Логотип
Проза

“Бәхет серен ачканда” (азагы)

Әллә юри, әллә Азаматка гына шулай тоелды, Рәзиләләр капкасы яныннан үтеп киткәндә, әтисе тизлекне арттырган кебек булды. Шулай да Азамат ачык калган урам капкасы аша ихатага күз салып өлгерде, тик анда Рәзиләсе күренмәде. “Ничек шулай аны ышандыра алганнар тиз генә? Алай дисәң, башка вакытта кайбер әче телләрнең: “Азаматың институтта башка кызлар белән йөридер әле!”- дигәннәренә уйлап та бирми иде». Тик сөйләү белән сөйләү арасында аерма бар икән шул. Теш кычытканнан, авылның үзенә генә хас юрау-ирештерү бер нәрсә, ә фактлар белән дәлилләү – икенче. Азаматның уйларын әнисе бүлде: - Шөкер, исән-сау кайтып җиттек! Машина тавышына капка төбенә йөгереп чыккан энекәшләре белән Азамат шаярыша-кагыша өйгә узды. Мирхәт Мингали улы хатынына: “Сабыр, керми тор,- дип ымлады. -Прокурор ярдәмчесе хатын абыйларга да шылтыраткан булган. Телефонны җиңги алган. “Сез бит туганнары, энекәшегез белән сөйләшегез, улын тыйсын, районга эшкә кайтармау ягын карасыннар”-, дигән. Имеш, сеңелесенең гаиләсен кайгырта. Ник безнең үзебезгә шылтыратмый икән, шунысы кызык. Район үзәгендә кереп чыгыйм дип, туктаган идем бу ханым янына, Азамат белән аңлашкач, кире уйладым. - Әтисе йөз процент килешәм синең белән. Андый оятсыз кеше белән алышу файдасыз, нахактан курыкмый андыйлар, күз дә йоммый, үзем шәм тотып тордым дип әйтәчәк. Я, әйдә, керик өйгә, көтү кайтканчы ашап алыйк. Ничек кенә Азамат әнисенең тукмачлы шулпаларын, кыстыбыйларын, тәбикмәк-коймакларын сагынмасын, Рәзиләсен күрү теләге көчлерәк булып чыкты.

- Әти, машинаны рөхсәт итәсеңме? Йөрештереп кайтасы иде. - Иртәгә калага институтка китәчәгеңне онытма, соңга калганчы йөрмә.

Рәзиләнең турсайган иреннәрен үз хәленә кайтарганчы, Азаматка шактый гына тырышлык күрсәтергә туры килде. Мәскәүдән курсташы алып кайткан Олимпия талисманын бүләк иткәч, ике арадагы киеренкелек бераз йомшаргандай булды. «Абау, бигрәк ягымлы, матур ич бу», - дип, Рәзилә аю баласын күкрәгенә кысты. «Минем кебекме?» - дип шаяртты Азамат. Ике арадагы ихласлык, бер-берсенә булган ярату хисләре, иркәләү-назлауларга кушылып, шик-томаннарны тараткандай итте. Авыл читендәге «Бакча буасы» бу гүзәл парны үзе яныннан җибәрәсе килмичә, талгын гына аккан моңнарында тибрәтеп, саф таңны аттырды.

Азамат диплом алды лекцияларының соңгы көненә генә килеп җитте. Беренче пар бетү белән аны деканатка чакырттылар. Декан хәл-әхвәлләрен сорашкач, Азаматны районга эшкә чакырып язылган хат хакында сүз кузгатты. - Әйе, шулайрак сөйләнделәр идарәдә, ризалыгымны биргән идем, тик практиканы азаккы көненә кадәр үтмәгәч, бу эшнең ни белән беткәнен белми калдым, димәк, чакыру хаты килгән.

- Бик кайтасыгыз киләме анда эшкә, иптәш Халиков? Азамат көлемсерәп: - Чакырган җиргә кил, куган җирдән кит, диләр бит, кайтырга дип тәвәкәлләп тора идем. - Ни бит әле… Декан сүз таба алмаган кеше кебек, туктап калды. Йөзенә килешеп торган күзлеген төзәткәләп алгач, тәкәллефләнеп торуны артыкка санап: - Институт сине аспирантурага тәкъдим итмәкче, син ничек карыйсың бу тәкъдимгә?- диде. Кичә Рәзиләсе белән вәгъдәләр бирешеп, киләчәкләрен юрап куйган Азамат, тәкъдим никадәр генә кызыктыргыч булмасын, баш тартырга тиеш. Ул деканга озакламый өйләнәчәген, булачак хатыны өчен дә район үзәгендә эш булуын, җитмәсә, аларга бер бүлмәле фатир бирәчәкләрен дә кыскача гына сөйләп бирде. - Идарә, сезне чакырып язган хатын кире соратып алдырды, ул вазыйфага башка кандидатура каралган… - ? - Халиков, һич кенә дә борчылмагыз, бүген сезнең бурыч – дипломны уңышлы яклау. Дипломлы белгечкә район хуҗалыкларында эш табылмый калмас, ә инде мин әйткән тәкъдимне кабул итсәгез, рәхим итегез. Азаматка: - Рәхмәт, Рифат Исламович, уйлармын, китәргә рөхсәтме? - диюдән башка сүз калмады. Лекциялар тәмамланганын дүрт күз белән көтеп алган Азамат, турыга сөйләшү пунктына чапты. Рәзиләнең кәефе төшкәне, телефон чыбыклары аша да сизелеп тора иде. - Ярты сәгать элек кенә комсомол райкомыннан шылтыраттылар, мин ризалык биреп өлгердем…Хәзер ни дип әйтергә миңа? - Шылтыратасың да әйтәсең, булмый, фәлән-фәсмәтән… сине, тел белгечен, ничек сөйләшергә миңа өйрәтергә түгел, Рәзиләкәй. - Алай җиңел генә уйлама әле син, Азамат, әтинең партком секретаре икәнен онытып җибәрмә, аңа да җиле кагылырга мөмкин…. Азамат телефон аша Рәзиләне күндереп булмаячагын аңлап, сүзне икенчегә борды. Фирдания менә ике атнадан артык хастаханәдә ята. Илфир көненә ике-өч тапкыр хастаханә юлын таптый. Фирданиясе элеккечә ут уйнатып тормый, бөтенләе белән дөнья кайгысы киткән вакытлары да булгалый. «Әллә башкалага алып барыргамы, бер дә алга китеш юк», - дип, Илфир баш табиб янына да кереп чыкты. Баш табиб республика хастаханәсенә юллама бирәчәгенә ышандыргач, Фирдания яткан корпуска юнәлде. Хатыны палатада бер үзе ятуга карамастан, Илфир ишекне һәрвакыт сак кына шакыбрак керергә гадәтләнгән. Әле дә, нәкъ шулай керергә торганда, бүлмә эченнән ниндидер бер хатын-кыз көлгәне ишетелде. «Әллә кереп тормаскамы, янында кеше бар, кичке якта сугылырмын» - дип уйлап, кире борылырга гына торганда, ишек ачылып китте һәм аннан район комсомол оешмасының беренче секретаре Гобайдуллина күренде. Илфир чак тайпылып өлгереп калды, югыйсә ишек аны «кагып» алган булыр иде. Илфир

Фирданиянең йөзләренә алсулык йөгереп, күзләре җанланып киткәнен күреп сөенсә дә, баш табибның юатырлык әйбер әйтмәгәнен искә төшереп, эчтән сызынды. - Гобайдуллина да хәлеңне белергә килгән икән, арып китмәдеңме? Мин озак тормам, ял ит, кирәк әйберләрең булса, эштән соң алып килермен. - Ригат турында онытмадыңмы? Илфирның: «Сиңа үзең турында уйларга кирәк», - дип башлаган сүзен, хатыны тәмамларга ирек бирмәде. - Юк, алай түгел, җаным, күрәләтә торып, чит кешене вазыйфага утыртырга. Аннан… Фирдания пышылдауга күчте: - Бик булган, уңган егетең, үзеңнең урыныңа менеп кунакларга да күп сорамас. Әнә, Гобайдуллина, чит кеше булып та, йомышымны үтәргә вәгъдә бирде. Азаматның булачак хатынын комсомол райкомына эшкә билгеләргә торганнар икән, җитмәсә, икенче секретарь итеп. Икесен дә районга якын җибәрмәскә кирәк, үзебезнекеләр белән тылны ныгытырга! Үзен -район прокуроры, ирен - авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп күргән хатын әлеге минутларда бөтен авырту-сызланулары турында онытып җибәрде. Илфир хатынының соңгы әйткән сүзләренә кабат-кабат әйләнеп кайтты. «Ну, бу Фирдания, ну алдан күрә белә бит, чукынчык! Чынлап та, төптәнрәк уйлап карасаң, шулайрак килеп чыга түгелме соң әле, шайтан алгыры?!» Ул, идарә җитәкчесе кушуы буенча, институттан Азаматны кайтару турындагы хатны вакытында кире соратуларына, беренче тапкыр кош тоткандай сөенде. Ничәмә көн үзен битәрләп, тынгылык бирмәгән вөҗдан газабыннан шулай җиңел генә котылганына шатланып, трубкадан баҗасының эш номерын җыярга кереште. - Бажай, исәнлекме? Идарәгә кил әле, сиңа ун минут вакыт! Ригат: «Баҗай кабинетына юкка гына чакырмас», - дип, эшләп утырган диплом проектын читкәрәк этеп куйды да, тәмәке кабыза-кабыза, УАЗигына таба атлады. Баҗасы, гомергә булмаганча, Ригатны бик ачык каршы алды. - Я, диплом эше ничек, якларга әзерсеңме? - Азаккы аккордлар инде, өлгерермен дип уйлыйм. -Кара аны, проблемалар булса, әйт, кулдан килгәнне тырыштырырбыз, теория истә әле әзрәк,- чыны-шаяруын кушып дәвам итте сүзен Илфир, - идарәгә инженер итеп куймакчы булабыз үзеңне, ничек карыйсың? Ригат, соңгы көннәрдә төшләренә кереп аптыраткан вазыйфага, шулай бик тиз генә юл ачылагына икеләнебенерәк: - Белмим, белмим, куярсыз микән, миннән башка да теләүчеләр бар бугай дип ишеткән идем,- дип куйды. Илфир, сүзнең артыкка киткәнен чамалапмы, вакыты тарлыгын уйлапмы: - Синең бурыч диплом яклау, калганы хәл ителер, ярый, хуш, хуҗалыкларга чыгасым бар, - дип, урыныннан кузгалды. Ригат чыгып киткәч, авыр сулап: « Тарта алырмы бу эшне Ригат?»– дип уйлап куйса да, хатынының сүзләре искә төшеп, тагын тынычланды. Әтисе Рәзиләнең елаудан кызарып беткән күзләрен бик тиз күреп алды. Соңгы вакытларда кызының кәефенең язгы җил кебек үзгәреп торуына күнегеп бетеп

килсә дә, бу дәрәҗәдә – күзләр кызарып беткәнче, булганы юк иде әле. - Ни булды, кызым, нигә кәефең юк? - Әти, бүген райкомнан шылтыратып, мине эшкә алмаулары хакында әйттеләр. Көтелмәгән хәбәрдән Дарсин абый дертләп китте.

- Ничек алмыйлар?

Әле хәбәр моның белән генә бетмәгән булып чыкты. - Азамат аспирантурада калырга уйлаган, районга эшкә кайтмыйм, ди. -Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Нинди чебен тешләгән тагын аны? Кайчан сөйләштегез? -Өченче көн үк инде, сезгә әйтми торган идем. Җитмәсә, мин аңа «ультиматум» куйдым: я мин, я аспирантура, дип. Бүген райкомның минем кандидатураны кире кагасын белгән булсам… Яшьләрнең туена әзерләнеп яткан көннәрдә, мондый буталчыклар, әлбәттә күңелле әйбер түгел иде. Колхозның партия оешмасын җитәкләгән Дарсин Әхмәтзәки улының башына кырыкмаса кырык уйлар килеп, кырык төрле чишү юллары эзләде. Башка вакытта, бәлки, кул да селтәгән булыр иде, тик кызлары белән Азамат тормышларын бәйләп, район үзәгендә төпләнергә ниятләп торганда… Инде бар да җайланды, фатир мәсьәләсе дә борчымаячак, булачак кияүләре өчен дә менә дигән эш урыны бар дип торганда гына, менә сиңа, мә, авыртмаган башка тимер таяк!» Дарсин Әхмәтзәкиевичның районда эшләре пешмәде. Ишекнең теге ягында кабул ителгән карарны, үзгәртә алмаячагына инангач, партия өлкә комитетында шактый гына җаваплы урында утырган кода тиешле кешесенә шылтыратты. Шушы сөйләшүдән өч көн дә узмады, Рәзиләне Гобайдуллинага чакырттылар. Беренче секретарь «недоразумение»ның кадрлар эшен алып баручы хезмәткәр аркасында килеп чыгуын «аңлаткач», Рәзиләдән: -Кайчан эш башларга әзерсез?- дип сорады. Рәзилә ике дә уйламый: «Беркайчанда!»- дип җавап бирде. Гобайдуллина үз колагына үзе ышанмый, тагын бер тапкыр соравын кабатлады. Икенче тапкыр шушы ук җавапны ишеткәч, йөзе каралып, торып ук басты. - Сез нәрсә, сеңлем, мине эштән кудырырга уйлыйсызмы әллә? Юк, дигәнне кабул итмим, бу вариантның булачагы мөмкин түгел, ике атна вакыт бирәм, ронода эштән китүегез турындагы гаризаны бүген үк калдырып китегез! Әгәр дә бу укытучы кыз тискәреләнеп, вазыйфадан баш тартса, аның партия өлкә комитетында башыннан сыйпамаячакларын район комсомол оешмасының беренче секретаре сизә иде. «Фирдания Гафур кызының сүзен сүз итәм дип…тиле!» Рәзилә кабинеттыннан чыгып киткәч, Гобайдуллина таякның икенче башын да исенә төшерде: бертуган энесенең эшен йомарга вәгъдә биргән прокурор ярдәмчесен ничек бәхилләтергә? Башкалага терелергә дип киткән Фирдания Гафуровна аннан икенче группа инвалиды булып кайтты. Аяк астында яткан артык зур да булмаган чокырда, анын башын очлы тимер кисәге бик каты зарарлаган булып чыкты. Прокурор ярдәмчесе район прокуроры вазыйфасына үрләү урынына «гаилә прокурорына» төшеп утырды.

Ә Азамат белән Рәзиләнең язмышы нинди сукмакларга борылып кереп китте дисезме? Рәзилә райком бинасыннан чыккач, кайсы якка китәргә дип, бераз уйланып басып торды. Уңга китсә, ронога барып, гариза язачак, ә сулга китсә, автовокзалдан - турыга авылга. Югыйсә, үзе Гобайдуллина янына кергәнче үк барысын да җиде кат уйлап, бер кат кисеп кергән төсле иде. «Әти белән киңәшләшеп карыйм әле, ул ни әйтер»,- дип, якындагы телефон будкасына атлады. Эш көне күбрәк хуҗалыкта, я булмаса, район тирәсендәге кинәшмәләрнең берсендә үткән әтисен, Рәзилә, бәхетенә, кабинетында туры китерде. -Әти, Гобайдуллинада булдым, ике атнадан эш башларсың, ди. Дарсин Әхмәтзәки улы мәсьәләнең ничек чишелгәнен кызыннан алда белсә дә, зур яңалык ишеткәндәй, куанып: -Менә яхшы булган, кызым, котлыйм үзеңне, әйттем бит, бар да яхшы булыр дип! - Рәхмәт, әти! Тик… Мин вазыйфадан баш тарттым. - Ничек баш тарттың, кызым, син үз акылыңдамы соң? Бар кер яңадан Гобайдуллинага, ризамын дип, әйтеп чык. Рәзилә Азаматның аспиратурада калачагын һәм туйдан соң, ул да башкалага китәргә тиеш икәнен әтисенә телефон аша аңлатуны ахмаклык дип санаганга: - Әти, өйдә сөйләшеп бетерербез, пока, - диде дә, телефон будкасыннан тизрәк чыгып китү җаен карады. Гүя, ул монда бер генә секундка калса да, әтисе аны кире күндерер дә, Рәзилә аның ягына ауганын сизми дә калыр төсле иде. Автобуста кеше әллә ни күп булмаса да, Рәзилә аулаккарак, иң арттагы урыннарның берсенә барып утырды. Авылга кадәр, очы-кырые булмаган уйларын барлап, киләчәгенә исәп корып, хыял диңгезенә чумып кайтты ул. Хыялындагы диңгез аны йомшак дулкыннары белән назлады, моңа кадәр тоймаган илаһи хисләрдә тибрәтеп, җанын да, тәнен дә саф суларында коендырды. Менә алар Азамат белән аспирантларга бирелә торган бүлмәдә гаилә тормышы башлап жибәрәләр. Азаматы кандидатлык, докторлык диссертациясен яклап профессор була, ә ул, профессор хатыны, үзе яраткан һөнәре – балалар укыту белән шөгылләнә. Ә ник шулай булмасын?! Үтә дә тырыш, үтә дә максатчан бит аның Азаматы! Кимендә өч балалары булачак, монысы инде гаиләдә бер үзе генә үскән Рәзиләнең иң зур теләге, Азаматы да каршы килмәс! Әкренләп үзләренә аерым фатир да бирерләр, ел саен балалары белән диңгездә ял итәрләр, кинода гына күргән чит илләрне күрерләр… Автобус Коңгырча тавына күтәрелә башлаганын сизеп, Рәзилә күзләрен ачып җибәрде дә, автобус тәрәзәсеннән карап кайта башлады. Җәй хозурлыгында изрәп: «Күрәсезме безне?» дигән кебек җәйрәп яткан басу-урманнар, аны хыялларыннан бүгенгесенә алып кайттылар. Әтисе эштән кайтканчы, Рәзилә әнисенә яңалыкларны җиткереп өлгергән иде инде. Дания апа, кызын бүлдермичә, диккать белән тыңлады да: - Белмим инде балам, әтиең ни әйтер, бу эштә мин киңәшче түгел,- диде. Иренең эштән кайтып җитәренә санаулы гына минутлар калганын күреп: - И балам, онытып та торам, ашка токмач кына кисеп бир әле, әтиең озакламас,- диде дә, үзе бакчага яшел суган белән укроп артыннан чыгып китте.

Дарсин Әхмәтзәки улы бүген көндәгедән иртәрәк кайтты. Ихтимал, аңа да тизрәк, бүгенге хәлләргә ачыклык кертәсе, нокта куясы килгәндер. Ишекне ачып керү белән, тавык итеннән пешкән, яшел суган, укроп белән тәмләтелгән аш исе борынга килеп тулды. Дарсин Әхмәтзәки улының талчыгып кайткан йөзләренә елмаю йөгерде: «Каршы ала белә дә инде минем хатын, рәхмәт яугыры!» - Әтисе, бүген иртәләгәнсең дип әйтимме? Әллә тагын чыгып керәсең булырмы? -Юк, әнисе, бугенгә эшемне тәмамлап кайттым. Әниле-кызлы йөгереп диярлек өстәл җитештереп алдылар. Тукланганнан соң әтисе, башка вакыттагы кебек газета-журналларга ябешмичә, бая телефон аша өзелгән сүзне ялгап китте: -Кызым, ронода эштән җибәрүләрен сорап, гариза язгансыңдыр бит? Рәзилә әнисенә күз төшерде. Ул: «Атаң сорауны сиңа бирде», - дигән кыяфәттә, кызыннан тиз генә карашын тартып алды. Бер-берсен бик озак аңламады әтиле-кызлы пар. Читтән генә тыңлап торган Дания апа, туземлелеге бетеп, дилбегәне үзенең кулына алырга булды. - Әтисе, кызма әле, монда без белмәгән серләр дә булган, - дип, Азаматка ягылган яла, телефон аша шылтыратып яфалаулар, эшкә чакырып язылган хатны идарә тарафыннан кире соратып алдырулары хакында сөйләп бирде. Дарсин Әхмәтзәки улы ирләргә хас искитмәүлелек белән: -Ну и что! Подумаешь, - дип башта русчалатып башласа да, калганын татарчалатып төгәлләде. - Эше дә табылыр, аспирантурасын читтән торып укыр, рәхәтләнеп район җиренә кайтмый, шәһәрдә ачка койрык чәнчеп ятарга! Риза түгел икән, минем тупсамны, кыз сорап, атлап керәсе булмасын, шул!

Әтисенең: «Партияның өлкә комитеты кадәр җирдән шылтыратып, синең кандидатураң турында әйтсеннәр дә, ә син җиңел генә баш тарт, имеш! Юк, мондый әйберләр белән шаярмыйлар, кызым!» - дигән сүзләрен аяк астына салырга теләмичә, Рәзилә ике атна эчендә, комсомол райкомының икенче секретаре вазифасында эш башлап җибәрде.

Эшнең асылына төшенеп йөргән көннәрдә, куен кесәсәнә кызыл дипломын салып, авылга Азамат кайтып төште. Ул Рәзиләсенең, аңа берни әйтми, яшертен генә мондый адымга баруын аңлап бетермәсә дә, туйдан сон икәүләп калага китәчәкләренә йөз процент ышангангамы, әллә ни әһәмият тә бирмәде.

Тик кыз сорарга килгәч, Дарсин Әхмәтзәки улы ризалыгын бирергә ашыкмады. Иң беренче шарт итеп ул, Азаматның үзләренә эшкә кайтуын, Рәзиләнең эш карьерасын бозмавын куйды. Ничек кенә сөйләшмәсеннәр, бер айдан килен-кияү, кода-кодагый булырга торган кешеләр, ул кичне уртак фикергә килә алмадылар.

Икенче көнне Олимпияданы ябу тантанасы булды. Кичке сәгать тугызда шарларга эленгән Олимпия-80 талисманы Миша елый-елый акрын гына һавага очты. Телевизор каршында утырган Азаматның күзләре яшь белән тулды. Әйтерсең, көрән аю баласына ияреп аның Рәзиләгә булган хисләре дә каядыр күзгә күренмәс күкләргә ашты.

Сентябрьдә Азамат аспирантурага укырга киткәч, башы-аягы белән комсомол эшенә чумган Рәзиләдән бер генә җөмләдән торган хат килеп төште.

«Мин сиңа беркайчанда кияүгә чыкмаячакмын, башкача шылтыратма да, килеп тә йөрмә», – дип язылган иде анда.

Эш сәфәрләренең берсендә Азамат булачак хатыны белән танышты. Сәкинәгә кыз фамилиясен да алыштырырга туры килмәде – ул да Халикова булып чыкты. Азамат Мирхәт улы сөйләгәндә, иренә елышып утырган мөләем ханымга карап:

«Бәхет серен белә торган хатын», – диясең.

«Сәкинәм кебек хатыным булмаса, докторлык диссертациясен яклау, хөкүмәт эшен алып бару авырга туры килер иде. Бигрәк тә районда яшәгән чагында. Ул вакытта йорт-хуҗалык эшләре дә, балалар да анын жилкәсендә булды, житмәсә үзе – мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары».

Рәзиләнең алдагы язмышы бик кызыксындарса да, сорарга кирәк тапмадым. Сәкинә ханым, минем уйларны укыгандай: «Рәзилә белән бер коллективта эшләргә туры килде. Партия, комсомол беткәч, ул район үзәгендәге мәктәпкә укытырга күчте»,- дип, әйтеп салмасынмы! Менә бит, кинода гына була андый хәлләр, дип уйларга күнеккәнбез, югыйсә. «Йә, йә, нинди мөнәсәбәтләрдә булдыгыз, кияүгә кайчан, ниндирәк кешегә чыкты?», – дигән сорау авызымны тишеп чыгардай булып, тел очымда кайный. Сәкинә ханым шуны сизепме, сүзен мин кызыксындырган дулкында дәвам итә. «Аңа өйләнергә теләүчеләр күп булды, бар яклап та килгән кыз иде бит ул. Тик ул ашыкмады, үзенә тик ярын, өр-яңадан туачак мәхәббәтен көтте. Ире - дипломат, чит илдә яшиләр». Азамат Мирхәт улы: «Аларны үзеңнең таныштырганыңны, ире - синең бертуганың икәнен әйтергә онытма, Сәкинәм», - дип өстәгәч, кино бетмәгән икән дидем. Тамаҡҡа язган аш теш ватып керә дигәндәй, бәхет дигәне дә шулайрак бугай. Никадәр генә каршылыклар булмасын, ул барыбер морадына ирешә, сабыр булып, көтә белергә, алга барырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күктә укылмаган никах җирдә укылмый шул,бик матур хикәя

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рәхмәт, Динә апа!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик кызык эчтэлекле.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Илхамия, зур рәхмәт!

          Хәзер укыйлар