыкны чыгарды. Алиянең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Әмир сөйгәнен тынычландырырга тырышты: «Әле ярый минем җирәнкәй бер ел элек бу уенда катнашкан, юкса очрашмаган да булыр идек», – дигәнне аңлатып, Алиягә елмаеп карады. 

«Мин сине яратам!» – диде күз карашлары. 

«Мин сине яратам!» – дип кабатлады йөрәкләре. 

« Мин сине яратам!» – дип җырлады күңелләре. 

Мәхәббәт аңлату өчен сүзләр артык иде... 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар