Логотип
Проза

Бәхет табылган көн

Ләйләне гаепләүчеләр күп. Имеш, гаиләне таркаткан. Дөрес түгел! Ул беркемне дә аермады, беренче гаиләсеннән ир үзе китте. Ләйлә белән бер-берсен ярата алар. Ләкин халыкны моңа ничек ышандырасың? Бездә гел шулай инде, барысы да ире ташлап киткән хатын ягында. 

Ләйләне гаепләүчеләр күп. Имеш, гаиләне таркаткан. Дөрес түгел! Ул беркемне дә аермады, беренче гаиләсеннән ир үзе китте. Ләйлә белән бер-берсен ярата алар. Ләкин халыкны моңа ничек ышандырасың? Бездә гел шулай инде, барысы да ире ташлап киткән хатын ягында. 
Без, кешеләр, кемнедер жәлләргә бик яратабыз. Син безгә кемнедер «чәйнәргә» генә бир, анысын бик рәхәтләнеп башкарабыз. Ләйләне дә мыскылладылар, күралмадылар, нәфрәтләнделәр. Өйләнмәгән ир таба алмаганмы?  Җитмәсә, яшькә дә олырак икән, ай азгын хатын, ай азгын... Гадәттә, ирләр яшьрәк хатын-кызга китә. Бозгандыр ул аны, бозмаса, үзеннән күпкә олы, ике балалы хатынга чыгып китмәс иде. Нәрсәсе белән үзенә каратты икән?!  Ә кемдер аңа сокланды, кызыкты, көнләште.

Наил, уянып, кухняга чыкты. Матур күлмәктән, билләренә матур алъяпкычын ябып алган Ләйлә коймак пешерә иде. Өйгә шулкадәр хуш ис таралган. Наил, арттан килеп, Ләйләне кочаклап алды. Борынын аның ап-ак шома муенына терәде. Хатыннан килгән шулкадәр газиз, якын истән тәннәре чемердәде. 
– Кая, бир, үзем пешереп бетерәм. Бар, син балаларны уята тор! – Наил хатыны кулыннан тимер калакны алып, бер коймакның читен күтәреп карады. 
Ләйлә, елмаеп, ирнең чәнечкеле яңагыннан үбеп алды да, балалар бүлмәсенә ашыкты. 
Рәхәтлектән Наил күзләрен йомды. Шундый бәхет турында күпме хыялланды бит ул! Иртән кояш нурына тулган кухня, плитә янында кайнашкан чибәр хатыны, түгәрәк өстәл, туп шикелле матур балалар... 

Коймак белән чәй эчкәч, Наил балаларны мәктәпкә илтә китте. Мәктәп аның эшеннән ерак түгел. Балаларны төшереп, офис янына килеп туктады. Иртәнге рәхәтлектән күңеле арынып җитмәгән иде әле. Руль артында утырган килеш, киерелеп, елмайды. 
– Ник авызыңны ердың?
Наил дерт итеп сискәнде. Яртылаш ачык тәрәзәгә аның элеккеге хатыны иелгән иде. 
– Сәлам... – дип исәнләште ир, көтелмәгән бу очрашудан каушап...
– Сәлам! – дип, аның сәламенә каршы сәламләште хатын. Ике арадагы тынлык шактый озакка сузылган кебек булды. Наилнең әйтер сүзе юк иде. Ни дисен инде? 
– Нәрсә, әйтер сүзең юкмы? – хатын әйтерсең аның уйларын укый иде. – Күрәм, бигрәк бәхетлесең... Ник дәшмисең? Әйтерсең, без синең белән җиде ят, биш ел бергә яшәмәгәнбез...
– Без бу хакта мең тапкыр сөйләштек бит инде, бәлки, туктарсың? – Наилгә инде эшенә керергә вакыт иде. Ул ишеген ачып, чыгарга кузгалды. 
– Наил?! – хатынның тавышында үзәк өзгеч хәсрәт чагылды. Менә-менә елап җибәрер сыман иде ул. – Мин сине шулкадәр сагындым. Синсез миңа бик авыр...
Мөлдерәмә күзләре белән үзенә төбәлгән хатынны Наил кочагына алды. Бик кызганыч иде аңа бу мизгелдә аерылган хатыны. Әнә ничек тилмереп карый. Бөтенләй кечерәеп, ябыгып калган, әйтерсең ятим бер песи баласы. Барысының да шулай булып бетүенә Наил үзен гаепләде. Аңа үзенең шулкадәр бәхетле булуы өчен элеккеге хатыны алдында оят иде. Ләкин ни хәл итсен?! Ул бит Ләйләне чынлап торып яратты. Үз гомерендә беренче тапкыр шундый сөю барлыгына инанды. 
– Йә, тынычлан. Син менә дигән хатын. Әле үз бәхетеңне табачаксың. Үзеңә тагын бер шанс бир. Күрерсең дә торырсың, синнән дә бәхетле кеше булмас. Без бит синең белән бер-беребезне газаплап кына яшәдек. 
Хатын кисәк кенә аны этеп җибәрде. Күзләрендә усал чаткылар биеште. Шундый кадерле дә, ләкин инде шулкадәр үк ерак та булган элеккеге иренә нәфрәт белән карады Кадрия. «Качарга! Бу урыннан тизрәк качарга! Менә мин юләр! Нәрсә дип аның янына килдем соң, нәрсәгә өметләндем?!» Биек үкчәле итекләре белән, тая-тая, йортлар арасына кереп югалган хатын артыннан озак карап торды әле ир. Аңа Кадрия дә, үзе дә бик-бик кызганыч иде... Иртән эшенә килеп, Кадрия аны башкача каравылламады. Тынычланды, дип уйлады Наил. Ул да үз бәхетен тапса, җаны тынычланыр иде ирнең. Чын күңеленнән Кадриянең дә үзе кебек бәхетле булуын теләде ул. 

...Мәңге узмас кебек тоелган озын кыш та сиздерми генә узып китте. Түбәләрдән тамган тамчылар тавышында ниндидер дәрт бар – яшисене китерә, елмайта, яшәртә торган дәрт. Ни арада март да килеп җиткән диген?! Чәчәк кибетләренең ишеге бер дә ябылып тормый бу көннәрдә. 
Ике кулына ризык тулы ике пакет тотып кибеттән чыгып барганда Кадриянең телефоны тавыш бирде. Кирәк бит, иң җайсыз вакытта! Авыр пакетларның икесен бер кулына күчереп, бушаган кулын иңендәге бәләкәй сумкасына батырды. Кая китте инде, шул бәләкәй сумкада да тиз генә кирәклесен табармын димә?! Карашын сумкасына күчереп, кибет алдындагы баскычларны абайламый калды ханым. Ярый әле иң кирәкле мизгелдә кемнеңдер көчле куллары тотып калырга өлгерде үзен. Югыйсә күлдәвекләрендә кояш коенган асфальтка сузылып ук яткан булыр иде. Кулындагы пакетлары ычкынып китеп, сап-сары алмалар гөрләвекләр белән узыштан йөгереште. Теге көчле куллар Кадриягә җиргә чәчелгән алмаларны җыешты. 
– Әллә бу авыр сумкаларны үзегез күтәреп кайтмакчы буласызмы? – дип гөрелдәде куллар иясе. 
Кадрия кызарды, каушады... 
– Кая әле, бирегез әле үземә! – Ни арада ике авыр пакет көчле кулларга күчте. – Утырыгыз! Кайтарып куям!
– Юк, юк! Сез нәрсә инде? Ерак яшәмим мин, монда гына...
– Утырыгыз! Еракмы, якынмы дип сорамыйм. Хатын-кызга мондый авыр сумкалар күтәртергә намусым кушмый.
Күкрәктән гөрелдәп чыккан бу бәрхет тавышның гаҗәеп буйсындыру көче бар иде, күрәсең. Кадрия үзенә ачылган ишектән йомшак салонга чумды. 

Юл уңае чәчәк кибетенә тукталдылар. «Хатынына чәчәк алыргадыр», – дип уйлады Кадрия. Исемен дә белмәгән яңа танышы кибеттән елмаеп чыгып, зур чәчәк букетын үзенә сузгач, тагын каушады. 
– Нигә инде? Кирәкми? Хатыныгызга... 
 – Минем менә сезгә бүләк итәсем килә. Ирегез көнләшмәстер бит?
– Ирем... – Кадриянең сүзләре бермәл тел очында тоткарланды. – Юк, көнләшми... Көнләшер кешем юк. 
Ир җәлт кенә аңа карап алды. Күзләрендә кызыксыну иде. 
– Менә бит, бигрәк яхшы. Ә минем чәчәк бирер кешем юк. Димәк, без табыштык...
Кадрия, уңайсызланып, кулындагы алсу розалар төсенә кергән йөзен чәчәкләргә яшерде. 
– Ә без бер-беребезне эзләгән идекме?
– Эзләгән идек. Ярый әле менә бүген табыштык. 
«Бәхетле булыр өчен үзеңә шанс бир». Наил аңа шулай дигән иде бит. 
– Алайса, табылган көнебез белән безне!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар