Логотип
Проза

Гашыйклар бүләге

Бер доллар да сиксән җиде цент. Бар булган байлыгы – шушы. Акчаның алтмыш центы берәр центлыклар белән. Һәр цент өчен кибетче, яшелчәче, ит сатучы белән – аның кысмырлыгын өнәмичә, әмма дәшми-тынмый күзәтүчеләр алдында бит әле – колаклары кызарып чыкканчы сатулашырга туры килде аңа. Делла өч тапкыр санады акчасын. Бер доллар сиксән җиде цент. Иртәгәсен бәйрәм. 

Чарасызлыктан иске кушеткага тәгәрәп, туйганчы бер еласаң гына инде. Делла шулай итте дә. Тормыш күз яшьләреннән, аһылдаулардан, елмаюлардан гыйбарәт бер нәрсә икән инде ул. Алай да аһылдаулар күбрәк. 

Хатын яшәүнең шушы күчешләрен узгалаган арада ул яшәгән фатирга күз салыйк. Атнасына сигез доллар фатир хакы түләнә торган, вак-төяк җиһазлар гына куелган бүлмә бу. Бүлмәнең җиһазланышына, байлыктан бигрәк фәкыйрьлек төшенчәсе тәңгәл килә торган. Фатирга алып менә торган ишек янында, беренче катта, хатлар салу өчен тартма бар. Ул тартманың ярыгына иң юка хат та сыймас иде югыйсә. Ишек яңагына беркетелгән кыңгырауның төймәсенә басып та, ниндидер аваз яңгырату мөмкин хәл түгел. Шунда ук «М-р Джеймс Диллингхем Юнг» дигән язулы такта беркетелгән. «Диллингхем» дигән язу әлеге фамилия иясе атнасына утыз доллар керемле булган заманга лаеклы рәвештә киң, иркен итеп язылган. Хәзер керем егерме долларга калгач, «Диллингхем» сүзендәге хәрефләр тоныкланып, әллә тыйнак һәм дәгъвасыз «Д» хәрефенә генә калырга микән дигән сыман уйчан күренәләр иде. Әмма мистер Диллингхем өенә кайтып җитеп, икенче катка алып менә торган басмалардан күтәрелүгә аны һәр көнне: «Джим!» дип куанып эндәшү һәм миссис Джеймс Диллингхем Юнгның без сезгә Делла дип таныштырган хатынының назлы кочагы каршы ала иде. Бу кемнең дә күңелен күтәрә торган хәл бит инде.

Делла елавыннан туктап, каз мамыгы белән яңакларын сыпырып алды. Хәзер ул тәрәзәдән урамга карап, соры ишегалдының соры коймасы буйлап баручы соры мәчене күзәтә иде инде. Иртәгә Раштуа, ә хатынның кесәсендә нибары бер доллар да сиксән җиде цент кына акча бар. Менә шул акчага Джимга бүләк алырга кирәк! Ничә айлар тилмереп җыйган акчасы нибары шулкадәр генә. Атнага егерме доллар керем белән бик сикереп булмый шул. Чыгымнар хатын уйлаганнан күбрәк килеп чыкты. Чыгым шундый нәрсә инде ул. Джимына бүләк алырга нибары бер доллар да сиксән җиде генә цент акчасы бар! Аның Джимы бит ул! Раштуага иренә бирәчәк бүләк хакында хыялланып, никадәрле татлы минутлар кичерде ул. Ни дә булса сирәк, затлы, Джимны ярату кебек олы дәрәҗәгә аз гына булса да лаек булырдай бүләк инде ул.

Ике тәрәзә арасындагы диварда трюмо тора. Сезнең сигез долларлык фатирда торган трюмога бер дә караганыгыз юкмы? Бик тә арык, бик тә җитез кеше көзгенең тар канатларында чиратлап кайтарылган чагылышын күзәтеп, тышкы кыяфәте хакында беркадәр төгәл мәгълүмат туплый ала үзе. Юка гәүдәле Делла бу эштә шактый остарган иде. 
Ул атылып тәрәзә яныннан көзге каршына килде. Күзләре кинәт нурланып китте, әмма мизгел эчендә йөзе качты. Җитез хәрәкәтләр белән ул башына өйгән чәчләрен ишеп төшерде. Әйтергә кирәк ки, Джеймс Диллингхем Юнглар гаиләсендә ике кадерле хәзинә булып, аның берсе Джимга ата-бабасыннан калган алтын сәгать, икенчесе – Делланың чәчләре. Әгәр дә мәгәр мәшһүр патшабикә Савская каршыдагы йортта яшәсә, Делла юган чәчләрен, һичшиксез, тәрәзә каршына килеп киптерер, шул рәвешле патшабикәнең бөтен затлы киемнәрен, зиннәтләрен күләгәләр иде. Әгәр дә мәгәр Сөләйман патша шул ук йортта ишек сакчысы – сагавыл булып хезмәт итсә һәм бөтен байлыкларын шул өйнең базында сакласа, Джим һәрвакыт узышлый гына кесә сәгатен чыгарыр да патшаның көнләшүдән сакалын йолкуын күреп үтәр иде. 

Делланың елык-елык уйнап, коңгырт шарлавык булып таралган чәчләре, иңнәреннән тез астына кадәр агып төште дә, хатынның гәүдәсен төреп алды. Ләкин ул кинәт гасабиланып, каударланып чәчләрен кабат җыярга кереште. Аннары, икеләнгән сыман, беркавым хәрәкәтсез торды, күзләреннән идәндәге иске келәмгә ике тамчы күз яше тамып төште.
Хатын, иңнәренә көрән җиләнен элде, башына иске көрән эшләпәсен киде дә, итәкләрен дуылдатып, күзендәге кибеп өлгермәгән яшьләрен елтыратып, баскычтан түбәнгә, аннан урамга томырылды.

«Мадам Софрония. Чәчтән ясалган әйберләр» дигән язу эленгән ишек каршында бер мизгел тукталып торды әле ул. Аннары Делла, йөгерә-атлый, икенче катка омтылды. Сулышы кабып менеп җитүгә ул мадамнан: «Сез минем чәчемне сатып алмассызмы?» – дип сорады.
– Чәч сатып алам мин. Эшләпәңне сал әле, товарны күреп багыйк.
Янәдән көрән шарлама балкып агып китте.
– Егерме доллар, – диде мадам, күнегелгән хәрәкәтләр белән куе чәч ташкынын учында үлчәп.
– Бирегез тизрәк, – диде Делла.

Тагын ике сәгатьне Делла алсу канатларда очып үткәрде. Ул кибеттән кибеткә Джимга бүләк эзләп йөгерде.
Ниһаять, эзләгәнен тапты! Бу, бер шөбһәсез, Джим өчен, фәкать аның өчен ясалган әйбер иде. Бүтән бер кибеттә дә моның ише яхшы мал очрамаган иде әле. Делла бөтен кибетләрне гизеп чыкты лабаса. Яхшы мал агалтыннан ясалган сәгать чылбыры иде. Чылбыр зәвыклы, әмма гади бизәкле, чын заты белән күңелне яулап ала торган әйбер иде. Бөтен яхшы әйберләр шундый сыйфатка ия булырга тиеш тә. Бу чылбырны Джимның сәгатенә лаек дип әйтсәң дә ярый, ичмасам. Делла, чылбырны күреп алуга ук, аның Джимныкы булырга тиешлеген аңлап алды. Ул Джимның үзе кебек иде. Тыйнаклык һәм абруйлылык – менә шушы сыйфатлар хас аларның икесенә дә. Кассага егерме бер доллар түләргә кирәк булды. Калган сиксән җиде центын кесәсенә салып, Делла өенә ашыкты. Мондый чылбыры булгач, Джимга теләсә кемнәр янында, сәгатен чыгарып, вакытны белешеп алу һич тә оят булмас. Сәгате ничек кенә шәп булмасын, ул аңа кешегә күрсәтмичә генә карап алгалый иде, чөнки ул искереп беткән каеш бауда гына эленеп тора иде. 

Өйгә кайткач, Делланың ашкынуы басыла төште, хәзер инде аны башка уйлар биләп алды. Ул газ утында чәч бөдрәләтә торган кыскыч кыздырып, мәхәббәт хакына кылынган каза эзләрен яшерергә кереште.
Ә мондый эш, ышаныгыз миңа, һәрвакыт иң авыры.

Кырык минутлап вакыт узганнан соң, Делланың башы аны дәрестән качкан малайга охшатып калдырган вак-вак бөдрәләр белән капланды. Ул көзгедәге чагылышына бик озаклап, бик дикъкатьләп карап торды. 

«Йә, – диде ул үз-үзенә, – әгәр Джим мине ишектән атлап керүгә үк бәреп үтермәсә, ул миңа: «Син Кони-Айлендтагы хорда җырлаучы бер хатынга охшап калган­сың», – дип әйтер инде. Бар акчам бер доллар да сиксән җиде цент кына булгач, нишли ала идем соң мин?»

Сәгать җидегә кофе әзер булды. Газ плитәсендәге кызган таба да үзенә котлетлар тезгәнне көтеп тора.
Джим беркайчан да соңармый. Делла агалтын чылбырны учында кыскан килеш өстәлнең ишеккә якын торган ягына килеп утырды. Тиздән ул баскычтан менеп килүче адымнар ишетте. Агарынып китте. Аның теләсә нинди вак-төяк үтенечләр белән кыска-кыска догалар ярдәмендә Аллаһка ялвару гадәте бар иде. Ул ашыгып пышылдарга кереште:
– И Раббым, берүк аның күзенә мәхәббәтле күрендер.
Ишек ачылды. Джим кайтып кереп, ишекне япты. Аның арык чырае борчулы иде. Егерме ике яшеңдә гаилә башлыгы булу уен-муен түгел ул! Аңа инде күптәннән яңа бишмәт кирәк. Ялан куллары да һаман туңып йөри. 

Джим, бүдәнә барын сизгән ау эте сыман, ишек янында катып калды. Аның күзләре Делла аңламаган бер караш белән хатынына текәлде. Делла коелып төш­те. Бу ачу да, гаҗәпләнү дә, кинә дә, курку да – булуы ихтимал хисләрнең берсе дә түгел иде. Ул фәкать хатынына текәлеп катып калган, ә карашы сәердән-сәер иде.

Делла сикереп торып, аңа килеп сарылды.
– Джим, сөеклем, карама миңа алай, – дип ачыргаланды ул. – Мин чәчемне кистердем дә саттым.
Чөнки Раштуа белән котлап сиңа бирергә бүләгем булмаса, мин үләр идем. Чәч тагын үсә бит ул! Син мине ачуланмыйсың бит, әйеме? Бүтән чарам булмады.
Минем чәчем бик тиз үсә. Йә, мине Раштуа белән тәбриклә инде. Джим, әйдә бәйрәмгә шатланыйк. Минем сиңа нинди шәп бүләк алганымны белсәң!
– Син чәчеңне кистердеңмени? – дип сорады Джим, күпме генә тырышса да, бу хакыйкатьне аңлый алмаган кеше сыман. 
– Әйе, кистердем дә саттым, – диде Делла. – Син бит мине барыбер яратасың? Чәчем кыска килеш тә мин шул ук Делла бит, әйеме?

Джим аптыраган кыяфәт белән бүлмәне күздән кичерде.
– Димәк, хәзер синең толымнарың юк инде? – диде ул тәмам гаҗизләнеп.
– Эзләп тә торма, таба алмассың, – диде Делла. – Әйттем бит инде, чәчемне саттым. Кистердем дә саттым! Мин моны синең хакка эшләдем. Минем белән назлырак булсаң да ярар иде. Башымдагы чәч бөртекләрен, бәлки, берәмтекләп санарга да мөмкиндер, тик белеп тор, – аның назлы тавышы кинәт җитдиләнеп китте. – Минем сине яратуымны бернинди мизаннарга салып та үлчәп булмас! Джим, котлетларны кыздыра башласам ярыйдыр бит?

Ниһаять, Джимга җан керде. Ул Делласын кысып кочаклап алды.

Без дә, әдәп белик, берара бүлмәне күзәткән булыйк. Атнага сигез доллар күбрәкме, әллә елына миллионмы? Математик яисә акыл иясе сезгә ялгыш җавап бирер. Булачак пәйгамбәрне котларга килгән тылсым ияләре дөнья бәясе бүләкләр төяп килгән булсалар да, алар арасында иң кыйммәтлесе булмаган, диләр. Хәер, күзгә төтен җибәрми торыйк әле. Тиздән барысы да аңлашылыр. 

Джим, бишмәт кесәсеннән бер төргәк чыгарып, өстәлгә куйды. 
– Делла, мине дөрес аңла, – диде ул. – Мин сине, кадерле кызчыгым, чәчсез дә яратам. Мине синнән биздерә алырлык чәчтараш юк. Тик син менә бу төргәкне сүткәч, минем нигә бер мизгелгә һушсыз калганымны төшенерсең. 

 Җитез ак куллар, бауны чишеп, төргәкне тиз генә сүтеп атты. Беренче мизгелдә сөенечле аһ авазы ишетелде дә икенче мизгелдә аны ике күздән аккан күз яшьләре ташкыны күмеп китте. Джимга хатынын юату өчен өйдәге бөтен тынычландыру чараларын эзләп кабаланырга туры килде.

Чөнки өстәл өстендә тараклар – бер зур, ике кечерәк тарак ята иде. Делла Бродвейдагы кибетләрнең витриналарында күреп йөргән, үлепләр кызыга торган тараклар иде болар. Гаҗәеп матур, ташбака кабыгыннан ясалган, асылташлар белән бизәлгән, аның көрән чәчләренә килешеп торырдай тараклар! Алар бик кыйбатлы иде. Делла таракның кыйбат торганын белә. Аларга караганда чынга ашмас хыялдан үзәге өзелеп куя торган иде. Менә шул тараклар хәзер аныкы, тик менә таракны кадап куярга толымнары гына юк. 

 Шулай да ул таракларны күкрәгенә кысып, үзендә Джимга яшь аралаш елмаеп карарлык көч тапкач әйтте:
– Минем чәчем бик тиз үсә, Джим!
Шулчак ул мәче баласыдай җитез генә сикереп торды да кычкырып җибәрде: 
– Ай Аллам!
Джим аның искиткеч бүләген күрмәде бит әле.
Ул каударланып учындагы сәгать чылбырын иренә сузды. Затлы металл аның күзләреннән агылган шатлык нурында тонык кына ялтырый иде. 
– Искиткеч бит, әйеме, Джим? Моңа юлыкканчы бөтен шәһәр кибетләрен урап чыктым. Хәзер вакытны белү өчен көненә йөз тапкыр сәгатеңә карый аласың. Бир әле сәгатеңне. Икесе бергә ничек күренә икән, карыйк әле!
Ләкин Джим, хатынын тыңлыйсы урынга кушеткага барып ятты. Ике кулын баш астына куйды да киң итеп елмаеп җибәрде.
– Делла, – диде ул. – Безнең икебезгә дә бүләкләребезне яшереп куярга туры килер. Торып торсыннар әле. Безнең өчен артык әйбәт алар. Сиңа тарак алу өчен сәгатемне саттым мин. Менә хәзер котлетларыңны кыздыра башласаң да ярый.

Асия ЮНЫСОВА тәрҗемәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар