Логотип
Проза

Фәния тәүбәсе

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе шагыйрә, язучы Сәйдә ЗЫЯЛЫның (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова) иҗаты укучыларга узган гасырның 70 нче елларыннан ук таныш.
Ул хезмәт юлын журналист буларак башлый. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли. Нәкъ менә шул чорда әдәби әсәрләр язарга керәшә. 

1982 елда «Азат хатын» («Сөембикә») журналының ул чактагы баш мөхәррире Венера Ихсанова яшь язучыны редакциягә эшкә чакыра. «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Сыну», «Ике Әнисә бер Мәхмүт», «Хөкем», «Буранлы төн» хикәяләре нәкъ шул елларда иҗат ителә. «Ачылмаган бөре», «Югалту», «Кара таплы бизәк» бәяннары тупланган җыентыклары 2007 елда иң күп укылган китаплар исемлегенә керә. Бүген Сәйдә апаның күзләре начар күрсә дә, ул һаман иҗат итә. Быелгы юбилеена да өр-яңа бәяннардан торган «Яралы кош авазы» исемле китабын әзерләде. Без, «Сөембикә»леләр язучыны олы юбилее белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.


Төшке аштан соң урамда йөреп керергә гадәтләндем. Безнең эш бүлмәбез нәшриятның тугызынчы катында. Көндезге сәгать уннар җиткәндәрәк бүлмәбезгә авызын ерып кояш керә. Урам як дивар пыяладан гына тора диярлек. Колачын җәеп кояш югарырак күтәрелгән саен, бүлмәдә җылылык арта гына.
Бүлмәдә без өчәү. Түзеп-түзеп утырабыз да, бераздан беребез торып идәнгә су бөрки. Сулыш алулар җиңеләеп киткәндәй тоела. Әмма бу җиңеллек озакка бармый – бүлмә һавасы тагын элеккеге хәленә кайта. Аптырагач, тәрәзәне ачабыз. Бүлмә бераз җилләсен, сулышлар киңәйсен, янәсе. Юк, болай да тынычлап, рәхәтләнеп эшкә керешеп булмый. Шалтыр-шолтыр килеп узып торучы трамвайлар шавы, урамны иңләп агучы машиналар гөрелтесе колакларны тондыра.

Бу тавыш баш миен бораулый, фикер тупларга комачаулый. Биредә иҗат кешеләре эшләячәге хакында уйлап та карамыйча, бары тик урам матурлыгын гына күздә тоткан архитекторларга күңел көн саен рәнҗи. Ярый әле төшке аш вакыты бар. Нәшрият тирәсендә яшь каеннар, серле миләшләр үсә. Алар күләгәсендә бераз хәл алырга мөмкин.

Җәйнең бер эссе көнендә, үз уйларыма чумып, агачлар күләгәсендә йөрим. Шулай йөргәндә илле яшьләр чамасындагы бер ханым туп-туры минем каршыма килеп басты да:
– Исәнмесез! – диде.
– Исәнмесез! – дидем, таныш түгел ханымның сәламен алып.
– Сез мине гафу итә күрегез, акыллым, – дип дәвам итте ул. – Мин менә өч-дүрт көн инде шушы тирәдә буталам.
– Нишләп? – дип сорап куйдым мин.
– Ничек дип әйтим икән, акыллым. Менә бу биек йортта язучылар эшли, диделәр.
– Ә-ә, – дидем, апаның ниятен үземчә аңлагандай.
– Шушында эшләүче берәр кешене очратмаммы дип йөрүем, акыллым! – Мин аның йөзенә текәлеп карадым. Ханымның тирән карашыннан, сөрмәләнеп торган күз төпләреннән сагыш бөркелә сыман иде. – Сез монда эшлисез булыр.
Миңа шулай тоелды, – дип дәвам итте ул.
– Әйе, – дидем мин, сүзне кыска тотарга тырышып. – Журнал редакциясендә.
– И-и, акыллым! – дип, ул беләгемә ике куллап ябышты. – Сез кирәк инде миңа! И-и, рәхмәтләр төшкере, сез кирәк! Сезгә сөйләр сүзем бар минем, зинһар, тыңлагыз!..

Аның шултиклем ихластан мөрәҗәгать итүенә каршы килерлек түгел иде. Без, читкәрәк китеп, ялгыз каен күләгәсенә утырдык.
– Исемегез ничек, апа? – дидем мин, сөйләшүне башлап.
– Фәния!
– Фән иясе, димәк, – дип шаяртып алдым.
– И-и, нинди фән иясе ди инде ул, акыллым?

Көч-хәл белән этә-төртә җиде классны ерып чыктык инде. Яшь чакта тиле буласың бит. Укымыйсың... Укытучы өчен укыйсыңмыни!.. Аннары – төзелештә. Безнең заманда авылда паспорт бирмиләр ие. Әйе. Төзелеш эшенә паспортсыз да урнашып була. Менә шулай кала кешесе булдым инде.
– Минем исемем – Зөһрә, – дидем, танышуны дәвам итеп.
– Исемегез матур икән.
– Үземә ошый. Сез миңа нидер сөйләмәкче идегез, Фәния апа.
– Ә-ә. Әйе, акыллым. Үзем турында сөйләмәкче булам.

Апаның мондый сүзләре безнең өлкәдә эшләүчегә яңалык түгел. Гәзит-журнал редакцияләренә үзләренең тормыш юлын бәян итәргә килүчеләр җитәрлек.
– Тыңлыйм, апа!
– Бәхетсез булдым мин, – диде ул, тирән сулыш алып. – Үзем генә бәхетсез булсам, бер хәер иде... Башкаларны да бәхетсез иттем...
Фәния ханымның үз-үзен гаепләп сүз башлавы мине кызыксындырып җибәрде. Адәм баласына күп очракта гаепне башкалар өстенә ташлау хас бит. Ә ул иң элек үзен гаепли. Мин, сабырсызланып, сорап та куйдым:
– Ничек инде?
– Тыңлагыз, акыллым!

Фәния апа кара күзләрен әллә кая, еракка төбәде дә сөйли башлады. Ул чакта әле диктофоннар юк иде. Аның сүзләрен өлгергән кадәрле язып барырга кулымда кәгазем дә, каләмем дә юк. Бар ышаныч – хәтердә. Шуңа күрә апа сөйләгән һәр вакыйганы күз алдымда гәүдәләндерергә тырышам...
 

* * *

...Казан төзелеш идарәләренең берсендә эшли башлавына биш ай үтүгә, Октябрь бәйрәменә Фәния авылга шәһәрчә киенеп кайта. Аягына, халык теленә «прощай молодость» дип кергән кыска кунычлы, биек үкчәле киез башмак алып кия. Башына кечкенә яшел шәлен яба. Ничек итсә итә, акчасын кысып тота-тота, язгы-көзге пәлтә алуга да ирешә.

Кич җитүгә ясанып-төзәнеп, битенә иннек-кершән ягып, яңа киемнәрен киеп, ике өй аркылы гына яшәүче сыйныфташы Мәдинә янына керә. Аны ачык йөз, тәмле сүз белән зурлап каршы алалар. Мондый олы игътибар Фәнияне бераз каушатып та җибәрә. Мәдинәнең әти-әнисе янында гына болай каушамас та иде. Үзенең шәһәр тормышын бераз күпертебрәк тә сөйләр иде әле... Монда Шаһибулат авылыннан килгән кунак егет – Гыйльметдин аның зиһенен бутый. Фәниянең бу егетне элек тә күргәне бар иде. Ул чакта Фәния мәктәп укучысы гына иде шул. Гыйльметдиннең әнисе – Мәдинәнең әтисе белән бертуган. Мәдинә дә еш кына Шаһибулатка кунакка баргалый.

 Гыйльметдин Казыбашка туганнарына килгән. Егет әле солдат киемнәрен дә салмаган. Иңендә сержант погоннары, түшендә матур-матур значоклар ялтырый. Коңгырт күзле, туры борынлы, киң маңгайлы, елмайган саен бит уртасы түгәрәкләнеп алучы «мәхәббәт чокырлы» егетнең киеме үзенә килешеп тора.
Гыйльметдинне күрүгә, Фәния әллә нишләп китә: тәне чымырдап ала, әйтер сүзләре юкка чыга, башы әйләнгәндәй була...

Алар өчәүләп клубка дип китәләр. Клубка килеп җитәрәк, кызлар уртасында барган Гыйльметдин, Фәниянең учын сизелер-сизелмәс кенә кысып ала да, Мәдинәгә болай ди:
– Без Фәния белән йөреп киләбез. Син үзең генә керә тор.

Фәния мондый ук бәхетне көтмәгән дә була. Егет кызны җитәкләп ала. Ул кичне аларга сүз кирәк тә булмый бугай. Егет, шинелен чишеп, кызны куенына ала. Өч ел буе кызлар җылысын хатлар аша гына тоеп яшәгән Гыйльметдиннең йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып дөпелди. Фәния, шул йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый, рәхәт бер хис кичерә. Гыйльметдин, үзенең бар күзәнәгендә берьюлы кузгалган ләззәти давылның көч-куәтенә каршы тора алмый – кызның алсу иреннәренә үрелә... Күктәге йолдызларның күзләре гел аларда кебек. Аларга шундый рәхәт. Егет белән кыз сөялеп торган читән дә, шул читән өстенә кибәргә эленгән эт эчәгеле бәрәңге сабаклары да, бәрәңге сабак-ларыннан таралган үзенә генә хас әчкелтем ис тә мондагы мохиткә үзгә бер ямь өсти кебек. Дөнья тып-тын. Ике җанга бәхет дәрьясында тирбәлү өчен күп кирәк-
ми шул.

 Ике кич сизелмичә үтә дә китә. Фәния Казанга – эшенә юл тота. Гыйльметдин дә кунак булып озын-озак тормый. Казан белән Шаһибулат авылы арасында хатлар йөри башлый. Егет хатларны матур яза. Хатларын йә шигырь, йә җыр белән тәмамларга ярата. Бер хатына ул:
«...Сагынганда айга кара – Айда очрашыр күзебез», – дип язган. Шуннан соң Фәния гел айга карый башлады. Алай гынамы соң, мәктәп елларында кулына китап тотмаган кыз шигырь­ләр укый башлады. Күңеленә хуш килгәннәрен күчереп ала да Гыйльметдиненә язып җибәрә. Шулай хатлар аша сөйләшә-сөйләшә яшәгән арада ташулар шаулап акты, чәчәкле җәй җитте. Ул арада Фәниянең башына күңел ашкындыргыч кыю уй килде. Берәүгә дә хәбәр итмичә, кинәт кенә Шаһибулатка килеп төшәсең... Сабан туе бәйрәме менә дигән форсат, дип фикер йөртте ул. Кайтуын кайтып булыр... Кайткач, кемгә туктарга соң? Мин – Казыбаш авылыннан, Мәдинәләрнең күршесе булам, дип, егет өенең ишеген шакый алмыйсың. Шактый көннәр берәр хәйлә эзләп йөри торгач, балачагындагы истәлекләр күз алдына килде. Шаһибулаттан Фатыйма исемле апаның аларда әллә ничә тапкыр кунганы булды. Алар тегермәнгә килерләр иде. Әнисе, Фатыйма апаны безгә кодача тия, дип сөйли торган иде. Менә шуларга кайтырга була ич...

Фәния иң элек Гыйльметдингә хат язды. Сүз уңаен­нан гына үзләренә кодача тиешле Фатыйма апаның хәлен сорашты. Соңыннан болай дип тә өстәп куйды: «Посылка җибәрермен дип тотынган идем, фамилиясен белмәдем...» Җавап озак көттермәде. Фатыйма апаның фамилиясе, кемнәр белән яшәве турында тулы мәгълүмат бирелгән хат килеп җитте.

Иртәгә Сабан туе буласы дигән кичне, ике букчасын күтәреп, Фәния Фатыйма апаларына килеп тә төште. Фатыйма карчык аны, иңнәреннән сөеп, рәхмәтләр әйтә-әйтә каршылады.
Иртәгесен Фәния хуҗаларның тугызынчы сыйныфны тәмамлап йөрүче кызлары Ләйсән белән мәйдан карарга чыкты. Гармуннар матур көйләр сиптерә. Шау-гөр. Берсеннән-берсе чуаррак итеп бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар... Уен-көлке, шат йөзләр... Әмма Фәния берсенә дә игътибар итми. Аның күзләре тик берәүне, Гыйльмет­динне эзли. Ләйсәнне култыклап, мәйдан тирәли өченче тапкыр әйләнгәндә күрде ул аны. Күрде. Текәлепләр карап торды. Гыйльметдине чегәннәрнекедәй чем-кара чәчле, чем-кара күзле ябык кына бер кызыйны җитәкләгән иде.
– Нинди чибәр егет! Чегән кызын җитәкләгән... – дип куйды Фәния Ләйсәнгә.
– Чегән түгел ул – Вәзирә апа, – диде Ләйсән. – Тегесе Гыйльметдин абый. Сөйгән кызы белән...
– Ә-ә, – диде Фәния, башка сүз таба алмыйча.
Бу мәлдә аның зиһене таралып китте. «Сөйгән кызы булган килеш, сөйгән кызы булган килеш...» – дип тыпырчынды баш миенең күзәнәкләре. Хәзер ул ниш­ләр­гә тиеш соң? Йөрәген учына кысып, күз яшьләрен түгә-түгә килгән юлыннан кире китсенме? Гыйльмет­диннең күзенә дә күренмәсенме? Ул рәхәтләнеп, иркен­ләп Вәзирәсе белән калсынмы? «Юу-ук, калмасын әле! – дип уйлады Фәния. – Күзенә кылчык булып керәм әле. Сагынганда айга кара, имеш!..»
– Әйдә, каршы якка барып басыйк әле, – дигән булды Фәния Ләйсәнгә. – Монда күзгә кояш төшә.

Кызлар Гыйльметдин янына җитәр-җитмәсрәк тукталды. Гыйльметдин ишетсен дип, Фәния сүз кушты:
– Сезнең мондагы тау битләре нәкъ безнең Казыбаштагы шикелле икән. Матур.

Кыз теләгенә иреште. Гыйльметдин ялт итеп борылды да күзен шар итеп ачты. Карашлар очрашты. Егетнең кинәт каушап калуы йөзенә чыкты. Ул, ике ут арасында калган еландай, моннан тиз генә китү ягын карады. Тиз генә Вәзирәнең колагына нидер пышылдап алуга, алар читкә атлады. Мондый ук тәкәллефсезлекне Фәния көтмәгән иде. Кыз аптырап калды. Гарьлегеннән күзенә яшь тулды, тамагына төер утырды: «Нинди җылы хатлар язып... Барысы да ялган булган икән... Кабахәт! Качып ук китте бит... Куркак җан...»

Кунак апасының йөзенә чыккан үзгәрешкә игътибар иткән Ләйсән борчылып сорады:
– Фәния апа, ни булды? Авырыйсызмы әллә?
– Юк, юк, – диде ул, үз-үзен кулга алырга тырышып. «Гыйльметдиннең сөйгән кызы бар дип, үлеп булмый инде, – дигән уй килде аның башына. – Уйнарга, көләргә, онытылып күңел ачарга».
– Ләйсән, әйдә, биючеләр янына барыйк әле! – диде кунак кыз.
– Әйе шул!

Алар гармунчы янына ук килеп бастылар. Дүрт-биш минут та үтмәде, чем-кара бөдрә чәчле, киң җилкәле, уртача гәүдәле бер егет аны биергә чакырды. Фәния бөтерелә-бөтерелә биегәндә, егет кул чабып такмаклап та торды.
Бие, бие әле,
Биегәнне күрсеннәр;
Кунак кызы иң чибәре,
Иң матуры, дисеннәр.


Аннары Фәнияне әлеге Мулланур исемле егет кул-тыклап тау итәгенә таба алып китте. Ләйсән дә үзенең сыйныфташлары белән китеп барган иде.
Моннан ике ел элек хәрби хезмәтен тутырып кайткан Мулланур кинәт кенә тәкъдим ясады:
– Фәния, әйдә, өйләнешәбез!
Кыз аптырап калды:
– Син – мине, мин сине белмибез дә ич, – дип көлде.
– Белмәгән кыз укылмаган китап инде ул. Син миңа шуны әйт. Бер күрүдә гашыйк булганга ышанасыңмы?
– Ышанам!
– Менә мин сине күрдем дә... Йөрәгем уртасына кереп утырдың.

Шулай сөйләшеп барганда каршыларына Гыйльметдин белән Вәзирә килүен шәйләп алды Фәния. Шул мәлне ул сизелер-сизелмәс кенә итеп Мулланурга сыенды. Егет, кызның тән җылысын тоюга, аны биленнән кочып алды. Фәния Гыйльметдинне күрмәмешкә салынып узып китте...
Шул кичне Фәния Мулланурлар өенә килен булып кайтты.

Яшь килен ул җәйне комбайнчы иренең ярдәмчесе булып үткәрде. Рәхәт булды аңа. Йорт эшләренә катнашмады, мал-туар карамады. Ире белән китте, ире белән кайтты. Басуда Мулланур күбрәк үзе эшләде, Фәния үзәнлектәге агач күләгәсендә ял итте...

Көз керде. Йорт эшләре артты. Мулланурның ике сеңлесе дә мәктәптә. Маллар да көтүдә түгел. Су ките-рәсе, идәнне көн саен юасы... Ул арада колхоз эшләренә дә кушкалыйлар. Юк-юк та – аның юлында йә Гыйль-метдин, йә Вәзирә очрап куя. Дөрес, алар янында тукталып Фәния сүз катмый. Уза да китә. Бу очрашулардан аның гарьлеге, тапталган хисләре кузгала... «Нишләп болай соң бу? Нишләп соң мин Гыйльметдинне һаман оныта алмыйм? – дип сорый ул үз-үзеннән. – Әллә чын ярату булганмы соң ул? Мулланур аннан мең тапкырга артыграк бит. Кулыннан килмәгән эше юк. Йөзгә дә Гыйльметдиннән матуррак та... Ә уемда – һаман шул сатлыкҗан...» Йөккә узуы да кәефен гел җибәреп торды. Ризык исенә дә укшый, ашый башласа да укшый. Ниһаять, аның күңелендә Шаһибулаттан китү теләге кузгалды.
– Әйдә, моннан китик! – диде ул бер кичне Мулланурына.
– Кайда?
– Казанга.
– Монда начармыни?
– Начар дип... Кала – кала инде. Сала – сала...
– Калада әзерләп куйганнармы?
– Әзерләп куймасалар ни... Казанга киткәннәр берсе дә кире кайтмый әле.
– Һе, – диде Мулланур. – Тулай торакның эт оясы хәтле бүлмәсен, сасы бәдрәфләрен сагынасыңмы?

Фәния шактый гына эндәшмичә торгач, үзалдына сөйләнгәндәй генә:
– Күңелсез миңа... Ямь тапмыйм... – дип куйды.

Иренең туган йортны ташламаячагын белсә дә, Фәниянең күңеле утырмады. Ул һаман Шаһибулаттан китү хыялы белән янды.
Март башлары иде. Мулланур комбайнын ремонтларга китте. Фәния маллар янында кайнашты. Яз кояшы шулкадәр нурын мул итеп чәчә – күзләр чагыла.
Кар өсләре төрле төсләрдән энҗеләрдәй җемелди.

Бу матурлыктан күңел кытыклана. Йөрәк каядыр ашкына, тыпырчына башлый. Аек акыл үзенең хакимлеген югалта. Мондый мизгелләрдә хыяллар баш калкыта да үзен тормышка ашыруны таләп итә.
Фәниянең дә Казыбашка кайтып китү хыялы җанына тынгы бирми интектерә. Ю-уук, тора алмый ул монда бүтән. Төннәрен, Муллануры кочагында яткан хәлендә, күз алдына Гыйльметдин белән үткәргән мизгелләре килә. Муллануры иркәләгән саен, Гыйльметдиннең кул җылысын, аның иреннәренең тәмен тоя... Шәһәргә кү-ченсәләр, моннан соң Гыйльметдине белән юллары кисешмәсә... Бәлки, онытыр да... Мулланур китми. Шушы Шаһибулатына, туган йортына кендеге ябышкан...

Ул көнне Фәниянең тәкате бетте. Маллар яныннан керде дә тиз генә җыена башлады.
Киленнең ыгы-зыгы килеп төенчек төйнәвенә игътибар итеп утырган Шәмсегөл апа сорап куйды:
– Берәр җары барасыңмы әллә?
– Китәм, – диде Фәния кырт кына.

Бәрәңге әрчегән Шәмсегөл апаның кулыннан пычагы төшеп китте.
– Ни сөйлисең син? Нишләп? – диде ул, аптырап. Мулланур беләме соң?
– Юк.
– Фәния, ашыкма әле, – диде Шәмсегөл апа, бераз тынычлана төшеп. – Бер син генә түгел, бөтен хатын-кыз кичерә мондый хәлне. Чит кешене «әни» дип йөрисең. Чит кешене «әти» дисең... Ир көен дә көйлисең, өй көен дә көйлисең. Мин дә кичердем синең халәтне. Шулай ирем өйдә юкта, абзар-кура тирәсендә йөргән чакта, тоттым да кайтып киттем. Әнигә зарланам, әти тыңлап тора. Әти тыңлап бетерде дә, нык итеп әйтте: «Чукрак бул! Күпне ишетмә. Сукыр бул! Күпне күрмә! Тиле бул! Бар сүзне дә йөрәгеңә алма. Бар, хәзер үк ирең йортына кит!» Урамнан килгән идем. Кайтканда бакча башыннан туры абзарга кердем. Тиле мин хәзер. Берни булмагандай кыланам. Әйтерсең, мин беркая да бармаган, абзардан чыкмыйча гел шушында эшләгән. Шулай җырлый-җырлый абзар себерәм. Берзаман кайнатам тавышына сискәнеп киттем. «Килен, – ди, – матур җырлыйсың икән. Түлке җырыңның башын ишетми калдым. Тагын җырлачы», – ди. Тиле кешегә нәрсә? Җырладым. Менә шулай, Фәния. Буең да бар. Сабыебыз туарга тора. Ялгыш адым ясама! Уйла...
– Уйладым инде!..
Шәмсегөл, килененә ни-нәрсә дияргә белмичә бераз аптырап утырды да, өйдән чыгып китте. Ул ашыга-ашыга, туп-туры, күршесе Фәрдәниягә керде.
– Килен китә! – диде кайнана, ишеген ябар-япмас. –
Кер әле. Берәр сүз әйтеп кара. Сиңа колак салмасмы?..
– Сеңлем, – диде Фәрдәния, ипләп кенә. – Алдым-бәрдем генә, болай ашык-пошык хәл ителә торган гамәл түгел бит. Уйла әле...
– Уйладым инде...
– Тагын уйла! Мулланурыңны бер югалтсаң... таба алмассың... Ирләр мондый гамәлне кичерми.
– Ил бетмәсә, ир бетмәс әле, – диде Фәния.
Һәм... Төенчеген тотып чыгып та китте. Шәмсегөл апа Мулланурны һәр көн Казыбашка куды:
– Улым, алып кайт киленне. Сагынгандыр... Шуңа гына киткәндер... Яшь акыл – буш акыл... Әйтергә кирәк ие дә бит...
– Мин кумадым. Үзе киткән. Үзе кайтыр да!..

Фәния кайтмады... Кызы Тәнзиләне тапкач, алты айлык нарасыйны әнисенә калдырып, Казанга китте. Тәнзилә дәү әнисе белән үсте. Балам бар, дип гариза биргәч, төзелеш идарәсе җитәкчелеге аңа тулай торактан бер бүлмә дә бирде.
 

* * *

...Фәния авыр сулап куйды.
Ул үзенең тормыш юлын кабат күз алдыннан кичердеме, беразга тынып калды. Ә мин аны аңларга тырышып, үз-үземә сораулар бирә башладым. Нәрсә соң бу: иң элек Гыйльметдингә үч итеп кенә кияүгә чыгуына, аннан соң алдын-артын уйламыйча гына аерылуына үкенүме? Тәнзиләне ятим итеп үстергәне өчен үз-үзен гафу итми яшәү газабы тышка бәреп чыгуымы? Әллә... Бүгенге ятимнәрнең саны сугыш вакытындагыдан да артып киткәнлеген хатын-кызларга аңлатасы килүме?.. Башымда мең төрле сорау. Аларга җавап табарга теләп, мин тагын сүз башлыйм:
– Фәния апа, Мулланур абыйдан соң икенче иргә чыктыгызмы соң?
– Әйе, – диде ул. – Йортка керттем. Кызыма ун яшь тулганда бер бүлмәле фатир алдым. Үземнән җиде яшькә кече егет белән танышкан идем.
– Шуннан?
– Ару гына яши идек үзе, наный. Тәнзилә дә якын итте. Әти дип, йөрде... Тәнзиләм ундүрт яшенә җиткәч... Мин юкта Хөснуллам... кызыма күз ташлый башлаган...
– Менә кабахәт! – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.
– Кабахәтнең кабахәте! Ярый әле, тавыш-гауганы ишетеп, күршеләр ишек дөбердәткән.
– Аннары?..
– Утырттылар... – бераз тын торгач, ул болай дип өс­тә­де: Тик... Тәнзиләмнең йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра калды...

Хатынның сөрмәле күз төпләре дымланды. Фәния апа күңелендә шыткан беренче мәхәббәт гөлен күз алдыма китердем. Ул мәхәббәт гөлендә яшел чирәм өстендәге таң чыкларының иртәнге җемелдәве, саф сулы челтер чишмәләрнең шатлыклы агышы, колачын җәйгән иген басулары күгендә тургайларның эчкерсез җыры чагыла сыман... Ә ул гөл сулган. Чыклар кипкән, чишмәләр киткән...
– Мулланур абый белән башка очрашмадыгызмы? – дидем мин бераздан.
– Очраштык. «Әйдә, кайт Шаһибулатка», – диде. Чакырды...
– Ә син?
– Юк, дидем. Бер кискән ипи ябышмый, дидем. Тиле булганмын. Үземнең юләрлегемә әле дә шаклар катып утырам, акыллым. Шул юләрлек аркасында үзем бәхетсез булдым. Кызымны ятим иттем. Шәмсегөл әнигә, үз әниемә, Мулланурга никадәр җан ярасы ясадым! Җирләргә ятып еласам да, кырларга чыгып кычкырсам да узган гомерләр кире кайтмый шул! Әгәр мөмкин булса, мин сөйләгәннәрне түкми-чәчми яз, Зөһрә акыллым! Гыйбрәт итеп яз! Дөньяның матурлыгы, аның бар яме тигезлектә! Ә ул тигезлекне хатын-кыз зирәклеге саклый. Гаиләнең иминлеге, балаларның тәүфыйгы, аларның бәхете – хатын-кыз кулында.
 

* * *

Мин бүлмәгә кергәндә хезмәттәшләрем кайтып киткән. Өстәлемдә бүлмәдәшем Әлфия калдырган язу ята. «Зөһрә, син кайда йөрисең? Хуҗа эзләде. Иртәгә «давыл» чыгарга охшаган. Әзерлән».

Мин ирен чите белән генә елмайдым да тәрәзә каршысына килеп бастым. Көндезге көч-куәтен югалтып офык читенә җиткәч, кояш сүрән, кызгылт нурларын миңа төбәгән сыман. Бүлмә җиләсләнгән. Утыр да, көндез яза алмаганнарыңны рәхәтләнеп яз. Тик кулым эшкә бармый. Фәния апа сөйләгәннәрдән гәүдәләнгән мәхәббәт гөленең сагышлы язмышы күңелемә тынычлык бирмәде. Сагышка уралган фәлсәфи уйлар башымда бөтерелә. Иң мөһиме: кылган хаталарың башкаларга бәхетсезлек китермәсен икән дип уйлыйм. Кеше рән-җеше өстеңдә тормасын. Уйларым чоңгыл өстендә йөзгән йомычкалар сыман әле калкалар, әле баталар. Бөтерелеп торган уйлар упкынында бүлмә тынчулыгы да, баш мөхәррир кузгатасы «давыл» да – тормыш вак-төякләре генә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар