Логотип
Проза

Дөнья бу, туганкай...

(хикәя)

 Рәзифнең вагонга кереп үз урынына урнашып бетүе булды, купега, исәнләшеп, биш-алты яшьләр чамасындагы кыз бала иярткән, кулларына зур юл сумкасы тоткан уртача таза гәүдәле, чәчләренә чал йөгергән илле яшьләр тирәсендәге ир килеп керде. Юлдашларына комачауламас өчен Рәзиф, купедан чыгып, бер тын вагон тәрәзәсе аша перронга карап торды. Поезд кузгалырга инде күп калмаган, проводница озатучыларны вагоннан чыгарга өнди. Эшләгән эше командировкалар белән бәйле булган Рәзиф еш кына юлда йөрүгә күнекте кебек. Юлда йөргәндә төрле халык очрый. Ә Рәзиф кешеләрне күзәтергә ярата. Перрондагы халыктан күз алмыйча басып торган арада, поезд җай гына кузгалып та китте. 
      Ул кергәндә юлчылар инде урыннарына урнашканнар иде. Тышта инде җәйге кичнең эңгер-меңгер мизгеле булса да, кызчык каршыга йөгереп килгән шәһәр утларыннан күзен алмый, балаларга гына хас кызыксыну белән рус телендә сораулар яудыра: “Әти, бу нәрсә? Әти, бу кайсы җир?” Ә әти кеше аңа ягымлы тавыш белән җавап бирә. Бу парга карап,Рәзиф үзалдына гаҗәпләнеп куйды: "Әти? Бу олы гына күренгән абзыйны кызчыкның әтисе дип уйламассың да...” Рәзиф, күңелендә уянган кызыксынуны баса алмыйча, саргылт бөдрә чәчле, курчактай зур зәңгәр күзле кызчык белән мәш килгән иргә текәлебрәк карады. Әйе, әти кешегә илледән артык күренә. Бу яшьтә бик күпләр инде оныкларын үстерешәләр. Ир белән кызчык башта Рәзифкә дә бабай һәм онык булып күренгән иде. Менә сиңа мә! Мондый олы яшьлек әтиләр дә була икән! Читләп кенә күзәтә торгач, ирнең йөзендә татар кешесенә хас чалымнар күргән кебек тоелды. Кайда, нинди чит халыклар арасында йөрмәсен, Рәзиф үз милләт кешесен моңа хәтле бер хатасыз таный ала. Бу юлы да ул, бераз икеләнсә дә, үзен сынап карыйсы килеп, абзыйга саф татар телендә эндәште: “Кая юл тотуыгыз?” Абзый йөзен күтәреп егеткә карады. Аның күзләрендә канәгать гаҗәпләнү чагылды. Татар җиреннән бик еракта үз кешесен очратырмын дип уйламаган иде, ахрысы. “Без кызым белән Казанга юл тоттык. Кызыма Казанны күрсәтергә, дәү әнисен күрергә. Ерак булса да, табигатьне, тирә-якны карап барырга самолет белән түгел, поезд белән сәяхәткә чыктык. Хатыным өйдә калды, эшеннән китә алмый. Ә без кызым белән ирекле кошлар, әйе бит?” − ир күзләре белән генә елмаеп җавап бирде. Рәзифнең игътибарыннан аның үзенә сыенып утырган кызчыкка бик ягымлы, җылы караш ташлап алуы читтә калмады. Сөйләшеп бара торгач, алар танышып киттеләр. Нәдим (ирнең исеме шулай иде) инде берничә ел лаеклы ялда. Тумышы белән Казаннан. Ә гомере туган яктан еракта, Иркутск шәһәрендә үткән. Рәзиф, үз чиратында, берничә сүз белән үзе хакында сөйләде. Шулай көтмәгәндә якташын очрату икесе өчен дә күңелле вакыйга иде. Казанга хәтле юл ерак. Авызга су капкан сыман утырып булмый. Сөйләшеп барсаң, юл да кыскарак күренә, ялкытмый да. Әтисенең иңнәренә башын салып, поезд тәгәрмәчләре тәгәрәгән көйгә тибрәлеп бара торгач, Лениза йокымсырап китте, ахрысы. Нәдим, кызына урын җәеп, көйләп йокларга яткызды. Аның һәр карашы, һәр хәрәкәте кызчыгын үлеп яратуы турында сөйли иде. 
− Ә мин башта кызны оныгыгыз дип уйладым, − бу акыллы, тыныч карашлы, йөзендә дөньяның ачысын-төчесен татыганлыгы ачык чагылган абзый белән сөйләшүне дәвам итәсе килүен Рәзиф яшермәде. 
− Әйе шул. Безгә күпләр аптырап карый , − сизелер-сизелмәс кенә елмаеп җавап бирде Нәдим һәм, горурлыгын яшермичә, нәни песи баласыдай бөгәрләнеп йоклап яткан кызына тагын яратып карап-карап алды. − Менә бит, шушы яшемдә дөнья бүләк итте миңа шундый зур бәхетне. 
      Рәзифтә юлында көтмәгәндә очраган бу матур гаилә турында күбрәк белү теләге уянды. Бу сөйкемле кызның әнисе кем? Бу ир-егет белән аны нинди язмыш очраштырган? Чал башыннан гыйбрәт алырлык бу ирнең нинди хәлләр үткән? Егетнең кызыксынуын күзләреннән аңлаган Нәдим көлемсерәп дәвам итте:
− Йокың килмиме соң, туганкай? Килмәсә, тыңла. Тик хикәям бик озын. 
    “Туганкай...” Нинди таныш, күңелеңне эретеп җибәрерлек җылы, тансык сүз... Күңелендә әйтеп бетергесез кызыксыну уяткан бу кешеләр язмышы турында белми калса, бик кызыклы бер тарихны ишетми калыр кебек тоелды Рәзифкә. Бик әһәмиятле бер вакыйга читләп үтәр кебек тоелды. Һәм ул, алсу иреннәрен бөрештереп, тирән сулыш алып йоклап яткан кыздан күзен алмыйча, дикъкать белән тыңларга әзерләнде.
− Мин, әйтүемчә, Казанда ата-аналы, тулы гаиләдә туып-үстем. Мәктәпне яхшы гына тәмамлагач, очучылар әзерли торган училищега кердем. Анда уку җиңел түгел, дисциплина каты. Шулай да, аны уңышлы гына бетердем. Берничә ел гражданнар авиациясендә пилот булып очтым. Очмаган самолет калмады. Егерме сигез яшемдә өйләндем. Хатыным Ирина шәһәрнең бер культура йортында культработник булып эшләде. Улыбыз Ренат туды. Тормыш көйле генә бара кебек. Яшәргә фатир бар. Тап-таза, көләч йөзле бала үсеп килә. Хезмәт хакы яхшы чыга. Сөенеп яшибез. Берничә елдан мин, үз осталыгымны үстереп, летчик-сынаучы булып оча башладым. Ул вакытта яңа типлы самолетлар чыга гына башлаган иде әле. Моңа хәтле алар сыналмаган, юньләп өйрәнелмәгән. Җитешсезлекләре, нечкә җирләре күп кенә. Тик алар еш кына җирдә түгел, күктә, очыш вакытында ачыла шул. Самолетның ныклыгы, ышанычлыгы башта җирдә – ангарда сынала. Летчик-сынаучының эше катлаулы да, җаваплы да, куркыныч та. Ничек кенә кыю булсаң да, иртән эшкә чыгып киткәндә, кичен өйгә кайта алырсыңмы, белмисең. Тик кемдер бу эшне дә башкарырга тиеш. Пассажирлар тулы самолет һәлакәткә очрамасын өчен, летчик аны сынаганда үз гомеренең бәһасе белән булса да, бу фаҗигане кисәтергә тиеш. 
     Беркөн шулай яңа самолетны сынап очканда, тиешле программаны үтәп, хәрби аэродромга юл алдым. Самолет башта әйбәт кенә тыңлашты. Төрле тизлектә, төрле биеклектә очып карадым. Барысы да әйбәт кебек. Двигательгә ярыйсы гына йөкләмә бирдем. Самолетны тибрәндереп раскачка, кискен борылышлар ясадым. Приборлар, датчиклар бар күрсәткечләрне дә язып бара. Диспетчердан рөхсәт сорап, кайтырга борылганда штурвал тыңламый башлады. Ә бераздан моторлар эшләүдән туктады. Астагы урман якынайганнан-якыная бара. Самолет мине тыңламый. Соңгы чиккә хәтле штурвалны җибәрмәдем. Соңлап булса да катапультага бастым. Ул мине кабинадан чыгарып ыргытты, ә самолет җиргә төшеп шартлады. Мине, аңымны югалткан килеш, ике көннән соң гына таптылар. Госпитальда бер атнадан соң гына бар җирем үтереп авыртканга ушыма килдем. Сынмаган җир калмаган иде, әйтерсең, бульдозер астында калганмын. Табибларга рәхмәт, мине кисәкләрдән яңадан җыйдылар. Хатыным Ирина яныма килде дә елады, килде дә елады. Тик урында яткан ире өчен түгел, үзе өчен, үз тормышы җимерелгән өчен күз яшьләре түккәнен соңрак аңладым... 
    Рәзиф, Нәдим сөйләгәннәрне күз алдына китерә-китерә, тын да алмый тыңлый бирде. Каршыда утырган юлдашының җитди карашы әллә кая, үзе генә белгән бер җиргә төбәлгән. Аңа бу истәлекләрне хәтерләү бик җиңел бирелми иде, ахрысы. Хатыны турында сөйләгәндә тавышы дерелдәп алды һәм бермәлгә өзелеп торды. Шулай да ул үзен кулга тиз алды һәм сөйләвен дәвам итте:
− Ярты ел буена госпитальдә ятканнан соң, мин, таякка таянып, өйгә кайттым. Очу турында башкача уйга китерергә дә ярамый иде. Менә шулай утыз сигез яшемдә мине комиссовать иттеләр. Яхшы гына пенсия бирделәр. Мин, күкләрне иңләгән лачын, канатларым сынып, җиргә мәтәлеп төштем. Сынган сөякләр, сызлый-сызлый булса да, әкренләп төзәлә тордылар. Ә җан ярасы тирәнәя генә барды. Баш очымнан очып үткән самолетларга карый алмас булдым. Иң авыры − алган җәрәхәтләрдән ирлек көч-куәтем сүнде. Чибәр хатыным яшь гомерен чирле, көчсез ире янында заяга уздырмады. Башта яшереп тә, күрсәтеп тә хыянәт итте. Соңрак, миннән аерылып, зур корсаклы бер түрәгә тормышка чыкты. Улымны миңа сирәк күрсәтте. Хәер, мин кемне булса да күрерлек халәттә түгел идем. Бирештем. Язмышыма ачынып, гарьләнеп, аракыда юаныч табарга тырыштым. Кайгымны хәмер белән юарга маташтым. Әллә үз-үземә кул салыргамы, дигән уйлар керә башлады. Яраланган лачындай тау-кыядан җиргә ташланасым килде. Улы кичергән фаҗигане ишетеп, Казаннан әни килде. Әнием карады мине авыр чакта. Мин аның алдында мең бурычлымын. 
      Бергә очкан иптәшләргә рәхмәт, мине ташламадылар, онытмадылар. Беркөнне шулай күптәннән белгән бер якын дус киңәш бирде: “Син, Нәдим, яшисең килә икән, Алтайга бар. Анда кешеләрне дәвалаучы акыл иясе яши”. Терелеп, кешечә яши алуыма ышанмасам да, миңа шушы котсыз дөньямнан башымны алып кая да булса чыгып китәргә кирәк иде. Өйдә башкача кала алмаган өчен генә иптәш егет биргән адрес буенча Көнчыгыш Казакъстанга – Алтайга чыгып киттем. Лениногорскидан утыз чакрымда гына булса да, картны эзләп табуы җиңел булмады. Тау-ташлы, үтеп булмаслык куе урманлы җирдә утыз чакрым өч йөз чакрым урынына тора. Шулай да, изге кешеләр табылды. Тауларда, тайгада яшәүче бу им-томчы карт турында тирә-якта бик яхшы ишетеп беләләр иде. Башта берничә чакрым ташлы юлдан мотоцикл белән, ә ул да үтә алмый башлагач, тау-кыялы җәяүлеләр сукмагыннан карт янына озатып куйдылар. 
     Ак сакаллы, ябык гәүдәле, гади киемле карт умарталар янында, төтенле күреген күтәреп, бал кортларын карап йөри иде. Беренче күрүгә мине аның күзләре гаҗәпләндерде. Күз алдыңа китер әле. Җыерчыклар баскан, сакаллы, яше ничәдә булуы билгесез, акыллы чырайлы йөз. Ә күзләре шундый яшь, шундый тере! Һәм сөйләшүе картларча, иренеп, әкрен генә түгел, ә дәртле, көчле ишетелә. Адымнары җитез, ышанычлы. Башта ул миннән берни турында да сорамады. Ул сорамады кебек, ә мин үземне борчыган нәрсәләр турында аңа ничек ачылганымны сизми дә калдым. Аның шулай кеше җанын ача торган ачкычы булды, ахрысы. Шулай да, карт күп сөйләшергә яратмый иде. Аның, читтән караганда, сәеррәк күренгән бер гадәте бар иде. Җавап бирергә кирәк санамаган сорауларны карт ишетми яки “ишетми” иде. Ә төптән уйлаганда, ул сүз кадерен белүчеләрнең берсе иде. Иманлы бабай христиан диненә табынса да, ак сакаллы, зирәк карт миңа үз халкыбызның аксакалын хәтерләтә иде. 
        Карт миңа яздан алып көзгә хәтле үзе янында калырга рөхсәт итте. Ул мине дәвалап кына утырды, дип әйтмәс идем. Киресенчә, им-томчы карт чир турында бер дә исемә төшермәде. Көчем җиткәнчә аның белән бертигез эшләдем. Ул нәрсәгә тотынганны күреп, мин дә тотындым. Бергә умарта карадык. Бергә тайгада кедр чикләвеге җыйдык. Хариус уйнап торган саф сулы тау елгасында балык тоттык. Бергә ашарга әзерләдек. Бергә төрле-төрле шифалы тамырлар, үләннәр, җиләк, гөмбә җыйдык. Җир казыдык. Утын кистек. Картның дәвалавын мин башта аңламадым да. Сүз арасында гына: менә шуны эчеп куй, дип, ниндидер төнәтмәне алдыңа куя. Йә менә шуны чәйнә, дип, аксыл яки кара-кучкыл төстәге әчкелтем сагызны чәйнәргә куша. Бал кортларыннан күчтәнәч, дип, тагын нидер каптыра. Өч-дүрт көнгә бер тапкыр карт кедрдан ясалган мичкәне шифалы төнәтмәләр белән тутыра да, мине шунда утырта. Гәүдәмнең авырту-сызланулары басыла төште. Аннары, карт миңа кемгә дә булса түгел, ә үз көчемә ышанырга, таянырга ярдәм итте. Эчтә, төптә һәрберебез искиткеч зур көчкә ия. Шул көч-куәтне бары тик уятып җибәрергә генә кирәк. Үзаңым аша дәвалаучы карт дөньяга, үз-үземә карашымны үзгәртергә ярдәм итте. Психологлар әйткәнчә, миннән үз-үземне терелтү программасын төзетте, дияр идем. Карт искә төшермәгәч, мин озакламый монда нигә килгәнемне дә оныта башладым кебек. Мине эш белән тәэмин итүенең дә серен соңрак аңладым. Кеше эш белән мәшгүль булганда, башына юк-бар уйлар керми. Бабай хезмәт терапиясен яхшы белә иде, ахрысы. Ә беркөнне мин таянып килгән таягымны учакка яктым. Ул инде миңа кирәкми иде. 
     Якыннан гына туристлар сукмагы үтә иде. Ә бер-ике чакрым ераклыкта алар туктала торган база бар иде. Аркаларына рюкзак аскан бер төркем туристлар, урман кешеләренә кызыксыну катыш гаҗәпләнеп карый-карый, туктап, баллы чәй эчеп киттеләр. 
        Сирәк-мирәк кенә карт янына дәвалы үләннәр яки киңәш сорап кешеләр килгәләде. Ул ярдәме өчен акча алмый иде. Рәхмәт йөзеннән кешеләр аңа азык-түлек калдырып киткәләде. Кедр чикләвеге, гөмбә, җиләк җыярга килүчеләрне ул бал белән сыйлап чыгарды. Минем күзәтүемчә, карт белән табигать арасында искиткеч гармония, аһәң бар иде. Ул беркайчан да үзенә кирәкмәгән яфракны яки үләнне өзмәде. Кичен ятар алдыннан карт, өй алдына чыгып, урманга башын ия иде: “Рәхмәт сиңа, тайга!” Ул чын-чынлап табигать баласы иде. 
        Умарта балы белән сыйланырга тайга хуҗасы да килгән чаклар булды. Баласын иярткән зур, йөнтәч аю, алпан-тилпән атлап, үкерә-үкерә, умарталарны туздырып йөрде. Бабай белән без тиз генә өйгә кереп шылдык. Шунда гына мин тәрәзәдәге калын, тимер рәшәткәләргә һәм ныгытылган ишеккә игътибар иттем. 
        Ә беркөнне мин урманда йөргән чакта туристлар базасына юлыктым. Гитара тотып учак янында утырган берничә кешегә үземнең кем икәнлегемне аңлаткач, алар мине дә үзләре янына чакырдылар. Дүрт хатын-кыз һәм алты ир-егет. Урманны яңгыратып дәртле җырлар яңгырый. Көлешәләр, шаярышалар. Карт янында үземнең ялгыз-ябагай икәнлегемне беразга онытып торсам да, бу бер кайгысыз яшьләр янында мин үземне тагын беркемгә дә кирәкмәгән, бәхетсез, ялгыз адәм итеп сиздем. Шулай да, аларга сокланып учак янында озак кына утырдым. Янымда терәлеп утырган мөлаем йөзле кызның йомшак беләкләре белән җиңелчә кагылып-кагылып китүе шундый татлы, шундый да рәхәт... Шунда көтмәгәндә үз-үземә ачыш ясадым – мин бит сау-сәламәт ир-егет!.. Гәүдә-сынымда дәрт уяткан, инде онытыла башлаган бу көчкә шатлыгымнан ни кылырга белмичә сикереп тордым да, учак янында утыручыларны аптыратып, сукмак буенча йөгердем. Мине югалтырга өлгереп, өй алдында утырган картны биленнән күтәреп алдым да, әйләндерә башладым: “Һа-һа-һай! Бабай! Мин таза-саумын! Ишетәсеңме?” Зирәк бабайга халәтемне сүзләр белән аңлатып маташу артык иде. Канәгать елмаеп басып торган карт үзе дә барысын да аңлап тора иде... 
      Кыш чыгарга карт шәһәргә кайтып китте. Мең рәхмәтләр әйтеп, аңа күченергә булыштым да, өемә юл тоттым. Канатлары сынган бөркетне ярты ел эчендә им-томчы карт аякка бастырды. Дус-иптәшләр мине танымады. Теге дөньяга барып җитә алмыйча, борылып кайттым. Изге карт борып кайтарды. 
      Ничектер, үзеннән-үзе булачак хатыным Әминәне очраттым. Дөресрәге, Казанга бер кайткан арада миңа аны димләделәр. Иреннән яшьли тол калган хатын мине көткән, ахрысы, тормышка башкача чыкмаган иде. Кемдер димләү буенча танышып, бәхетле гаилә төзеп булуына шикләнә идем, тиздән бу шикләрем юкка чыкты. Кушылуыбызга унике ел тулды, Әминә тормышымда яхшы юлдаш була белде. Хатасын аңлаган беренче хатыным, килеп, күпме генә араны бозарга тырышып йөрсә дә, берни дә барып чыкмагач, ул да безне тынычлыкта калдырды. 
      Карашы баласына төбәлгән әти кеше сөйләвеннән туктап калды. Кызчыкның ачылган иңнәрен җәймә белән ябып, назлап сөеп куйды. 
− Менә шулай, туганкай. Биш-алты ел баласыз яшәгәч, яшь хатыным миңа шушы кызыбызны бүләк итте. Бәхетемнән ниләр кичергәнемне аңлатырлык сүзләр генә таба алмыйм. Үзең аңла инде мине... Тормыш, иңнәремә бөркет канаты куеп, бер күкләргә күтәрде, бер, канатларымны аяусыз сындырып, җиргә сылады. Аннан тагын күтәрде... Дөнья бу, туганкай...
     Өске полка буш булса да, кечкенә кызчыгы янына чак-чак сыенып, олы ир кеше йокыга талды. Кызның бәләкәй генә куллары әтисенең зур учлары эчендә күренми дә иде. Әтисе кочагында беркайгысыз тәмләп йоклаган нәни кешенең һәм күпне күргән, күп сынаулар үткән бу көчле ирнең тигез сулыш алуын тыңлап яткан Рәзиф күңелендә туган искиткеч кичерешләреннән һаман да арына алмады. Юлда йөри-йөри күп кенә кешеләрне очратып, төрлесен күргән-ишеткән егет инде яшьлек акылы белән дөньяны аңлыйм, кешеләрне беләм, дип уйлый иде. Юк икән бит. Кемне генә алма, яңа язмыш, яңа тарих, яңа кичерешләр... Бер язмыш икенчесенә бер тамчы да охшамаган. Торган саен бу тормышка гаҗәпләнә генә барасың... Дөнья бу, туганкай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен Физэлия матур хикэялэрегез шигерлэрегез мэгнэле фикерле Мин яратып укыйм тагын языгыз исэн булыгыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик яратып укыдым хикэягезне.Гомумэн ижатыгызны яратам,хормэт итэм.Тормыштан алынган гыйбрэтле хэллэр,ялган хэм уйдырма тугел .Исэн сау булыгыз.Ижади у нышлар сезгэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч, эфэрин, ижади унышлар телим сезгэ, укыган саен укыйсы килэ, сэлэмэт булыгыз....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Физалия!Дустым!Зур рэхмэт,Сезгэ!Сезнен хикэялэрегезне,шигырьлэрегезне чыннан да укыган остенэ укыйсы гына килеп тора-тормыштан алынган,кеше язмышлары..Тормыш чынлап могжиза-кемнэре генэ юк,кемгэ Хак тэгалэдэн нэрсэ язылган бит.Унышлар hэм дэ сэламэтлек узегезгэ,гаилэгезгэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик мэгънэле искиткеч хикэя! Ижади унышлар сезгэ. МИН сезне бик яратып укыйм!

            Хәзер укыйлар