Хикәя
Хикәя
Унике ел бергә яшәсәләр дә, Вил белән Зилираның балалары булмады. Дөресрәге, Зилирага бала кирәкмәде. Икесе дә таза-сау, бала табып үстерерлек яшьтә иде югыйсә. «Фатирыбыз булмыйча торып, ярлылык үрчетергә җыенмыйм!» – иренең бала хакындагы дәгъвасына хатынның җавабы катгый иде. Яшь гаиләгә кем фатир тоттырсын да, аны сатып алырга кем ярдәм кулы сузсын? Икесе дә заводта эшләп йөри – хезмәт хаклары әллә ни зур түгел. Заводта торак чираты әкрен бара. Бергә кушылганнан бирле ир белән хатын кеше фатиры яллап яшәде. Вилнең чыбык очы туган тиешле апасы фатир өчен артык күп суырмады суыруын, шулай да үз куышлары булмау бик кыен иде. Завод биргән тулай торак бүлмәсенә, ягъни үзе әйткәнчә «таракан оясына» Зилираның күчәсе килмәде. Бала табу мәсьәләсе аның өчен һаман да фатир мәсьәләсенә бәйле иде. Гаиләсен оялы итү, әлбәттә, күбесенчә ир-егет бурычы. Моны гына Вил аңлый иде анысы. Ир-егет үз гомерендә йорт төзергә, бала үстерергә, агач утыртырга тиеш икәнлеген генә белә иде. Тик ирнең җанын чарасызлык телде. Йортың юк икән, балаң юк, агач утыртырлык урының да юк! Вил белән Зилираның бәхете шулай йортка бәйле иде. Башкалар фатирсыз яки өйсез килеш тә ничек бала табалар да, ничек үстерәләрдер? Иренең бу соравына Зилира, мин бит башкалар түгел, дип кенә җаваплады. Вилнең әти буласы, гомерен үз баласына багышлыйсы бик тә килә иде, әлбәттә. Ир белән хатынны бала берләштерә, ике яртыны бер итә. Мәхәббәт нинди зур булса да, бала булмаганда йөрәкләр бер-берсенә суына. Зилира ике арага упкын чокуын аңламады булса кирәк. Вил исә үз гаебен таныса да, берни дә кыла алмады. Хатыны алдында урынлы-урынсыз аклана-аклана, еллар үтә торды. Еллар белән бергә гомер дә узып бара иде инде.
Заводның профком бүлегенә торакка үз чиратын белешергә барган Вилне өметләндереп җибәрделәр: «Чиратта икенче булып торасың, Хәбибуллин! Тырышыбрак эшләсәң, тиздән фатирлы да булырсың!» Тырышу-тырмашу намуслы татарның канында инде, аңа моны өйрәтәсе яки өндисе юк. Салкын прокат цехында зарарлы производствода хезмәт куйган Вил сәламәтлеген дә, көч-вакытын да кызганмады. Кирәк чакта сменасыннан соң да калып эшләде. Ул болай да алдынгы эшчеләр исемлегендә иде. Кулына күпләп Мактау кәгазьләре тоттырдылар, әз-мәз бүләк бирештерделәр. Ә премия акчасын түрәләр үзара бүлеште. Торак исемлегендә дә Вил икенче булып торудан артмады. Аннан күпкә артта торган өлкән инженер, яшь белгеч буларак, фатир алып чыкты. Аннары бер фатирны күп балалы гаиләгә бирделәр. Фатир алу бәхете Вилне урап уза торды. Кеше башыннан йөрүчеләр арасында яшәгәндә күркәм сыйфат саналган тыйнаклык та артык икән. Вил исемлектә беренче булып калганда заманалар үзгәргән, бушлай фатир бирелми башлаган иде инде. Зилираның бөтен дәгъвасы ирен пешмәгәнлектә, җебеклектә гаепләүгә кайтып калды.
Ире торак мәсьәләсен чишү буенча нинди генә тәкъдим ясаса да, Зилира каршы килде. Үзенең ата-анасыннан калган ерактагы йортны сатып, өй яки фатир өчен өлеш кертергә хатын ашыкмады. Вилнең олыгая барган әнисенә кайтып булышып йөрүен дә әллә ни хупламады. Вилнең әнисе Сара карчык шәһәрдән якын гына урнашкан авылда яшәп ята иде. Иренең, әйдә төп нигезгә кайтып төпләнәбез, әнигә дә таяныч булырбыз, дигән сүзне хатыны ишетергә дә теләмәде. Бианай йортына кайтып, анда буйсынып яшәүне Зилира күз алдына да китерә алмады.
Күз тоткан кешесе бар идеме, фатирсыз яшәү туйдырдымы, Зилира кинәт кенә Вилдән аерылды да куйды. Киткәндә Вилгә басып торган җирендә убылырлык сүзләр әйтте: «Синең аркаңда мин йортсыз, баласыз калдым! Син минем гомеремне әрәм иттең! Син булдыксыз, җебегән! Син ир түгел! Бәхет күрмә!» Ташландык ир урынына калган Вил моны бик авыр кичерде. Хатыннан хатынга йөри торган ир түгел иде Вил. Зилирага күнеккән иде, хәтта хатынын үзенчә ярата да иде. Кырыкка якынлашып килгәндә ни йортсыз, ни хатынсыз, ни баласыз калган ялгыз ирнең хәлен үзеннән башка кем аңлар икән? Төшенкелеккә бирелә башлаган ирнең кулы үзеннән-үзе шешәгә үрелде. Бик тә авыр чакта янда аналар булмаса, без ни эшләп бетәр, кемгә әйләнер идек икән?! Бала моңын ана булмый кем белер?! Сара карчык та бердәнбер улын ташламады. Артыннан ияреп-тагылып диярлек йөрсә йөрде, эчәргә ирек бирмәде. Тиргәп тә алды, җылы сүзен һәм үгетен дә кызганмады. Акыллы карчык улының игътибарын, вакытын, көчен эшкә юнәлтергә тырышты. Аның мунчасы черегән иде. Сара әби кеше ялламады, ә мунча салу кебек зур эшне тулысынча улына йөкләде. Әзер бура кайтарткач, калган барлык кирәк-ярак артыннан Вил үзе йөрде. Олы яшьтәге тәҗрибәле балта остасы күрсәтеп биргәч, Вил үзе фундамент төзеде, мунча күтәрде, түбәсен дә үзе япты. Язын башлаган зур эш кышка әзер иде инде. Хатыны санаганча, булдыксыз түгел икән бит Вил! Кулыннан эш килә икән! Яңа мунча артыннан Сара карчыкның бетәшкән йортына да чират җитте. Вилнең иске йортны сипләп, рәтләп көч түгәсе килмәде. Эшләп тапкан акчасын яңа йортка материал җиткерүгә тота барды. Зилира белән аерылышкач, яллап яшәгән фатирын калдырырга туры килде. Артыннан йөри торгач, Вилгә тулай торактан бүлмә булса да бирделәр. Тулай торак бүлмәсе тулы фатир түгел, шулай да буйыйсын буяп, көйлисен көйләп җибәргәч, яшәргә була. Бер булмаса, бер була дигәндәй, шулай Вилнең тормышы әкренләп алга китте. Эш көннәрендә Вил шәһәрдә, тулай торакта яшәде, ә ялында тизрәк әнисе янына ашыкты. Олыгаеп килгән Сара карчык инде дилбегәне улына тапшырырга ашыкты – йорт-җирен улы исеменә яздырды. Вил эшләп тапкан акчаны, карчыкның әзме-күпме пенсиясен кушкач, йорт хәтле йорт салу әз булса да җиңелгә төште. Йорт салуның ние бер, мүклисе дә чутлыйсы – бер шаян күңеллесенең үзен андый зур эшкә тәвәккәлләве булгандыр, ахры. Күп эшне үзе эшләгәч, Вилгә өй төзүнең бөтен кыенлыгы акча табуга килеп терәлде. Тырышкан табар, ташка кадак кагар – бу әйтем нәкъ Вил кебекләр турында икән бит. Ничәмә еллар йортсыз-фатирсыз интеккән ир өчен үз өен булдыру – иң зур максат. Һәм ул әкрен генә шул максатына ирешә килде. Шәһәр кырында гына урнашкан авыл елдан-ел үзгәрә барды: ике-өч катлы йортлар үсеп чыкты, кибетләр ачылды, юллар төзекләндерелде. Кайчандыр гади авыл саналган урын «яңа татарлар, яңа урыслар» бистәсенә әйләнде. Һәм, әлбәттә, биредәге милекнең абруе, хакы да күтәрелә барды. Байларга тиңләшә алмаса да, Вил шулай ук бик артта калмаска да тырышты. Сигез ел дигәндә Вил үз көче белән салган иркен, матур йортта яши башлады. Кызганыч, бу бәхетне Сара карчык кына күрә алмады.
Вилнең уңышлары хакында ишетеп, Зилира элекке иренә елыша башлады. Икенче ире дә ул көткәнчә булдыклы булып чыкмады нигәдер. Аның белән дә фатир яллап яшәүдән узмадылар. Әти-әнисеннән калган өе череп ауды. Иллегә якынлашкан Зилира һаман да йорт-җирсез иде әле. Шуңа күрә ул Вилгә чат ябышты. «Әйдә, тагын бергә яшәп карыйк. Без бит чит кешеләр түгел», − дип ышанычка керергә тырышты. Вилнең кылы да селкенмәвен күргәч, мин бит сиңа ярты гомеремне бирдем, синең аркаңда баласыз калдым, дип «гаебен» исенә төшерергә маташты. Муенына асылынып, наз аша алдырмакчы булды. Вил аның ак җеп белән тегелгән хәйләсен танырга өйрәнгән иде инде. Элекке хатынына ышанычы беткән иде. Бернәрсәсез чакта кирәге юк иде, әз-мәз аякка баса башлагач, ире исенә төшкән, имеш. Вилгә түгел, ә бары тик йортына ымсына түгелме бу Зилира. Аның менә дигән йортында яшисең килә икән, сабыр булырга, авырлыкны бергә җиңәргә кирәк иде. Рәхәтне бергә татыйсың килә икән, михнәтне дә бергә үтәргә кирәк. Бик тә авыр чакта бер ташлаган кешегә тагын ышанып буламыни? Алда ни булмас та, ни көтмәс? Балам булмаганга син гаепле, дигән дәгъвасын да чынга алмый ир элекке хатынының. Үзе бала теләмәде. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең чынлыгын менә шундый сынаулар сыный да инде. Сынауны үтмәдең икән, димәк, терсәгеңне тешләргә йөрмә дә. Бәхетнең күктән төшкәнен көтмиләр, бергәләп төзиләр аны. Аннары, Вил Зилирага карата күптән суынды. Аның барлыгыннан иргә эссе дә, суык та түгел. Һәм Вил Зилирага: «Юк! Һәм тагын бер тапкыр юк!»− дип җаваплады. Зилирага үз-үзенә үпкәләүдән башка чара калмады. Шулай тормыш барысын да үз урынына куя икән ул. Баласыз калуы гына күңелен өтә Вилнең. Бала тапмаган Зилира кубызына биисе түгел иде дә бит! Араларны иртәрәк өзәсе калган. Гомер дигән нәрсә үкенечсез генә үтмидер шул ул.
Зилира белән барып чыкмады дип, эчмәгән-тартмаган мондый булдыклы ир ялгыз хатын-кызга кирәкмиме соң инде?! Вил дә хатын-кыз игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. Әйдә язмышларны бәйлик, дип, үзләре тәкъдим ясаучылар да булды. Тик беренче хатыны аша хатын-кызга ышанычын югалткан Вилнең әлегә икеләнгән, уйланган чоры. Бервакыт йөрәгенә элгән авыр йозакларга кем дә булса ачкыч табар дип бик тә ышанасы килә ялгыз ирнең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.
0
0