Логотип
Проза

​Беренче апрель шаукымы



Дәүләт хезмәтендә булсак та, безгә беренче апрель чит бәйрәм түгел – күбебез авылдан килеп “кеше” булган. Минем кебек елның өч йөз дә алтмыш дүрт көнендә шаярып йөрергә яраткан кешегә бу көнне – ял. Әйе, иртәдән кичкә кадәр җитди булам мин ул көнне. Хет елның бер көне рәтле үтсен димен. Былтыр бу гадәтемә хыянәт итеп, харап булдым, иптәшләр. Ничек дисезме? Укыгач, белерсез!

Беренче апрельдә әлбәттә, сүз күбрәк алдау-йолдау, шаярулар турында бара. Кемдер үзенең истәлекләре белән бүлешеп ала, кемдер: “Бүген кемне төп башына утыртабыз?” – дип яңа планнар кора. Ел саен кабатланып килә торган көн булуына карамастан, әнә бүген: “Лифт эшләми” дигән язуга ышанып, алтынчы катка кадәр җәяү менүчеләр дә булган. Бүлегебездә яңа гына эшли башлаган Алик: “Сез шаян кеше, тик барыбер алдатмаячакмын”, – дип хәйләкәр елмаеп янымнан үтеп китмәкче булган иде, мин җитди кыяфәт чыгарып: ”Ыһы, бүген беренче апрель кайгысы юк, урынбасар иртән иртүк Талипов төгәл унда минем янга керсен дигән күрсәтмәсен калдырып чыгып китте”, – димен. (Эшкә иртәрәк йөрүемне, урынбасарның, бүлек җитәкчесе әлеге көнгә кадәр куелмау сәбәпле, минем аша күрсәтмәләр биргәнен хезмәттәшләрем белә.) Алик бу сүзләрдән соң коелды да төште, малай. Агарынган-күгәренгән “новичогыбызны” ике стакан салкын су эчереп, тынычландырып, кулына блокнот белән ручка тоттырып, бүлмәдән чыгарып җибәрдек. Бер минут та үтмәде, эчке телефон шалтырады. Урынбасар номеры! Хәзер мин әйтәм, тетмәне тетә инде бу! “Әйтегез әле, зинһар, мин Талиповны нигә чакырттым?” – дигән сорауны ишеткәч, нәрсә дип җавап бирергә дә белми, аптырап калдым. Чөнки күзаллавым буенча андый сорау бирелергә тиеш түгел иде. “Белмим” – дидем дә, көлеп җибәрүдән тыелып, авызымны капладым. “Ярый, гафу итегез, әллә нигә исемнән чыгып киткән. Алай булгач, болай итик, Талипов белән планнан тыш тикшерүләргә чыгарсыз”, – диде дә трубканы куйды. Бераздан сөмсере коелган хезмәттәшебез дә пәйда булды. ”Нәрсә? Ни булган? Нигә чакырткан?” – дип сораулар яудыра башладылар. Аларның берсенең дә башына минем тарафтан шаяру-алдау булганы килеп тә карамый. “Яңа бирем инде, нәрсә булсын” Аннан: “Әйе бит!” – дип миңа ишарәләде. Иягемне кагып раслаудан башка чара калмады. Урынбасарга кереп: “Беренче апрель шаяруы иде”, – дип әйтеп кара хәзер! Алик алдандымы-юкмы, белмим, ләкин үземнең алданганымны төгәл беләм.

Шуңа күрә, иптәшләр, сезгә җиткерәсе килгән сүзем шул – традиция-гадәтләрегезне бозмагыз. Беренче апрель үтә дә китә ул, ә аның шаукымы озакка сузылырга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык хикэя булган бу .Узенэ эш ясаган инде , укенмэс . Алда килэсе беренче апрельдэ , икенче торлерэк " алдау " табар . Люция ханым нинди генэ жанрда язмасын , барысы да кун,елгэ утеп керэ торган .Ун,ышлар телим !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рәхмәт, Нәфисә ханым!

      Хәзер укыйлар