“Чыпчыклар”

(Балачак хатирәсе) 

Безнең урам Кәримәнең кушаматы – “чыпчык”, үртәвече: “Чыпчык, чыпчык, Кәримә чырк-чырк”. Кушаматы “чыркылдык” булганга кушылса, үртәвечен урысча әйткәндә, “сама заработала”. Бервакыт, качышлы уйнаганда, “чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чык!” дигән санамышны: “Чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чыпчык!” – дип әйтүе харап итте. Үртәгәнне кем яратсын? Кәримә дә яратмый. Әлбәттә, без аның белән саграк “кыйланабыз”. Ни дисәң дә, әтисе – мәктәп директоры, җитмәсә, бездән олырак ике абыйсы бар. Уку вакытында, төрле сыйныфта булуыбыз сәбәпле, дус һәм тату мөгәлләмәдәбез болай без – бер урам балалары. Ә менә җәйге озын ялларга чыксак, йөз тапкыр үпкәләшеп, йөз тапкыр дуслашырга өлгерәбез. Әле менә дүртебезнең – мин, Лүзә, Фәйрүзә, Маратның “аерылмас дуслар” чагы. “Чыпчык” Кәримә – оппозицияда, заманча әйтсәк.

Реклама

Гәдәттә, без “вак-төяк”ләрне йорт тирәсендәге эшләрдә артыгын кулланмыйлар. Иртәнге якта бигрәк тә. Чөнки, без йокыдан торуга көтү киткән, кош-кортларга ризык салынган, кыскасы, төшкә кадәр рәхәтләнеп уйнап алырга менә дигән форсат бар. Иртәнге чәйдән калган каймак, бал, вәринҗә ягылган ипиләребезне капка төбендә “ялт иттергәч”, план корып алабыз. Нәрсә уйныйбыз – “өйле”ме, “кибетле”ме йә булмаса, “сугышлы”мы? Тик бүген “командирыбыз”– дүртенче сыйныфны тәмамлаган Лүзәнең башына плакатларда язылган лозунгларны укырга дигән фикер килгән булып чыкты. Теләр-теләмәс кенә аның артыннан иярдек. “Урысчага өйрәнерсез, ичмасам”, – дип юатты безне Лүзә, – калада бер адым да атлап булмый ансыз. Ленин бабайның “Мы придем к победе коммунистического труда!”, “Победа коммунизма неизбежна” дигәннәрен укып, урысчага өйрәнеп була икән, чурт с ним, ризалаштык. Лүзә белми сөйләмәс, ни дисәң дә – “командир”. Беренчесенә якынрак килсәк, плакат беркетеп куелган торба эченнән “чырк-чырк” килгән тавышлар ишетелгәндәй булды. “Монда чыпчык оялаган булырга тиеш” – диде Марат, бераз тыңлап торганнан соң. Әниләренең ашарга алып кайтканын көтәләр иде бугай, бахырлар. Чыпчык балаларын күрәсе килү теләге шул кадәр көчле булды ки, ничек итеп аларны ояларыннан чыгару турында баш вата башладык. Тик беребезнең дә кулны ояга тыгып, кош балаларын тартып алырга батырчылыгы җитмәде. “Син тык та, мин тык” дия торгач, әни-чыпчык та кайтып җитте. Лүзә: “Малай башың белән, чыпчык баласыннан да куркып торасың” – дип беренчене тәмамлаган Маратны оялтмакчы булган иде дә, теге эре генә: “Кош балаларына, гомумән, тияргә ярамый” – дип куйды. Лүзә дә бирешә торганнардан түгел: “Бик укымышлы булгач, әйт әле, сан буенча иң күп таралганы нинди кошлар?” – дип сорады, Маратка очып кунардай булып. Үзе уйларга да ирек бирми: “Чыпчыклар, белмәсәң бел” – дип, җавабын әйтеп тә бирде. Өченчегә күчкән Фәйрүзә дә үзенең зерә дә күп белгәнен күрсәтергә теләп: “Ә безнең класста быел кошлар бәйрәме үтте. Мин чыпчыклар турында сөйләдем. Аларның оялары – йорт кыегында,

ташландык сыерчык оясында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара” – дип, белемнәребезне “күтәреп” алды. Шул вакытта, юлның теге ягыннан үтә дә таныш чыркылдык тавыш ишетелде: “Нәрсә эшлисез анда?” Һи, “чыпчык” Кәримә уянып чыккан! Аның белән, “дуслык” өзелгән чак, чөнки яңа курчагы белән уйнатмады. Без ишетмәмешкә салышып, “важный” кыяфәт белән сөйләшүебезне дәвам иттек. Кәримә капка төпләрендәге эскәмияләренә барып утырды. Шул вакытта Лүзә, ике учын йомды да: “Чыпчык карыйсың киләме?” – дип кычкырды. Тегеңә шул җитә калды, ике абыйсын ияртеп, безнең янга килеп тә җитте. Чистый “чыпчык” булып чыкты бу Кәримә, алар гына шулай тиз очып үтәдер бу ике араны! “Кайсыгыз Кәримәне “чыпчык” дип үртәде?”. Күзләребезне мелт-мелт китереп торган арада, Кәримә Лүзәгә бармак белән төртеп күрсәтте. “Бетте, болай булгач, Лүзәбез, прощай!” Торабыз, җиргә сеңәрдәй булып. Лүзә үзенә куркыныч янаганын сизгәч, “оборонага” күчте. “Беркем дә “чыпчык”ны “чыпчык” дип үртәмәде, без чыпчык баласы күрсәтмәкче булган идек! Ышанмасагыз, әнә, үзегез карагыз!” – дип, торба эченә ишарәләде. Арада тынлык урнашты. Чыпчык балаларының “чырк-чырк” килгән тавышлары аерымачык ишетелә башлады. Кәримәнең абыйлары, бер-берсенә карашып алдылар да, торбага якынрак килделәр. Без, сүз куешкан кебек, Кәримә ишетелерлек итеп: “Чыпчык” – дидек тә, йортлары иң якын булган Фәйрүзәләргә чаптык. “Чебиле” табаннар гына ялтырап калды. Ышаныч юк боларга, ипи шүрлегеңә дә менеп төшәргә, күп сорамаслар!

Шул көннән алып, болай да иң күп санлы чыпчыклар отрядына тагын дүрт “чыпчык” өстәлде – мин, Лүзә, Фәйрүзә, Марат. Ну, шул “чыпчык” Кәримәнең абыйларының эше инде, башка кем булсын!

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...