Логотип
Проза

Буталу

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклау өчен гаять зур көч таләп ителсә дә, бозар өчен, артык тырышлык кирәкми. Уеннан уймак, табада коймак, мичтә бәлеш, ал да чык, дигәндәй, сәбәбе юктан гына килә дә чыга бит әле аның.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклау өчен гаять зур көч таләп ителсә дә, бозар өчен, артык тырышлык кирәкми. Уеннан уймак, табада коймак, мичтә бәлеш, ал да чык, дигәндәй, сәбәбе юктан гына килә дә чыга бит әле аның. Хәдичә апа да туган якларына кунакка кайтырга чыкканда, четерекле вәзгыять китереп чыгарырмын дип, башына да китермәгән иде. Бер кытай ыштаны бөтен эшне бозды. 
 Иптәшенең үлгәненә хәтсез еллар узып, үзе лаеклы ялда булса да, яшь чагында барып урнашкан Себерне ташлап китә алмады ул. Башта, балалары югары уку йортын тәмамлаганын көтте. Аннан «башлы-күзле» булсыннар диде. Инде бер-бер артлы оныклары да туа башлагач, Хәдичә апаны бөтенләе белән Себергә «ябыштырып» куйдылар. Бер караганда өйрәнгән җир, күз күргән, колак ишеткән күрше-тирә белән җайлы, рәхәт. Аралашып яшәрдәй якташлар да җитәрлек. Шуңа күрә: «Миңа туган ягым якын булган кебек, балаларыма да кендек каны тамган җирләре якын шул», – дип, язмышыннан риза булып, яшәвен дәвам итте. Шөкер, инде туксанга җитеп килгән әнкәсе белән әткәсе, туган-тумачалары янына һәр җәй саен кайтып, икешәр-өчәр ай торып китәргә җаен гел табып торды. Тик менә быел, кече кызының бәбәйләү вакыты май азагына туры килгәнгә, планнарга бераз үзгәреш керде. Шуңа күрә, Яңа еллар үткәч кенә кайтыр юлга чыкты. Бер айлап авылда әниләре янында сагыну-юксыну хисләрен басканнан соң, поездга ике көн кала, башкалага терәлеп торган бистәдә гаиләләре белән яшәүче уртанчы энесе Тимербулат, сеңлесе Дамирага кунакка китте. Төп йортта яшәгән Ризат Хәдичә апасын ялт иттереп, туганнарына илтеп тә куйды. Бер капка төбеннән икенче капка төбенә кадәр җылы машинада барасын белгәнгә, Хәдичә апа чалбар эченнән киеп йөри торган җылы кытай ыштанын сумкасына салып куйды. 
 Беренче көнне ул Тимербулатларда кунды. Сеңлесе дә иптәше белән килделәр. Туганнар кич буе гөрләшеп-серләшеп утырдылар. «Апа, барыбер иртәгә поездга бездән кузгаласың», – дип, Дамиралар юл сумкаларын үзләре белән алып киттеләр. «Ярый, бигрәк әйбәт, ерак ара түгел, иртәгә сезгә иркенләп, саф һава сулый-сулый гына барырмын», – диде Хәдичә апа. Фәридә дә: «Әйе, дөрес, үзем озата барырмын, апа», – дип хуплады. 
Иртән ул, коридордан төшкән яктылыкка риза булып, йокы бүлмәсендәге утны кабызмый гына киенде. Җәяүләп кенә барасын уйлап, урындык артында эленеп торган ыштанны да киеп куйды. 
 Икенче көнне, сеңелләрендә поездга җыенып йөргәндә, сумкасын ачып караса, ыштаны монда ята! Әйе шул авылда юлга җыенганда, кирәге чыкканда тиз генә алып кияргә, өстә генә торсын дип, куйган иде, ләбаса! «И юньсез, тегеләрнең ыштанын киеп киткән булып чыгам түгелме соң?! Әйтәм аны, зуррак кебек тоелды. Кайсы базарны карама, шул бер төрле әйбер бит, инкубаторскийга әйләнеп беттек», – дип, сөйләнә-сөйләнә, үзенекен, алыштырып киде. Фәридәгә ыштан турында телефоннан хәбәр итмәкче булган иде, шул чакта олы кызыннан шалтырату килеп, өлгерә алмый калды. Кызы белән сөйләшеп бетүгә, Дамира белән Газим ишегалдындагы иртәнге эшләрен бетереп керделәр. Шуннан җыелышып табынга утырдылар, ыштан онытылды. 
 Хуш, Хәдичә апагыз бу минутларда поездга утырып, Себергә кайтып бара. Ә бу вакытта ике гаиләдә... 
    Урындык артына куелган ыштанны эзләп-эзләп тә тапмагач, Тимербулат белән Фәридә ни уйларга да белмәде. 
– Әллә берәрсен ияләштердең инде, мин балыкка йөргәндә, бәгырь? 
– Миннән гаеп эзләгәнче, үзеңне кара! Балык дигәнең, таллык булмады микән, кая ыштаның?!
– Әйе, шул! Су анасы өшегән иде, аңа кидереп калдырдым!
– Сүзеңне шаяруга борма, яме! 
– Мин бик җитди, бәгырь!
 Ярый, болар сүз көрәштерә торсын, без Дамираларга күчик. Әйтергә кирәк, Дамира үзе дә, тормыш иптәше Газим дә, үтә дә пөхтәлек, тәртип ярата торган кешеләрдән. Аларның капкаларын ачып керү белән, хуҗаларның кем икәне күзгә ярылып ята: бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Газимның төзелеш өлкәсендә эшләве дә, иш янына куш кына. Улларын да шулай тәрбияләделәр – һәрбер әйбернең үз урыны булырга тиеш! Шуңа күрә киленнәре дә аларга рәхмәтле. Хәдичә калдырып киткән ыштанга, беренче булып Газимнең күзе төште.
– Җаный, бу нинди ир-атлар ыштаны ул?
– Белми-и-им. Малайларның берәрсенеке дисәм, атна-ун көн килгәннәре юк. 
– Малайлар килмәгәч, кем онытып калдырган соң? Әллә баҗаймы?
– Кит, язмаган сүз сөйләп тормалы, ачуымны китереп! Үзең алыштырып кайткансыңдыр әле берәрсе яныннан!
 Газим, хатын-кыз белән сүз көрәштерүнең мәгънәсезлек икәнен белгәнгә: «Ярый, баҗайга илтеп бирермен, адресын әйтерсең», – дип, ишеккә таба юнәлде. Шул вакытта пуля кебек атылып килеп кергән Фәридә чак төртеп екмады үзен. «Уф-ф-ф!» – дип, ишек яңагына килеп сөялгән җиңгиләрен Газим белән Дамира, әле генә үзара чәкәләшеп алганнарын онытып, тынычландырырга керештеләр. «Тимербулат ыштанын кемдәдер калдырып кайткан да, хәзер миннән таптыра. Җитмәсә, хыянәттә гаепли», – дигәч, эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә чамалап алган хуҗалар, бер-берсенә карадылар да, көлеп җибәрделәр. Дамира җәһәт кенә, йокы бүлмәсеннән, кулына ыштан тотып чыкты. 
– Абыйныкымы?
– Әйе. Сезгә каян килеп кергән ул?
– Менә шуны уйлап, баш ватып утыра идек әле без дә, әйеме, күгәрченкәем! 
 Бу минутларда Хәдичә апаларының купеда, авыл күчтәнәчләре белән тәмләп кенә чәй эчәргә әзерләнеп йөргән чагы иде. Кинәт, келт итеп, исенә шалтыратасы барлыгы килеп төште. Телефоннан сеңлесенең номерын җыйды: «Карале, Дамира, Тимербулатларда буталып, кайсысыныңдыр ыштанын кигәнмен. Сезнең йокы бүлмәгездә калдырып киттем, тапшырырсың әле шуны үзләренә, яме!» Кызганычкамы, бәхеткәме, Хәдичә апа җавап сүзен ишетә алмый калды – поезд, кәрәзле элемтә тотмый торган урынга килеп керде дә, сөйләшү өзелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч кызык булган бу, рәхмәт.

    Хәзер укыйлар