Логотип
Проза

Энҗе бөртекләре

Иртәнге тынлык озакка бармады. Анда-санда капка келәләре күтәрелгән, шыңгыр-шыңгыр чиләк шыңгырдаган тавышлар ишетелә башлады. Шомырт, миләш агачлары артына яшеренгән зәңгәр тәрәзәле йортның да капкасы ачылды. Иң элек аннан өсте марля белән капланган ак чиләк һәм, соңрак, эре кызыл, чәчәкләр төшерелгән шәльяулыгын артка җибәреп бәйләгән бер әби чыкты.
Чыкты да, көянтә-чиләген иңбашына җайлап, урам аркылы уза башлады. Шул чакта әби юл уртасында пыр тузып сугышып яткан ике әтәчне күрде һәм (берсе үзенеке иде), аерырга теләп, аларга таба юнәлде.
 -    Тавыкларында гаме юк, сугышудан башың чыкмый, азуы тәмам җитте мәлгуньнең, көш, көш...

Әтәчләр өчен әбиең әллә бар, әллә юк. Аз гына да исләре китмичә, берсен-берсе очынып чукыша бирәләр.
—    Ә-ә-ә, сез әле алаймы! — Әби, әтәчләрдән күзен алмыйча, көянтә-чиләген җиргә куя башлады. Әмма чиләкләрнең берсе кантар өстенә туры килде дә, авып китеп, көпчәк эзенә ак тасмадай сөт юллары сузылды. Нәкъ шул вакыт звонок чылтыраган тавыш ишетелде. Күп тә үтми, велосипедка утырган бер егет тыкрыктан атылып чыкты да, юлдагы хәлне күреп, “айгырын” кая борырга белмичә, беркавымга каушап калды. Чиләкләргә бәрелеп инде мәтәлә дигәндә генә, үзе кебек үк аптырап калган әбине читләтеп, сугышучы әтәчләр арасыннан юл салып өлгерде. Тегеләр исә кыткылдаша-кыткылдаша шылу ягын карадылар.
—    Әй, рәхмәт төшкере, таң тишегеннән алакаеп чапмасаң. Әтәчләрне таптый яздың ич!
“Гаебен” йомшарту нияте белән, ахрысы, велосипедыннан сикереп төште дә:
—    Син, әби, миңа рәнҗемә инде, ялгыш бит, — диде егет.
—    Менә тагын, булмаганны. Нишләп рәнҗим ди мин сиңа.
— Рәхмәт, әби!
-    Һe, шулай булмыйча...

Карчык, маңгаена кулын куеп, егет артыннан бераз карап торды да түгелгән сөтен кызганып такмаклый башлады:
— И-и, рәхмәт төшкере, иртәнге савымнар гына иде, харап булды лабаса. Суйдырам азгынны, суйдырам, бүгеннән дә калдырмыйм, сугышып карасын әнә казанда.
Әби шулай әтәченә “рәхмәт яудырып” торган арада капкада тагын берәү күренде. Монысы бала итәкле ачык зәңгәр күлмәк өстеннән канатлы ак алъяпкыч япкан яшь кенә хатын иде.
—    Әй, әнкәй, әйттем ич мин сиңа. Төшкә кайтканда гына булса да үзем аертып чыгар идем әле.
—    Бу арада сиңа эш болай да җитәрлек, килен. Хәерле каза булсын инде. Бар,бәбкәм, бар. Эшеңә соңга калма.
Ә килен дигәне, кузгалып китәргә көче җитмәгәндәй, каенанасына караган хәлдә, баскан урынында сөйкемле генә елмаеп тора да тора. Аның килеше: менә-менә йөгереп барыр да карчыкны кочагына алып сөя, иркәли башлар төсле. Әби дә, түгелгән сөте кебек ап-ак йон оек белән балтырлы галош кигән аякларын җир тешләгәндәй, кузгалып китә алмыйча, килененә карап шулай ук елмая да елмая.

Бераздан урам тагын тынып калды. Анда инде әби дә, килене дә юк, бары тик әрекмән колаклы маэмай малае гына, юл кырыена сузылып яткан килеш, көпчәк эзеннән рәхәтләнеп сөт эчә иде...
Сөте түгелгәннән соң кәефе шактый ук кырылган Мәрфуга әби, башлап нәрсәгә тотынырга белмичә, ишегалдында байтак аптырап йөрде. Аннан, түтәлләренә су сипмәгәне исенә төшеп, бакчага кереп китте. Анда эшен бетергәч, ишегалдына чыкты, тавык-чебешләрен туйдырды. Кыскасы, азмыни өй тирәсендә карчык кешегә эш. Ул арада өйлә җитте, самавыр куеп киленен көтә башлады. Озак көтте Мәрфуга әби. Капка төбенә дә ничә чыгып, ничә кермәде, әмма килене юк та юк. Инде шактый ук борчуга калып, Мәрфуга әби тагын капка төбенә чыкты. Чыгып басуы булды, аның каршысына чәчләре кибәр-кипмәс тырпайган, иреннәре күгәреп беткән күрше малае Әнәс килеп туктады.
—    Сиңа ни булды, бала, нишләдең?
—    Мин әниләр янына чөгендер басуына барган идем дә, кире кайтарып җибәрделәр.
—    Ник алай?
—    Сания апа сиңа: “Әнкәй борчылып тормасын, төшкә кайта алмыйм”, — дип әйтергә кушты.
—    Нишләп икән, белмәдеңме?
—    Әллә кайдан бик күп абыйлар, апалар килгән, чөгендерләрен карап йөриләр.
—    Сине күптән җибәргәннәр идеме соң?
—    Юк, күптән түгел. Мин әле кайтышлый малайлар белән су гына коендым.
—    Ә-ә, алайса, әйтәм аны, озак түгел икән шул. Тукта инде, йомышыңны болай тиз үти торган булгач, бер сыйлыйм әле үзеңне, — дип, Мәрфуга әби малайны ишегалдына алып кереп китте.

Бераздан соң, күлмәк итәгенә кыяр, шалкан, тагын ниләрдер тутырып, Әнәс килеп тә чыкты. Чыкты да, уңга-сулга карамыйча, үзләренә таба элдертте,
Мәрфуга әби ялгыз калды. Әмма аның күңеле тыныч иде инде. “Һай, каныктылар да соң шуларның чөгендер җирләренә, йә аннан, йә моннан явып кына тора кунаклар”, — дип, килене өчен куана-куана, инде юк эшләрен дә бар итеп, тагын йорт арасында кайнаша башлады. Шулай эш белән мавыгып вакытның кичкә авышуын да, килененең кайтып төшүен дә сизми калды Мәрфуга әби. Бары тик капка тавышын ишеткәч кенә исенә килде. Башка вакытта киленен тәрәзәдән үк күреп каршы алырга чыга торган иде, югыйсә. Хәер, бүген иртәрәк тә кайтты бугай. Шуңа күрә Сания ишек бусагасында күренү белән Мәрфуга әби:
— Менә сиңа, мин тагын, кунаклар да булгач, тиз генә кайта алмаслар, дип, аш кына салып ята идем ич, — дип куйды.
—    Озаттык инде, әнкәй, менә үзебезгә кунак киләсе бар әле, — диде Сания аңа каршы.
—    Нинди кунак ул, кайдан?
—    Әйткән идем ич бер, күрше авыл егете өндәп йөри дип, шул килә.
—    Килештегез мени инде, кызым?
—    Бөтенләй үк түгел түгелен дә... Синнән ризалык алырга куштым.
Мәрфуга әби, кинәт сүрәнләнеп, сулыгып калды. Сания, аның сулган йөзенә, мөлдерәп яшь тулы күзләренә карарга кыймыйча, каенанасының күкрәгенә капланды.
—    Кичә кичтән үк әйтермен дигән идем дә... Нишлим соң, әнкәй?!
“Нишлим соң, әнкәй!” Ә нишләсен соң Мәрфуга әби, картлык көннәрен шулай бер ялгызы каңгыpaп уздырыр микәнни? Үткән атнаны Сания сүз кузгатканнан бирле үк инде әлеге уйлары аның йөрәген туктаусыз телгәләп килде. Бу хәлнең ул озак көттермәячәген сизде сизүен, әмма болай ук тиз булыр дип һич тә ышанасы килми иде. Шуңа күрә менә Мәрфуга әбинең кинәт башы әйләнеп, бик тә авыр булып китте. Алай да ул үзен кулга алырга тырышып, әле һаман да күкрәгеннән күтәрелмичә сулкылдаган киленен юатырга кереште;
—    Нишлисең инде, бәбкәем, шулай кирәк ич. Мине сагалап кына чәчәк көннәреңне уздыра алмассың. Гомере кыска булды шул баламның, югыйсә канә... Рухына тап төшермәдең, йөзең ак, күңелең пакь, кызым, бәхетең юлдаш булсын. Тик менә кичә үк әйтеп куймыйча бик әйбәт эшләмәгәнсең, итәкләрне җыебрак торган булыр идек. Ашы-суы дигәндәй, тегенди-мондый гына кунак түгел бит.
—    Борчылмасана, әнкәй...
—    Шулай да вакыт бар әле, күңелемне дә биздергән иде, суйдырыйк булмаса теге әтәчне, ичмасам, бер файдасы тияр...

Җиңнәрен сызганып, итәкләрен кыстыра-кыстыра, Мәрфуга әби ишегалдына чыкты.
Әтәчне тотуы авыр булмады. Чөнки ул, беренчедән, әбигә ияләшкән, икенчедән, бик кыю, үзе әйтмешли, азуы тәмам җиткән әтәч иде. “Теңкәмә тигән идең тиюен, бәхетеңнән Әхмәтша гына өйдә туры килсен инде”, — дип сөйләнә-сөйләнә әтәчнең аякларын бәйләгәндә капка ачылды. Аннан, велосипедын җитәкләп, иртә белән әтәчләрне таптата язган егет килеп керде...
—    Карасана, син теге егет бугай ич!
—    Шул, әби, шул...
—    Кем малае coң син, бер дә күзгә чалынганга ошамыйсың?
—    Мин, әби, Куштирәктән. Сезнең авылда әле яңа кеше, бригадир.
—    Шулайдыр шул, югыйсә. Әйткәннәр иде аны... Синмени инде ул? Әйдүк, әйдүк!
—    Сания өйдәме coң?
—    Өйдә Сания, өйдә... Ни, кем, карале...
— Мәхмүт минем исемем, әби.
—    Ә-ә, Мәхмүтме? Алайса мә, Мәхмүт улым, бик һәйбәтләп кенә, җиренә җиткереп, шушы әтәчне суеп бир әле.
—    Ничек coң бу, бәйрәм түгел, ни түгел дигәндәй, әтәчне кыркылдатырга булдыгыз.
—    Бәйрәм дип инде...
Мәрфуга әби әйтәсен әйтеп бетермичә туктап калды. Тик бераздан гына көрсенеп:
- Кунак көтәбез, кунак, — диде.

Әбинең бу сүзләрендә никадәр сагыш, язмышына никадәр күндәмлек хисләре ядгыравын Мәхмүт сизмәде. Әйе, сизмәде. Чөнки баскыч төбенә Сания чыгып баскан иде. Шуңа күрә ул җәелеп бер елмайды да:
—    Алайса булдырабыз аны. Пычак та тапсак... — дип, әтәчне бер култыгыннан җәһәт кенә икенчесенә кыстырып куйды.
Менә сиңа, анысы да бар икән ич әле. Тукта инде, Әхмәтшага кереп чыгыйм булмаса.
Әтәч тотканда тузгып, яулыгы астыннан чыгып торган чәчләрен яшерә-яшерә, Мәрфуга әби күршесе Әхмәтша картларга кереп китте.
Әле генә шаулап торган ишегалды кинәт тынып калды. Сания да, баштан ук сүзгә катнашмаган кебек, менә хәзер дә ишек яңагына сөялгән килеш, алга чыгарып салган толым очын бөтерә-бөтерә, дәшми-тынмый тора бирде. Бу хәл Мәхмүтне инде шактый ук борчый башлаган иде. Кинәт аның колак төбендә Мәрфуга әбинең: “Кунак көтәбез, кунак”, — дигән сүзләре кабат яңгырап киткәндәй булды. Тукта, тукта... Ничек әйтелде әле ул, бик сагышлы ишетелгән иде түгелме coң? Сания да моңсу күренә, ни булды икән? Ниһаять, Мәхмүт тынлыкны бозып:
— Вакытсызрак булды, ахры, Сания, кунак та көтәсез икән, ул -бу юктыр ич, ничектер бик сүрән күренәсең, — диде.
—    Әй, Мәхмүт, кунак дигәне син үзең ич инде. Анам кебек газиз кешем бит, ялгыз башын ничек ташлап китим. Гомере буе берүзе, бичара. Тол калып бала үстергән. Ул да менә... Аннан coң да әнкәй белән шушы нигездә күпме гомер иттем...
— Аңлыйм, Сания, нишлим соң?

Сания җавап кайтармады. Аның урынына Мәхмүтнед култык астыннан әтәч кенә кыткылдап куйды. Ул да түгел, үзен онытуларыннан файдаланып, ычкынып җиргә төште дә, канатлары белән бәрә-бәрә, Мәхмүтнед аяк тирәсендә талпына башлады. Шул арада пычак тотып Мәрфуга әби дә кайтып керде.
Кояш батты. Инде кич җитте, Мәрфуга әбинең әтәче пешкәнгә дә байтак вакыт үтте. Әмма ул көткән кунак әле һаман күренми. “Бу егет тә бик озак юанды”, — дип, Сания белән ара-тирә сүз катышып утырган Мәхмүтнең китмәвенә дә эче поша башлаган иде, Шул арада ул: “Бригадир кешенең звено башлыгында ни эше булмас”, дип, үзен тынычландырырга да тырышып карады. Алай дисәң дә инде бик озакка китте, вакыт инде, югыйсә. Ниһаять, Мәрфуга әби Санияны почмак ягына чакырып сораштырмыйча булдыра алмады:
— Кызым, нишләп озаклады coң бу кунак, ашым куерып бетә бит инде. Монысының да китәр исәбе күренми. Кеше алдында.. Сөйләшәсе, киңәшәсе булыр.
—    И-и, әнкәй, соң шул үзе ич инде кунак.
—    Кит! Ишкәнмен икән алайса... ничек бер дә башыма килмәде coң, менә сиңа.

Мәрфуга әби каударланып табын әзерләргә кереште. Башта ул борыч савыты урынына, ни өчендер, калай тартмалы чәй китереп куйды. Аннан кашык-тәлинкәсен чыгарды һәм аш китереп утыртты. Соңыннан чүмеч урынына төбе тишкәле пилмән соскыч алып килеп: “Ачыктырып бетердем ахры мин сезне, балакайлар, карчыкларның шул инде аларның”, — дип сөйләнә-сөйләнә аш бүләргә тотынды. Әмма бер чумыру белән “чүмеч” төбендә утырып калган токмачларга карап кеткелдәп көлеп җибәрде. Әбинең бу кыланышларын инде байтактан бирле сәерсенеп күзәтеп утырган Сания белән Мәхмүт тә ада кушылып көлә башладылар.
Өй эче җанланып, яктырып киткәндәй булды. Кияү буласы кешенең дә теле шактый ачыла төште. Әмма кирәкле сүзгә керешергә ничек тә кыюлыгы җитеп бетми иде әле. Сүзне Мәрфуга әби башлады:
— Синең, улым, кемнәрең бар соң?
—    Минемме? Әти, әни, энем, сеңлем бар.
—    Ә-ә, алайса ул яктан бик бай икәнсең.
—    Башка яктан да, әби, тормышыбыз бик җитеш. Тик менә...
—    Шулайдыр, улым, шулайдыр, — дип Мәхмүт әйтеп бетергәнче үк Мәрфуга әби үзе ялгап китте. — Сания әйткән иде. Нишләмәк кирәк, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Миннән хәер-фатиха, инде күп гомерем калмагандыр, берүк бәхетле генә була күрегез.

Мәрфуга әби тагын нидер әйтергә теләгән иде дә яшенә буылып туктап калды. Аннан йөзен каплап почмакка юнәлде. Сания да терсәкләре белән өстәлгә таянып йөзен каплады. Бу сөйләшү болай ук авыр булыр дип уйламаган иде Мәхмүт. Аңа бик ямансу булып китте... Ул да башын кулларына салып уйга чумды... һәм менә ул күтәрелеп почмак якка карады. Әби, әгәр риза булсаң... Бергә калыр идек...

Мәрфуга әбинең йомшак кына өзек-өзек тавышы ишетелде:
- И-и... балалар!..

Сания яшьле күзләре белән Мәхмүткә тутырып карады да ике кулын ада сузды...

Мәхмүт китте. Өйдә ут сүнде. Чыпчык борыныдай кыска җәйге төн озакка бармады, тиздән таң атты, балкып кояш чыкты. Авыл урамнарындагы чирәмнәргә кунган чык тамчылары энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Taң алдыннан гына йокыга талган Мәрфуга әбинең дә күз төбендә кипмичә энҗе бөртегедәй яшь калган. Өй түрендәге шомырт яфраклары арасыннан төшкән иртәнге кояш нурлары карчыкның җыерчыклы йөзенә үрмәлиләр, әйтерсең лә алар Мәрфуга әбинең күз төбендәге ялгыз яшь бөртеген киптерергә ашыгалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гүзәл әхләк әсәрдә.Мондый әсәрне уку рәхәтлек бирә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу әсәр татар халкының рухын чагылдыра. Элек ул шундый булган. Хәзер... Күңелгә ятышлы итеп язылган, чын язучы язган шул аны!

      Хәзер укыйлар