Логотип
Проза

Дару

Диләрә Сафиуллина – Лениногорск кызы. Белеме буенча – журналист. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Киевка китеп бара. Берара Украинада нәшер ителүче «Натали», «С тобой», «Микс» журналларында эшләп ала. Бүгенге көндә телесериалларга һәм телефильмнарга сценарийлар яза («Доярка из Хацапетовки-3», «Джамайка», «Пончик Люся», «Коса до пояса», «Маруся»). Әмма туган якка тартылу, туган телдә аралашырга омтылу көчле анда: Украинадагы «Туган тел» татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче «Талир» вокал ансамблендә җырлый, Сабантуйларда, «Киев сандугачы» фестивальләрендә катнаша. Татар диаспорасының «Дуслык» журналының актив авторы. Күптән түгел әлеге басмада халкыбызның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллинның Киевта яшәүче кызы Наилә ханым белән әңгәмәсе дөнья күрде. 

Диләрә – замана хатын-кызларының тормышын тасвирлаучы күп кенә хикәяләр авторы да. Шуларның берсен русчадан тәрҗемәдә сезгә тәкъдим итәбез.


(Даруханәдә башланган роман)


Алия

Төн, урам, фонарь, аптека... Хәзергә барысы да Блок шигырендәгечә: мин даруханәдә утырам, тәрәзә артында – төн, ә урамда кайсыдыр бер хулиганы фонарь ваткан. Шуңа күрә, Нур әйтмешли, «хлорамин һәм бромгексин ныгытмасын», ягъни даруханәгә керү ишеген сигнализациянең зәңгәр уты гына яктырта. Мондый яктылыкта мин, мөгаен, Дракула кызына охшыймдыр. Куркыныч һәм күңелсез. Җитмәсә, төнге сменага минем әле беренче тапкыр чыгуым. Мине моңа ныклап әзерләделәр. Хезмәттәшем Эльза – ул миннән нибары бер яшькә олы, әмма акыл өйрәтергә, туры юл күрсәтергә шул җитә дип исәпли: «Иң куркынычы, баласы төне буе елап теңкәсенә тигән – акылдан шашкан әниләр, – диде, – чөнки ул, имезәсе, юеш чүпрәген алыштырасы урынга, йә «ашыгыч ярдәм» чакырта, йә күзе тонып аптекага чаба». «Берүк ишекне ача күрмә, – дип кисәтә бүлек мөдире Любовь Васильевна да. – Алкоголиклар, наркоманнар, җыен шпана җитәрлек монда». (Шулчак бер ел элек үземне оятка калдырган хәл искә төшә – куллары калтырап торган егеткә 10 кап димедрол биреп җибәрдем бит. Рецептсыз-нисез. Кызгандым үзен. Ә «Аллергик» дигәнемә чираттагы доза кирәк булган икән!..)

Идән юучы Маша түти дә акыл өйрәтергә ашыга. Каты итеп ромашка пешер, хәвеф-хәтәр кнопкасыннан ерак китмә, янәсе. Милиция бүлеге белән тиз генә элемтәгә керүләрнең даруханә тарихында булганы юк, ди. Аңа карап кына күңел тынычланса икән... Нотыкларын тыңлаганнан соң шундук самбо курсларына языласым килә башлады.

Тып-тын. Ара-тирә суыткыч дырылдавы гына ишетелә. Әллә серле, әллә явыз булып ялтыраучы пыяла витриналар... Балавыз сыннар музее түгел түгелен, тик барыбер эчтә – шом. Ярый әле фантазиягә бай түгелмен, юкса шприцлар – теш ыржайткан кобра, үтә күренмәле катетер трубкалары – уралып беткән еланнар булып котымны алган булыр иде. Чү, тукта! Дер калтырап утырганчы, сагышка чумам һичьюгы.

Нур, Нурик турында уйлый башласам, ямансу булып китә. «Тормыш парадокслардан тора, – дип кабатларга ярата ул, – кеше аспиринны күралмаска, резина грушаны җене сөймәскә мөмкин, кипкән үләннәр аның ачуын кабарта, ә шулар белән сату итүче кызга эчкерсез кайнар хисләр саклый». Икебезне күздә тотуы инде. Күпчелек ирләр кебек үк ул да даруларның ачы дошманы, борыч белән аракы гына теләсә кайсы чирне дәвалый дип уйлый. Хисләренең чынлыгына узган сишәмбегә кадәр ышана идем дә бит...

Нур турындагы уйларны куарга тырышып, сәгатькә күз салам. Төнге дежурлыкның нәкъ яртысы узып киткән. Бу тирәдә яшәүче халыкның моннан соң да эче китмәс, йокысызлык һәм истерика җәфаламас дип өмет итик. Әлеге шөбһәләрем Гиппократ антына хилафлык китерәдер... дип уйлап кына өлгердем – телефон тавышы тынлыкны челпәрәмә китерде. Дерт итеп киттем: дарулар тезелгән киштәне чак аудармадым – телефонга ташландым. Тавышымны калтыратмаска тырышып: «Даруханә», – дип әйтеп салдым. Төрепкә шыштырдады, шыгырдады, чыкыр-чыкыр килде, һәм, ниһаять, «Күз алмалары өчен мазь бармы сездә?» – дигән сәер сорау ишетелде. Гаҗәпләнүемне сиздермичә: «Сезне ни-нәрсә кызыксындыра соң?» – дип сорап куйдым. Чыбыкның теге очыннан: «Ә күз грушалары өчен тамчылар?» – дип әйтеп ташламасыннармы?!
Ни гаҗәп, бу мәгънәсез шаярту тынычландырды. «Күз грушалары»ннан гайре маҗаралар көтелмәячәк, димәк. Әбинең кечкенә мендәрен баш очыма салып, мохер шарфка төренеп, кушеткага чүмәштем. Тәрәзәдә әле һаман төн иде... Шул ук урам, фонарь...


Тимур

«Даруханә!» Кинәт башка килгән уй ничек сөендермәсен! Анда, мөгаен, кабак төше дә сатыладыр. Фоманы гаепсезгә тилмерткән өчен хурлыклы куылудан мине коткарса, шул гына коткарыр. Фома дигәнем – апаның әрләне. «Тэм, – диде Лариса, фатир ачкычын кулыма тоттырганда, – Фома – мине беркайчан да үпкәләтмәгән, кыерсытмаган һәм сатмаган бердәнбер ир заты! (Ә мин мыек астыннан гына елмаюым аркасында апамның үтергеч карашына юлыктым.) Мин юкта андый-мондый хәл була калса, синең өчен бу фатирга юл ябык!» Апам кашларын шундый итеп җыерды, хәтта куркыныч кыяфәткә кергәндәй булды. Әмма сүзләрен уйнап кына әйтмәде ул. Үз почмагымда ремонт бара, бүтән сыеныр җир юк. Җитмәсә, дусларым өйләнешеп беткән, хатыннары исә мине ирләрен иреккә әйдәүче дошман дип белә. Ә дус малайлардан үрнәк алырга үзем атлыгып тормыйм, әле кимендә тагын бер биш ел иректә йөрергә исәп. Гаилә штанганы хәтерләтә миңа: бер якта халат һәм бигудилары белән хатын, икенче якта – елак бала-чага эленгән. Бер кыз, кунып чыгарга гына рөхсәт алганнан соң, фатирыма теш щеткасыннан алып фотоальбомнарына кадәр төяп, ике йөк машинасы әйбер китереп ыргытканнан һәм кулыма туй каталоглары тоттыра башлаганнан бирле коточкыч күренеш эзәрлекли мине... Кыскасы, ремонтны сәбәп итеп, әрсез агрессиягә нокта куйдым – йозакны, телефон номерын һәм тышкы кыяфәтемне алыштырдым (гади пыялалы күзлек киеп йөри башладым).

Лариса түзә инде миңа (бертуганы бит, җитмәсә, әле буш эш кулы!), командировкаларга киткәндә ультиматумнар куя-куя булса да, кыйммәтле хәзинәсен ышанып тапшыра хәтта. Кабак төшләре беткәнен алдан ук әйткән булса соң... Әрлән әлегә исән-сау, тик коточкыч ач. Кабак төше гел калмаганын (кимерүче дустын Лариса шул ризыкка ияләштергән) кичә иртүк абайлаган булсам да, шәһәр буйлап кичәге хәрәкәт траекториям ялгыш та кошлар базары тирәсен­нән үтмәде. Нинди кабак төше – кырынырга да җай юк әле монда! Нәтиҗәдә, Фома көнозын ач калды. Башка әрләннәр кебек солы ярмасы йә кишергә генә ризалаша торганнардан түгел шул ул.

Төнлә коточкыч тавыштан уянып киттем: Фома теш-тырнагы белән җан-фәрман читлегенә ябышкан – ач калуына һич риза түгел. Күзләренең зәһәр ялтыравы ачудан икәнен аңладым: кабак төше булмаса, минем канны эчүдән дә баш тартмаячак ул. Менә хәзер чыбык-ларны кимереп бетерә дә... Даруханә турындагы уй гына коткарды бугай. Курткамны эләктереп, баскычтан түбәнгә томырылдым.

Тышта йолдызлы төн. Һәм салкын. Юка боз элпәсе каплаган күлдәвекләр аяк астында чыртлый. Төнге урамда инде йөз ел йөргәнем юк икән. Юк, йөз түгел, мең ел... Йолдызлы күкне соңгы кат күрүем – кулга-кул тотынышып барган бер туташны шаккатырасым килеп, күпер култыксасы буйлап узарга маташуым – травмпунктта тәмамланды. Кызыйны күрмәгәнгә биш былтыр инде... хыялый уйларга бирелү урынсыз. Чөнки өйдә ачлыктан җәфа чигүче җан иясе көтеп ята. Тәүлек буена эшләүче даруханәдә үземә кирәкле дару табылуын Ходайдан ялварып, алга ыргылам. Уф, бар икән күрәселәр!.. Таеп, яңагым белән фонарь баганасына килеп бәреләм (ярый ла биш көн кырылмаган сакал бәрелүне йомшарта). Монысы алай ук куркыныч булмаган, чөнки... Хәер, тәртибе белән сөйлим әле.

Ишек бикле, әлбәттә. Кыңгырау төймәсенә басам. Бернинди реакция юк. Әдәп саклап, тагын өч минут көтеп торам да (башкача түзәр әмәлем юк – салкын, битем дә әрнеп авырта) тагын төймәгә басам. Ачылган тәрәзәчеккә башымны сузып: «Миңа бер кап кабак төше, – дим: – Һәм валидол!» – дип тә өстим. Валидол сорау уе яңа гына башыма килә, йокылы-уяулы чибәр кызга суалчаннардан интегүче мескен булып күренмәс өчен генә.

Паронойя механизмы турында укыганым бар иде, хәтерем ялгышмаса, кеше тыныч кына яшәп ятканда кемдер код сүзләре әйтә дә, бөтенесе чәлпәрәмә килә: ул зомбига яки җүләргә әйләнә. Бәлки, даруханәдәге бу чибәр кызны да берәрсе «кабак белән валидол»га көйләп куйгандыр?.. Юкса, нәрсәгә дип ачы тавыш белән чыелдарга, тәрәзәгә мендәр ыргытырга, күз һәм грушалар турында адәм аңламаслык сүзләр кычкырырга?..


Тимур

Менә ике айга якын маршрутым үзгәрешсез: өй–даруханә–эш–даруханә–өй. Апам миңа шикләнеп карый: шулкадәр күп витаминнар, азык өстәмәләре, майлар, үлән чәйләре ник кирәк? Бөтенләй ахмак булып күренмәс өчен даруханәдән буш кул чыкмыйм. Анда да буш кул белән генә кермим. Мин ташыган чәчәк, шоколадлар бер батальон кызга җитәр иде. Әмма миңа урам чатындагы даруханәдә эшләүче шул берәү – бердәнбер кыз кирәк.

Кабак төшләре һәм мендәр атулар белән бәйле сәер төннән соң аның исемен белергә тырышу катлаулы булып чыкты әле. Ул минем белән сөйләшергә дә теләми. Тәм-том, чәчәк бәйләмнәре теләсә кайсы тәкәбберне эретер иде, ә моңа бар ни, юк ни. Алиянең башка беркемгә дә охшамаганлыгын мин шул вакытта ук, даруханә тәрәзәсеннән йокылы йөзе күренүгә үк чамалаган идем инде. Ә бер мизгел соңрак (ул кырынмаган чыраемнан һәм күгәргән күземнән куркып кычкырып җибәргәч) беттем дидем. Шул ук мәлдә һәм бик озакка. Бәлки әле мәңгелеккәдер дә...

Ике арада күпер сузарга бер хезмәттәше – исеме Эльза бугай – булыша. Моны шулкадәр тырышып башкара ул – исең китәр. Бу Алия нәрсәсе белән башымны әйләндерде соң? Таң калырлык матурлыгы дисәң... Әлбәттә, сөйкемле кыз, ләкин мисс булырга бик ерак әле аңа – һәм Аллага шөкер! Зирәк акылыдыр, бәлки? Тик безнең сөйләшү: «Милиция чакырмаганга рәхмәт әйт!» диюдән узмады. Ишек төбен каравыллап, чәчәк бәйләме арасына хатлар кыстырып йөрергә кем мәҗбүр итә мине? Ни өчен әле ашыга-кабалана өйләнгән дусларны да ахмаклыкта, акылсызлыкта гаепләмим? Ник һаман шул кызга тартылам? Фәлсәфәгә чумарга да өлгермәдем – яңа программистыбыз Нурислам уемны бүлде: «Ник чыраең сытык? Әйдә кофе эчәбез!» Кыяфәте дә ярыйсы, тиз аралашучан, шат күңелле шул егетнең – Нур да, Ислам да ул – нәрсәседер читкә этәрә инде этәрүен. Тик... «Әйдә соң!» дип, Нурисламга иярдем. Утырырга да өлгермәдек, мобильнигы шылтырады. Дисплейга күз салып алу белән йөзе үзгәреп киткәнен күрмәмешкә салыштым. «Без бу хакта сөйләшкән идек бит инде», «Әйдә, кире әйләнеп кайтмыйк» кебек сүзләреннән элек йөргән кызы шылтыратуын, монысының һич сөйләшергә теләмәвен аңлап алдым. «Дустанә аңлашып булмагач, номерны алыштырырга туры килә», – диде ул ачу белән. Мин эндәшмәгәч, шәрехләп бирүне кирәк тапты, ахрысы. 

«Яңа елга чаклы ук ташлашкан идек инде, оныткандыр дисәм... Ни-нәрсә булса, тота да шылтырата!» – дип тузынды. Нәрсә булганын болай гына, сорашмакчы булдым. Чынлыкта, аның йөргән кызы мине һич кызыксын-дырмый. Төкерәм бер... Эйфель манарасыннан! Минем уйларымны сизми, Нурислам җанланып китте: «Иптәш кызы белән йөри башлаган идем. Җитмәсә, алар әле икесе бергә эшли, шулай булгач...» Әллә рәтсез кофедан, әллә оятсыз ачылып китүеннән күңелем болгана башлады. Җаным актарылды. «Эшләрендә нидер булган бугай. Кыйммәтле дарулары югалган диме? Эльзасы эндәшми, ә тегесе... шылтырата», – диюгә, кулымнан чынаягым төшеп киткәнен сизми дә калдым... Нурислам сөтле чәй төсендәге чалбарын пычратудан куркып читкә сикерде: «Син нәрсә?!» «Исеме ничек инде аның?!» – дип сорадым ис китмәгән кыяфәтне сакларга тырышып. «Кемнең?!» Ул инде тезендәге тапка мул итеп тоз сибеп маташа иде. «Теге, элек йөргән кызыңның...»

 Нинди исем атыйсын алдан ук чамалап алдым. Әллә шуңа, моны күралмавым яшен булып ялтырар сыман тоелды. Ялгышмаганмын. Хәзер инде нишләргә кирәген бик яхшы беләм.


Алия

Мин Пушкинны яратам. Тик бер нәрсәне һаман аңлый алмыйм – шагыйрь ни өчен язны сөймәгән?! Мартта гына була торган зәңгәр томанлы назлы күк йөзен ничек яратмыйсың инде? Яки бу һаваны – аңа нинди генә исләр сеңмәгән – эрегән кар суы, котырып чәчәк атасы дымлы ботак исе – теләсә нинди хушбуй исеннән дә татлырак!

Шундый уйлар белән даруханәгә килеп кердем, соңгы чирек сәгатьтә Нур турында уйламаганым өчен күңелдән генә үземне мактап алдым. Бусагада ук Эльза: «Синеке шылтыратты», – дип каршы алды. «Нурмы?!» – дип ычкындыруымны сизми дә калдым. Дус кызымның күзләрендә зәһәр чаткылар ялтырады: «Күптән төкерергә вакыт инде аңа! Бигрәк тә бу хәлләрдән соң...» дигән сүзләрне укырга була иде. Ә нинди хәл соң шулхәтле? Холыклар туры килми, дип авыз эченнән ботка пешереп, аңлашмыйча китте дә барды. Бәлки, аның җаны яралыдыр? Бәлки, ул минем ярдәмгә мохтаҗдыр? Чү! Тукта! Юкса тагын аның номерын җыярга тотыначакмын...

Сүзсез генә халатымны кидем. Җиңелчә генә йод һәм ни өчендер мимоза исе килә иде аннан. «Ә яз исе барысыннан да көчлерәк», – дип уйлап куйдым кәефләнеп. Шунда кинәт сары чәчәкләр бәйләмен абайлап алдым. «Синекеннән», – дип иреннәрен бөрештерде Эльза шык-шык атлап узышлый. Букет эчендә язулы кәгазь кисәге күренеп тора иде: «Мең тапкыр үкенәм һәм гафу сорыйм. Тэм». Бу ычкынган бәндә миңа һич тынгы бирмәячәк икән! Террор инде ике ай дәвам итә. Өнемне алып куркытканнан соң ничек миңа сүз кушарга җөрьәт итәдер?! Нур белән мөнәсәбәтләр җайланырга торганда гына...

Кәефем кырылып эш урыныма чыгуга нидер булганын аңлап алдым. Барысының да күзе миңа төбәлгән. Йөзләрендә төрле төсләр чагылмаса, гаҗәпләнмәс тә идең. Эльза – пармезан сыры төсле агарынган, Маша түтигә шәфәкъ алсулыгы иңгән, Любовь Васильевнаның тәмам төсе качкан! «Алия, кичә син дежур идеңме?» Бүлек мөдиренең төксе тавышы сораудан бигрәк, бу хәлне раслый иде. Алардан күчкән шомлану тел әйләндереп сүз әйтергә ирек бирмәде – баш кактым. «Тразодон югалган, – диде Любовь Васильевна һаман шул ук төксе тавыш белән. – Кичкә кадәр табылмаса, мин акт төзергә һәм тиешле урыннарга хәбәр итәргә мәҗбүр булам». «Тиешле урын» артында тикшерүләр, суд һәм...

Кинәт авышмагаем дип, тайм-аут алдым. Бер стакан салкын су. Валерьянка таблеткасы. Сигарет. Телефон. Бармаклар клавиатурада бии. Трубкада шундый якын тавыш... Нур! Тик ни өчен ул тавыш ике арада мәңгелек боз катламы яткандай салкын? «Без бу хакта сөйләшкән идек бит инде!» Бу сүзе мине авыр хәлдән коткармый лабаса? «Әйдә кире әйләнеп кайтмыйк», диюе төнге дежурлык вакытында ниләр булганын аңларга ярдәм итәме соң? Сменам тәмамланганчы мин кушеткада черем итеп яттым. Колагымда – битараф гудок. Артымда йөзләр шәйләнә: агы – Эльзаныкы, комач төсендәгесе – Маша түтинеке, төссезе – Васиьевнаныкы. Кем ни сорый – даруларны җибәрә торам, елмайган булам. Тэм күзгә күренгәнче шулай дәвам итә. Чынлыкта, исеме Тимур икән. Иманым камил, ул авыр хәлдән чыгарга, һичшиксез, булышачак. Тик минем тарафтан 15 минут ярымга гына рәхим-шәфкать күрсәтеп, якындагы кафега кереп чыгу сорала. Әйе, ул нәкъ шулай әйтте: «15 минут ярымга гына рәхим-шәфкать күрсәт!» – диде. Кыланган була инде! Әмма ул билгеләгән вакыт аралыгы өметләнергә урын калдыра ич. «Даруханәгә кичке уннан иртәнге сигезгә кадәр кем керде?» – дип таләпчән тавыш белән сорый Тимур.
– Юк! Төн буена берәү дә кермәде, – дим, никтер мактаныбрак.
– Иң беренче кемне керттең даруханәгә? – Кофе чынаягын миңа таба этебрәк сорау ала бу.
– Маша апаны. Ул смена башында җыештырып чыга! – Кайнар кофе йота-йота, үзем өчен ачыш ясыйм: кара, бу Тимурга тикшерүче булу бик тә килешә ләбаса!
– Югалган дару сакланган витрина ачкычы кайда? – Әһә, Тимур тәмам рольгә керде бит. Бер сәбәп-сез пырхылдап көлеп җибәрәм. Кофега алай-болай ром кушмаганнардыр ич, дигән шикле сорау туа, шулай да тиз генә җавап бирәм:
– Касса аппараты астында.
– Җыештыручы килгәч, син чыгып тордыңмы?

Йә Хода! Бу сораулар мине чыгырдан чыгара. Әйе! Язгы һава сулыйсым, Нур турында уйлыйсым килә. Маша түтине калдырып урамга чыгып китүем эчке тәртип кагыйдәләренә туры килмәсә дә, мин бит нибары ун минутка югалып тордым. Ул арада Эльза белән Любовь Васильевна да килеп җитте. Әмма миңа һавага чыгарга кирәк иде. «Бик кирәк иде!» – дип аңлатырга маташам. Мышык-мышык киләм, күздән яшь ага. Кай арада Тимур кочагына барып кергәнмен – һич аңламыйм. Бик куркыныч миңа! Һәм нигәдер тыныч та...


Алия

Балачакта миңа кофе эчәргә рөхсәт итмиләр иде. Шуның хуш исен үлеп яратам, мине шул тәмнән мәхрүм итүләре гаделсезлек булып тоела иде. Ә бер көнне әни әчкелтем кайнар кофе йоттырып карагач, гайрәтем чигүләр!.. Хәзер мин аңа ике төрле карашта – хуш ис башны томалый, ниндидер аңлаешсыз өмет уята, ә ачы тәме кисәк айнытып җибәрә. Бүген дә чынга ашмас матур хыяллар белән уянган идем, алдымда пар бөркеп торган кофе күргәч, үпкәләп елап җибәрәсем килде. Кем кулында икәнен күргәч, иркен сулыш алдым. 

Тәм шундый ягымлы. Ул кыю, тәвәккәл, чын егет! Кара, ничек ярдәмгә ташланды! Әнә, шундый ук тәвәккәллек белән кухняда кофе пешереп йөри. Савыт-сабаның кайда икәнен дә белә. Кухня шкафына чәчел­гән ярма бөртекләре, май таплары гына шаккатырмаса үзен!
Кичә югалган дару темасыннан хыялый уйларга кереп киттек бугай. Бүген ни көтә безне?

«Синең ял көне бит, – ди Тимур, – һава сула, урамда йөр, китап укы, телек кара. Кичке аш пешерә аласың – ир кеше сугыштан ачыгып кайта», – ул елмая, аның елмаюы балачактагы кофе исе сыман тагын әллә нәрсәләргә өметләндерә...
Бер сәер ягым бар: миңа бик яхшы яки артык начар булганда, эчке тавыш баш калкыта. Кичә Любовь Васильевна тразодон юкка чыгу турында әйтеп кенә бетерде, шул эчке тавыш нишләргә кирәген сиздерде: 
«Бу тикмәгә түгел. Сине иң элек Нур ташлады, хәзер эштәге ыгы-зыгы – тормышыңда кара полоса башлануга ишарә бу. Иң беренче ярдәм кулы сузган кешегә таянырга кирәк!» Тыңладым. Хәер, миңа булышырга әзер торучы бүтән юк та иде. Любовь Васильевна катгый карарга килгән. Аны да аңлыйм: үз кул астында эшләүче ачык авызның гаебен йолып кала алмый ул. Эльза, үз сүзенә үзе ышанып ук бетмәсә дә, бар да әйбәт булыр дип мине аркамнан сөеп юатмакчы. Ә Маша түти чиләкләре белән әллә юри, дөбер-шатыр килеп, дөньяның асты өскә килде дип сукрануын белә.

Борчу-мәшәкатеңне кемгәдер тагу җавапсызлык, җиңел холыклылык билгеседер, бәлки. Ләкин ул кемдер сине яратам дисә, синең проблемалар хәзер инде минеке дә, дисә?..

Тимур инде чыгып китте (үзе әйтмешли, сугышка, югалган дару кыйссасына нокта куярга), ә мин баштан узган вакыйгаларны кабат күздән кичердем...

Тимурның үзен генә «сугышка» җибәрү җүләрлектер инде – ул бит Эркюль Пуаро түгел. Әмма тимердәй ныклыгына каршы тору да кыен! Кызык, ни белән бетәр инде бу маҗара?

Бераздан монысына да җавап табылды. Эльза шылтыратты һәм, серле пышылдауга күчеп, тразодонны кем урлаганын беләм, диде. Тамакка тыгылган төерне йотып, дулкынланудан карлыккан тавыш белән: 
«Кем?!» – дип сорадым. «Тимур!» дип әйтеп салды дус кызым: «Сине үзенә карату өчен ниләр генә эшләмәде ул?! Конфет-букетларга синең исең китми. Шундый хәйлә уйлап чыгармый ни эшләсен! Уе яхшылыкта югыйсә: сине котылгысыз җәзадан коткара, детектив булып уйный һәм кыз күзенә, чыннан да, герой булып күренә. Ә син коткаручыңның кочагына ташланасың. Әллә ташланырга да өлгердеңме инде?..»

* * *

(бер ай узгач)


Тимур

Апам мине кыланчык, ди. Ә мин сүлпән генә гади пыялалы күзлегемне ватарга тәкъдим итәм. Ләкин аның әйтүенчә, минем кыланчыклыкның асылы шактый тирәндә, деструктив мазохизм дип атала икән ул. 
Ни әйтергә дә белмим. (Лариса мине балачактан ук күңелсез бәяләмәләр белән өркетергә ярата – ничек әле мин мизантроп-социапат булмаганмын.) Шуңа күрә түшәмдәге кара тапка күз текәп дәшми калуым артык дип уйлыйм. 

Нинди бәхет, бүген мин үз фатирыма кайтам (ремонт бетте дисәң дә була)! Тагын бер шатлык – иртәгә эшкә чыгам, юкса Алияне уйлый-уйлый акылдан язам бугай инде. Бөтенесе әллә ничек мәгънәсез килеп чыкты, әмма шуның аркасында үлеп булмый бит инде. Барысына да үзем гаепле. Алия гафу итмәстер мине... Апам, уемны укыгандай: «Аның ни уйлаганын беләм диярлек булгач, үзең турында бик югары фикердә инде син», – дип куйды. Аңа чын дөресен сөйләп бирәсе килә дә соң... 
Ул чагында Нурислам белән Эльза турында да, Маша түти хакында да әйтергә туры киләчәк. Әмма моңа хакым юк...

Телемне салындырып, дүртенче каттагы фатирыма күтәрелүгә мине зур сюрприз көтә иде. Хәер, зур сюрприз – кечерәк кенә буйлы, сылу-нәфис, соры күзле иде. Алиякәй! Аксыл-шәмәхә чәчәкләр бәйләмен кочаклап басып тора. Һәм искиткеч нәфис буй-сыны граффити элементлары белән бизәлгән кара яшел дивар фонында ул сихри-матур күренә. Күкертле терекөмеш төсенә манчылган шәфәкъ кызыллыгы белән нурландырып төшкән яктылык аны серле итә... Кайчандыр үзем укып йөргән сәнгать мәктәбен ташлап әрәм булганмын – рәссам булырга иде миңа дип үкенеп куйдым. Алия, чыннан да, гүзәл иде...


Бергә

– Тимур, мине гафу ит, яме? Барысы турында да беләм. Күптән беләм...
– Син нәрсә... Мин үзем синнән гафу сорарга тиеш. Башта ук бөтенесен сөйләп бирәсе булган, ә мин һаман батырчылык итмәдем...
– Шулайдыр... Ләкин акланырга сәбәбең бар. Гашыйк булгансың... Әллә ялгышаммы?
– Юк, ялгышмыйсың. Теге чакта мин алдашмадым һәм хәзер дә кабатлый алам. Тик...
– Кирәкми. Булмаса, үзем әйтим. Беләсеңме, элегрәк мондый хәл киноларда яки урта гасыр романнарында гына буладыр дип уйлый идем. Дәрвишлек, корбаннарга бару... Андый хисләр күптән үлгәндер, гасыр тузаннары астына күмелгәндер дип йөрсәм... Ой, гафу ит, бик дулкынлансам, шундый югары ноталарга күчәм. Тимур, мин сукыр булганмын икән бит! Сине шундук күрмичә, газапларга салдым.
– Нинди корбаннар, ди, ул, Алия? Гасыр тикшерүе диярсең! Бер кичлек эш булды инде...
– Юк, нинди адымга барганыңны үзең дә аңламыйсыңдыр. Чын егетлек бу! Ләкин ул пакетны алданрак куясың калган, шуның аркасында мин ике көн энә өстендә утырдым. 

Тәмам ычкынмас өчен дус кызымның бакчасына киттем хәтта... Әй, монысын болай гына әйтәм инде. Аллага шөкер, бөтенесе ачыкланды, син миңа үпкәләмисең.
– Тыңла әле, Алия, без бер китапның икебез ике битен ачтык түгелме? Син нинди дару турында сөйлисең? Мин бернинди дару да куеп китмәдем.
– Китмәгәнсеңдер инде! Берәрсенә куштыңмыни? 

Без югалган даруны витрина артыннан таптык бит. Ярый әле ачылмаган иде. Любовь Васильевна бер ампуласын экспертизага җибәрде.
– Ни өчен әле минем эш дигән фикергә килдегез?!
– Ничек инде... Эльза бит сине чарасызлыктан шулай эшләгән диде.
– Эльза?! Аның ни катнашы бар монда? Ул сиңа башка нәрсә турында сөйләсен иде ичмасам... Маша түти дә бернәрсә әйтмәдемени?
– Юк, малай кызганыч, дип елады да елады ул. 

Әнә ничек йөрәген эреткәнсең син аның!
– Алия, сүз минем хакта дип уйладыңмыни?! 
Ул бөтенләй башка малайны күздә тота бит.


Алия

Вакытыннан алда урта яшьтәгеләр кризисы башланды бугай миндә. Миңа бит әле 25 кенә. Хәер, инде 25 дип тә куясың кайчакта... Менә бүген, мәсәлән, үземне бик карт һәм арыган итеп тойдым. Эшкә барасым, Маша түтине күрәсем килми иде – кызганыч та, йөрәкне ачу да телгәли. Өлкән яшьтәге апа, тормыш тәҗрибәсе җитәрлек... Һәм шул наркоман оныгын сукырларча ярата. Хәер, наркоманның әбисен пычак тотып тразодон урларга мәҗбүр итүен ишеткәч, үзем кулга пычак алырдай булдым! Тимур алдында оят, башта аннан шикләнеп маташтым бит. «Маша түтине эштән җибәрәләрме?» – дип сорагач, Любовь Васильевна моңсу елмайды, син әле бик яшь, диде. Анысын да күрәсем килми. Маша түти аның әнисенең апасы булганга гына түгел. Шушы көннәрдә мин модернизм идеяләре белән илһамланып, әйбәт косметика бәрабәренә даруханәнең ассортиментын баетырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан идем. Чөнки даруханә витринасындагы крем, тоникларны халык дару урынына күрәчәк. Әмма Любовь Васильевна: «Көндә валерьянка, корвалол, меновазин сатып алучы пенсионерларның бу бәяләр котын алачак», дип кырт кисте. Аның фикере белән килешмим. Эльзасы да инде... төртелергә генә тора. 

Тимур... Аңа мөнәсәбәтемне һич аңлый алмыйм. Ул ягымлы, ярдәмчел, ышанычлы. Әмма бер нәрсә тынгы бирми: кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә очраклылык хакимлек итәме?! Әгәр чәчәк бәйләме эченнән төшкән визиткасына күзем төшмәсә, апасы миңа аның яңа адресын бирмәгән булса, ихтимал, без беркайчан да очраша алмас идек. Шулай да бер нәрсәне аңламыйм: ни өчен Тимур даруны кем алганын белгән килеш, дуслыгыбызны кыл өстенә куеп мәрхәмәтле адымга бара? Маша түтинең юньсез оныгы кем дә, мин кем аның өчен?


Тимур

Ни генә дисәң дә, Викентьич миңа әйбәт карашта шул. Башка түрә, үз кул астындагы егет язмышын кайгыртып, бер атнага Мисырга җибәрер идеме?! Бартер буенча эшләнгәнен аңлыйм: турфирманың сайтын яңарттык, ә алар безгә чит илгә юллама бирделәр. Ләкин Викентьич ялга үзе китә, йә берәр туганын җибәрә алыр иде. Ә ул кичә кабинетына чакыртып алды да: «Эшеңне югары бәялим. Безнең командада әйбәт хезмәткәрләр күп, әмма арада бик яхшылары да бар. Ике кешене Кызыл диңгезгә сәяхәткә җибәрәм!» – дигән була. Көтмәгәндә ишелгән шатлыктан икенче бәхетле кешенең исемен сорарга да оныттым. Кулыма берне генә түгел, берь-юлы ике путевка тоттырдылар бит! Алияне үзем белән алам да – тю-тю! Башта аны зоомагазинга алып барасы булыр – анда диңгез аквариумы куйганнар. «Ошыймы?» – дип сорармын. Ә ул: «Ничек кенә әле!» – дияр сокланып. Шунда кесәмдәге билетларны алып, Алияне таң калдырачакмын. Менә кайда ул коралл, балыклар тулы чын диңгез!.. Әй, аңа ышансаң... Аквариум алдында борынын җыерып, балыклары үләксә кебек дип әйтеп ташлавы да ихтимал. Кичә, әнә, томауга бәйләнә башлады. Дәваланмыйсың, ди. Аллергиядән бит ул, үзе бетә берзаман, нәрсәсен дәвалап торасың инде, дигән идем. И тотынды битәрләргә! Гайморитлар, синуситларга кереп китте. Аннары бер флакон ноксиспрей тоттырды. Яңа ачылган тузганак чәчәге кебек назлап шылтырата бераздан: «Сулыйсыңмы?» – ди. Үпкәләгән кыяфәткә кермәкче идем – барып чыкмады: борын, хәерсез, куәтле насос кебек сулый! Алия канәгать – белдеклеләнеп: «Бу яңа төр спрей, шешләрне дә бетерә, салкын тиюдән дә дәвалый», – ди. Дарулар белән эш итүче фармацевт кыз белән бәйләнеп ялгышмадыммы, дим?! Шаяртам, әлбәттә. Күңелсез уйларга бирелмим әле. Апа сүгә, кызларга шундый көтелмәгән сюрприз ясамыйлар инде, ди. Телсез калдым: ничек инде?! Ул үзенчә аңлата – үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кыз әзерлек этабын узарга тиеш, ди: пилинг, эпиляция ясату, йөзү костюмы сатып алу һәм, гомумән, җәйге гардеробны яңарту, чәч кистерү, маникюр, педикюр... Озаклап тагын ниләрдер тезә башлаган иде, бәхеткә, телефоным «уянды» – Алия. Мисыр турындагы хәбәремә бик сөенде бугай. Фазаларыбыз тагын туры килде, ди: кайнар ком, тозлы җил, диңгез, җиләк-җимеш...


Бергә

...Кара бәрхеттәй күк йөзенә йолдызлар чигелгән кебек. Моңарчы күз күрмәгән чәчәкләрнең хуш исеннән исерерлек. Дулкыннар, пышылдашып, мәхәббәт җыры җырлый... Романтика!
– Ялыктыргыч, көндәлек эштән ничек тә ычкынырга кирәк иде миңа... Хыял белән чынбарлык туры килсә, ничек яхшы икән, әйеме?
– Табигатьтән, дөресрәге, Викентьичтан, рәхим-шәфкать көтеп тормабыз киләчәктә. Путевка алып, күз төбәлгән якка тотарбыз да очарбыз әле. 
– Ә күз кая төбәлгән?
– Бу мизгелдә чибәр кызга төбәлгән. Сулъяк битендә – ком бөртекләре, уңында – ай нуры.
– Ә минем романтикның тавышы нигә моңсу? Күзләре дә...
– Болай гына ла. Юкка исең китмәсен. Кичке якта кальмар күбрәк ашалгандыр. 
– Юк инде, алдап котыла алмассың. Мин сине ярыйсы гына өйрәндем! Әйт, нәрсә булды? Өйдә бер-бер хәл килеп чыкмагандыр бит? Эшеңдә...
– Апа шылтыратты, бар да әйбәт. Фома гына тагын кабак төше ашап маемлаган... Алия, биредә кайбер танышларны очраттым мин...
– Нурислам белән Эльзаны әйтәсеңме? Мин дә күрдем аларны. Күрмәмешкә салыштылар.
– Алия... Син күрдеңме?! Һәм берни әйтмәдең... 

Ә мин кәефең кырылыр дип курыккан идем!
– Ник кәефем кырылсын?! Алар үткәндә калган күләгәләр генә ич. Мин искиткеч гүзәл җирдә: диңгез, кояш... Яраткан-сөйгән кешем янәшәмдә!
– Мин яратам сине.
– Мин дә сине яратам...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар