Логотип
Күңелеңә җыйма

Бу ишектә бәхет яшәмиме?

Нәрсә соң ул бәхет? Гел шатлыклардан гына торган тормышмы (ә ул гел шатлыктан гына тора аламы?), нәрсә теләсәң, шуны алырга җитәрлек акчамы, сәламәтлекме – нәрсә соң ул? Бу сорауны үз-үзенә һәркем бер генә тапкыр булса да бирми калмыйдыр.

– Минем инде тормыш үтеп бара... Бу дөньяда күрәсенең барысын да күрдем, бәхет дигәннәре генә күрмәдем... – каршымдагы апа буыннары чыккан арык бармаклары белән күз яшьләрен сөртә.

Нәрсә соң ул бәхет? Гел шатлыклардан гына торган тормышмы (ә ул гел шатлыктан гына тора аламы?), нәрсә теләсәң, шуны алырга җитәрлек акчамы (бик бай хатыннарның да, бәхетем булмады, дигәннәрен үз күзләрем белән күргәнем булды), сәламәтлекме – нәрсә соң ул? Бу сорауны үз-үзенә һәркем бер генә тапкыр булса да бирми калмыйдыр. Без бит бәхетне ниндидер бер даими, зур нәрсә итеп кузаллаучан. Ә бәхет ул тормышның һәртөрле вак-төягендә... Күп вакыт без аны күрми узып кына китәбез. Шул минутта үзебезнең бәхетне татып карау мөмкинлеге булганны абайламыйбыз да. Аннары, янәшәбездә генә яшәүче берәр бәхетсез язмышка тап булгач, күңел күзебез ачылып киткәндәй була, бәхетсезлекнең мондый да төре була ала икән, дисең...

Вәсилә апага (исеме үзгәртеле. Авт.) 81 яшь. Ирен җирләгән, бердәнбер улы белән яшәп ята. Әгәр дә аның бу көнкүрешен яшәү дип атарга яраса!

– Ирем гомере буе эчте. Безнең чорда эчкечелек бик яман иде бит. Тормышы да авыр иде инде, эше дә... – Вәсилә апаның бармаклары кабат күзләренә үрелә. –  Кемне беләм, барысының да гаиләсендә шушы фаҗига булды – ирләре эчте. Кемнекедер иптәшләре белән салганнан соң, өенә кайтып, шыпырт кына йокларга ятты, гаиләсен интектермәде. Андый иргә чыдап була әле, минеке андый булса, үземне бәхетле дип әйтер идем. Безнеке эчсә, бер дуракка әйләнә иде. Күзенә күренәләр идеме икән соң инде, кулына нәрсә эләгә, шуны өйнең теләсә кайсы почмагына тондыра. Ватылмаган урындык, эмале кителмәгән кәстрүл, яньчелмәгән таба юк иде безнең. Тәлинкә-чынаяклар турында әйтмим дә... Үз гомеремдә өстәл өстендә матур гына итеп савыт-саба тота алмадым, килгән уңайга беләге белән генә кырып төшерер иде. Башкалар шикелле, ипи кисәр өчен өстәл тартмасыннан гына пычак алып яшәмәдем мин. Минекеләр йә идән астында, йә бакчага чыгарып яшерелгән булды.

Эчкән вакытта миңа бөтенләй күзенә чалынырга ярамады. Авызыннан күбекләр чыгарып, «үтерәм!» дип килә иде өстемә. Килгән уңайга кул астына нәрсә эләгә, шуның белән китереп суга. – Вәсилә апа ак яулыгын салып, баш түбәсендәге пеләш урынны күрсәтә. – Мичтән табагач белән өчпочмак алып йөри идем берсендә. Ишектән кергәнен абайламый калдым. Өчпочмакларны идәнгә бәреп төшереп, табагач белән башыма китереп сукты. И китте кан, күземне ача алмыйм, кан тула. Башымны сөлге белән урап, күршеләргә кадәр көчкә кереп җиттем...

Әбекәйнең аркасындагы бөкресе дә ире кыйнап имгәткәннән.

– Әллә ничә сынды умырткам, ничек әле арка миенә зыян килмәгән, ул кадәр кыйнауга...

– Шуның кадәр кыйналып яшәүгә ник түздең соң, Вәсилә апа? Бер дә барыр урының юк идемени? – дим.

– Китеп нишлисең? Китеп тә карадым инде, ялгыз тормышның да үз авырлыгы. Утынын кайтартыйм дисәң дә, печәнен әзерләсәң дә, ир-атсыз булмый. Кемгәдер гел ялынып барасы. Кешене эшләттеңме, эчертергә кирәк. Заманасы шул иде бит. Аннары хатыны килә инде кич белән, минем ирне син эчерттеңме, дип ачуланып. Ирсез хатын дип, күпме мыскыл тагын! Аннары... мин киткәч, ни хикмәт, айный иде ул. Айныдымы, аннан да эшчән кеше юк: койма алыштыра, абзарга сайгак җәя... Хатын-кыз ышана инде, бәлки, яхшырыр, ди, бәлки, башка эчмәс, ди, балам атасыз кимсенеп үсмәсен, ди. Ул йортка да күпме хезмәтем кергән, анысын да уйлыйсың...

Бу кадәр михнәт күреп, кыйналып яшәгән хатынның картлыгында булса да бәхетле, рәхәт тормышта көн итәргә хакы бар да бит...

– Ирнең эчүенә түзеп була икән әле ул, менә үз балаң эчсә... – Вәсилә апа уйланып, тын кала. Бердәнбер улының эчүен кешегә белдерүе оят аңа. Әмма ник ояла, бу хакта барысы да белә ләбаса. Яшь чагында кыйналып-сугылып яшәгән бичара ананың картлыгы тагын да аяныч: һәр кич урамда ул. Эчеп ярсыган улының арып йоклаганын көтеп, йә мунчада бикләнеп утыра, җәй булса, тәмам караңгы төшми торып, бәрәңге бакчасыннан керми. Кайчагында берьялгызы болында йөргәне күренә.

– Гел күршеләргә дә кереп булмый, һәркемнең үз тормышы, – ди ул. – Аннары, йортны да ялгыз калдырып булмый, тәмәке тарткан килеш эчәр дә, ут чыгарыр, Алла сакласын.

Вәсилә апа беләгендәге кара янган урыннарны яшерергә тырышса да, күзгә чекерәеп керә бу таплар. Белеп торам, улының эше. Аракыга акча сорап, гел әнисен бимазалый. Үзе беркайда басылып эшләми. Кайда тирес чыгарып, кайда печән чабып, бар тапканын аракыга тота.

– Әни дигән сүзне кайчан ишеткәнемне дә хәтерләмим. «Җен карчыгы, убырлы!» Шул сүз миңа хәзер. «Әтине дә син генә боздың», – ди. Вәйраннар булам, мин ничек итеп боздым икән ул эчкечене? Үз балаңнан мондыйны ишетү бигрәк авыр. ...Ичмасам, әҗәле дә тизрәк килми бит аның... Син көткәндә, килми икән ул. – Вәсилә апа кабат күзләренә кагылып ала. Миңа олы яшьтәге бу апаның күз яшьләрен күрү үтә дә авыр. Әмма ничек кенә ярдәм итә алам соң аңа?!

– Бернинди ярдәм кирәкми, балам, – ди ул. – Улым акылына килсен дә, бер әйбәт кенә кешегә өйләнсен иде дип телмим. Бик тә оныклар сөясем килә... Син минем өчен әнә шулай дип дога кыл, бәлки, Алланың амин сәгатенә туры килеп куяр...

Гаҗәп тә инде бу адәм заты. Бер өметсез кебек тоелган халәттә дә ул һаман нәрсәгәдер өметләнә. Кайларда адашып калды икән соң Вәсилә апаның бәхете? Кайчан да булса бер ул аны очратырга тиештер бит инде?! Кайсы ишектә яшисең син, бәхет?

Фото: https://pixabay.com/ru

Теги: хатын-кыз бәхете язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы тэгалэ балаларыбызга.оныкларыбызга тэуфик.михербан бирсен инде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исеректән туган исерек була инде. Ник шуны аңламый бу хатын-кыз. Әле ярый берәү генә булган улы.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исеректэн туган исерек була дигэн фикер белэн килешмим, Аллахы тэгэлэ балаларыбызга биргэн тауфикларын алмасын, минем улым эчми дэ, тартмый да мэсэлэн

        Хәзер укыйлар