Логотип
Проза

«Джоконда»

Әгәр дә авылыбызга нефть эзләүчеләр килеп урнашмаса, яңа мәктәп тә салынмас, безне укытырга югары уку йорты бетергән яшь белгечләрне дә җибәрмәсләр һәм әлбәттә, танылган рәссам Леонардо Да Винчи табышмаклы «Мона Лиза» яки «Джоконда»сы турында ишетеп тә карамаган булыр идек...

Әгәр дә авылыбызга нефть эзләүчеләр килеп урнашмаса, яңа мәктәп тә салынмас, безне укытырга югары уку йорты бетергән яшь белгечләрне дә җибәрмәсләр һәм әлбәттә, танылган рәссам Леонардо да Винчи табышмаклы «Мона Лиза» яки «Джоконда»сы турында ишетеп тә карамаган булыр идек... 

 Ул көнне, атнасына бер тапкыр була торган «сыйныф сәгате»нә тарих фәннәрен алып барган Гөлфирә Нурулла кызы шактый калын, ялтыравык тышлы китап белән килеп керде. «Яңарыш» вәкиле саналган Леонардо да Винчи иҗаты белән таныштырмакчы икән безне исәбе. «Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар», – дип уйлагандыр инде. 

Төптәнрәк уйлап карасаң, әйе, ул хаклы – кырык бала арасында булачак инженерлар, табиблар һәм үзләре дә берзаман укучыларын рәссам иҗаты белән таныштырыр укытучылар да утырмас димә! 
«Рәсемдә кем сурәтләнгәнен төгәл генә белүче юк, – дип аңлатып китте укытучы апабыз, – берәүләр – Флоренция ефәк сәүдәгәре хатыны Лиза дель Джоконда дисә, икенчеләр – Арагон Изабелла, ә өченчеләр фикеренә колак салсак, кайчандыр Милан белән идарә иткән Джулиано Медичиның хатыны, имеш». 
Укытучыбыз үзенчә бик ләззәтләнеп сөйләсә дә, күпләребезне «перспектива»да ферма яки басу юллары көткәнгә, бер колактан керде, икенчесеннән шунда ук чыгып та китте. Партадан партага күчеп йөргән китап эчендәге «мадамның» елмаюына артык игътибар итүче булмаса да, «җылгыр» егетләребез «Яңарыш» чорының «кызыклырак» рәсемнәренә юлыгып, «караштырып» алырга өлгерделәр. 
 Фикер алышуда, әлбәттә, теге булачак инженер, табиб, укытучылар гына катнашты. Аларның да бу өлкәдә өреләре артык «куе» булмаганга, Гөлфирә Нурулла кызы ничек кенә «кылларны» тарткаларга тырышса да, әллә ни майтара алмадылар. Җитмәсә, Хәким исемле сыйныфташыбыз: «Ел саен берничә миллион кеше Париждагы Лувр музеена «Джоконда» елмаюның серен аңлар өчен килә, дисез. Мин, мәсәлән, аның бер бөртек матурлыгын да, елмаюында серен дә күрмәдем. Сәнгать сөючеләр белән тарихчылар юк әйбер өчен бәхәсләшәләр, минемчә. Әнә, фермада бозаулар караучы Җәмилә апа «Мона Лиза»дан мең тапкыр матуррак!» – дип әйтеп ыргытмасынмы! 

– Чыннан да! Буйга кеп-кечкенә, бит очлары гел алсуланып торган, мәдәният йортында ничә ел алыштыргысыз Карсылу ролен башкарган Җәмилә апага җитәргә бик ерак әле бу «Джоконда»га! Ачуым килмәгәе, тагын бер ун ел ясасалар да, куып тотарлык түгел чибәрлектә безнең Җәмилә апаны! Уңганлыгына килгәндә, сөйләп тә торасы юк. Әллә ничә тапкыр район гына түгел, республика гәҗитләрендә язып чыктылар аның хакында. Ә менә бу «Мона Лиза» дигәннәренең нәрсәсе бар инде, шулкадәр безнең башларны катырырлык, миләрне черетерлек, ә?!.
 Укытучы бүлдермәсә, тагын әллә күпме сөйләргә исәп бар иде әле Хәкимнең... 
 Ул елны мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кайсы якка таралышты. Егетләребез көз көне берәм-берәм хәрби хезмәткә алына башладылар. Җәй көне Сабантуйда, ике егетебезне исәпләмәгәндә, кызлар гына очраштык, диярлек. Кемнең кем белән хат алышуы турында да сүз чыкты. «Хәкимнән Җәмилә апага хат килеп тора икән», – диде шунда кемдер. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән сыйныфташыбызның үзеннән биш яшькә олырак кызга хат язуын аңлап та бетермәдек ул вакытта. «Бәлки, кызганып, хәленә кереп язадыр», – диючеләр дә булды. Чөнки үткән ел Җәмилә апаның егетенең гомере юл һәлакәтендә өзелгәнен, шуннан соң аның беркем белән дә очрашмаганын барыбыз да белә идек. Шул вакыт: «Унынчыда укыганда ук күзе төшкән иде аңа», – дип, медицина институты студенты булып киткән Дамирыбыз серне «тишеп», мәсьәләгә ачыклык кертте. 

 Хәким белән Җәмилә арасында булган мөнәсәбәтләр, туй белән тәмамланды. Без, сыйныфташлар да бәйрәмгә чакырулы идек. «Джоконда» хакында да сүз кузгатылды. Теге вакытта «сыйныф сәгате»ндә беренче уклар «атылган» булган икән. Вәт, син шуннан соң әйт инде ничә гасырлык «Мона Лиза»ның сере юк дип?! Укытучыбыз Гөлфирә Нурулла кызы сөйләгәннәрдә хаклык булган икән ләбаса. «Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», дигән кебегрәк тә килеп чыкты, ахры...

 Кайчакта «Хәким «Джокондасы” дип ычкындыргаласалар да, үпкәләш-мазар юк. Тик үзе: «Җәмиләм!» – дип кенә тора. Нәрсә дисәң дә, Леонардо да Винчиның «табышмагыннан» чибәррәк тә, асылрак та, серлерәк тә бугай шул сыйныфташымның хәләл җефете!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар