Логотип
Проза

Фатиха

Вәлиулла өенә кайтканда ярты төн узган иде инде. Чатан Садри аны тыкрык башына кадәр үз машинасында китереп куйды. Калган кырык-илле адымны алпан-тилпән ничек тә үтте. Кызыл кирпечтән салынган зур өенең аш бүлмәсендә ут яна иде әле. Сәкинәсе йокламагандыр болай булгач. Йоклап кына карасын!

Вәлиулла өенә кайтканда ярты төн узган иде инде. Чатан Садри аны тыкрык башына кадәр үз машинасында китереп куйды. Калган кырык-илле адымны алпан-тилпән ничек тә үтте. Кызыл кирпечтән салынган зур өенең аш бүлмәсендә ут яна иде әле. Сәкинәсе йокламагандыр болай булгач. Йоклап кына карасын!

Капка-ишекләрне бәреп-сугып өйгә үтте ул, ишек яңагына сөялеп:
– Сәкинә-ә! – дип кычкырды. Аш бүлмәсе ягыннан, ашыгып, хатыны килеп чыкты, куркынган карашларын чак басып торган Вәлиуллага төбәде.
– Нигә как следовает каршы алмыйсың иреңне? Әллә борын сызгыртып йоклап ятасыңмы, ир кайгысы юкмы синдә? Азрак талкыганмындыр шул мин сиңа бу хакта. Тагын өстисе булган... сеңдерерлек итеп... – Вәлиулла чукмардай йодрыгын уңга-сулга селеккәләде.
– Нинди йокы булсын, әтисе. Һәр адымыңны ишетеп тордым. Ашны җылытырга куеп йөрүем, – дип, гаепле тавыш белән сөйләнде хатыны, килеп Вәлиулланың аяк киемен салдырырга талпынды.

Барысы тәртиптә булуына күңеле булып, Вәлиулла урындыкка җәелде.
Бу вакытта уйлары хатыны тирәсендә уралды. Йокламадым дигән була, кайдан беләсең хатын-кызның хәйләсен? Аның дөбердәп керүенә йоклап яткан кеше дә сикереп торыр иде. Ну ирне ир итәргә кирәген хатынының канына сеңдерә алды шикелле. Ул чүпрәкбашларны уч төбендә йомарлап тотарга кирәк. Бераз ирек бирсәң, тәртип бетте диген. Җылы якларда әнә дөрес чиклиләр хатын-кызны. Баштанаяк бөркәнгән булсын, чит ир-атка күтәрелеп карамасын, ирен хуҗа итеп танысын, дөньясын җигелеп көтсен. Бер хуҗа булырга тиеш өйдә.  

Бүлмә аша хатынының зәгыйфь кенә тавышы ишетелеп калды:
– Капкалап аласыңмы, өстәл әзер...
Вәлиулла өстәл артына чыгып утырды. Токмачлы ашны бер-ике капты да, чыраен чытып, читкә этеп җибәрде. Тәлинкә чак өстәл читенә эләгеп калды, шулпа ашъяулык өстенә чайпалып түгелде.
– Шыр тоз иткәнсең! Картайганчы аш пешерә белмәдең. Кая, берәр чынаяк чәеңне китер дә, торма каршымда катып...

Хатыны шәүлә төсле тавыш-тынсыз чыгып югалгач, Вәлиулла комсызланып кайнар чәй чөмерде. Алдына куелган аш тозлы түгел иде анысы, артык җәелеп китмәсен өчен генә хатынын шелтәләде. Кайтырга чыкканчы ул мул табын артында утырды, калҗа-калҗа симез сарык ите кимерде, каз итеннән пешерелгән бәлешне берүзе диярлек ашап бетерде. 
Чатан Садри шулай кунак итте аны, алдында йөгергәләп торды. Чөнки Вәлиулла абыйсы кирәк иде аңа. Аннан башка күпләр бер адым да атлый алмый бу авылда. Чатанның өстәле артында эчемлекне дә күп чөмерде ул. Менә хәзер чәйгә тансыклаган инде.

Ә хатыны ничауа гына Садриның. Вәлиулланың һәр сүзенә елмаеп-көлеп кенә торды. Садри нәрсәгәдер икенче бүлмәгә чыкканда, тәмам сырпаланып, Вәлиулланың иңбашларына да кагылып куйды әле мут хатын. Аның белән киләчәктә якыннанрак танышырга кирәк булыр.  
Тамак кипкәне басылгач, веранда баскычына чыгып утырды, тәмләп тәмәке суырды. Ә менә үз хатыны белән күптән назланмый инде ул. Назлана да, назлый да белмә-де шул хатыны. Ул яктан уңмады Вәлиулла. Хәер, тормышында хатын-кызлары җитәрлек булды анысы. 
Язмыш аргамагының йөгәнен кулларында чытырдатып тотып яшәде ул. Гомер буе склад мөдире булып эшләде. Таныш-белеш күп булды, абруй зур иде. Башың эшләсә, бик тә төшемле урын ул. Теләгәнен ашады, теләгәнчә эчте – тоташ бәйрәм иде гомере. Кемгәдер баш имәде, аңа бил бөгеп килделәр. Әле дә махы бирми. Өе урап чыккысыз, абзар тулы терлек, гаражында машинасы җырлап утыра, саклык кенәгәсендә шактый акчасы саклана. Әле теттереп яшәр, 55 яшь ирнең кырган орчык кебек чагы...

Кәефе шәп, күңеле җырлый иде Вәлиулланың. Хәзер кереп йомшак түшәккә сузылачак та иртәнгә кадәр изрәп йоклаячак. Утларны да сүндереп тормыйча бүлмәсенә үтте. Хатын ни өчен? Сүндерер, бикләр, саклар тәртипне.

Урыны җәелгән иде, Сәкинәсенең генә тавышы-тыны ишетелми. Мыштым гына үз бүлмәсенә поскандыр. Аның шулай шәүлә төсле тавыш-тынсыз йөрүенә ачуы да килә иренең. Әйтерсең бер өрәк белән яши...

Вәлиулла керә-керешкә өстендәге костюмын почмакка салып атты да, барып урынына ишелмәкче булды. Тик ике адым гына атлап өлгерде: үзе дә сизмәстән, тубыкланып төште. Каршында ниндидер иләмсез зур яфраклар пәйда булды. Гөл икән лә ул, фикус гөле, чыгарып бәрсен, иртәгә үк хатынына әйтергә кирәк! 

Вәлиулла кулларына таянып калкынырга теләде, ни гаҗәп, аякларын бөтенләй тоймады. Үҗәтләнеп, көчле бармаклары белән ботын борып чеметеп алды – черки тешләгән кебек тә авырту сизелмәде. Бар тәнен моңарчы тоелмаган ят халәт биләп алды. Йөрәге, әнә туктыйм, менә туктыйм дигәндәй, әкрен генә тибәргә тотынды, авызы ябылып бетмәстән, яшь балаларныкы төсле төкереге агып төште. Каршыдагы тәрәзә караңгылыгында ниндидер очып йөргән ак япмалар күзенә чалынып калды. «Үләм!» дигән ят уй миен көйдереп алды. – Үлемем шушы икән...» Эчкечелектән барысы!.. Соңгы араларда чаманы узган иде шул. Көн дә сәбәбе табыла, иртәдән кичкә кадәр чөмерә дә чөмерә. Ул йөрәк ничек чыдасын? Туктарга, ял бирергә кирәк организмга. Иртәгә иртүк мунча яктырырга. Юк, иртәгәне өмет итәсе түгел шикелле инде...

– Сәки-и-нә, – дип дәшәргә көч тапты ул үзендә. Көтеп кенә торгандай, хатыны каршысына килеп басты.

– Булыш торырга, – дип, хатынына кулын сузды ул. Юка гына хатынының көче җитәрлек идемени соң аның биш потлык гәүдәсенә?! 

– Маташма, – диде ул шактый матавыклангач, еш-еш сулап, – фатихаңны бир миңа җан тәндә чакта. Мин үләм, Сәкинә...

– Врач чакырыйммы? – дип, бөгелеп төште Сәкинәсе. Кая барып бәрелергә, нәрсә эшләргә белмәде ул. Вәлиулла кемдер каршында шул хәлдә ятармы? Әлегә кадәр мескенләнгәне булмады, моннан соң да булмас...

– Ки-рәк-ми, – диде ул өзеп-өзеп. – Соң инде. Риза-бәхиллегеңне әйт. Миңа бит җавап бирәсе...

– Хәзер йөрәк даруы алып киләм, – дип, хатыны йөгерә-атлый чыгып китте. Бу вакытта Вәлиулла аның өчен иң кирәкле сүзләрне хатынының әйтергә теләмәгәнен аермачык аңлады. Нишләп бәхил булырга тиеш ди ул иреннән? Вәлиулла бит аны эт урынына да күрмәде. Йодрыгын уйнатып кына торды хатыны өстендә. Сәкинәсенең йөзеннән күгәрек китмәде, ничә тапкыр кабыргасы сынды, тешләре коелды, аякка басалмас булып урын өстендә кан косып ятты. Исерек баштан барысына да өстән генә карады Вәлиулла. Ничек җан саклый әле ул изелгән, җәберләнгән, аяк астына салып тапталган мескен зат?
Очраклы рәвештә соңгы мизгелләрендә бу гөл каршына килеп тубыкландымы ул? Гөл каршында түгел, әнә аның кырында басып торган акшарлагандай ак йөзле, зур күзле, ябык кызы Рәмилә каршында тубыкланды ич ул. Мескен бала, ютәленә төелеп, елап-елап, көн дә мәктәпкә барырга ашыга иде. Шул вакыт телсез, карусыз хатыны:
– Балага киез итек алырга иде, кул сыярлык тишек аяк киемендә, – дип мәрхәмәт сораган иде.

Ул чакта кәефләнеп алган Вәлиулла, кызарынып-бүртенеп, Сәкинәсенә акырып кына куйды. Кызган баштан хатынының сүзләре кызык кына булып тоелды.

– Үзең алып бир йон эрләгән акчаларыңа, – дип, ишекне бәреп чыгып киткән иде. Ә баланы өч көннән шәһәр больницасына алып киттеләр. Дөресрәге, Сәкинә кемгәдер гозерләнеп алып китте, Вәлиулланың һәрвакыттагыча вакыты юк иде. Ниндидер озакка сузылган кунакка тарып, күрше авылларга чыгып китеп, күңел ачып йөргән чагы иде. Мамык кебек җиңел генә калган олы кызын ләхеткә салганы уяулы-төшле генә хәтеренә язылды. Бераз айный башлагач, үтереп башы авыртканда хатынына:
– Рәмилә кайда киләп сарып йөри, күзгә чалынмады, – дип һушын алган иде. Сәкинәсе күз яшьләренә төелеп, үксеп елап чыгып киткән иде ул чакта. Шул бала аннан риза-бәхил булсынмы? «Әти!» – дип, бер килеп сыену бәхетеннән мәхрүм булган сабый хәзер синең гөнаһларыңа разый булсынмы? И Вәлиулла, Вәлиулла...

– Менә бу даруны эчеп кара, йөрәгеңә хәл кертер, – дип, ниндидер төймә сузды Сәкинәсе, су йоттырды. Агу йоттырса да таман гына буласы иде дә соң. Кара, иреннәрен ничек кыскан. Бу иреннәр ачылып, аңа мәрхәмәт сүзләрен әйтәселәре юк!
– Мендәрне ташла баш очыма, шунда гына башымны терим. Әллә хәл кереп китәр, – диде ул күзләрен йомып. 

Хатыны утны сүндереп чыгып китте. Алгы бүлмәдән төшкән сүрән яктылык кына саркылды Вәлиулла яткан урынга. Аның ишеткәне бар иде, хәзер бит дин турында белүчеләр – адым саен, сөйләгән иде кайсыдыр... Тегендә, имеш, бар гөнаһларның гафу ителүенә өмет итәргә була. Аллаһ рәхимле үз бәндәсенә, зәгыйфь зат икәнебезне белә безнең, күп очракта аралый уттан. Әмма дә ләкин бәндә-нең бәндәгә кылган начарлыгына Аллаһ Тәгалә ташлама ясамый. Син башта зар елаткан адәмнең бәхиллеген ал, шул чакта гына миһербан булыр сиңа. 
Баскан урынында җир уеп йөргән шәпле Вәлиулла да үлемнән курка иде. Халык арасында аның кушаматы «алпавыт» булды. Берәрсе яраттымы икән аны? Юктыр. Әмма барысын куркытып, барысын бер җепкә бәйләп тотты. Үлем алдында шәпләнеп булмый икән. Монда синең әтәчләнүләреңнең поты бер тиен. 

Бер якын кешесе юк бит хәлен белешерлек. Хатыны ышанмады да шикелле чиренә. Тагын берәр мәкер уйлыйдыр дип фаразлагандыр. Тонсын иде, котылырмын дип уйлап куйгандыр. Әллә Тәңрегә ялвара торгандыр бар күңелен салып, ал шул ләгънәтнең кара җанын, дип. Нәсел дәвамчысы, улы Наил кайтса ни була? Соңгы тапкыр күреп калыр иде Вәлиулла. Ни дисәң дә, әти кеше бит ул. Дөресен генә әйткәндә, әтилеге чамалы булды. 

Улы тугач нык шатланган иде ул. Хәтерендә, кендек әбисенә шау чәчәктән күлмәклек бүләк итте. Авылда юк иде андый затлы товар. Күп өметләр баглады улына. Әти кешеләр шундый буладыр инде. Тик аларның улы гына башкаларныкыннан акыллырак, зирәгрәк, остарак, гайрәтлерәк дип ышаналар. Тоташ бәйрәмнән торган тормышында өзек-төтек кенә улын кулында сикерткәннәре, шаяртып түшәмгә очырганнары хәтердә калган. Менә Наиле мәктәп чорына кергәч, ныклап тотынды ул улын тәрбияләргә. Ни гаҗәп, шул бала, кемгә охшаптыр, бөтенләй башсыз булып чыкты. Гади генә мисаллар да аңына барып җитәлми иде шул имгәкнең. Карап торышка төгәл кебек бар яктан. 

Вәлиулла, берәр чәркә салып, дәресләр әзерләтеп маташты улына. Сүз генә үтмәгәч, кулына солдат каешын бөкләп алып утыра торган булды. Аш бүлмәсендә хатыны Сәкинә дерелдәп утыргандыр аларның шөгыльләнүеннән. Әти кешенең тыныч кына сөйләшүе ике-өч минутка гына җитә иде. Шуннан каеш белән белем кертергә тотынды баласына. Акыллы булсын, янәсе. Бер кызып киткәннән соң, тотнагын югалткан улының тубыкларын калтыратып, идәндәге күлдәвек өстендә басып торуын шәйләгәч, башка тәрбия белән булашмады. Өметен өзде ул килделе-киттеле баладан. 

Моннан соң улы белән гел кычкырып, әмер биреп, атыюлы белән сүгеп, җилкәсенә тамызып кына сөйләшә торган булды. Чак кына әтисенә тарткан булса да, Вәлиулла аны бер дигән итеп тәрбияләр иде. Чакырган чакларда киндердәй агарып, катып кала иде Наиле. Куркак адәмгә бу җирдә урын бармыни? Укудан да тәки булдыра алмады. Сигездән соң әнисенең туган авылына чыгып китте. Әле дә шунда ферма тиресендә казына. Кабергә аяк баскан 90 яшьлек әбисендә яшәп ята. Хаклы булган Вәлиулла, рәтле-башлы кеше чыкмады малайдан. Әле дә айт дигәнгә тайт дип, теләсә кемгә йомышчы булып йөри, диләр. Гаилә кормаган һаман. Вәлиулла озаграк өйдә булмаса, Сәкинәсе, яшерен генә барып, улының хәлләрен белеп кайта шикелле. Ә малайның чыгып киткәненнән бирле берәр тапкыр кайтып, авыз ачып «әти» дип әйткәне юк. Үстер-үстер дә баланы, ашат, киендер дә, әнә шул була сиңа рәхмәт...

Шул мизгелдә Вәлиулланың үтереп су эчәсе килә башлады. Бер йотым су өчен әллә ниләр бирердәй булды. Юктан гына тумаган икән теге әйтем: үлгән чагыңда бер кашык су эчерүче булсын. Ерак юлга чыгар алдыннан түзеп булмаслык дәрәҗәдә тамак кибә икән.
Ярым саташып, су күзаллады ул. Менә ул, биш-алты яшьләрдәге малай, иптәшләре белән колхозның яшелчә бакчасыннан кайтып килә. Күк йөзендә рәхимсез кояш кыздыра. Алар корсаклары күпкәнче яшел борчак ашадылар, кишер кимерделәр, ә хәзер су таптыра кипкән тамак-лары. Арып-талып, Бакый чишмәсенә килеп җитә алар, челтерәп аккан чишмә суы тирәли сузылып яталар да туя алмыйча су эчәләр. Эчкән саен эчәсе килә бу теш-ләрне камаштырган тәмле суны...

Дерт итеп һушына килеп киткән Вәлиулла, кипшенгән иреннәрен ялап, Сәкинәсен чакырырга авызын ачты. Әмма кире уйлады. Үпкәсе зур иде аның хатынына. Чирек гасыр бер түбә астында яшәгән җәмәгатең тормыш белән хушлаша, ә син шуңа бер йотым су эчерергә карыш инде. Килсен иде яныңа, сорашсын иде хәлеңне, берәр җылы сүз әйтсен иде. Яхшымы-начармы, Вәлиулла ире була бит шул күрше бүлмәдә төшләр күреп йоклап яткан хатынның. Гел генә начар булып тормагандыр бит ул, иркәләгәндер дә, кочкандыр да. Менә бу күкрәп торган дөнья кем куллары белән төзелгән? 

Яхшылык өмет итәсе түгел бу хатыннан, никахлашкан ирен дошманнары исемлегенә язган. Бәлки, төпчек кызы Фәния рәхим-шәфкатьлерәк булыр иде? Менә ул, ичмасам, укуда алдырды. Ни гаҗәп, кыз балалар яхшырак укый, үткеррәк була. Ләкин ул баласына да үрнәк әти була алмады Вәлиулла. Фәниясе үскән еллар аның район үзәгендә яшәгән плановик Хәлимә белән мәхәббәт уйнаган чорга туры килде. Тол хатын Хәлимә ничек тә Вәлиулланың гаиләсен тузгытып, ирне үзенеке итәргә көрәш башлады. Көн аралаш диярлек районга чапты Вәлиулла, яңа мәхәббәтендә мунчалар кереп, пилмәннәр ашап, атналар буе хәмер чөмереп ятты. Үзен бөтенләй икенче тормышта яшәгәндәй хис итә башлаган иде ул. Шуңа да сирәк күрешүләрдә Сәкинәсен дә, балаларын да җен урынына күрде.

Тәмам күченергә җыенып беткән иде инде, нигәдер кире уйлады, күңеле кайтты Хәлимәдән. Чамалады акылы белән: бер барып капса, ычкына алмаячак җәтмәдән. Хәлимә – юаш Сәкинә түгел, читкә бер адым атларга рөхсәт итмәячәк. Дуларга уйласаң, ике уйлап тормый, бозым ясаячак, агу эчерәчәк, җаныңны җәһәннәмгә олактырачак! Бу дөньяда иргә сусаган ялгыз хатыннар беткәнме? Хәлимәдән болайрак әллә күпмене табарга була.

Шулай икеле-микеле йөргән елларда Фәния гел «дүртле», «бишле» билгеләренә мәктәпне тәмамлады. 
– Укырга керергә ниятләгән идем, әти, – дип ярдәм сорады ул. – Миңа укыган елларда акчалата ярдәм ит әле, зинһар. Һәр тоткан тиенеңне язып барырсың. Соңыннан барысын эшләп түләрмен, – дип ялынды.
– Әндри казнасы бармы әллә монда? Әлеге яшеңә кадәр караганга рәхмәт әйт. Эшләп укы, акыллы кешеләр шулай итә, – дип кырт кисте. 

Ул кызы шәплерәк иде, чыбык та әзрәк эләкте анысына, Вәлиулла да олыгая төште. Ачы телле иде, шуңа йөзенә бәреп әйтте:
– Сиңа көнем калмасын. Башка әти дигән сүзне ишетмәссең миннән, бусагаңны атлап кермәм. Укырмын да, кеше дә булырмын. Сиңа күрергә булсын кылганнарыңның җәзасын. Әни генә жәл, – дип, бер кул сумкасы тотып чыгып китте өйдән. Анысының да күзгә күренгәне юк. Сәкинәдән кайчак сораштыра да Вәлиулла, гел укый ди. Тәки сүзендә торган икән. Юк, ул кызы да кипкән тамагын җебетмәс иде аның...

Әле менә үз гаиләсендә булып үткән вакыйгалар яңарды, ә уйлап китсәң, күпме кешене ул кан яшьләре белән елатты, җәберләде, мәсхәрәләде, камыр урынына изде. Ул яшәдеме бу тормышны? Бетмәс-төкәнмәс бәйрәм булдымы шундый яшәү?..

Бөтенләй түземлеге төкәнеп, Вәлиулла Сәкинәсен дәшәргә булды. Авызын ачып, аңлаешлы авазлар чыгарырга азапланып карады, хәленнән килмәде. Ниндидер боз салкынлыгы аяк бармаклары, кул бармаклары буйлап үрмәләгәнен тойды ул. «Җан чыгу дигәннәре шул була икән», дигән коточкыч уй үтте башыннан. Бәлки, ризыгы тәмам азагына җиткәндер, башкача бер йотым су да язылмагандыр фанилыкта. 

Җан ачуы белән фикус гөле утырган кечкенә урындыкны этеп җибәрә алды ул. Зур савыттагы гөл, бүлмә яңгыратып, идәнгә тәгәрәде, тирә-якка туфрак чәчелде. Берничә бөртек балчык ирнең күз кабакларына, иреннәренә ягылды. Менә шулай җиргә тартыла башлады бугай инде.

Күрше бүлмәдән, очып, Сәкинәсе килеп чыкты, утны кабызды. Өс киемен дә салмаган хатыны, күзләре кара янып чыккан. Йокламагандыр, ахрысы, утыргандыр үткән гомерендә иренең кәмитләрен исенә төшереп.

– Су... су... – дип авызын кыймылдатты Вәлиулла, ялынычлы карашын кешегә дә чутламый яшәгән хатынының сырлар капларга өлгергән йөзенә юнәлтте. Аңлады, рәхмәт төшкере, йөгертеп чынаяк алып чыкты. Диңгез эчеп бетерердәй булып сусаган иде Вәлиулла, ике йотудан артык китә алмады. Теләк тә киртәләнә икән соңгы адым алдыннан.

– Ярар, гафу итә алмыйсыңдыр... – диде ир, суына башлаган учына Сәкинәсенең кулын кысып.

Хәле бетте аның, еш-еш тын алып ял итте.
– Нигә ташлап китмәдең син бу тормышны? Нигә түздең?

Сәкинәсе, елмая төшеп, тынып калды.
– Жәлләдем мин сине...

Менә сиңа мә! Аны бу җирдә күралмадылар, курыктылар, бәддога укыдылар, аңа яраклаштылар, куштанландылар, көнләштеләр, каргадылар, бәлки, битарафлар да табылгандыр. Әмма жәлләгән кеше?

– Син бит шайтан фигылендә яшәдең. Ни дисәң дә, син минем хәләл ирем, балаларымның атасы. Бөтенләй юкка чыга идең яныңда мин булмасам. 

Үләр алдыннан гына адәм баласы кайбер кыйммәтләрне аңлый башлый. Әмма соң була шул, соң була...

Теге тәрәзә артындагы ак япмалар бүлмә эченә үттеләр, түшәмгә күтәрелеп, Вәлиулла өстендә зыр-зыр әйләнергә тотындылар. Кинәт караңгылык чорнады ирне, тәне-гәүдәсе берни сизми-тоймый башлады. Бары ерактан, бик ерактан таныш тавыш ишетелеп калгандай булды:

– Риза-бәхилмен синнән, Вәлиулла. Фатихамны бирәм. Соңгы яхшылыгым шул булсын. Тыныч йокла...

Рәсем: Наталья Васильева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар