Логотип
Проза

Елан. № 1.

Урманга арка терәп яшәделәр. Ишек-тәрәзә ачсаң, өсләренә агач-куак авып төшәр сыман иде. Авыл түгел, карурман иде бу. Шуңа күрә ул яңа җиргә озак ияләшә алмады. Тукран тукылдаса да, куян сикерсә дә өне алына иде. Аннары, яши-яши күнекте: үзен дә җил очыртып кигергән орлыктан тишелгән бер агач итеп тоя башлады. Тик менә урман хәшәрәтләре генә вакыт-вакыт йөрәкне калтыратып куя иде. Әнә бүген иртән елан кабыгына басты да чырыйлап кычкырып җибәрде. Бүтән аулак урын тапмаган микәнни, явыз, “киемен” баскыч төбенә үк салган. Еланның алар бусагасында чишенүе хәерлегә түгел инде. Начарга юрыйлар моны, начар хәлләргә. Ишегалдыннан шуышып кына үтсә — сүз дә әйтмәс идең әле. Фәһимәләр йортын бу хәшәрәт затлар артык үз итте шул. Керпе дә үрчетеп карады хатын, тик файдасын күрмәде: “тере энәләр” берәм-берәм югалып беттеләр.

Аның да кушаматы “елан” иде. Елан Фәһимә... Әмма иренең авылында аны белмәделәр, чөнки хатын исемен елан төсле шәһәрдә үк “салып” калдырган иде. Мәңгегә онытыласы иде ул. Әгәр... һәр көн диярлек төшләренә кереп йөдәткән тиле Хәтимә искә төшереп тормаса, әйе, онытыласы иде.

— Син елан! Син бә-әк зәһәр елан... Оланыңны ике кат югалтырсың, — дип чәтелди карчык, ә үзенең тешсез авызыннан агып чыккан күбекле селәгәе изүенә тама. “Көн дә аптыратмас иде, әллә миннән хәер өметләнә микән?” — дип, иртән үк Вәсимә абыстайга садака илтергә ниятләгән иде ул, тукта, елан кабыгын чүплеккә ыргытмыйча бармас, ахры. Каһәр суккыры, алай итсәң дә ярамас шул. Аны бит әле ташларга да кушмыйлар: кояшта киптереп чокырга күмәргә кирәк, шунда гына йортыңа бәла борын тыкмас, диләр. Юк-бар ырымнарга ышанган надан халыкны әйт инде син, йә! Фәһимәнең ырым-шырымнар белән әвәрә килергә вакыты бар ди монда. Ике якта ике күрше: сезгә миннән күчтәнәч дисең дә, вәссәлам! Хәмзәләр таң тишегеннән үк тавык сыман ишегалдында чүпләнә, ә менә көмәнле Рокыя кояш арт чүмечен кыздырганчы йокы симертә.

Фәһимә тиз-тиз генә сәнәк япьләренә елан кабыгын урады да “күчтәнәч”не арт капкадан гына Рокыялар сараена кертеп ташлады. Ахырдан баскычка утырып авызын томалап озак кына көлде ул. Әй, һич кенә дә аптырамый инде үзе. Башындагы уеның ничек итеп кулына күчкәнен сизми дә. Ай күрде, кояш алды, валлаһи. Хәйлә белән җитезлектә аңа тиңнәр юктыр, мөгаен. Кушаматы да холкына туры килергә тиеш иде бит аның. Ә кызга бәнахакка “елан” исеме тактылар. Астыртын булса бер хәл иде, көтмәгәндә генә чакса бер хәл иде! Киресенчә, яшь чактагы шаярулар бөтен кешенең күз алдында эшләнә иде ич. “Җен тубалы” иде Фәһимә, күңелендә мәтәлчек атынган шаян җен аны котырта башласа, бер җилсез тыныч көндә зилзилә куба иде. Ә зилзилә тынса — аның ниндидер эзе кала иде. Күрше карчыгының зур корсаклы кәҗәсен ул кар базына, кыш исе иснәсен дип, уйнап кына этеп төшергән иде, дүрт аяклы мәхлук туңып та үлгән. Укытучының урындыгына да инәне үчегеп куймады кыз, бары тик кызык ясыйм, сыйныфташларны көлдерәм дип кенә тырышты, ә сыйныф көлмәде, чөнки ботына инә кадалган укытучы әллә куркудан, әллә авыртудан аңын җуйды.

Бервакыт Әнисләр капка төбендә кич утыралар иде, Фәһимә, җәй төне салкын, әйдә, җылытабыз дип, турга кайтарып аударган саламга шырпы сызып ташлады. Чүт кенә Әнисләрнең өенә ут капмады.

Тиле Хәтимәгә дә ул уйнап кына каныккан иде. Теге гөнаһсыз шаяруларымны аңладылар бит, монысы өчен дә тотып кыйнамаслар әле, дип уйлады. Һай, алдан ук белгән булса соң тиле белән булышуның азагы ничек очланганын! Йөз чакрымнан урап үтәр иде ул аны! Һәм әлеге әшәке кушаматның җиле дә кагылмас иде.

Сиксәненче яшен куган Хәтимә “әби” дигәнне яратмый, “нишләп мине карчыкка чутлыйсыз, мин — кыз кеше, кияүгә дә чыкмадым әле” дип турсая, шуңа күрә авылда олысы-кечесе дивананы жәлләп:
— Нихәл, Хәтимә сеңел?! — дип эндәшә иде.

Бер Фәһимә генә авыл гадәтен санламады, карчык очраса юри:
— Нихәл, Хәтимә әби, картаеп-муртаеп буламы? — дип авыз ера иде.

Үртәлүдән карчыкның йөзе кыйшаеп китә дә, ул аксый-туксый кызны куа башлый, ләкин өч-дүрт адым атлауга, аяклары чолганып, җиргә егыла иде. Аның янына килеп баскан Фәһимә:
— Тагын куыш уйныйк әле, әби! Бас инде, әби, аяклан инде, әби, — дип ялварган итенә иде.

Соңгы елларда тиле Хәтимә сөйләшми, кибеттә дә аласы әйберен ымнар белән генә аңлата иде. Аякта килеш телдән язган, диләр иде авылда. Язмаган икән... Беркөнне карчык Фәһимәнең йөрәген сугып канатты. Юк, кул белән сукмады, сүз белән телде. Тиле яр буенда бака яфрагы җыя иде, ә Фәһимәнең кызлар белән су коенып яткан чагы. Эчендәге тиктормас җене кинәт карчыкка бәйләнергә кушты. Су коену рәхәтен дә онытты Фәһимә.
— Кызлар! Әйдәгез Хәтимә сеңелкәшне йөздерәбез. Ул судан куркып аягын да чылатмый, ди.
— Тимәсәнә шул алла колына, — диеште кызлар, әмма уена кергән әйберне эшләмичә туктамаган “җен тубалы”, йөгереп барып, арты белән торган карчыкны этеп җибәрде. Тиле мәтәлә-мәтәлә ярдан тәгәрәде. Суда тыпырчынган Хәтимәне кызлар яр өстенә сөйрәп чыгардылар. Фәһимә шарык-шорык көлде, ә карчык, моңарчы тел яшергән карчык, шыңшый-шыңшый юешләнгән күлмәк итәген сыкты.
— Киявем бүләге ие, пычранды инде, — диде. — Саклап кына кия идем дә.
— Елама, Хәтимә сеңел, яңасын тектерерсең, — дип юаткан кызларны ишетмәде тиле, кәкре бармагы белән Фәһимәгә төртте, һәм бертыннан:
— Син елан! Син бә-әк зәһәр елан, — диде. — Ирсез тапкан оланыңны ике кат югалтырсың, — диде.

Фәһимә катып калды. Елан?! Абау, бигрәк ямьсез исем! Хәтта тәнне чиркандырды. Аңа кушаматның төрлесен тактылар, җилбәзәк, башкисәр, җен тубалы, диделәр, ә ул гарьләнми иде.

Карчыкның кушаматтан да хәтәррәк сүзләр ычкындырганын аннан соң гына аңлады кыз. Сердәшләренең серле генә бер-берсенә карап алуыннан гына. Авылда тиле Хәтимә әйткәннәр дөрес килә дип сөйлиләр иде. Аһ, тәмуг кисәве, ирсез бала табасың диме? Карт җен! Шушы ялганы белән бөтен дөньяны сасыта бит бу.

Кызларны күр син, ник берсе Фәһимәне якласын, “миңа да бак, миңа да”, — дип бакылдашып, карчык тирәсендә бөтереләләр. Тиле Хәтимә сөякле кулы белән чалт-чолт аларның учына сукты.
— Синең ирең бай була, тимер атта йөретә. Син мөгаллимәлеккә укырсың. Син зур йортта китаплар яздыртырсың.
Кыз:
— Минекен төзәт, миңа да чынын әйт! — дип судан очып чыга башлагач, тиле мүкәли-мүкәли ярдан менеп китте. Менгәч тә борылып кычкырды:
- Син елан! Бә-әк әшәке елан, оланыңны ике кат югалтырсың, - диде.

Әйтерсең учлап-учлап вак чуерташ сиптеләр, су өсте калтырап куйды.
Сез шуның әкиятенә ышанасызмы?! — Фәһимә ярсып кызларга ташланды, типте, этте, төкерде. — Эчтән өенәсезме? Тапмыйм мин ирсез бала! Мин хәлле кешеләр кызы, менә дигән егетне эләктерәчәкмен! Мәңге ырмаячакмын үземнән! Син, Гатия, бай кияү каптырам дип шатланма, яме? Сиңа машина ди, мә! Сирәк-кенә ирең тирес ташыган ат арбасына утырга-мужытса! Син, Мәдинә, укытам дип хыялланма, арык икәнеңне бел!

Беркем дә аңа каршы дәшмәде, этелгәне — этелгән, егылганы — егылган килеш торды. Ярсуы басылгач, юашланып: тиленең сүзләрен өй борынча чәчмәгез инде, яме, ахирәтләр? - диде.
Кызлар дәррәү “ярар” диде, әмма аларның “ярар”ы Фәһимәгә ярарга тырышу гына иде. Ә кешегә күпме ялагайланырга  була? Тел кычытса аны күпме тыеп була, ниһаять! Дус кыланып, бер табактан ашап йөргән сердәшләрнең кайсыдыр теленә ирек бирде шул, авылда «җен тубалы» турында күпертелгән-кабартлыган әшәке гайбәт таралды. Фәһимә көмәнле икән... Алданган икән... Үткән-сүткән күзе белән кызның корсагын капшады. Үсәме, зураямы янәсе. Ә елан аларның өметен “акламады”, аның буй-сыны һаман зифа, һаман сылу иде... Дөньяда берни үзгәрмәде. Фәһимәгә күз аткан егет-җилән генә качып бетте дә, дус саналган кыз-кыркын гына читләште. Җәһәннәмгә олакмагайлары шунда! Ул барыбер шәһәргә укырга китә иде. Әтисе сайлаган институтка иң беренче мичкә-мичкә бал, түшкә-түшкә ит озайды.
Тик шәһәргә китсә дә, күрәчәгеннән котыла алмады ул. Гүрендә йөзтүбән әйләнеп ятсын Хәтимә, шул тиле каркылдаганча булды бит. Аның сүзе раска чыкты...

...Садакасын төреп култык астына кыстырган хатын урамнан узганда күрде: Рокыя бакчада кайнаша.
Иртүк нишлисең? - диде Фәһимә, гәрчә күршесенең ни эшләгәне күз алдында иде: зур корсагын шәл белән бәйләгән дә уфыра-уфыра елан кабыгын түтәл кырыена җәя.
- Кунакчадагы тавыкларны чыгараем да бераз йоклаем дигәнием, йокларсың, эш ясаган елан, безгә тиресен салган.
- Киптереп мәшәкатьләнмә, тирескә ташла.
- Әй, бәласеннән баш-аяк. Исән-сау бәбилисем дә бар. Анысы өстенә басмадым басуын. Ходай саклады. Бассаң — тучны нидер була ул, имеш.

“Миннән китте”, — дип сөенгән Фәһимәнең күз кабагы тартышып куйды.
— Сезнең авыл түбәсе ырым-шырым белән ябылган, җыен әкияткә ышанасыз, — диде ул.
— Бу авылда син дә егерме ел яшәдең, Фәймә апа, беләсең булыр: елан кабыгына баскан Мәмдүнәнең малае асылынып үлде, Рәйсәнең ире икенче хатынга өйләнде, Фәрит тракторда аягын өздерде. Син кая болай?
— Садака илтәм.
— Гадел абзыйның рухына үзең дә укыштыр, Фәймә апа. Әйбәт кеше иде мәрхүм.

“Тиле Хәтимәгә укыттырам”, — димәс бит инде Фәһимә. Болар аны күргәнме-белгәнме, болар аның каһәренә юлыкканмы. Монысы да акыл өйрәтеп маташа!
— Син дә кара, корсагың муеныңа җиткән, иелмә артык, балаңны кысасың. Үле бала табулары җиңел түгел.

Ачуымны китереп каркылдама инде, Фәймә апа! Тәүбә диген! Бала тапкан кешедәй сөйләнәсең. Үзең берәрне тудырып күрсәтсәң икән әле. Әзер бала тоттың ич син кулыңа.

Фәһимә бүтән сүз куертмады. Ни усал хатын да бу Рокыя белән тел ярыштырмас иде. Ул болай да Фәһимәне яратмый, исәнләшүе дә күрше хакын хаклау гына. Мондагылар авылы белән төмсә халык, чит-ятны өнәмиләр. Югыйсә, ярты авыл аның укучысы. Ә, юк, барыбер үз итмәделәр... Фәһимәнең иркенләп барып керерлек йорты бер Шакирәләр генә иде. Чөнки Шакирәдә кыз, Фәһимәдә егет бар. Башта Шакирә урамда очраган саен “кодагый” дип елмаеп күрешкәч, Фәһимәнең ачуы килә иде. Аның йөз белән чуалган кызына каенана булам дип атлыгып торалар, ди, берәүләр! Соңрак ул ялгышын аңлады. “Алай кәҗәләнмә әле син, Фәһимә, йөз белән чуалган йөз иргә чыккан дигән сүз түгел бит”, — диде.

...Берочтан, ул Вәсимә абыстайдан төшен дә юратмакчы иде, ләкин карчык, садакасына дога кылгач, әлеге уеннан кире кайтты. Ничек авыз күтәреп йөрәгендәге әрнүеңне сөйләмәк кирәк?! Бу хакта ул үзе генә белергә тиеш. Син дә, тиле Хәтимә, төшләргә кереп йөз кат тәкрарламасаң иде! Югалтты инде, югалтты, сөен! Бер югалтканны икенче мәртәбә югалтмыйлар, аңгыра! Илдарга бәйләнмисендер ич, тиле. Ирсез тапкан оланыңны дисең бит, дивана!

Карчыкны тирги-тирги, ул Шакирәләр урамына борылды. Күңел һаман әрни, тиленең сүзләре һаман колакта чынлый, болардан садака биреп кенә котылып булмый иде.
— И кодагый, озак килмәдең, үзем барырга җыена идем инде, әйдә, уз, уз, — дип, күгәрчендәй гөрләп каршы алды Шакирә. Һәм төпченергә дә кереште. — Төскә-биткә суырылгансың, авырмыйсыңмы, кодагый? Күзләрең дә бик моңсу, хәсрәтең бар сыман димме?

Үлсә дә Шакирәгә күңелен ачмас иде Фәһимә. Бүген-иртәгә туганлашырга торсалар да, ул аның серен сыйдырырлык кеше түгел иде.
— Ялгыз башыңа көн итмешләре авыр икән. Гадел үлгәннән бирле дөньяның яме юк. Тамактан ризык үтми, — дигән булды Фәһимә.
— Алайса бездә чәй эчеп китәрсең, кодагый. Тәмле әйберләрем дә күп. — Шакирә кече якка самавыр куярга ашыкты. “Кодагый” ул арада өйдәге үзгәрешләрне тамаша кылды. Ай-Һай, көне-сәгате белән байый бу Шакирә. Тагын зиннәтле “стенка” кайтарып куйган, тагын яңа тәрәзә пәрдәләре элгән. Кибет директоры шул, акчаны кар көрәгән кебек кенә көри. Халык аңардан зарлана: тауарны өч бәягә арттырып сата, диләр. Зарланса да ала. Алмыйча хәле юк. Чөнки Айбагар авылы урман эчендә утыра. Үзәккә кошлар гына очып барып җитә. Тәҗел кирәк әйберең куакта үсми, Шакирә кибетендә ята. Ә ул җен белән бер: яңгыр дими, буран дими, тракторга утырып, шайтан гына арба тәгәрәтерлек баткак юлдан әйбер ташый. Шуңа күрә хәрам малга курыкмыйча терсәктән үк кулын тыга да инде директор. Ике арада кодагыйлык җепләре сузганнан бирле, Фәһимәне дә балда-майда йөздерә әле. Бушка чоланыңа өелгән тартма-тартма кәнфит-прәннек, капчык-капчык он, ярма, тоз эчне тишми. Шакирә кызына өйләнгән малай бетереп уңачак, Алла кушса. Айбагарның көнче күбәләкләре Илдарны кызгана, менәтрәк. Йөздән калган кыз тырнагына эләгә, имеш. Йә, кайсыбыз фәрештә соң моңда? Яшь чакта күз уйный, каш сикерә инде ул.

Йокы бүлмәсеннән иснәнә-иснәнә булачак килен чыкты.
— Ой, Фәймә Саматовна, син икән! Нихәлләрдә?
— Яхшы гына, Дилә. Фәһимә апа дип кенә әйт әле. Мин хәзер сезне укытмыйм бит.
— Озакламый әни диярмен, Фәймә Саматовна.

Фәһимә кырын-кырын гына Диләгә карап алды. Кызы гел киресе, бер дә үзенә охшамаган Шакирәнең. Эш яратмый, эт ялкавы. Ир белән әни җилкәсенә атланып яшәрмен дип өметләнә бугай.
— Илдардан хәбәр бармы, Фәймә Саматовна?
— Хатларын сирәгәйтте. Кайтыр көннәре җитә күрәмсең.

Кыз таза беләкләрен як-якка ташлап озак кына киерелде.
— Ой, йокы туймаган! Кайтыр көннәре җитә дисеңме? Институтын тәмамлый, димәк ки. Сайлаган һөнәре бигрәк эчпошыргыч инде. Укытучы, имеш. Акча юк бит ул хәерче мәктәпләрдә.
И, кыланмышы! Тишек чиләк икәнен оныткан бу. Тузан бөртеге кунмаган керсез егеткә ярәшкәннәренә рәхмәт укыр урынга һөнәр тикшерә. Син дә институтта укыр идең, башың эшләми, тутырган тавык! Шакирә кызы булмасаң, сиңа төкерер иде Фәһимә.

“Каенана” эчендәге утын тышка үрләтмәде, “килен”не җөпләгән кыланды.
— Сөйләмә дә, Диләкәем. Бүгенге заманда кеше мәктәп дияме соң? Сәүдә тирәсенәрәк елыша ул. Икегә ала, дүрткә сата.
— Илдарыңа да шуны әйбәтләп аңлат, Фәймә Саматовна. Мәктәпкә баш тыкмасын. Әни аның өчен кибеттә шәп кенә урын саклый.
— Тәүбә! — дигәнен сизмичә дә калды Фәһимә. — Тәүбә диген, Диләкәем. Дипломлы егет кәнфит-прәннек сатмас ла! Айбагарлар алдында хурлык! Ми черетеп биш ел укыды да, прилавка артына басты, диярләр. Районда әниеңнең түрә әшнәләре күп, мәктәп директоры итеп билгеләтер.
- Фу, шуны дәрәҗәгә саныйсыңмы, Фәймә Саматовна? Көтүчедән кайсы җире артык дисең мәктәп директорының?

Әнисе кереп:
— Кызым, юын, бергәләшеп чәйләрбез, — димәсә, тәки сүз көрәштереп торачак иде, тишек чиләк.

Фәһимә өчен табын һәрвакыт олы якта әзерләнә иде. Почмактагы җыелма өстәл зурайтыла, аның өстенә ап-ак ашъяулык җәелә, кече бүлмәдән йөгерә-атлый ризык ташыла, кыскасы, шактый гына мәшәкать куба. Әллә Шакирә иң кадерле кунагым дип әпипәгә бииме, биеми, ярарга гына тырыша. “Үтмәс тауар”ын Илдарга шудырыр өчен, башта егетнең әнисен көйләргә кирәк ич. Фәһимә бик аңлап утыра моны, хәйлә мәсьәләсендә ул Шакирәдән бер дә калышмый.
- Бигрәк матур нәстәкәй алгансың, кодагый. - Фәһимә күз карашы белән яндырырдай булып кабат “стенка”га карады. — Искесен саттыңмы?
— Нишләп сатыйм, анысын чоланга төядем, яңасы урынына кире кертәм. Әйтмәм дигәнием, әйттердең инде, кодагый. Бусы туй бүләге. Дилә белән бергә сезнең өйгә күчәчәк бүләк, Ходайга тапшырып.

Фәһимә каушавыннан өрмичә генә кайнар чәй капты да тамагын яндырды. Туй бүләге?! Абау ла, абау! Аның өе кечкенә, ничекләр сыйдырыр ул мондый затлы нәмәстәкәйне?! Бүлеп-бүлеп ике якка урнаштырыр микән? “Өем кысан” дип бүләктән баш тартмас һәрхәлдә.
— Диләнең бирнәсе шушы гына икән дип уйлама, кодагый. Йортның яртысы артыннан барыр, Ходайга тапшырып. Терлек-туарын исәпләмим дә, сыер тек сыер,  ат тек ат, ни җаныгыз тели. Әнә бөтен тыкрыкны тутырып нарат бурабыз ята. Клуб хәтле. Апкитеп күтәртерсез. Өегез иске бит сезнең, үзе бәләкәй дә.

Кодагый көчкә төкереген йотып:
— Илдар ни дияр тагы, — диде. Гәрчә монда улының фикере чүп иде. Күктән яуган байлыктан йөз чөерсә, аяз көндә яшен сугар. Ләкин Илдарны кыстырмыйча да ярамый. Безнең мал-мөлкәткә күзе кызды дип кәперәймәсен әле Шакирә. Бирерсең шул, бирерсең, ярты йортыңны бирерсең. Илдар дөнья малына торырлык егет. Үзе озын буйлы, үзе чибәр, үзе китапларда сурәтләнгән акылга ия. Әнә авыл тулы буй җиткән кыз, мескенкәйләр, җүнле егет күрергә тилмерәләр. Фәһимә, Илдарның бәясен күтәрергә теләп, сүзне шул якка борды.
— Айбагар кызларына җүнле егет тә юк. Бар дигәне — эчә.

Шакирә аңа кушылмады. Югыйсә, ул “әйе” дип эләктереп алып, Илдарны мактарга тиеш иде.
— Кысыр хәсрәт, кодагый. Кызлар егетне читтән дә эзләр, менә безнең сыман ишсез-кушсыз нишләр? Ятсаң — ялгыз, торсаң — ялгыз. Зәйния кебек турыңнан узган юлаучыны йортыңа ияләштерә алмыйсың, кешедән оят. Адәм Суы авылыннан керткән сакалбае белән ни эш кыра икән Зәйния, хәбәрең юкмы, кодагый?
Йортында җилләр истереп шылган сакалбай. Шушы әзмәверне ашатыр-эчертер өчен, әүвәл сыерын сатты Зәйния, аннары сарыкларын, ул да җитмәгәч, келәтен. Гаделнең ерак туганы бит, беркөнне урамда күреп орыштым. Ир дип, мәйтәм, казыкка калдырдың йортыңны, әзрәк хурланмыйсың да, мәйтәм. Нәстә ди миңа, беләсеңме? Сакалбай мине мунчада алты ай әйләндерә-әйләндерә, бер алдымны, бер артымны чапты, ди. Бу рәхәтлекләрне татыр өчен сыер да, ат та жәл түгел, ди, җилбәзәк! Сиңамы соң мине аңларга, син бит корыган агач Фәймә, ди.
— Кодагый, кара уылдыгын да чумырып кап әле. Ие, ашап-ашап сөйлә, — диде аны йотлыгып тыңлаган Шакирә. Иртә-кич сату артыннан чаба-чаба авыл хәбәрләрен ишетергә өлгермәгән хатынга гайбәт тансык иде. Ә Фәһимә аннан-моннан колакка чалынган сүзләрне җиргә чәчми, көнбагыш кебек кенә ике кесәсенә тутырып куя иде.
— Кәтифәләргә урман җене ияләшкән. Ишегалларына ат арбасы тутырып имән чикләвеге ташыган.

Иреннәрен ялый-ялый уылдык ашаган Дилә шаркылдап көлде.
— Укытучы башың белән шушы әкияткә ышанасыңмы, Фәймә Саматовна? Кәтифә ире мәктәп складыннан чәлдергән аларны. Балалар җыйган чикләвек ул.
Гайбәтнең тәме бетте. Ике авызга өченче авыз кушылса, кәеф кырыла икән. Кызын артык иркәләп бозган Шакирә. Кабартма хәтле иреннәрен чапылдатып ашавы гына җитмәгән, олылар сүзенә борын тыгып көлеп утыра. Гадәтсез!

Юл буе Фәһимәнең үпкәсе күпереп кайтты. Ул Шакирә төсле кызын аздырмас, каты тотар иде. Менә... “кыз бала” дигәч, тагын йөрәккә инә төшеп кадалды. Күз нуры кайларда икән, Ходаем? Бүген ул Дилә яшендә инде. Бәлки, кияүдәдер, бәлки... Юк, үлмәгән, исән аның кызы! Аның кызы — исем дә бирергә өлгермәгән кызы! Күңеленең бер чите белән сизә Фәһимә исемсез баласының исән икәнлеген! Әни кеше ул, әни кеше, төн йокыларын бүлеп бакмаса да, җан өргән әни кеше! Эчендә нинди утлар янганын Ходай гына белә шул. Студент бүлмәдәше Гөлфирә барыбер Хәмиткә кияүгә чыккан, имеш. Хәзерге акылы булса, аларның арасын бутап ташлар идемени Фәһимә! Барысы да “мин-минлектән” башланды бугай. Хәмит — группада иң чибәр егет иде. Ә чибәрләр кемгә тиеш? — Әлбәттә, ни кияргә, ни ашарга белмәгән Фәһимәгә! Анда да уйнар өчен генә. Әй, сез, кыз-кыркын, аңардан узып егетләргә үрелмәгез, уенның тәмамланганын көтегез, югыйсә авызыгыз пешәчәк. Ә Гөлфирә шуны аңламады, юа-юа төсе уңган мәктәп күлмәген киеп, Хәмит белән танцаларга йөрергә тотынды. “Мин матур, мин бай”, — дип масаеп үскән Фәһимә гарьлегеннән үлә язды. Хәмитен күр син: бүлмәдәге дүрт кызның иң гүзәле — Фәһимә, ә ул күзен тондырып Гөлфирә дия дә килеп керә, Гөлфирә ия дә килеп керә. Шул хәерченең кайсы җирен ошата икән?! Беркөнне Гөлфирә бүлмәдәш кызларны шаккатырды.
— Хәмит миңа өйләнәм, ди! Укытырга бер мәктәпкә китәрбез, ди!

Кызлар хәерчегә бәхет теләп шаулашканда, Фәһимә кара көеп утырды. Хәмит аның кулына да орынмаган килеш бүтәнгә эләгәме? Бөтен егетләр аяк астында туфрак булып уалганда ул — тәкәббер, җил кебек кенә кырыйдан исеп үтәме?
Егет керсә, Фәһимә матур аякларын селкеп, юри каравата ятып торды. Күзе төшми калмас, “Их, ник бусын ташламадым икән, бусы нинди сылу”, — дип үкенми калмас...
Ләкин Хәмит “Гөлфирә” дигән дә сукырайган, караватта әллә чибәр кыз, әллә чи утын пүләне ауный, аңа барыбер иде.

Хәйлә корырга вакыт иде. Бер кичне Фәһимә бүлмәдә ялгызы гына иде. Хәмит сөеклесен кинога чакырып ишекне төрткәндә генә ул һуштан язып егылган кыланды. Егет хәйлә тозагына капканын сизмәде дә. Күтәреп караватка салганда, кыз аны муеныннан кысып кочаклап алды...
— Бар, ишекне биклә, — дигән әмерне ишеткәч, “нигә” дип тә сорамады, ичмасам, күндәм генә барып ачкычны борды... “Кил” дигәч, күндәм генә куенга керде... Башы әйләнде егетнең, зыр-зыр әйләнде. Фәһимә кочагында бер назланган ир-егет кисәге бик тиз эт хәленә төшә иде. Хуҗасы: “Җитте, кал, иярмә”, — дип куса да, мескен койрыгын бот арасына кыстырып, арттан сөйрәлә. Туктап тип, кыйна — качмый.

Хәмит тә эт кебек иде. “Бүтән аулакта очрашмыйбыз”, — диде кыз, тыңламады. Фәһимә аңардан туйган-бизгән иде инде. Егет ул уйлаган ир кәттәсе түгел икән. Җебегән, нәрсә әйтсәң дә, “ярар” дип баш ия. Кесәсендә сукыр тиен часы юк. Ә Гөлфирә янәшәсендә бигрәк ымсындыргыч тоела иде. Күрше тавыгы күркә булып күренә, ди, шул. Соңгы тапкыр уйныйм да,ташлыйм дигән көнне Гөлфирә аларны “тотты”.
— Ачыгыз ишекне! Сез икәү караватта тәгәрисез, — дип, тулай торакны дер селкетте ул.
Алар ашык-пошык киенделәр.
— Кычкыртма җүләреңне, ишекне ач! — диде Фәһимә. Сине үз кулларым белән җанашың кочагына салам.
— Мин сиңа өйләнәм, Фәһимә.
— Юк, мин сине яратмыйм, Хәмит! Уен тәмам, әнә Гөлфирәң белән кавыш!

Фәһимәдән өмет өзгәч, Хәмит җанашына ялынып карады бугай, ләкин тегесе аның хыянәтен гафу итмәде, дәүләт имтиханнарын алдан ук тапшырып, Себер якларына китте... Күпме егетне бәйләнчек сарык ясады Фәһимә, күпмесен газаплады, тик берсе дә истә түгел, исемнәре дә, кыяфәтләре дә хәтердән сөртелгән, ә Хәмит юк, Хәмит  гел күз алдында йөри, чөнки җебегән нәмәстәкәй “күчтәнәч” ыргытып киткән: кыз буйга узган иде...
 Монысы өч айдан соң гына ачыкланды. Идәндә тәгәри-тәгәри елады  Фәһимә, эчен ярып-актарып аласы килде. Күралмады ул  баланы, яраса, аны нәфрәте белән карында ук көйдереп үтерер иде. Хатын-кызлар консультациясендә көмәнеңне төшерергә соңардың, моңарчы уйларга кирәк иде, диделәр. Каян белсен ди ул “күчтәнәч” белән сыйланганын! Бу мәсьәләдә аның тәҗрибәсе бармыни?! Бер генә юл кала: табасы да, баш тартасы. Яши дә башламаган гомерен айкап ташлаячак хәсрәт капчыгының кирәге юк!

Ул корсагын бәйләп йөри башлады. Курсташлары дипломнарын тотып мәктәпләргә эшкә таралганда, Фәһимә бер  тулай торакка комендант булып урнашты. Монда аулак иде. Баладан котылмыйча ни авылга кайтмаячак, ни танышының күзенә чалынмаячак иде ул. Этем дә сизмәячәк аның көмәнле икәнен. Тиле Хәтимәнең сүзен өскә чыгармас өчен, тугыз ай буе көн яктысы күрмәскә дә риза иде хатын...

Бала табу йорты тулай торак янында гына иде, ул  анда үз аяклары белән барып керде, бүтәннәр сыман озак интекмәде, кычкырмады, ыңгырашмады, шытырдатып тешен кысты да дөньяга Хәмит баласын тудырды. Әйе, бала бары тик җебегән Хәмитнеке генә иде. Кара күзле шәфкать туташы “бу сезнең кызыгыз” дигәч тә, күтәрелеп карамады. Аның бердәнбер шатлыгы — котылу иде. Җан теләмәгән йөктән бушанды, аллага шөкер.
— Әз генә өстәлдә ятыгыз, аннары палатага күчерербез, — диде шәфкать туташы.
— Күчереп мәшәкатьләнмәгез, өйгә кайтарып җибәрегез, - диде яшь хатын. — Минем хәлем әйбәт.
— Сез ни сөйлисез, авыру Ханнанова?! Балага беренче прививка ясамыйча, бездә берәүне дә чыгармыйлар.
— Мин баладан баш тартам!
Туташның күзе шомырт төсле чем кара иде. “Шомыртлар” куркудан түгәрәкләнеп зурайды.
— Авызыгыздан җил алсын, Ханнанова!
— Мин ирсез бала үстерергә җыенмыйм.
— Безнең бүлектә мондый вәхшилекнең булганы юк иде.
— Менә булыр...
— Тәүбә диегез! Коточкыч гөнаһ ич баладан йөз чөерү, әни кеше!

Шәфкать туташы ачуны китерә иде.
— Йөрмәгез әле эч пошырып, мин бүлек мөдире белән үзем сөйләшермен, — диде Фәһимә.

Бүлек мөдире исә “шомырт күз” сыман оялтып та, үгетләп тә маташмады, коры гына “баш тартам” дип гариза яз, диде. Күрәсең бала тудыру йортында мондый хәлләр беренче мәртәбә генә түгел, вәхшилекнең булганы юк дип, шәфкать туташы саескан очыра иде. Фәһимә бүлектән чыкканчы бәйләнүеннән туктамады, каһәр суккыры. Сабыйларны имезергә таратканда юри баланы күтәреп хатын ятагына килә. Йә:
— Мә, тотып кына тор. Имезмә, ул тук, без аны ашаттык, ди, йә:
— Кызың бигрәк сөйкемле, елмая, күрче, — ди.

Ә күзләре, шомырт кара күзләре, “ал” дип ялына.
Юкка үрсәләнә, нарасыйда Фәһимәнең гаме юк. Ул, төнге күккә чәчелгән йолдызларны тәрәзә аша күзли-күзли, хыял көймәсендә йөзә. Бай егеткә кияүгә чыгачак, боерса. Баланы да законлы иреннән табачак. Шуннан соң гына авылга кайтачак. Өчәү урам әйләнер өчен. Тиле Хәтимәнең әйткәне дөрес килә дип, аның абынганын көткән гайбәтчеләр күрер шунда кемнең кем икәнен.

Әмма йолдызлар нуры белән үргән хыял көймәсе тиз генә яр читенә якынлашмады. “Баш тартам” дип гариза сырлап, бала тудыру йортыннан кыяклаган яшь әнинең күкрәкләре шеште. Ул ай буе хастаханәгә йөреп дәваланды. Акылдан шаша язды бу вакытта. Чөнки иртә-кич шул йорт яныннан узарга кирәк. Узган саен тәрәзәләрдән бала елаган тавыш ишетелә һәм, төнлә колак төбендә яңгырап, мине черетә. Үә-үә... үә-үә... “Хәмитнеке ашарга сорап елыйдыр, бүтәннәр имезә”, — диде ул бертөнне уянып. “Минем кызым”, — дияргә һаман чирканды. Инде терелдем дигәндә генә, аны дәвалаган табиб: “Күкрәгеңдәге шешне кисәбез, имезмәгәч, ул суырылмый”, - дип өркетте. Операция ясату — алма кебек имиләреңне бозу дигән сүз иде. Фәһимә бала тудыру йортына йөгерде. Хәмитнең кызын табиблар берәр җиргә илтеп тыкканчы имезсәң, ике якка да файда: кечесенең тамагы туя, олысының шеше бетә ич!

Күп сөйләшергә яратмаган бүлек мөдире аны аңламады.
— Гаризагызны ертып ташлыйм, Ханнанова, — диде.
Яшь хатын:
— Мин баланы вакытлыча гына имезер идем, бөтенләйгә кирәкми ул миңа, — дигәч, усал табиб катгый итеп:
— Алайса кәгазьләрне хәзер үк хутка җибәрәбез, бездән бала сораучылар күп, — диде. — Барыгыз, сезне шәфкать туташы аерым палатага озатыр. Көненә дүрт мәртәбә кереп йөрерсез.

Баланы теге “шомырт күз” китерде. Гаҗәп, бу юлысы ялынмады ул, тере төргәкне ипләп кенә беләккә яткыргач бер читкә китеп басты. Фәһимә сак астында имезергә тиеш иде...

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4396
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    дэвамын тизрэк укыйсы иде....

    Хәзер укыйлар