Логотип
Проза

Давыл

Яңа көн туды. Офык читеннән, урман өстеннән бияләй кадәр генә булып күренгән кояш, чыгыйм микән, юк микән дигәндәй баш калкытып торды-торды да, оялчан кызлар күк елмая-елмая, дөньяга бакты. Чык тамчысында коенган бәбкә үләне, бу күрешүне тузан-кердән арынып, чип-чиста килеш каршылавына сөенеп туймагандай ишетелер-ишетелмәс кенә үз телендә чыңлап куйды. Сыер саварга дип абзарга ашыккан Әлфинә тәүге кат күргәндәй ишегалдына, койма башында ялтыраган чиләкләргә, бакча рәшәткәсеннән үрелеп караган карлыган куакларына күз йөгертеп алды. Калада укучы улы бүген кичкә кунак кызы белән кайтасын хәбәр иткән иде, төне буе рәтләп йокы күрмәгән ана әлегәчә тынгысызлыгын баса алмады. Йөрәге үзенеке кебек түгел, нигәдер чыгымчы аттай дулый, бәргәләнә иде. Күңелендә буран котыра, давыл уйнаклый диярсең – ниндидер билгесезлек корт урынына кимерепме-кимерә, бимазалый, тынгы бирми. 

Әлфинә шушы халәтеннән көн буена котыла алмады. Әле бер, әле икенче эшкә килеп ябышты, берсен ташлады, икенчесен башлады. Фаязын да көндәгечә капка төбенә үк чыгып түгел, тәрәзәдән кул болгап кына озатып калды. Төштән соң гына ачы камыр басып куйды, уйлана-уйлана токмач җәеп кисте. 

Пәрәмәчләре белән ыгы-зыгы килеп, капка тавышын ишетми калган икән. Кунаклар өйгә кереп, Илһамы:
– Әнкәй, син өйдәме? Без кайтты-ык, – дип сузып дәшкәнгә Әлфинәнең йөрәге дерт итеп китте. Каушавын сиздермәскә тырышып, кухнядан йөгереп чыкты, онлы бармакларын озаклап алъяпкыч итәгенә сөртеп маташты. Аннан соң гына улының баһадирдай гәүдәсен кочып алды; ишек төбендә черт-черт сагыз чәйнәп торган кызга күрешер өчен ике кулын сузды.
– Әнкәй, әйткән идем бит, бу – Элина. – Илһам аларның сүзсез генә күрешүендә ниндидер киеренкелек сизеп, шуны йомшартырга теләгәндәй, йөзен тутырып елмайды. – Мужыт әле киленең дә булып куяр.
– Может? – Кызның түп-түгәрәк йөзендә уймак кебек күренгән матур иреннәре көлемсерәп читкә тартылды.
– Балалар, ишек төбендә тормагыз, әйдә, үзегезне үзегез карый торыгыз. Улым, кунак кызын түр бүлмәгә алып кер, әйбер-караларын шунда урнаштырсын. Мине гаеп итмәгез, тиз генә пәрәмәчләремне пешереп бетерим инде. Җитешмәдем бит, бөтен эшкә ике кулым. Атагызны әйтәм, иртә таңнан районга дип чыгып киткән ие, кайтып күзгә күренгәне юк, – дия-дия, Әлфинә аш бүлмәсенә ашыкты.

Ишекне ябуга, хәлсезләнеп, стенага сөялде. Башыннан яулыгы шуып төште. Кызган май исе аңкыган бүлмәдә болай да тыны кысыла иде, бу минутта исә бөтенләй сулышсыз калгандай булды. Куна тактасында исә рәт-рәт тезелеп яткан пәрәмәчләр, әйтерсең, тизрәк чуен казанга салуны, авызга капкач эреп китәрлек итеп кенә кызартып алуны көтеп зарыга иде. Кул-аягына тышау салганнар диярсең – Әлфинә исә стенага терәлеп торуын белде. Улына ияреп кайткан кызның төс-кыяфәтен җен-текләп күзәтергә өлгермәсә дә, күргән хәтлесе дә – кендеккә җитәр-җитмәс сары челтәр кофта, кояшта янып каралган тыгыз ботларны дөньяга балкыткан ак шорты, борынның уң канатында алка кашыдай җемелдәгән кечкенә таш ана кешенең ушын алды. «И Ходаем, и бер Аллам», – дип әллә ничә тапкыр кабатлады Әлфинә, иреннәрен ачар-ачмас пышылдап. Аннан, кулындагы яулыгын яңа гына күргәндәй, «менә исәр, ирәвәнләп торам ласа», дип, тиз-тиз баш артыннан чөеп бәйләде дә кәстрүлдән ташып маташкан камырына ябышты. Җитез куллары әле он савытына үрелде, әле камырны әвәләде, әле ак табакта суган-сарымсак исләре аңкытып утырган итне җәемнәргә салды. Вакыт-вакыт ишек ягына күз таш-лады: менә-менә ул ачылып китәр дә, «мин дә булышыйммы?» дип, елмаеп, теге бала, әй лә, Илина диде бит әле исемен... Әйткәнче телең сынар, билләһи... Илина килеп керер кебек тоелды. Кунаклар кайтып төшкән шәйгә өстәл әзерләп өлгермәвенә ут йота иде, «киленең булып куяр» дигән кызны уйлап, бозлы суга төште Әлфинә. Юньләп күрешмәгән-танышмаган килеш тегеләй-болай дип әйтергә бик иртә икәнен белсә дә, эчендә җеннәре котырттымы – ошатмады, һай, ошатмады бит ана кеше бу тәти курчакны! Киң җилкәле, дулкынланып торган коңгырт чәчле улына, аның арысланына бер дә тиң булырдай түгел кебек бит: ни исеме, ни җисеме дигәндәй. Ярар, хәерле булсын, җанына ошаган – елан ите ашаган. Үз уйлары белән үзе бәхәсләшә-бәхәсләшә, Әлфинә әзер пәрәмәчләрне ялт кына майга сала торды, алар кызарган арада стенадагы түгәрәк көзгегә күз төшереп, онга буялган бит очын алъяпкыч итәге белән сөртеп алды, маңгаен-да сизелер-сизелмәс күренгән җыерчыкларны сыпырып куйды. Тулы йөзендә шомырт каралыгы белән җемелдәгән күзләреннән әле дә булса яшьлек матурлыгы китмәгән кебек: алардагы чаялыкны да, усаллыкны да, җылылыкны да еллар шавы алып бетерергә өлгермәгән әле. Ирен читендә нәзек кенә булып шәй-ләнгән менә бу буразналарны искә-санга алмасаң, Әлфинә үзе дә кызлар кебек. Авыл җире дип кул селтәү юк, чәчен дә буяп, яшәртеп торырга күптән гадәтләнгән инде. Гомер бакый эштән аерылмагач, гәүдәсе дә килешле генә: таза да, ябык та түгел, Аллага шөкер...

Бүтән чак булса, Илһамы биш кереп, биш чыккан булыр иде, яна-пешә пәрәмәчне авыз итеп карар иде – күр әле, тавышы да, тыны да юк! Әлфинә түзмәде, газның утын кыса төшеп, зал ягына чыкты. Түр башындагы телевизорны кабызганнар, Әлфинәнең күз карасыдай саклап үстергән миләүшә гөлләрен идәнгә тезеп, өстәлне уртага чыгарып куйганнар да рәхәтләнеп тамаша карыйлар! Теге курчакны күр әле, кәнәфидәге Илһамның алдына менеп кунаклаган да ялангач аякларын ялтыратып чырык-чырык килеп утыра! Ана кешенең йөрәген моңарчы беркайчан татымаган сәер тойгы телеп үтте. 
– Улым, өстәлгә япмасын җәй дә тәм-томнарны чыгара башла, берүзем һич җитешмәле түгел, – диде ул «улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигәнне күздә тотып. 
Курчак карашын телевизордан алмый гына торып басты, Илһам кузгалып киткәч, бер аягын үзбәк картыдай бөкләп, янә кәнәфигә чүмәште. Ана белән ул өстәлгә бер-бер артлы аш тәлинкәләре чыгарганда да, бәрәңге белән кыздырылган тавыкны матурлап тезгәндә дә, салатын, каймак-катыгын урнаштырганда да алар ягына борылып күз сирпемәде.
– Атагызны көтеп торып булмас, төн уртасында кайтамы – аныкын белде юк, әйдә, утырышыгыз. Илина, – диде Әлфинә, басымны авыз тутырып соңгы иҗеккә төшереп, – диванда җайлырак булыр, күчеп утыр, бәбкәм.
– Ладно. – Кыз шул сүзне генә көткәндәй, җәһәт кенә өстәл артына кереп утырды.
– Элина татарча аңлый, юньләп сөйләшми генә, әнкәй, исең китмәсен, – диде Илһам, әнисенең аптырабрак калганын сизеп.
– Әткәң-әнкәң үзебезнең милләттәндер бит? – Әлфинә кунак алдына чит-читләре яшел каймалы тәлинкәдән буларын бөркеп торган токмачлы аш куйды.
– Че? – Элинаның нечкә генә калдырылган кашлары дуга ясап күтәрелде, ул, ярдәм сорагандай, зәп-зәңгәр күзләрен тутырып Илһамга борылды.
– Предки ведь твои татары?
– Ну да. – Кыз, таптыгыз сорар нәрсә дигәндәй, иңсәсен сикертеп алды. Кашыкны кулына алып, тәлинкәгә иелгән шәйгә челтәр кофтасыннан тулы күкрәкләре турсаеп чыкты.

«И бер Аллам...» Көенгәндә дә, сөенгәндә дә шулай дияргә яраткан Әлфинә эченнән генә әлеге сүзләрне кабатлады. Әле дә ярый аталары кайтып кермәде. Ашагач, халат булса да бирергә кирәк, күрше-күлән килеп керүе дә бар...
Барсам – бардым, бармасам юк дигәндәй, ашын болгатып утырган Әлфинәнең тамагыннан ризык үтмәде. Улын һәм кунак кызын кыстый-кыстый сүз кушкалап алса да, уйлары үзеннән ерак китә алмады. «Күз текәп үстергән улыңа хатынны, туасы оныкла-рыңа әнине без сайламыйбыз шул, ниләр кыласың... Югыйсә калага укырга киткәнче Илһамнары бер дә акны карадан аермый торган бала түгел иде дә соң... Шулай инде, мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан кайтмассың диләр бит...»

Элина булачак кайнананың уй-фикереннән бихәбәр иде. Чәнечкене зәңгәргә буялган озын тырнаклары белән чеметеп кенә тотып, суган кисәкләрен бер читкә аралый-аралый, күзен телевизордан алмый гына «Оливье» салатын чемченеп утырды.
– Пәрәмәченнән җитеш инде, кайнар чагында, – дип, Әлфинә тәлинкәне кунак алдынарак этә төште.
– Я мясное не очень люблю. – Элина борынын җыерыбрак куйды да диван аркасына елышты.
– Ашамаса, безгә күбрәк калыр, борчылма, әнкәй, – диде җор телле Илһам. – Ул бака боты ашап өйрәнгән шул.
– Не издевайся, бака түгел, а роллы, суши...

Табын артында сүз сүзгә ялганмады. Чәйләр эчеп кузгалгач, Әлфинә әрле-бирле йөреп өстәл җыеш-тырды, Элина белән Илһам бер-берсенә сыенып баягыча тапшыру карадылар, көлештеләр, әйткә-ләшеп тә алдылар. Йөрәгенә чыдый алмаган ана кеше, аш бүлмәсендә эшен бетергәч, урын-җир әйберләрен күтәреп, тыз-быз килә башлады. 
– Илинага түр бүлмәгә урын җәям, төнгә кияргә күлмәк тә куям, – диде ул, кемгә дәшкәнен төбәп әйтеп тормастан.
– Әнкәй, безгә бергә генә җәй, минем бүлмәгә.

Әлфинә кулындагы йомшак мендәрне күкрәгенә кысып, телсез-авазсыз калды.
– Ай Алла, килешерме соң, улыкаем? – Ана кеше ни чарадан бичара булып, улына аптыраулы караш ташлады.
Илһам исә әнисенең соравына шаккатмады да, үпкәләмәде дә, ак тешләрен җемелдәтеп көлеп кенә куйды.
– Без инде икенче ай бергә яшибез, әнкәй. Заманча әйтсәк, гражданский брак була. 
Соңрак күз күрер, син әйтмешли, җеннәребез килешсә, туй да ясарбыз. Элина бала-чага гына әле ул. Үссен бераз!
Элина Илһамның шаяртуына җилкәсе аша гына борылып карады да, чыннан да, нәкъ балаларча тел күрсәтте.
Әлфинәнең ни дә булса әйтерлек хәле калмаган иде.
 

* * *

Алар Фаязы белән ике ел егет белән кыз булып йөрделәр. Шул гомер йөреп тә, егетне әниләре белән таныштыра алганы юк иде, Фаязы 8 Мартка туй ясыйбыз дип өзми-куймый башлагач, Яңа ел алдыннан Әлфинәләр авылына кайтып килергә булдылар. Мәңге онытасы юк: Каф арты җеннәре барысы бергә купкандай буран котырган, давыллап кар яуган көн иде ул. Чаллының иске автовокзалында мәхшәр иде: кассаларга якын килешле түгел, кеше өстендә кеше. Фаязның үткенлеге бар икән, ничек итсә итте: җаен тапты, төштән соң Минзәләгә кайтучы калтырча автобуска эләктеләр. Аяк очында басып кайтсалар да, үзләрен бик бәхетле санап, әледән-әле бер-берсенә карап елмаештылар. 

Әлфинә вакыт-вакыт:
– Минзәләдән автобус булса ярар ие, – дип борчылып та алды.
– Аптырама, матурым, җан биргәнгә җүн бирер әле, – диде аны биленнән кочып барган Фаяз. Егетнең буе озын булгач, ярыйсы гына биек бүрек тә киеп җибәргәч, башы автобус түбәсенә үк тиеп тора, шуңа ирексездән бөкрәйгән гәүдәсе кызык та, кызганыч та тоелды Әлфинәгә.
– Туй, туй димәсәң, болай интегеп тә йөрмәс идең, – диде кыз борынын егетнең тун якасына төртә төшеп.
– Интегү димени, кайчан болай син кыргыйны сәгать буе кочаклап барыр идем, – дип елмайды Фаяз.

Аларга аркасын терәп, сөйләшүләренә колак салып барган бер карчык түзмәде, шушы кысан, тынчу автобуска гына түгел, бар дөньясына ачуын чыгарып түгәргә теләгәндәй карлыккан тавыш белән сөрән салды: 
– Хәдерге җәшләрдә оят дигән нәмәкәй калмады, болай да селкенер әмәл җук, ишшу болары кочаклашып бара.
– Самай шундый чаклары, синең белән мине кочакламас, кысылма, Зөләйха, – дип ысылдады икенче берәве.
– Адәм рәтле афтаус күрер көннәр булырмы, кайтсаң шушы, китсәң шушы...
– Теге звир контролер хатынны әйт әле син, билетың булмаса, кайтма, кырда йокла, дип акыра миңа, җүләр. Әле дә ярай шуферларында кеше төсе бар, рәхмәт яугыры, алары утырта тагын.
– Утыртмай сиңа, аларга да акча кирәк инде, менәтрәк.
– Утын пүләне төягәндәй төяде инде, исән-сау кайтып җитәргә генә язсын берүк.
– Монда кочаклашып бару түгел, балага узып, бала табарсың, әйттем исә кайттым. – Тәрәзәгә сыланып диярлек барган карт кына хатын шулай дип өстәп куйгач, ишеткәннәр дәррәү кычкырып көлеп җибәрделәр.
Әй оялды, әй оялды Әлфинә шул чагында! 

Автобус ишеген дөбердәтеп ачып, буран арасына кереп югалырдай булды. Йөзен Фаязның тун якасына яшергән иде, ике бите комачтай кызарып янарга тотынды. Егетнең генә кеше сүзеннән егылып китәргә исәбе юк иде, җилкәсе аша борылып, баягы карчыкка:
– Әбекәй, җаең булса, бу якка борыл, сине дә кочаклыйм, – дип эндәште.

Автобус эче янә гөр килеп көлешеп алды.
– Акырышмагыз әле, лутчы белгән догаларыгызны укыгыз! Давыл котырыпмы-котыра, бернәмә күренмәй! – Күзлекле шофер шулай дигәч, барысы да кинәт кенә тынып калды.

Ташбака тизлеге белән булса да, Минзәлә чатына исән-сау кайтып җиттеләр тагын. Юл читендә төшеп калган Фаяз белән Әлфинәнең бәхете бар икән, күз ачкысыз буранда туңып-калтырап ярты сәгатьләп басып торганнан соң, иске генә йөк машинасы утыртты үзләрен. Бармак очларына кадәр туңып өлгергән кыз кабинага кереп утыргач, бер тын бозланган керфекләрен ачалмый тинтерәде. 
– Юньле кеше этен урамга чыгармас көнне йөрмәсәгез, – дип, аларга күз ташлады колакчынлы бүрек кигән, мыеклары чалара башлаган шофер агай.
– Кыз сорарга кайтканда маҗарасыз гына булмый инде, абзый, түзәрбез, – диде Фаяз, Әлфинәнең күшеккән бармакларын учы белән җылыта-җылыта.
– Мин Пучыга хәтле апкайтуын апкайтам да, аннан соң нишләрсез, белмәем. Юлга салыпмы-сала, балалар. Кышкы көнне ай күрде – кояш алды, караңгысы да төшеп бетте бит аның. Кереп кунар кешегез юкмы соң? – Агай кайгыртучан тавыш белән шулай дигәч, машина тәрәзәсенә бәреп яуган карны күзәтеп барган Әлфинә үзе дә сизмәстән елап җибәрде.
– Пучыда берәүне дә белмим, Качкында безнең авылдан бер әби яши. Анда кадәр җәяү төшсәк, адашып үләбез бит без, – диде ул кул аркасы белән сабыйларча бит очын сөртә-сөртә.
– И энекәш, шушындый елак баланы хатынлыкка алмакчы буласыңмы? Каян таптың, шунда илт тә куй, мин сиңа үзебезнең авылдан менә дигәнен табып бирәм. Кире йөрмим дисәң инде, әйдә, Качкындагы әбисенә илтеп куйыйк та, аннан какрас безнең клубтагы бичырга җитешәбез... – Агай Фаязга борылып, маңгаена ук төшеп торган бүрек астыннан мут күзен кысты.

Мәрхәмәтле кеше булып чыкты ул. Батып калырмын, тегесе-бусы дип сөйләнеп тормады, яшьләрне Качкын башына кадәр кайтарып куйды. Фаязның биш тәңкә сузып маташкан кулын да кискен генә кире этте.
– Береңә – бер чак, энекәш, тыгып куй, әле сезгә тормыш башлаганда тиеннәре дә кирәк булыр, – дип, үз юлына борылды.

Караңгылыкны әле тасма-тасма булып яуган, әле тузгыган мендәр мамыгыдай уйнаклаган кар давылы телеп-телеп үтә дә кайчак кул сузымы арада торган юлдашыңны да күрмәслек итә. Сызгырган, улаган, тагын әллә нинди котсыз тавышлар чыгарып хакимлек иткән буранның тынарга исәбе юк иде.

Яшьләр Алмалы ягына кайтучы нинди дә булса машина килеп чыкмасмы дип өметләнеп, юлга күз текәп шактый озак басып тордылар. Кая ул, кичкә каршы мондый давылда башы ике булган кеше генә йөрсә инде...
– Нишлибез, матурым, синең әбекәйне эзләп китәбезме? – диде Фаяз, кар сарган сумканы иңбашына күтәреп.
– Минем әби түгел лә ул, мин бәләкәй чакта безнең очтагы туганнарына кунакка килә торган иде, шуны гына беләм.
– Исемен генә белмим, дия күрмә.
– Гөлчирәттәй ди идек инде. 
– Ярар, сезнең авылныкы дисең бит, әниеңнәр янына кайтып җитәлмәсәк, Гөлчирәттәйдән генә сорап аласы була үзеңне...

Сүзне шаяруга борырга дигәндә, Фаязга җиткән юк инде! Аның бер сүзеннән кәефе күтәрелеп киткән кыз, сөйгәненә сыенып, исемен генә ишетеп белгән авылга юл тотты.
Авыл башындагы урамда кеше-кара юк иде. Кар пәрдәсен ера-ера бераз атлагач, җем-җем килеп утырган биек чыршы, ике яктагы баганаларны тоташтырып сузылган, төрле төскә буялган лампочкалар күзгә ташланды. Клуб тирәсе булды бугай, учлары белән ышыклап тәмәке кабызырга маташкан яшьләр дә күренде.
– Бәйрәмнәр белән! – Фаязның көр тавышы буран сызгыруын күмеп яңгырады. – Егетләр, Гөлчирәттәй кай тирәдә тора ул, өен генә күрсәтегез әле.

Егетләр Фаяз артында кара күзләрен җемелдәтеп торган чибәркәйгә күз төшерделәр дә, Качкынныкы түгеллеген белгәч, җиңел сулап, бер-берсен бүлә-бүлә Фаязга юл күрсәтергә тотындылар.
– Мәктәп буеннан гына атлагыз, атуса* көрткә чумарсыз. Теге таба туп-туры барсагыз, коены күрми калмассыз әле. Вәт шул: прәме кое каршында – Хамисәттәйнең өе, аның сул ягында – Гөлчирәттәйнеке. 
– Түлке өйдә микән, бүген Заһит абыйлар бозау суйды бит, шунда ашка киткәндер әле ул.

Бер сорашканда белеп калыйм диюе булгандыр, Фаяз бүреген баш артынарак этеп куйды да:
– Алары кайда тора, күршесендә-мазармы? – дип кызыксынды.
– Юк, Заһит абыйлар әнә теге башта, тыкрык буенда беренче өй. Капка төпләрендә лампочкалы багана булыр. – Яланбашлы егет кулы белән изәп күрсәтте дә, тәмәке төпчеген ыргытып, клубка кереп китте.

Көрткә бата-бата атлый торгач, мәктәбен дә, коесын да, әбинең өен дә таптылар, тик, хәерчегә җил каршы дигәндәй, егетләр дөрес әйткән: хуҗабикә биләмнән кайтып кермәгән иде. Ишек келәсенә йозак урынына агач ботагын сындырып тыккан да китеп югалган. 
– Әнекәем, бигрәкләр дә кире көн булды бүген! – дип сукранып, Әлфинә баскычка тау булып өелгән кар өстенә лапылдап утырды. – Кайчан кайтасын кем белә инде хәзер аның?

Туңган, ачыккан кыз Фаязны тыңлап юлга чыккан үзен дә, бер гөнаһсыз егетне дә күңеленнән сүгә-сүгә, бияләен салып, кулын угалады. Ул да булмады, егет ишек бигендәге агач кисәкләрен тартып алды да кызны култыклап урыныннан торгызды, өстерәп дигәндәй өйалдына кертте.
– Кар өстендә катып үләсең киләмени? Әбиең убырлы карчык түгелдер әле, кергәнсез дип ачуланмас, бар, син өйдә көт, җылын. Мин Заһит абыйлардан урап кайтам. – Фаяз ике сөйләшеп тормады, тәбәнәк ишекне ачып, өйгә керде. Бусаганы атла-ганда бәрелгән башын бүрек аша гына угалап 
торгач, стенада капшана-капшана утны кабызды. Әлфинә исенә килеп аны-моны әйткәнче чыгып та китте.

Кыз бер тын аптыраган кыяфәттә як-ягына кара-нып басып торды, кире өйалдына чыгып, өстендәге карны каккалады, кереп пәлтәсен, шәлен салды. Шундый ук аптыраулы халәттә ап-ак итеп акшарланган мич янына килеп басты. Тәбәнәк түшәмле өйнең яртысын алып торган мичтән җылы качып бетмәгән иде, Әлфинә күшеккән кулларын шунда терәде. Гөлчирәттәйнең өе бик бәләкәй булса да, бу минутта ул кызга оҗмахның үзе булып тоелды. Тимер башлы караватта кәпрәеп утырган чигүле мендәрләр, тәрәзә төбендәге исле гөлләр, кып-кызыл ашъяулык ябыл-ган өстәл, өстәл янындагы как сәке, иске генә газ плитәсе, түшәмгә тиеп торган иске шифоньер, стенадагы бүрәнәгә беркетелгән агач шүрлек – болар өй эчендә күзгә ташланган бар байлык, ялгыз гына гомер кичерүче карчыкның гади яшәеше, көнкүреше иде. Кыз шуларны күзәтеп, мич җылысыннан изрәп басып торган арада шау-гөр килеп Фаяз белән Гөлчирә әби кайтып керде. Ике күзе күренерлек итеп кенә мамык шәленә төренгән, сырмасын, киез итеген кар сарган, култык астына төенчек кыстырган кечкенә гәүдәле карчык:
– И бәбекәйләрем, җәшлегегез белән аны-моны уйламай чыккансыз инде, ярай әле монда керергә башыгыз җиткән. Ата-аналарыгызга гомерлек хәсрәт ясар иегез, Алла сакласын, – дип сөйләнә-сөйләнә, җәһәт кенә чишенеп ташлады. Җыр көйләгән кебек шулай сөйләнгән шәйгә Әлфинәгә дә, Фаязга да ап-ак йон оекбашлар тоттырды, газны кабызып, калай чәйнеген утыртты.
– Иреңне әйтәм, «Зөлфәт кияве» дигәч, башта аңышмайрак тордым. Аның да бәләкәй кара чутыр кызы кияүгә китәрлек булгач, без картаймай кем картайсын... – Гөлчирә әби тешсез авызын учы белән каплады да, үзалдына кет-кет көлеп, Әлфинәнең аркасыннан сөйгәндәй итте. – Туйларыгыз күптән булган иеме соң? Бәбәйләрегез җукмы соң әле, бәбкәм?

Кыенсынып, аптырап калган Әлфинә ни әйтергә белми торганда, Фаяз караватка утырып оекбаш кияргә маташкан җиреннән:
– Менә анысына җитешмәдек әле, әбекәй, – дип сүз кыстырды.
– Булыр, булыр, Алла боерса.
 
Гөлчирәттәй мич аралыгына кереп кыштырдаган арада Әлфинә ялт кына Фаязның янтыгына төртте. Аның сүзсез ымын аңлаган Фаяз тешләрен балкытып елмайды да янәшәсенә килеп утырган кызның колагына иелә төшеп:
– Соң, әбиеңә кыскача гына әйттем инде, «Алмалыдан Зөлфәт кияве», дидем. Бөтен биографияне сөйләп торып булмады...

Әби кунактан алып кайткан тәм-томнар янына яшьләр сумкасыннан хуш исле лимон, кәгазь тышлы кәнфит ише күчтәнәчләр дә чыгып кунаклагач, өстәл бөтенләй байлар төсе алды. Күгәрченнәр күк гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр, әби бертуктамый үзе туып-үскән авыл турында сорашты. Аннан табынны җыештыргач, мендәр-ястыкларын кузгалтты.
– Сезгә караватка җәям, яшь чакта тарлыгы сизелмәй аның, рәхәтләнеп йокларсыз. – Гөлчирәттәй караватның чәчәкле япмасын төреп куйгач, катлы-катлы итеп тезелгән юрганнарын, ястыкларын идәнгә күчерде. Күпереп пешкән калач күк йомры мендәр-ләр өстенә чигүле япма җәеп, көтелмәгән кунакларга урын әзерләде.
Әбинең сүзләреннән коты очкан Әлфинә, кулларын болгый-болгый: 
– Юк-юк-юк, Гөлчирәттәй, караватыңда үзең ят, без, әнә, беребез идәнгә, беребез сәкегә тәгәрәрбез, – дип каршы төшеп маташкан иде.
Кая ул, әбинең сүзе сүз булды: гомер эчендә бер килеп кергән кунакларны идәндә йоклатаммы соң?!

Боларның барысын мыек астыннан гына елмаеп тыңлаган Фаязга ни, ул сүзгә кушылмады, җылы киемнәрен салды да юрган астына кереп ятты. Оятыннан нишләргә белмәгән Әлфинә, суга батучы саламга ябышкандай:
 – Гөлчирәттәй, мин анавы ястык белән идәнгә генә сузылыйм әле, – дип сүз катып карады.
– Китчәле, ачуымны китереп тор тагын... – Карчык сәкегә юрган түшәде, башыннан яулыгын салып, сүс шикелле юка чәчләрен ике нәзек толымга үреп куйды, мич аралыгына кереп, озын җиңле ап-ак күлмәген киеп чыкты. Аннан соң гына сүзен дәвам итте. – Бер-берегезнең кадерен белеп кенә яшәгез, бәбекәйләрем. Әнә минеке... Сугыш бетәр алдыннан уч төбе кадәр кара хәбәрен кочаклап калдым... Җилкә­сенә башымны куеп, кырыенда гына утырыр өчен дә әллә ниләр бирер идем дә соң...

Әлфинә Фаязга аркасын куеп, чарасыз кыяфәттә юрган астына чумды.
– Чишенеп ят, өй җылы. – Өс-башын салмыйча ап-ак урын-җиргә ятуын килештермәдеме, әллә Әлфинәне кайгыртып әйтүе булды – карчык өй ишеген догалаган җиреннән кызга әйләнеп карады.
– Эчемә һаман җылы керми бит әле, – дип алдарга мәҗбүр булды Әлфинә, биленнән кочып алган кайнар кулга терсәк очы белән төртеп.

Утны сүндереп, Гөлчирәттәй сәкегә менеп яткач, Әлфинә карават читенәрәк елышты. Фаязның кайнар сулышы муен чокырына бәрелүдән, аның белән бер юрган астында ятудан оялу, тартыну, кыенсыну – тагын әллә нинди хисләр бергә кушылып, кызның җанын-тәнен көйдерә иде. Ул калын күлмәге аша да биленә ут үрләткән кулны алып ташларга теләп, борылырга гына иткән иде, сиртмә караватның шыгырдавын ишетеп, өнсез калды. «И Ходаем, Гөлчирәттәй әллә нәрсә уйламасын тагын!» 
– Гөлчирәттәй, быел җәй Алмалыга кайттыңмы соң? – дип пышылдады үз халәтеннән үзе курыккан Әлфинә.

Карчык шул сүзне генә көткәндәй, җанланып башын калкытты. Баштарак пыш-пыш кына килеп ике кичкә кунакка барып кайтуы, кемнәрне күрүе турында сөйли башлаган иде, сүз йомгагы тәгәри торгач, пышылдау онытылды. Әлфинә исә, карчык йоклап китә күрмәсен берүк дип, әле тегесен, әле монысын өстәп җибәргән булды. Аның «этлеген», бу әңгәмәнең иртәнгә кадәр дә тынасы юклыгын аңлаган Фаяз кызның муеныннан үпте дә икенче ягына борылып ятты. 

Әлфинә, күз кабагын баскан йокы белән көрәшә-көрәшә, Гөлчирәттәйне сөйләндерүен дәвам итте. Ахыр чиктә, хан заманында булган хәлләрне инде үзалдына исенә төшереп яткан карчыкның борын астыннан ишетелгән тавышына изрәп, йоклап киткәнен дә сизми калды.

...Бергә яшәүләренә инде ничәмә-ничә ел – Фаязы шушы давыллы көнне, шушы маҗараны гел мәзәк итеп искә ала. «Беренче төнебездә Гөлчирәттәй таңга кадәр никах укып чыкты», – дип, уфтанган кыланып, Әлфинәне көлдерә.
Туйлар узып, туннар тузса да, аклык белән, сафлык белән башланып киткән тормышлары бүген дә тел-теш тидерерлек түгел, Аллага шөкер. Кызларын, улларын гөл чәчәгедәй кадерләп үстерделәр, бер-берсен әлегәчә күз карашыннан аңлап яшәделәр. Менә Илһамнарының гына болай, шаукымга ияреп, тормыш коруга бармак аша каравы күңелен китте бит әле Әлфинәнең. Хәзерге замананың бар нәрсәне рәттән кырып-җимереп килгән давылы табигать зилзиләсеннән күпкә көчлерәк микәнни соң?.. Балаларны ул афәттән сакларга ата-ананың да көче җитмәсә, тора-бара кая тәгәрәр бу дөнья? Туйдан соң думбра дигәндәй, бүген генә тора-салып акыл сатудан нәрсәне үзгәртеп булыр? Илина дигәннәре дә берәүләрнең газиз баласы, әнә бара юлың, дип, ишеккә төртеп күрсәтә алмассың... Гаеп атта да, тәртәдә дә шул: яшьләрнең үзләрен генә җиңел акыллылыкта битәрләр идең дә, бишектән үк, ана сөте белән бирергә онытканыңны нишләтерсең?

Шундый уйлардан башы каткан ана каз мамыклы мендәрне сабый баланы кочкандай күкрәгенә сыендырды да, җәйге кич куенына кереп барган урамга тәрәзә аша күз ташлады. Иртәнге белән чагыштырганда, җиһан бөтенләй үзгәргән кебек. Урам тын. Һәркем үз дөньясына кереп бикләнгән. Бар тарафтан куркыныч бушлык карап тора сыман. Ни өчендер бик каты оялгандай, бит алмасына ут капкан кояш та тау башындагы биек наратлар артына кереп качарга җыена иде... 

Рис.: Наталья Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт!!! Эх җитәкчеләр безнең кебек фикерләми шул. Алар бу темага кандидатлыкка диссертация яклый. Ә без, безнең балалар "Кролик" сыйфатын үти. Бу тема хәрбер ата-ананы борчый, кайчан туктатылыр, бу БДИ. Болай да күпләр кырылган заманда, бу чирдән яшьләребезне саклап каласы иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        заманалар узгэрэ шуул ! ИКЕ кызым арасында 20 ел ,беренчесе умырып татарча сойлэшэ ,кече кызыма 16 яшь (уземэ 59 ) - татача белми .Хэзерге заманда ,шэhэрдэ балаларны татарчага солэштеру юк диярлек .

        Хәзер укыйлар