Логотип
Проза

Борычлы кичке аш

Руслан кызны күрү белән таныды. Алинә нәкъ фотодагыча иде. Шундый ук дулкын-дулкын булып иңсәләренә яткан килешле чәч, кыйгач кашлар, тыйнак кына сөрмәле күзләр.

Руслан кызны күрү белән таныды. Алинә нәкъ фотодагыча иде. Шундый ук дулкын-дулкын булып иңсәләренә яткан килешле чәч, кыйгач кашлар, тыйнак кына сөрмәле күзләр. Кыз кыйбатлы машинасыннан ыспай гына төште дә, ап-ак тигез тешләрен балкытып, егеткә кул изәде. Руслан бермәл каушап калды. Ай-яй, чибәр иде кыз. Каушаса да, үзен кулга алып, Алинә каршысына атлады ул.
– Гафу ит, соңга калдым... – дип, кабат елмайды кыз. Гаҗәеп килешә иде аңа бу елмаю. Руслан аннан күзен алырга да онытты бугай. – Дус кызым тоткарлады. Тагын егете белән талашканнар. 
Аның гадилеге, егет белән беренче минуттан ук үзен шулкадәр тыныч, үз итеп тотуы Русланга тәвәккәллек өстәде. 
– Машинаң шәп икән, – дип, кызның юл читендә торган машинасына ишарәләде.
– Минеке түгел, әтинекен алып тордым, – диде Алинә. Аның ихласлыгы тагын шаккаттырды егетне. Берәү булса, үзен текәрәк, баерак итеп күрсәтергә тырышыр, үземнеке дип алдар иде. 
Руслан Алинә белән берничә көн элек бер сайтта танышты. Аккаунтында биш кенә фото иде аның. Барысыннан да күз явын алырдай чибәр дә, сөйкемле дә кыз елмая. Әнә ул кулына бокал алып, ниндидер ресторанда утыра. Әнә кып-кызыл розалар кочып, кыйммәтле отель холлында басып тора. Кызның затлы тормышын тасвирлаган фотолардан битәр, егетне аның сүзләре җәлеп итте. «Чын-чынлап ярата белгән гап-гади Җир улын эзлим», дип язган иде ул. 
Бүген аларның беренче тапкыр күзгә-күз очрашулары. Алинә очрашу урыны итеп шәһәр уртасындагы паркны сайлаган иде. Руслан да ярата монда булырга.  Рәхәт монда, тыныч. Сөйгән ярыңны җитәклә дә, шул тын сукмакларга кер дә адаш. 
– Әйдә, әйләнеп киләбезме? – дип тәкъдим итте егет. Дөресен әйткәндә, шундый бай, чибәр кыз бу тәкъдимен кабул итмәс дип тә курыккан иде. Ә Алинә кабаттан аның һушын алып елмайды:
– Әйдә! 
Баеп барган кояш яшел яфрак челтәре аша алар белән качыш уйный-уйный, егет белән кызны парк түренә кадәр озата барды. Алинә бик аралашучан, ачык кеше иде. Үзе булган илләр, андагы кызык гадәтләр, матур урыннар турында сөйләде.  Масаю да, тәкәбберләнү дә юк иде аның хикәятләрендә. Руслан торган саен аңа ныграк гашыйк була баруын тойды. Ул да кызга үзенең студент тормышы, лекцияләре, укытучылар турында сөйләде. Рәхәт иде аңа Алинә янәшәсендә. 
Шулай сөйләшә-сөйләшә, яшьләр елга ярына кадәр төшеп җиткәннәрен дә сизмәде. 
– Керәбезме? – Болдыры ясалма гөлләр белән бизәлгән кафега ишарәләп, Алинә егетне шунда таба әйдәде.
– Керик, әйдә! – Русланның кызны шатландырасы килде. 
Түр өстәлдәге тагын бер парны исәпләмәгәндә, кафе буш иде. Официант меню китерде. Мондый җирдә кафелар арзан булмый, мондагы бәяләр дә студент кесәсен шактый «тешли» торганнардан иде. Шулай да әлеге очрак өчен бераз чыгымлансаң да ярый дип уйлады Руслан. Картасында өч меңгә якын акчасы бар, шуннан да артыгракка чыкмас әле. 
Алинә үзенә салат, сок һәм торт кисәге алды. Руслан бер чынаяк чәй генә соратты. 
– Әле ашап чыккан идем, тамак кына кипте, – дигән булды ул, сер сынатасы килмичә. 
Кызга салат китергәнче, егет тирә-юньне күзәтте. Кафеларда бик сирәк була ул, берничә очракны санамаганда, бөтенләй булганы юк диярлек. Шулай да мондагы арзанлы мохитне аның тәҗрибәсез күзе дә абайларлык иде. Арзан гына җиһазлар, таушалган пәрдәләр, тәрәзә төпләрендә тузан баскан ясалма гөлләр... 
– Яратам шушы кафены, – дип елмайды Алинә. – Тәмле әзерлиләр монда. 
Руслан да баш кагып, аңа җавап итеп елмайды. Каршысындагы кызның чәнечке очына гына элеп, нәзакәтле итеп салаттан авыз итүләре, озын нәфис бармаклары белән соклы стаканны алсу иреннәренә китереп, бәләкәй генә йотым белән тәмләп куюлары – гүзәл бер манзара иде аның өчен. Алар шулай ара-тирә бер-берсенә елмаешып утырдылар. Русланның чынаягы инде күптән бушады. 
– Әйдә, сиңа да десерт китертәм, – дип тәкъдим итте кыз. – Мин ашап, син карап утыргач, күңелле түгел.
– Юк-юк, – дип ашыгып каршы төште Руслан. – Кирәкми, мин баллы яратмыйм. 
– Киреләнмә инде. Нормально бар да. Минем менә сине сыйлыйсым киләдер бәлки. – Алинә аның каршы килүенә игътибар итмичә, официантны чакыртты. – Тагын бер салат, сок һәм десерт китерегез әле! 
Бәләкәй торт кисәген авызына капканчы ук, борынына арзанлы маргарин исе бәрелде егетнең. Мондый тортларны ул гел кереп йөри торган «Пятерочка»да да саталар. Шулай да Руслан кызга берни сиздермәде. 
Тегесен-монысын сөйләшеп, тагын бераз утыргач, кыз урыныннан кузгалды. 
– Гафу ит, хәзер киләм. Син биш кенә минут көтеп тор инде.
– Әлбәттә, – дип баш какты Руслан. Өстәл артында ялгызы гына калгач, ул кабат залны күздән кичерде. Алардан башка беркем дә калмаган иде инде. «Кеше йөрми икән монда, – дип уйлады егет. – Бәяләре кыйммәт булгангадыр инде...» Күптән караган бер фильм исенә төште. Кыйммәтле кафеда затлы ризыклар дип, арзанлы гына ашлар әзерлиләр иде анда. Ә байлар шуны мактый-мактый ашый. Беркемнең дә затлы ризыкны аңламаган кеше булып күренәсе килми. Шул эпизод күз алдына килеп, Руслан елмаеп куйды. Ә Алинә һаман күренмәде. Инде шактый утыргач, официант аның алдына счет китереп куйды. Кызыл папканы ачып карауга, егетнең күзе маңгаена менде. Гаҗәпләнүеннән ул хәтта сызгырып ук куйды. Алинә заказ биргән салат менюда 700 сум тора иде, счетта аны 2200 дип исәпләгәннәр. 250 сум торган сок – 1500 булган. Арзанлы маргариннан әзерләгән торт кисәгенең бәясе дә күзләр маңгайга менәрлек. Алинә аның өчен дә биргән заказны бергә кушкач, шактый ук саллы сумма килеп чыга. Русланның үзе белән аның кадәр акчасы да юк бит әле. 
– Сез бутап китергәнсез ахрысы. Без бит башка бәягә заказ биргән идек, – диде ул официантка.
– Юк, бар да дөрес. Менюдагы салатка арзанлырак чикләвек кушылган. Ә сезнең кызыгыз кыйммәтле чикләвек кушылганына заказ бирде, соусның да кыйммәтлесен сайлады. 
Әйе шул, заказ биргәндә Алинә чикләвек һәм соус турында нәрсәдер әйтте шикелле шул.
– Ә сок? Без бит бер генә стакан сок алдык...
– Ә монда бер стакан өчен генә исәпләнелгән дә. Сез бит әфлисунныкын түгел, экзотик җимешләрдән яңа сыгылганын сайладыгыз. 
Руслан әллә нишләп китте. Ул үзенең алданганын тойды. 
Түлисезме? Берәр проблема юктыр бит? – дип сорашкан булды официант. 
– Хәзер, ун минуттан түләрмен, – диде Руслан. «Кайдан акча табарга?» – дип гасабиләнә иде ул бу минутта. Егет, каударлана-каударлана, дустыннан әҗәткә акча биреп торуын үтенеп язды. Җавап артык озак көттермәде, дусты ул сораган сумманың чиреген генә бирә ала булып чыкты. Нишләргә? Кемнән ярдәм сорарга? Руслан, авыр сулап, әнисенең номерын җыйды. 
– Әни, кошелегымны онытып калдырганмын. Кафега кергән идем. Син минем картага бер җиде мең сум акча күчерә алмыйсыңмы?
Картасына тиешле сумма күчү белән, Руслан тизрәк бу сөйкемсез бинадан чыгып китү җаен карады. Күңелендә бик-бик авыр тойгылар иде аның. Әйтерсең аның иң кадерле нәрсәсен таладылар. Юк, юкка сарыф иткән акчасы өчен дә түгел бу хис, ә күңелендә туып килгән мәхәббәтенең акланмавы өчен иде бугай. 
Телефоныннан интернетка кереп, әлеге кафе турында бер-ике җөмлә язарга уйлады ул. Башкалар да аның кебек алданмасыннар әле. 
Тиешле сайтны ачып, анда язганнарга күз салу белән барысы да аңлашылды. 
Алданучылар бер Руслан гына түгел икән монда. Барысының да схемасы бер үк. «Яңа гына танышкан кызыгыз парктагы бу кафега керергә кыстый икән, бер үк керә күрмәгез! Ул кафеның хәтта үз кухнясы да юк, барысы да якындагы супермаркеттан алынган ризыклар! Ә танышкан кызыгыз үзе үк шуларга эшли». 
Алинәнең дә кайдадыр кафе эчендә генә юк булуы сагайткан иде бит аны. Руслан утырган өстәл урам як ишектән ерак түгел, кызның чыгып киткәнен ул күрми калмас иде. Димәк, бу алдан ук уйланылган планы булган инде аның. Алинә дә кырыгалдарларның берсе булып чыга, димәк. 
Ачуы сүрелгәнче, Руслан бу хәлләрне полициягә язарга уйлаган иде дә, аннары уеннан кире кайтты. Чибәр, бай кыз күрдем дип, үзенең кәкре каен терәтеп калуын тану – акылсызлыгын тану булыр иде шул...

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй шэптэ алдаганнар бу егетне.шул кирэк.хэр ялтыраган алтын тугел шул.

    Хәзер укыйлар