Логотип
Проза

Чаллы баскычлары

Мәдинә Маликова исеме журналыбыз тарихында аерым урын алып тора. Ул 1964–1987 елларда «Азат хатын» журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип булып эшли. Нәкъ шул вакытларда берсеннән-берсе матур, яратып укыла торган әсәрләре белән дә укучылар күңелен яулый. «Кар сулары», «Сары тюльпаннар», «Ай сүрелгән чак иде» кебек нәфис хикәяләр, «Казан каласы – таш кала», «Янар таулар яктысында», «Шәфкать», «Фидая», «Кызыл гөл», «Чәчкә балы» кебек күләмле-җитди повесть-романнар... Аның геройлары – якты, матур, максатчан хатын-кызлар.
«Сөембикә» укучылары игътибарына Мәдинә Маликованың 1965 нче елда журнал битләрендә дөнья күргән «Чаллы баскычлары» хикәясен тәкъдим итәбез. 



Көн эссесе бераз сүрелгәч, кояш кызарып, куе урманнар каплаган калкулыклар артына тәгәри башлагач, сулыш җиңеләя, тәнгә рәхәт булып китә. Күңелдә матур истәлекләр уяна, йөрәк җилкенә, кояш киткән якларга барасы, карасу калкулыклардагы урманнарны кичеп, алланган офыкның теге ягына чыгып карыйсы килә. Әнә бит Кама дулкыннары да кояшка таба йөгерәләр. Су өстендәге алтынсу юл да шул якка сузыла...
Ялтыравык тәңкәләр сибелгән юл өстеннән ак «Ракета» оча. Пристаньга җитәрәк, ул түше белән суга ята.
Кешеләр бормалы-сырмалы биек баскычтан яр башына менәләр. Авыр менәләр, әкрен атлыйлар. Соңгы басмага чемоданнарын куеп, бераз ял итеп алалар да тузанлы урамнан автобуска таба юл тоталар.
Рәүф, баскыч култыксасына таянып, халыкны күзәтә. Ник кенә берсе баскычтан йөгереп менсен!
Ә менә Ләйсән бу баскычның барлык такталарын үкчәләре белән тиз-тиз санап үткән иде: тек-тек, тек-тек-тек!

Ул көннәрдән соң инде Камадан күпме дулкыннар йөгереп узды, ничәмә-ничә тапкыр кояш баеды, ә һаман онытылмый. Хәзергедәй күз алдында Рәүфнең: сумкасын болгап, башындагы ефәк шәлен җилфердәтеп йөгереп менде ул. Рәүф аның шәл чугыннан эләктереп алды да:
– Кая кабаланасың? Үргә каршы чабалармыни? Йөрәгең ярылыр бит! – диде.
Кызның шәле башыннан шуып төште.
– Җибәр! – диде ул. – Автобуска ашыгам.

Ул чакта Рәүф аның бөдрә чәченә, нәзек зифа буй-сынына сокланып карап калган иде.
Әйе, менә шушы баскычта беренче тапкыр күргән иде ул аны. Колхоз рәисе кушуы буенча «Волга» белән кемнедер каршы алырга килде дә, очрата алмыйча, кайтырга чыкты. Күперне үткәч, автовокзал тирәсендә тагын әлеге ефәк шәлле кызга тап булды. Ул автобуска өлгер­мәгән, ахры, кулын күтәреп, юл читендә басып тора.
– Рәхим итегез! – диде Рәүф, ишекне ачып. – Кайсы якка барырга боерасыз?
Кызый әз сүзле булып чыкты. Сораштыра торгач, Рәүф аның күрше авыл кызы булуын (кара син аны, ничек моңарчы очратмаган!), исеме Ләйсән икәнен, туганнарыннан кунактан кайтып килүен, быел унынчы класска күчкәнен белде.
Шыгай тавы итәгендә туктап, елгада бит-кулларын юдылар. Ләкин тукталуның төп сәбәбе ничек тә булса юлны озаккарак сузу иде. Рәүф, рәиснең күзенә чалынмас өчен, үз авылының ындыр артыннан гына элдереп, Ләйсәнне капка төпләренә чаклы илтеп куйды.
– Рәхмәт! – диде Ләйсән. – Менә, мә! – Һәм йомарланган акча сузды.

Рәүф кесәләрен актарып караган булды һәм, кәефсезләнгән кыяфәт белән:
– Кара әле, сдачам юк бит! – диде. – Ну ярар ин­де, китер, бер үткәндә сдачасын кертеп чыгармын әле.
– Мәшәкатьләнмә юкка, мин болай да бик бәхил.
– Юк инде, синең акчаң кирәкми миңа, – дигән булды Рәүф. – Үз өстемдә бурыч тота алмыйм. Иртәгә турыгыздан үтәрмен, чамалабрак тор.




Иртәгесен мотоциклы белән тырылдап, капка төпләренә килеп туктады. Ләйсән аны көтмәгән икән. Күзләре гаҗәпләнүдән зур ачылган, кашлары җәя кебек киерелгән иде.
Ел буе Рәүф, бик зур сөенече бар кешедәй, дәртләнеп йөрде. Ул Ләйсәнне сеңлесе кебек якын итә, аны төрле җил-бураннардан саклыйсы, аның белән янәшә буласы килә иде. Ләйсән белән һәр очрашу үзе өчен бәйрәм булгач, кызга да аның килүе шатлыклы вакыйга булуын теләде Рәүф. Аның үзе белән һәрвакыт берәр төрле күчтәнәч була: йә алма, йә сирень, гөлҗимеш яисә ромашка чәчәге.

Көз көне алар өйләнештеләр. Дөрес, башта Рәүфкә бик нык борчылырга туры килде, чөнки Ләйсән ике сүзнең берендә: «Врач булам, институтка керәм», – дип тәкрарлый иде. Рәүфнең бәхетенә каршы, Ләйсән институтка керә алмады, кире кайтты.
Кызның әтисе, моннан бер-ике ел гына элек яшь хатынга өйләнгән кеше, Ләйсәннең тизрәк башлы-күзле булуын, үги анадан ераккарак китүен хуп күрде. Бала гына иде бит әле ул Ләйсән! Бала чакта Рәүф үзе дә очучы, ким дигәндә, эскадрилья командиры булу турында хыяллана иде. Хәзер менә шофер булып йөри, колхоз рәисе аның үзенә команда бирә. Тормыш син уйлаганча гына бармый шул, кешене үз җаена бора. Ләйсән дә акылга утырыр, булыр-булмас хыяллар белән йөрмәс дип уйлады Рәүф.
Әйе, тормыш бик матур бара иде. Рәүф, машинасын ташлап, тракторга күчте. «Волга»да кеше ташу туйдырган иде инде. Эштән кайтканда, очкынлы күзләрен балкытып, елмаеп Ләйсәне каршы ала, тирәсендә бөтерелеп йөри, каенана Зәйнәп түти дә аларның мәхәббәтенә сөенеп бетә алмый иде. Шулай гөрләшеп яшәгәндә, бәхетсезлек килеп чыкты: Зәйнәп түти каты авырып китте.

Күз ачкысыз буранлы көн иде. Рәүф кичен эштән кайтып ишекне ачуга, Ләйсән:
– Бар, тизрәк ат җигеп кайт, больницага барырга кирәк! – дип кычкырды. 
– Тукта әле! – дип сыкранды Зәйнәп түти. – Бу буранда ничек юлга чыкмак кирәк! Караңгы төште бит инде!

Рәүф әнисе янына килде:
– Хәлең бик авырмыни соң, әни?

Зәйнәп түтинең ак чәчләре, тиргә чыланып, маңгаена ябышкан, ул урын өстендә әле тегеләй, әле болай ятып карый һәм ирексездән ыңгырашып куя иде.
– Теге шул элекке чирем инде... – диде ул. – Тагын эчем авырта. Үтә ул, үтә, хафаланма...
– Ничек инде ул алай, үтә дип... Ичмасам, мед-сестраны чакырып килим, – дип, Ләйсән киенеп чыгып китте.

Рәүф нишләргә белми аптырап калган иде. Зәйнәп түтине бу читенсендерде, ахры.
– Улым... – диде ул. – Ашап ал... Катык бар анда.

Әмма Рәүфнең тамагына ризык үтмәде. Медсестра килде, ул да бернинди ярдәм күрсәтә алмады.
– Тизрәк больницага илтегез, сукыр эчәгесе авырта кебек, – диде.

Зәйнәп түти төне буе ыңгырашып чыкты. Рәүф белән Ләйсән ни утырып, ни басып торырга белмәделәр.

Төн урталарында, инде тәмам башлары миңгерәп, түзәр хәлләре калмагач, Ләйсән ишеккә атылды. Салкын тидерер бу дип борчылып, мамык шәл күтәреп, Рәүф тә өйдән чыкты. Чыкса, ни күрсен, Ләйсән ишек яңагына капланып үксеп елый.
Рәүф аның иңбашына шәл салды.
– Ләйсән, болай кыланма, салкын тидерерсең. Син дә чирләп китсәң, берүзем нишләрмен? – диде ул.
Ләйсән борылып, караңгыда сәер ялтыраган күзләрен иренә күтәрде:
– Нишләп ярдәм итә алмыйм соң мин аңа, ә? Тик утырам бит янында, тик утырам! – Ләйсән Рәүфнең күкрәгенә капланып үкси башлады. – Минем әнкәем дә, бәгырькәем... Больницадан кайткач, ике ай өйдә ятты. Үлем килгәнен күреп тордым, күреп тордым... белеп тордым... Ярдәм итә алмадым... Көчсез булдым...

Алар ат җигеп юлга чыктылар һәм, таң атар-атмас, больницага килеп тә җиттеләр.
Рәүфнең Зәйнәп түтине күтәреп керүе булды, тын коридорда тыз-быз ак халатлы кешеләр чабыша башлады.
Йокысыннан уятып, баш врач Сәлимҗанны өеннән чакырып китерделәр. Ул, халат итәкләрен җилфердәтеп, берничә врач ияртеп, Зәйнәп түти яткан палатага кереп китте.
Бераздан алар чыктылар да коридорда кызып-кызып сөйләшә башладылар. Рәүф белән Ләйсәнгә аерым сүзләре генә ишетелде:
– Соң шул... өмет юк... – ди Сәлимҗанның калын тавышы.
Калынрак гәүдәле бер ханым, хирург булса кирәк:
– Хәзер үк... Мин уйлыйм... Чарасын күрергә... – ди.
Баш врач кул селти, ханым халатын төймәли.
– Операционный әзерме? Авыруны әзерләгез.

Ул арада Зәйнәп түтине, носилкага салып, операционныйга алып кереп киттеләр.
Ләйсән, аяк очларына гына басып, ишек янына килгән иде дә, аннан бер кыз килеп чыкты һәм йөгереп киткән уңайга кул селтәде:
– Китегез! Комачауламагыз!

Ләйсән әкрен генә атлап Рәүф янына килде, уйчан күзләрен каядыр төбәп, аңлашылмас сагыш белән:
– Алар нишләргә кирәген беләләр, – диде.

...Зәйнәп түтинең хәле өч көн авыр булды. Өч көн, өч төн Ләйсән аның яныннан китмәде. Больницадан кайтканда күз кабаклары шешенеп, кызарып беткән, гәүдәсе тагын да ябыгып калган иде.
Каенанасы терелеп кайткач, Ләйсән бик тырышып имтиханнарга әзерләнә башлады. Зәйнәп түти әкрен генә өй эшләрен эшләп йөри, Ләйсәнгә: «Борчылма, кызым, тынычлап укы», – дип кенә тора.
Кичләрен урынга яткач, Рәүфнең йокысы кача. Өстәл лампасы яктысында китапка иелгән хатынына карап, күңелсез уйларга чума. Йә, ни җитмәгән инде бу Ләйсәнгә? Врач булам дигән булып, җайга салынган тормыштан алты елга әллә кая чыгып китәләр­мени? Алты ел бит ул. Анда ул үзенә тиң берәр студент тапмасмыни? Ни әйтсәң дә, сөйкемле хатын. Әнә иңнәренә кадәр төшкән дулкынлы йомшак чәчләре генә дә ни тора! Простой колхозчы белән торасы килмәс инде аның. Хәер, укып бетереп Рәүф янына кайтса да, аннан ни сөенеч! Рәүф гомер буе «теге врач Ләйсәннең ире» булып хатыны күлә­гәсендә йөрерме? Юк инде! Аның хәзер дә яратуы шуның чаклы гынадыр әле, югыйсә ташлап чыгып китәргә атлыгып тормас иде.

Рәүф сикереп тора да лампочканың төймәсенә баса:
– Укып галим булмассың, чукып карга булмассың... Әйдә ят, күптән вакыт!
Ничәмә-ничә тапкыр Рәүф Ләйсәнне хыялыннан ваз кичтерергә тырышып карады.
– Йә институт, йә – мин! – дип кырт кисеп куя иде ул аңа.
Ә Ләйсәннең күзләрен томан каплагандай була.
– Сине сөяр өчен – бер, хыялымны тормышка ашырыр өчен икенче тормыш бирелмәгән. Бер яшәгәндә, икесен дә сыйдырырга туры килә. Институтка кергән өчен генә мине ташламассың бит инде? – ди. 
Үгетләү дә, куркыту да, үпкәләү дә ярдәм итмәде: китте Ләйсән. Рәүфнең бар өмете шул иде: Ләйсән сынауларын бирә алмас әле, былтыр бирә алмады бит. Институт тирәсендә таныш-белеше, туган-тумачасы юк, сынауны яхшы бирсә дә, керә алмавы бик мөмкин дип уйлаган иде. Рәүф хатынын Чаллыга кадәр озата барды.
Дебаркадерда хушлашканда, ярым шаярып:
– Кара аны, сынауларыңны яхшы бирәм дип, артык өзелмә, – диде. – Кире кайтырга тырыш.
Алар мәш килгән халык алдында үбештеләр.

Ак пароход, китимме-юкмы дип уйланып торгандай, бик ялкау гына урыныннан кузгалды да, юл уңаена борылып, су өстендә сузылган ялтыравыклы юлдан баеп килә торган кояшка таба юнәлде. Ләйсәнне алып китте ак пароход. Рәүф Чаллы үрен ялгыз менде.
Кире кайтмады Ләйсән. Бер-ике атнадан хаты гына килеп төште: «Ура! Сынауларны бирдем, инде студентка булдым, – дип язган. – Рәүф җаным, укулар башланганчы группаны колхозга җибәрәләр. Кайтып килергә рөхсәт сорамакчы идем дә, башта ук иптәшләр арасында ак чәүкә булырга кыенсындым. Эштән кача дип уйлаулары бар».

Рәүф бу хатны кара көеп укыды. Урак өсте, коеп яңгыр ява, эш һич кенә дә алга бармый, җитмәсә, салкын тидереп, Зәйнәп түти тагын урын өстенә егылды. Карчыкка күз-колак булырга, өй эшләрен караштыргаларга кеше кирәк иде. Ләйсәннең беренче хатына да, калган хатларына да җавап язарга кулы бармады Рәүфнең.

Баштанаяк чыланып, тәмам кәефсезләнеп эштән кайтып килгән Рәүф күрше кызы Халисәгә тап булды. Кыз көтү каршыларга чыккан, ахры, иңенә пинжәк кенә салган, әкрен генә сибәләгән тымызык яңгырга һич игътибар бирмичә, капка төпләрендә басып тора. Таза беләкләрен күкрәгенә кушырган, әйтерсең, озын кара толымын кысып кочаклаган. «Менә ичмасам кыз! – дип уйлады Рәүф. – Бу инде ирен ташлап әллә кая чыгып китмәс!»
Халисә – Рәүфнең яшьтәше, алар бер класста укыдылар. Үсеп җиткәч, клубтан кайтканда, Рәүф Халисәне капка төпләренә чаклы озаткалап та куйгалый иде, үбешкән чаклары да булмады түгел. Авылда «инде бигрәк пар килгәннәр, өйләнешерләр болар» дигән хәбәр дә таралган иде. Әмма Ләйсән очрагач, Рәүф күңелендә күрше кызына бөтенләй урын калмады. Өйләнгәннән соң егет Халисәне күрмәде дә шикелле.
Бу юлы Халисәне күреп, аның ничектер күңеле күтәрелеп китте.
– Исәнме, яшьтәш!
– Сәлам, – дип җавап бирде Халисә шаян тавыш белән. – Хатын ташлап киткәч, кәефләр ничек соң?
– Кәеф шәптән түгел, дөресен генә әйткәндә. Әни дә авырып ята менә. Ә син, күрше була торып, хәлне белергә дә кермисең, ичмасам.
Халисәнең йөзе кинәт кенә җитдиләнде:
– Шулаймыни? Карале, мин белми дә торам тагын. Кереп чыгармын, керми соң!

Кичен Халисә керде, өйне җыештырып, савыт-сабаларны юып чыгып китте. 
– Мәшәкатьләнәсе юк иде, – диде Зәйнәп түти. Тавышында канәгатьсезлек сизелде. – Болай гына ятып тора идем әле.

Әмма Зәйнәп түти тиз генә торып китә алмады. Халисә иртә-кич кергәләп, сыер савып, суга барып, ашарга әзерләп йөри торган булды.
Яңгырлы күңелсез караңгы кич иде. Рәүф өйал­дындагы караватында эчпошыргыч уйларга чумып ята. Нишли икән бу кичләрдә Ләйсән? Кемнәр белән сөйләшә, кемнәргә елмая икән? Ул зур, якты шәһәрдә, яңа дус-ишләр арасында күңелле яшидер, кичәләргә йөри торгандыр әле! Кем кочагында бии икән? Рәүфне искә аламы икән? Юктыр!.. Әнә ниләр язган бит соңгы хатында: «Килеш-килбәте белән сиңа охшаганрак егет бар безнең группада. Сине сагынганда, шуңа карап юанам кайчак». Шул арада юатыр кешесе дә табылган икән! Җитмәсә, ник хат язмыйсың, дип, Рәүфкә үпкәләп маташкан була. Сөюе хак булса, китмәс иде. Рәүф йөрәгендә үч алу хисе кабарды. 
Өй ишеген шартлатып ачып Халисә килеп чыкты да:
– Тыныч йокы, Рәүф! – дип, тышкы ишек келәсенә тотынды.
– Халисә! Кил әле, бер сүз әйтәм.
Кыз якын килгәч, Рәүф аның кулыннан тотты:
– Син чыгып йөрмә инде. Салкын да... 
яңгыр да...

Халисә кулын тартып алмады. Күзләрен аска төшереп, толым очын сул кулына бер урады, бер сүтте.
Иртән, Халисә дөбер-шатыр чиләкләрен алып суга киткәч, Рәүф өйгә керде.
Зәйнәп түти мендәреннән башын күтәрде дә рәнҗүле тавыш белән дәште:
– Улым, Ләйсән кайтмаска киттемени соң?
– Ә син аны көтеп ятасыңмыни? Юк инде, моннан ризыгын өзеп китте ул.
Зәйнәп түти стенага таба борылды, аның иңбашлары калтырап куйды.

Рәүф ишегалдына чыкты. Җирне сөт шикелле ак томан каплаган. Өй түрендә Ләйсән үстергән йөнтәс кызыл чәчәкләр башларын игәннәр, алардан эре тамчылар тама.
«Әһә, алаймы, – дип уйлады Рәүф, чәчәкләргә үчле карап. – Үзең гаепле, үзең мине ташлап киттең. Үкенерсең әле син дә...»

Көянтә авырлыгыннан бераз сыгылып, аска карап, капкадан Халисә кайтып керде, һәм Рәүфнең хәте­ренә келт итеп бер кечкенә вакыйга килеп төште. Ләйсән бар чакта да Халисә бер тапкыр шушы капкадан су күтәреп кергән иде бит. Зәйнәп түти янәшә атлый иде. Рәүф төшке ашка кайткач, бу хәлне күреп гаҗәпсенмәде. Мөгаен, әни иртән Ләйсәнне уятырга кызганган да сусыз калгандыр, инде үзе көянтә-чиләк күтәреп суга баргач, Халисә очрап, карчыкка ярдәм итәргә булгандыр дип уйлады.
– Әни, су ташырга тагын бер килен алыйкмы әллә? – дигән иде Рәүф, шаярып.

Шаярып әйткән сүзләр, Зәйнәп түти әйтмешли, фәрештәләрнең «амин!» дигән чагына туры килде микәнни?
Яшь килен Халисә бер сандык бирнә алып керде. Рәүф эштән кайтканда, тәрәзәләрдән Ләйсән элгән болан сурәтле чаршаулар юкка чыгып, алар урынында кечкенә генә чигешле ак пәрдәләр эленеп тора иде.
Үз вакытында Рәүф әлеге чаршауларны үзе дә өнәп бетермәгән иде: «Ник кирәк шулчаклы чүпрәк, кечкенәрәге ярамаган тагын», – дигән иде.
Хәзер исә өй эче күңелсезләнеп киткән төсле булды.
– Үзебезнекеләрне элдем, – диде Халисә, – кеше әйбере белән гомер тормабыз бит.

Өй түрендәге йөнтәс чәчәкләргә кырау төшкәнен күргәч тә, эче сызды Рәүфнең. Ләйсән булса, ул чәчәкләрне җыеп алып керер, ике зур бәйләм итеп өстәл уртасына һәм Зәйнәп түтинең караваты янындагы тумбочкага куяр иде...
Халисә – эшчән килен, авыр басып, салмак йөри, иртә таңнан кичкә кадәр кулыннан эш төшми, башын да күтәрмичә юа, ямый, пешерә.
Ләйсән идәнгә тияр-тимәс җил кебек очынып кына йөри иде. Өй эшләрен әллә кай арада эшләп бетерә дә: «Әйдә бераз йөреп керик әле, әнә бит нинди күңелле, ай тулган чак!» – дип, Рәүфнең теңкәсенә тия иде.
Халисә кояш чыкса, эссе, ди, яңгыр яуса, пычрак, ди. Ә Ләйсәнгә һәрнәрсә кызык иде: «Ай-һай, кояш кайнар үбә», яисә «Карале, бөтен дөньяны чистарткан яңгыр», – ди торган иде.
Ябалак кар ява башлагач, Халисә: «Ну изрәтер инде дөньяны, ни кар, ни яңгыр түгел», – диде. Ә Рәүфнең күз алдында тагын Ләйсән. Шушындый ук ябалак карлар яуган кичне клубтан кайтып киләләр алар. Ләйсән башын күтәреп баса да йөзенә төшкән кар бөртекләренә елмаеп тора. Рәүф түзми, аның дымлы иреннәрен үбә...

Халисәнең озын кара толымы да Рәүфнең күңеленә хуш килмәде, Ләйсәннең озын бөдрә чәчләрен, дөньяга бераз гаҗәпләнеп, якты елмаеп карый торган күзләрен сагынды ул.
«Туктале, болай булырга тиеш түгел бит, Ләйсән кайтмасмы, тормыш үзгәрмәсме», – диебрәк тә уйланып йөрде Рәүф. Аның тормышы, көзге болытлы көннәр кебек, тымызык кына бара башлады. Шулай да күңел түрендә «бу болытлар таралыр, тагын кояш чыгар әле» дигән өмет яшәп килде.
Халисәнең буйга узганын белгәч, Рәүф ул өметләрнең нигезсез икәненә тәмам ышанды.

Ә Ләйсәннең хатлары һаман килеп, йөрәкне талпындырып, үзәкне өзеп торды. Бер хатында: «Халисә кереп, ярдәм итешеп йөри икән, рәхмәт инде», – дип язган иде.
Хатларны Зәйнәп түти почтальон кыздан үзе барып ала иде. Соңгы хатны да ул, гадәтенчә, Халисә күр­мәгәндә, алъяпкыч кесәсеннән чыгарып, Рәүфкә бирде.

Рәүф Халисәнең өйдән чыгып киткәнен дә көтеп тора алмады, сыер абзары почмагына сыенып, ярым караңгыда укыды:
«Рәүфем, бердәнберем! Ятлар сүзенә ышануым өчен гафу ит мине, бәгырем! Авылдан әллә ничә хат килде инде, баштарак кеше сүзенә ышанмаган идем, кат-кат укыгач, тәмам шиккә төшерделәр инде. Алар сүзен сиңа язарга озак кыймый йөрдем. Башым тәмам тинтерәгәч, гаҗиз булгач кына язам. Имештер, син Халисә белән торасың, диләр. Ышанмыйм мин бу гайбәткә! Ялган сүздер бу. Безнең арага кеше керерлекме соң? Син мине сөясең бит, әйе бит? Шулай да аптырадым инде. Кешеләрдән хат килә, ә син бер генә тапкыр да язмадың. Мин киткәнгә шулчаклы үпкәләдеңмени соң? Үпкәң никадәр генә зур булмасын, мәхәббәт барысыннан да өстен бит! Син миңа бары бер сүз генә яз. Юк, телеграмма бир, «Көтәм!» дип кенә. Бу шик-газаплардан тизрәк коткар мине, бәгырем!
Төннәрне йокысыз үткәрәм. Чәчләреңнең хуш исен, кулларыңның назлы иркәләвен күз алдыма китерәм... Тагын кеше хатлары искә төшеп, тетрәнәм. Бу әшәке шикләрем өчен ачулан мине!
Озакламый каникул җитә. Ләйсәнең-Сәйләнең кайтып муеныңа сарылыр, барысы өчен дә каршыңда тезләнеп елый-елый гафу үтенер. Ике көннән синең телеграммаңны көтәм!
 Ләйсәнең.»

Ни дип җавап язсын Рәүф бу хатка? Ни дип телеграмма бирсен?
Кышкы салкын көн иде. Рәүф төшке ашка кайткан, Зәйнәп түти чәй ясый, ә Халисә мич алдында коймак пешереп азаплана иде.
Капка төбенә машинасын туктатып, күрше авыл егете Нурулла килеп керде:
– Саулармы сез!
– Шөкер әле, – диде Зәйнәп түти. – Әйдә, чәйгә утыр.
– Рәхмәт, вакытым бик тыгыз. Рәүфкә йомыш бар ие.

Нурулла, бик мәгънәле итеп, Рәүфкә карады. Рәүфнең йөрәге жу итте: егетнең Ләйсән турында хәбәр китергәнен сизенде ул.
Алар урамга чыктылар.
– Ләйсән китә бит! – диде Нурулла турыдан-туры.
– Ничек... китә? Кайткан идемени ул?
– Әтиләренә кайтып ике кич кенә кунды... бүген менә әле генә аэродромга илтеп кайттым. Күрешәсең килсә, әйдә утыр, ярты сәгатьтән анда булабыз. Җитешәсең әле!

Рәүф, ярдәм эзләгәндәй, артына борылып карады. Болдырда, толымын кочаклап, Халисә басып тора иде...

Рәүф Ләйсәнне беркайчан да күрмәде. Ул күп тапкырлар аның янына барырга, ерактан гына булса да аңа карап кайтырга талпынды, әмма үзен-үзе тыеп калды: Ләйсәннең сораулы гаҗиз күз карашы белән очрашудан курыкты ул...
Хәзер инде менә Ләйсән белән очраклы рәвештә очрашырга өметләнеп йөри Рәүф. Ул тагын машинага күчте, күбрәк Чаллы юлында йөрергә ярата, Кама буена килеп, баскыч култыксасына таяна да әрле-бирле йөргән халыкны күзәтә: арада Ләйсән күзгә чалынмасмы...

1965    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай дусларым бергэ чакта берни белмибез дэ курмибез! Юллар аерылгач искэ тошэ,лэкин сон була!Яшьлек-юлэрлек,дип юкка гына эйтмэгэннэр шул!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булмаганны да, бар дип, сэбэп табып, гаилэсен узлэре жимергэн кешелэр азмыни сон?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирлэр шундый кызу халык инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ирлэр----эгоист хэм файдаланучы.

          Хәзер укыйлар