Логотип
Проза

Ел тренды яки  «трындис»

Сезнең тормыш иптәшкәйләрегез арасында подтяжкалар киеп йөрүчеләр бармы ул? «Ник булмасын, бар», «бабайлар кебек», дигәннәр белән бергә: «Аны әле яшьләр дә кия. Килеп-килеп аңа мода әйләнеп кайта ич», – дигәннәрегез дә булмый калмас.  

Сезнең тормыш иптәшкәйләрегез арасында подтяжкалар киеп йөрүчеләр бармы ул? «Ник булмасын, бар», «бабайлар кебек», дигәннәр белән бергә: «Аны әле яшьләр дә кия. Килеп-килеп аңа мода әйләнеп кайта ич», – дигәннәрегез дә булмый калмас.  
Шулаен шулай анысы. Ике фикер белән дә килешергә була.  Хәзер элеккечә «мода» дигән сүз урынына, «ел тренды» дигән әкәмәтен дә уйлап тапканнар әле. Карга булып тугач каркылдарга гына кала дигәндәй, әллә нәрсә дисәләр дә,  подтяжка – подтяжка булып кала инде.
 Өйләнешкәч, без яшәгән шәһәрдә дефицитрак булды микән, мәгәр тормыш иптәшем кая гына командировкага бармасын, подтяжкасыз кайтмый иде. Баштарак мин аның бу гадәтенә артык игътибар бирмәдем. Бәй, берзаман шкафны ачкан саен күзгә килеп төртелә башлагач,  командировкага киткәндә, башкача алып кайтмадип, кат-кат кисәтә башладым. Иң кызыгы, ул үзеаны бөтенләе белән кулланмый иде. «Мә, алып куй әле», – дип миңа тапшыра да, шуның белән вәссәлам! Чыра кебек кешегә нигә инде ул, бер караганда? Корсак үстерер өчен кимендә кырыкны узарга һәм бәләкәй генә булса да түрә кәнәфиен биләргә кирәк, шулай бит? Тик иремнең хәтер ягы такыррак булу комаучауладымы, әллә хатын әйткәннең киресен эшләргә яратканы җиңдеме, тәки барган җиреннән подтяжкасыз кайтмады. 
Түтәгез дә төшеп калганнардан түгел! Шкафны биләп  торган әйбердән котылу җаен таптым, алай.  Агай-эне, туган-тумача, күрше-күлән – бүләкле, мин – рәхмәтле: шкаф кирәк-кирәкмәгән әйбердән бушанып калды.
Берзаман илдә үзгәрешләр башланып китте бит, әй. Хәтерлисездер инде, ниләр булганын. Монда сөйләп торасы юк. Комсомол эшендәге иремнең дә командировкага йөрүләре тукталды. Ул да, башкалар кебек, сагыз сатырга кереште. Кибетләр буйлап буш киштәләрне барлап йөрергә өйрәнеп бетеп килгән көннәрнең берсендә, универмагка сугылдым. Чөнки кадерле тормыш иптәшкәемнең  туган көне якынлаша бит! Тик ирләр өчен әйберләр сатыла торган бүлектә дә, башкаларындагы кебек,  хет «шаром покати» иде. Тукта, тукта, бер почмакта таныш  товар эленеп тора түгелме соң? Соң шул булмый, нәрсә булсын –подтяжка инде! Кияүгә чыкканда да бу кадәр шатланмаганмындыр! Миннән алда берәрсе алып өлгермәсен тагын дип, ябыштым тегеңә! 
И сөенде инде ирем бүләккә. Иң курыкканым –үзе ничә еллар буе ташыганнарын гына сорамасын! Талонга калгач, корсак үстерү куркынычы булмас булуын. Алай гына түгел, каешы да бушар әле, дидем ул чагында. Дөньялар рәтләнә башлагач кына, түтәгезгә, ирен төз итеп тотар өчен, күп көч салырга туры килде. Шөкер, куркыныч чаклары узды дияргә була.  Хәзер җитмешне узгач, төш җиткәндә, иртән нәрсә ашаганны оныткалыйбыз. Теге «коллекция» да ике ятып, бер төшкә дә керми.  Тик шулай да, бөтенләе белән тынычланып бетеп тә булмый әле. Заманага ышаныч юк, ары-бире, подтяжка «ел тренды»на әйләнеп, таптыра башламасын, димен. Шулай була калса, түтәгезгә  –трындис!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тузга язмаганны язып ятасыз

    Хәзер укыйлар