Логотип
Проза

Бер мизгел

Гөлшат ФӘТКУЛЛИНА 


Хикәя 


 
Кереш 

      – Нәтиҗәсе нинди? – дип сорады калтырау катыш сагаюлы тавыш белән. 

– Хм... – дип көрсенеп куйды югалып калган табиб. Аңа дөресен әйтү бик авыр иде. Күзлеген салды да пациентның күзенә туры карап: – Миндә сезнең өчен начар хәбәрләр генә... – дип жавап бирде. 

– Әйтегез... 

– Бер ел, бәлки, аннан да азрактыр... Чак кына алданрак килгән булсагыз да… –  Табиб күзләрен тәрәзәгә төбәп: – Бик кызганыч… – дип өстәде. 

 

 Октябрь 

Урамда алтын көз. Бер-берсенең кулларына тотынышып, парк аллеясы буйлап бер матур пар атлый.  Нәрсәдер турында серләшәләр, көлешәләр. Ара-тирә туктап калып, үбешеп тә алалар. Берсе – озын буйлы, коңгырт чәчле егет, икенчесе – уртача буйлы, нечкә билле, бөдрә чәчле кыз. 

– Кадрия, беренче күрешкән көнебезне хәтерлисеңме? – дип сорады егет, кызны кочагына кысып. Аннары ул, салкын тимәсен берүк дип, кызның пәлтә якасын күтәрде, бөдрә чәчләренә килешеп торган башлыгын батырыбрак кидертте. 

– Ничек хәтерләмим ди инде, – дип елмайды Кадрия. Күзләрендә бәхет чаткылары биеде. – Ул көнне мин гомеремдә дә онытмаячакмын, Вәли. Ишетәсеңме? – Кыз, онытылып, истәлекләр яңарта башлады. – Без кызлар белән кафеда утыра идек. Берзаман официант егет миңа салфетка сузды. Ачып карасам, анда «Әйдә танышабызмы?)))» дип язылган иде.  Моңарчы беркемнең дә миңа шундый оригиналь тәкъдим ясаганы юк иде әле. 

– Шуна күрә генә ризалаштыңмы? – дип гаҗәпләнде егет. 

– Берәүгә дә охшамаган булуың белән минем күңелне яуладың инде син, Вәли! – дип, Кадрия егетнең бит очыннан үбеп алды да йөгереп тә китте. Егет шунда ук аны куа башлады. «Хәзер тотам да ашап бетерәм!» – дип шәрран ярды ул. Куып тотуга, иреннәре очрашты. Бу иң бәхетле мизгелләрнең берсе иде. Аннары кабат кулга-кул тотынышып, сары яфраклар сибелгән сукмактан юлларын дәвам иттеләр. 

– Менә ул урын, – Вәли, бала-чага кебек куанып, фонтан янындагы ялгыз утыргычка ашыкты. – Нәкъ менә шушында... 

– Вәли, син ни турында сөйлисең? – Гаҗәпләнгән Кадрия егетнең нишләргә теләгәнен аңлап бетерми иде әле. 

Нәкъ шушы урында синең белән беренче тапкыр үбешкән идек, – дип бәхетле елмайды Вәли һәм, җир пычрак булуга да карамастан, кызның каршына тезләнеп, сүзен дәвам итте. – Кадрия, мин сине яратам!  Ярты ел гына таныш булсак та, синнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм... Чык миңа кияүгә, Кадрия... 

Аннары кесәсеннән кечкенә генә тартманы  алып,  кызга балдак бүләк итте. 

– Мин... мин... риза! - дип кенә әйтә алды Кадрия. Күзләреннән, ихтыярсыз, яшь ага башлады. Бәхет яшьләре иде ул. 

*** 

Кечерәк бер кафега дусларын жыйдылар. Вәли, кулына бокал тотып торып басты да, тамак кырып, игътибарны үзенә юнәлтте: 

– Сезне юкка гына чакырмадык. Иң якын дусларыбызга җиткерәсе яңалыгыбыз бар, – дип сүз башлады ул. 

 – Нинди яңалык инде, әйт тизрәк? – дип кызыксынды Сәлим. Ул – Вәлинең балачак дусты. Бергә мәктәптә укып, бүгенге көнгә кадәр аерылгысыз дуслар булып яшиләр. 

– Сәлим, бераз гына түзем була белергә кирәк! – дип кысылды каршысында утырган кыз. – Дәвам ит, тыңлыйбыз, Вәли! – дип, дилбегәне үз кулына алмакчы булды Кадриянең дусты. 

– Ләйсәәәән... – дип башын чайкады янында утырган егете, һәм, кыз күп сөйләмәсен дип иреннәреннән үбеп, сүзен бүлдерде. 

– Марат, оят дигән нәрсә бармы синдә, юкмы? – дип көлде Дамир дигәне, ул институтта Сәлим белән бергә укыган, хәзер инде Вәлинең дә якын дустына әйләнгән иде. – Җәмәгать урынында алай кылану килешми. 

− Дамир, кысылма, − дип ризасызлык белдерде Марат. – Ләйсән – минем хатыным, ни теләсәм шуны эшлим. Кешегә кызыгып утырганчы, үзеңә өйләнергә вакыт, – дип төртелде ул. 

 Вәли кабат тамагын кырды. 

 – Мина дәвам итәргә рөхсәттер? – дип дусларына карап елмайды. – Без Кадрия белән ЗАГСка гаризаларыбызны тапшырдык. Тагын бер айдан сезне туебызда көтеп калабыз. 

 Дәррәү күтәрелеп, бар да тәбрикләргә ашыкты. Сәлим коры гына: «Котлыйм!» – дип куйды. Никтер ул дуслары өчен куанмый иде. Үзенең дөрес эшләмәгәнлеген дә аңлый, ләкин эчендәге ачуын һәм көнләшү хисен берничек тә тыя алмый. 

Ноябрь 

− Кадрия, син нинди чибәр, күз явын алырлык! − дип сокланды Ләйсән, көзге алдында туй күлмәгеннән бөтерелгән дустыннан күзен дә алмыйча. 

Яшь кәләшнең йөзенән бәхетле елмаю китмәде, ул әле ап-ак күлмәген сыпыргалады, әле чәчләрен төзәткәләде. Бер урында гына басып тора алмый иде инде ул. Күңеле белән сикерәсе, биисе, кычкырасы килде аның. Сөйләп аңлатып бетергесез хисләр кичерде. Менә-менә очып китәр төсле иде үзе дә. 

Кинәт машиналар урам яңгыратып кычкырта башлады. 

− Менә кияү дә килеп җитте! – дип сикергәләде Ләйсән. 

Шакылдап ишек ачылды, анда кечкенә генә ал йомгак – Вәлинең дүрт яшьлек сеңлесе Дилә күренде. Балкып торган Кадрия каршында Дилә югалып та калды. Аннары гына нәрсә әйтергә икәнен исенә төшереп: 

– Кадрия апа, абый килеп җитте дип әйтергә кушты әни, – дип тәтелдәргә кереште. 

 Чыннан да, аллы-гөлле тасмалар, шарлар белән бизәлгән ап-ак «Лимузин» капка төбендә иде. Тәрәзәдән Вәлине күрүгә, Кадриянең шундук каршысына йөгерәсе килде, ләкин туктап калды. Бер минутка хәтта йөрәге тибүдән тукталгагандай булды. Вәли дә нидер сизгәндәй, тәрәзәгә таба башын күтәреп, нидер эзләде. Кадриянең үзен күрмәсә дә, аның тәрәзәдән карап көтәчәген яхшы белә иде. Тирән итеп сулыш алды да подъезд ишегенә таба юнәлде. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте, менә-менә сикереп төшәр дә, Кадрия янына аннан да алда чабар төсле тоелды. Үз гомерендә мондый дулкынлану  кичергәне юк иде аның. «Кызлар ник шулай туй күлмәге кияргә ашкына икән?» – дип уйлады.  Уйлана-уйлана фатир ишегенә җиткәнен сизми дә калды Вәли. Кадриянең дус кызлары түземсезлек белән кияү егетен көтә иде. 

– Хуш киләсез, кадерле кунаклар! – дип, хуҗаларча каршы алды Ләйсән. – Сөйләгез, нинди йомыш белән килдегез? 

– Кәләш алырга, – дип елмайды Вәли, мондый конкурс буласын Марат алдан ук кисәтеп куйган иде инде. 

– Ишек хакы бер алтын, 
Минем дустым мең алтын, 
Ашыкмый тор, Вәли кияү, 
Балалар бүләк алсын. 
 
Без риза юмарт кияүгә 
Дустыбызны бирергә, 
Пар күгәченнәрдәй гөрләп 
Гомер итегез бергә! – дип такмаклады кызлар. 

Вәли әзерләп килгән конфетларын балаларга өләште, вак акчалар сибеп җибәрде дә фатирга үтәргә ашыкты. Ләкин кызлар әзерләгән тозакның әле һаман ахыры күренми бугай. Әнә бит, тагын аркылы төштеләр. 

– Сабыр ит, кияүкәй, керергә әле өлгерерсең. 

– Син башта безнең сынау биремнәрен үтә. 

– Син иң элек безгә утын ярып күрсәт әле. Ничек ярасың икән, күрик. Аннары тигезләп өеп тә куярсың. Калганын соңыннан сөйләшербез. 

Вәли берсүзсез биремне үтәде. Кызларга каршы килеп булмый бит, фатирда сөйгәне көтә. 

– Ай-яй, тел тидерерлек түгел, Вәли. Афәрин, - дип мактады Ләйсән. 

– Әйе, сынатмадың, – дип кушылды икенче кыз. – Яңа биремгә әзерме син, Вәли? Менә сиңа борчак салынган стакан һәм поднос. Подносны шушы урындыкка куй да, өстенә тезеп, сөйгәнеңнең исемен яз, – дип мәкерле елмайды ул. Бу бирем дә тиз үтәлде. 

– Инде Кадрияне ничек яратуыңны да аңлатыр вакыт җитте, әйдә әле, бөтен өйне яңгыратып кычкыр, – дип фәрман бирде Ләйсән. 

Вәли тирән итеп сулыш алып: 

Кадрия, мин сине ярата-ам! – дип кычкырды. 

Шуннан соң гына фатирга уздырдылар. Каршысында  әкитләрдәге курчактай Кадрия басып тора иде. 

– Сәлам! – дип елмайды Вәли, тамагына утырган төен башка матур сүзләр әйтергә ирек бирмәде. 

    Алда – ЗАГС, дулкынландыгыч мизгелләр, күптән көтелгән «Әйе!» сүзләре, котлаулар...  Һәм алар алар – бәхетле ир белән хатын. 

Сәлим генә алар өчен куанмады. Котлавы да коры, төксе яңгырады. Бу минутларда аның Вәли урынында буласы килә иде. 

31 декабрь - 1 гыйнвар 

− Якынлашып килүче Яңа ел белән! – дип кычкырдылар аэропорт залын  яңгыратып. Самолет көтүче барлык пассажирлар аларга борылып карады.  Берсен-берсе уздырып, шаян сүзләр сөйләүче, үзләре дә белмәгән юлчыларга  котлаулар яудыручы, дөньяларын онытып көлүче, җырдан шигырьгә, шигырьдән җырга күчә-күчә, бөтенесен якынлашып килүче Яңа ел кәефенә төрүче яшьләр чыннан да бик матур иде. Түземсезләнеп, үз самолетын көтүчеләргә дә, самолет тоткарлану сәбәпле, залда борсаланып утыручыларга да бәйрәм рухы күчте. Туй сәяхәтеннән кайтучы Вәли белән Кадрияне каршыларга килгән дуслары әнә шундый рәхәт бер атмосфера тудырды. Әнә, траптан төшкән бәхетле парлар үзләре дә дуслары кочагына атылды. 

− Нишләп шулай бик озак? –дип кызыксынды Дамир һәм гадәттәгечә авызына бер кәнфит шудыртты. – Сезгә бездән башка да рәхәт икән дип уйлый башлаган идек инде. 

− Әйе шул, инде менә өч сәгать буена монда утырабыз, – дип пичәтләде кар кызы күлмәге киеп килгән Ләйсән. – Хәтта Сәлим дә үзенә урын таба алмый әрле-бирле йөрде. 

− Әкият сөйләргә дисәң, Ләйсәнгә куш инде, − дип куйды Сәлим, ә үзе Кадриядән күзен алалмады. Кызны бөтен нечкәлекләренә кадәр тикшерде: кояшта шоколад төсенә кергән тәне күзенә бәрелде, бәхетле елмаюы күңел кылларына кагылып узды, яңа прическасын да бәяләп өлгерде һәм, әлбәттә, Вәлинең кулын бер минутка да җибәрмәве йөрәген яралады.  «Эх, Кадриякәй, белсәң иде сине ничек сагынганымны! Кулымда гына күтәреп йөрер идем», – дип уйлады ул. 

Сәлимнең күзләре Кадриядә икәнлеген күреп, Вәли кашларын җыерды, башкалар сизмәсен дип кенә йөзенә ясалма елмаю элде. 

− Борчылдың бит инде, − дип, һаман үзенекен тукыды Ләйсән. 

− Юк, син дөрес аңламагансың, − дип карышты Сәлим. 

− Әйе. 

− Юк. 

− Әйе! – дип кычкырып, таркалашуга нокта куйды Ләйсән. 

− Матурым, юк өчен борчылма, зинһар, − дип, Марат хатынын кочып алды, Сәлимгә утлы караш ташларга да онытмады. 

− Нәрсә булды соң? Сөйләгез инде! – дип сүзне икенчегә борды Ләйсән, үзе һаман Сәлим белән үртәшүен дәвам итеп, аңа телен күрсәтте. 

   − Берни дә булмады. Мәскәүдә рейсны тоткарладылар, − дип җавап бирде Вәли. – Анда бик көчле кар яву сәбәпле, очарга рөхсәт бирмәделәр. 

− Кар?! Монда беразын алып кайтасы иде инде, бу пычраклык туйдырды бит. Борын төбендә Яңа ел, ә урамда карның исе дә юк, – дип кәнагатьсезлеген белдерде Ләйсән. – Тфү, кыш түгел, ә әллә нәрсә. 

− Матурым, борчылма юк өчен, − Марат кабат хатынын кочты. 

− Марат ник бәйләнәсең соң син миңа? Борчылмыйм мин, ә бары тик үз фикеремне генә җиткерәм! Һәм мин авыру түгел, бары тик бала гына көтәм. Сиңа әйтәсе дә калмаган икән. Алайса монда барма, тегене эшләмә, монда эссе, тегендә җил дип туйдырып бетердең инде. Бу кадәр кайгыртуың җелегемә төште, билләһи,  –  дип тезеп китте Ләйсән. – Нишләп һаман монда сөйләшәбез соң әле без. Әйдәгез, тизрәк өйгә кайтыйк. Тагын ике сәгатьттән Яңа ел башлана, ә безнең әле өстәл дә әзер түгел, – дип халыкны ашыктырырга тотынды. 

Иренең куенынан чыгып, Ләйсән алга йөгерде. «Авырлы хатыннарның кәефе көненә мең төрлегә үзгәрә икән», – дип борын төбенә сукрана-сукрана, Марат та хатыныннан калышмады. Башкалар да, Ләйсәннең утлы табада биетүеннән куркып, алар артыннан чапты. 

Быел Яңа елны каршы алу чираты Сәлимдә иде. Ул үз йорты белән ялгызы гына яши. Дуслар Сәлимнән йортында бер көнгә генә түгел, ә Яңа ел каникулларын шушында үткәрергә сорагач, хуҗа берсүзсез ризалашты. Урын бөтен кешегә дә җитәрлек, иркен иде. Марат, Ләйсән һәм Дамир – бер машинага, ә Кадрия белән Вәли Сәлим машинасына кереп урнаштылар. 

Аэропорттан Сәлимнең йортына кадәр чама белән кырык минутлык юл, сөйләшеп барып, вакыт үткәне сизелми дә калды. Кадрия үзләренең ялы, нәрсәләр күрүе турында дөньясын онытып сөйләп барды. Сәлим кызны тыңлады, ара-тирә генә көзгегә карап алгалады. Вәли исә тыныч кына хатынын кочаклап нидер турында уйлап утыра бирде. Машина светофорда туктагач: 

− Син үзеңә тиң яр тапмадыңмы соң әле? – дип сорап куйды Кадрия. 

   − Юк, − дип коры гына җавап кайтарды Сәлим, үзе ачу катыш рулен кысып тотты, хәтта бармаклары агарып чыкты. 

Кадрия уңайсызланып китте. Дамир көн саен диярлек кызлар алыштырганда, Сәлимнең өйдә утыруы гаҗәпләндерә иде аны. Уңган, булган, чибәр егет юкса. Вәли сүзләре буенча, алар клубта бергә күңел ачканнар, шунда Сәлим бер кызга үлеп гашыйк булган. Ләкин алар бүтән беркайчан да очрашмаганнар. Сәлим бүген дә ул кызны оныта алмый икән, җавапсыз мәхәббәт утында яна ди. Шул көннән бирле үзе янына бер хатын-кызны да якын китерми дә икән. 

    Унике туларак, дуслар өстәл янына җыелды. Бокаллар шампан шәрабе белән тулган, телевизордан бар да президент котлавын көтә. Почмакта хуш исле чыршы утыра, анда аллы-гөлле утлар балкый. Барысының да йөзендә бәхетле елмаю, күңелләрендә ниндедер дулкынлану хисе. Һәркем үткән елга йомгак ясап уйлана, киләчәккә планнар кора... Һәм менә президент сүзен тәмамлады, курантлар уникене сугарга тотынды: 

   − Ун! Тугыз!.. Биш!.. Өч! Ике! Бер! Яңа ел белән!! Яңа елда яңа бәхетләр!!!    

Май 

Яшь гаиләнең тормышы вак-төяк мәшәкатьләр белән үрелеп барды. Февраль аенда Вәли белән Кадрия кечкенә генә йорт алып күченделәр.  Марат белән Ләйсән дә үз мәшәкатьләре белән яши бирделәр. Бала табу көне якынайган саен, Марат хатынын тагын да ныграк кайгырта башлады. Дамир үзенең эш карьерасы хакында уйланса, Сәлим, киресенчә, кызлар белән типтереп, хәмер эчеп вакытын уздырды. 

Ниһаять, май бәйрәмнәре дә килеп җитте. Дуслар табигатьтә ял итәргә сөйләштеләр. Кем – шашлык кирәк-яраклары, кем яшелчә, җиләк-җимешләр төяп, урман аланына юнәлде. 

Өстәл инде әзер иде, кызлар салат турап, нидер турында гөрләшәләр. Егетләр дә шашлык янында көлешеп нәрсәдер бүлешәләр. Вакыты-вакыты белән Марат, килеп, хатынының хәлен белеп китәргә дә онытмый. 

Вәли дә хатынынан күзен алмый. Мараттан аермалы буларак, аның күзләре нидер сизенгәндәй бик моңсу иде. 

– Наҗия, әйт әле, син ничек Дамирны бик тиз үзеңә карата алдың соң? – дип елмайды Кадрия. 

- Хм, нәрсә дип әйтергә дә белмим, Кадрия, – дип югалып калды ул, – Дамир бик тәмле әзерлисең дип мактый, бәлки, шуңадыр, - дип көлеп куйды. 

- Дөресен генә әйткәндә, мин Дамирга инде дүрт ел элек гашыйк булган идем. Беренче тапкыр абыем белән күрдем аны. Бер күрүдә гашыйк та булдым. Ышанасыңмы, юкмы? – дип, серләрен ачты Наҗия. 

- Ышанам, - дип елмайды Кадрия, - Мин дә Вәлигә бер күрүдә гашыйк булган идем, дөресрәге, хатындагы язуга, – дип көлде ул. 

– Ничек инде? 

– Вәли – үз дуслары белән, ә мин үз дусларым белән бер кафеда ял иттек. Бервакыт күрше өстәлдән официант аша салфетка килеп эләкте кулыма. Анда «танышабызмы?)))» дип язылган иде. Ә мин бер дә уйлап тормыйча ризалаштым. Дөресен генә әйткәндә, ул кичне минем белән танышырга теләүчеләр күп булды, барысын да кире бордым. 

– Язмыш! – дип авыр сулап куйды Наҗия. Шулчак Дамир арттан килеп кызын кочып алды да: 

- Тагын минем турыда сөйләшәсезме? – дип кызыксынды. 

– Әйе инде, тагын кем турында булсын, бу дөньяда Дамирдан башка кеше юк бит, – дип көлде Кадрия, – көне-төне синең турыда гына уйлыйбыз. 

– Ә минем турыда? – дип,  Вәли дә үпкәләгән кебек сөйләнеп, алар янына килеп кушылды. 

– Синең турыда һәр секунд уйлыйм мин, кадерлем, - дип кочты Вәлине Кадрия. 

– Бик тә ашыйсым килә. Кайчан шашлык була инде? – дип, Ләйсән түземсезләнә башлады. 

– Сәлим кайтып җитсен инде, – дип, Кадрияне үзенә ныграк кысты Вәли. – Кайда йөридер инде ул? Минералка заводына ук китте, ахры. 

Сәлим тагын ике сәгать көттергәннән соң гына кайтып җитте. Бераз салган һәм, җитмәсә, үзе белән җилбәзәк кыз да ияртеп килгән. 

– Сез нәрсә, миннән башка күңел ачып ятасыз монда, – дип канәгатьсезлеген белдерде Сәлим һәм Кадрия янына барып утырып, «Прииии-вет!» – дип елмайды. Кадрия нишләргә дә белмичә югалып калды. Шул арада Сәлим, «Кадриякәй» дип пышылдап, аны иелеп үбә дә башлады. 

Беркем дә Сәлимгә комачаулый алмый калды. Кыз бөтенләй коелып төште, нишләргә белмәде, кычкыра да алмады. Дөресен генә әйткәндә, аның үбүе Кадриянең күңелен кайтармады, ул бик ягымлы егет иде. 

– Син нәрсә эшлисең? – дип сикереп торды Вәли. – Оятсыз, – дип Кадрияне аерып алды да Сәлимгә берне кундырды. 

Сәлим Вәлинең йодрыгы эләкәнне сизмәде дә, ахры. Торып басып Вәлине кочаклады да: 

– Мин Кадрияне я-ра-там! Менә инде ике ел җавапсыз мәхәббәт утында янам! Аңлыйсыңмы! Ә ул синең хатының, – дип колагына пышылдады. 

Вәлине ток суккандай булды. Урынында тораташтай катты. Бераз сизенә иде сизенүен, ләкин шушы минутта дөресен ишетергә әзер түгел иде ул. 

Дамир белән Марат ике әтәчне як-якка тартып аерды. Күп тә үтмәде Вәли Дамирның кулыннан ычкынып: «Җибәр әле, мин аңа ташланырга җыенмыйм, – дип, Кадрияне эзләргә китте. 

Ә Кадрия, Сәлим кулыннан ычкынуга, күл буена чапты. Аңа ялгызы гына калырга кирәк иде. Ире алдында бик оят булды, хәзер ничек күзенә карыйм, дип үртәлде ул. 

 Июнь 

Күл буенда булган хәлләрне Сәлим анык кына хәтерләми иде. Кибеттә минералка урынына аракы алганы гына бераз исендә. Хәмер эчкәннән соң, бар дөньясы тоныкланды аның. Дамир белән Марат сөйләгәннәр буенча гына нәрсәләр майтарганын аңлады. Шул көннән соң хәмергә якын да килмәс булды Сәлим. 

Сәлим Кадрия алдында гафу үтенергә теләгән иде дә, Вәли Сәлимне ишетергә дә теләмәде, хатыны янына да якын җибәрмәде. Аларның дуслыгына нокта куелгандыр дип уйлаганнар иде, ләкин Вәли бер көнне нигәдер дустын янына чакырып китерде. Вәлинең бүлмәсенә кереп нәрсә турындадыр бик озак сөйләштеләр. Ул сөйләшү башкалар өчен сер булып калды. Кабаттан берни булмагандай дусларча аралаша башладылар. 

Көн арты көн үтте. Вәли туган көне алдыннан командировкага җыена башлады. Кадриянең бер дә җибәрәсе килмәде ирен. 

– Мин бит туган көнемә кайтам, кадерлем! Ник болай борчыласың? – дип гаҗәпләнде Вәли. Ирен озатканда Кадриянең башы әйләнеп китте, әздән генә егылмады.  Вәлинең борчулы йөзен күреп: 

– Юк-юк, бар да яхшы. Соңгы арада эш күп, – дип тынычландырды ирен, – көннәр дә бик эссе, – дип өстәде.   

Бер атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Вәли көн саен шалтыратып торды, көндезләрен эштә вакытта берөзлексез СМС хәбәрләр җибәрде. 

Вәлинең туган көнендә исә гадәттәгечә дуслары белән күңелле итеп утырдылар. Кунаклар китеп беткәч икәүләп әкрен генә өстәл җыйдылар. 

– И онытып та торам икән, минем бит сиңа тагын бер бүләгем бар иде, – дип тиз генә йокы бүлмәсенә юнәлде Кадрия. Нәрсәгәдер ул бик дулкынлана иде. Күп тә үтмәде, иреннәрен теше белән кысып, кулына кечкенә тартмачык тотып килеп тә чыкты. Вәли нишләргә дә белмәде, бер тартмага, бер  хатынына карап басып торды. Кыяр-кыймас кына тартманы ачты һәм: 

– Кадрия! – дип кенә әйтә алды, тамагына утырган төен башка сүз әйтергә ирек бирмәде. 

– Әйе, Вәли, без озакламый әти-әни булабыз, – дип куанды Кадрия. 

Иртәнге алтыда телефон тавышына уяндылар, Марат шалтырата икән: 

– Вәли, мин әти булдым! Безнең улыбыз туды! – дип кычкырды ул. Ләкин болар берсе дә Вәлине куандырмады, киресенчә, борчу гына өстәде. Кадрия берни дә аңламады. 

Август 

Бәхетлеләр вакытны санамый диләр, дөрес икән. Вәли белән Кадрия август җиткәнен сизми дә калды. Август аенда ял итәбез дип күптән план корып куйганнар иде. Соңгы арада Вәли бик еш командировкаларга йөрү сәбәпле, ялны кичектереп торырга булдылар. Ул озакка да китми иде, күп дигәндә, бер атнага. 

Атна уртасында бер дә көтмәгәндә Вәли Кадриягә шалтыратты. 

– Мине бүген ашыгыч рәвештә командировкага җибәрәләр, – диде ул. 

– Сине бик-бик сагынып көтәрмен, - дип моңсу гына җавап кайтарды Кадрия, ә үзенең йөрәге дөп-дөп типте, ирексездән, телефон трубкасын колагына кысты. 

– Мин дә, Кадриякәй, һәр минут сине генә уйлаячакмын, – диде Вәли, – Сезне генә, – дип дөресләде сүзен. 

        – Мин яратам сине, Вәли! 

– Мин сине яратам, кадерлем! 

Вәли көн дә бер үк вакытта шалтыратты, көндезләрен СМС хәбәрләре өзелмәде. Кадрия белән сәгатьләр буе сөйләшеп тә, әйтер сүзләре бетмәде. Кайбер көнне Кадрия телефонын тоткан килеш йоклап та китәргә мөмкин иде. Ире белән күпме генә сөйләшмәсен, аның күңелендә ниндидер шом бар, нәрсә өчен борчылганын гына аңламады ул. Төннәрен ниндидер куркыныч төшләр күреп, еш уяна башлады. Үз-үзен тынычландырырга тырышып: «Вәли бары тик конмандировкада, озакламый кайтыр, бар да үз урынына урнашыр», – дип якты уйлар уйлады. Вәли вакыт үткән саен сирәгрәк шалтыратты, тавышы да әллә нинди – арыган кешенеке төсле иде. Тора-бара шалтыратмый һәм язмый башлады. Кадрия бик нык борчылды дип кенә әйтү аз иде, әйтерсең лә аның эчендә  ниндидер кыл менә-менә өзелергә тора. Вәлинең телефонына шалтырату да уңышсыз, ул аерып ук куелган иде. 

Шулай борчулар белән өч көн үтте. Кадрия үзенә урын таба алмады.  Дусларына, таныш-белешләренә шалтыратып чыкты. Беркем бернәрсә  белми иде. 

Дүртенче көнне сискәнеп уянып китте. Аңа кемдер уяткан төсле булды, ләкин өйдә ул берүзе генә иде. Нишләргә белмичә кухняга барып су эчеп килде дә карават кырыена утырып, «Безнең әти кайларда йөри икән инде? Бер хәбәре дә юк», – дип,карындагы баласы белән сөйләшергә тотынды. 

 Күп тә үтмәде, телефонына СМС килеп төште, ул хәбәр Вәлинең номерыннан иде. Анда бары тик өч кенә сүз язылган: «Мин сине яратам!)))». Кадрия, ирексездән, Вәлинең номерын җыйды. Кызганыч, аның телефоны аерып куелган иде инде. 

Шушы хәлдән соң өч көн үткәч, Кадрия янына Сәлим килде. Ул Кадриягә туры карый алмады, кухняга узды һәм «Менә бу сиңа», – дип, ниндидер конверт сузды. 

– Нәрсә бу? – дип, хатын курка-курка гына конвертны алды. – Сәлим, нәрсә язылган анда? – дип шомланып калды, конверны ачып укырга ашыкмады. 

- Укы, - дип кенә әйтә алды Сәлим. 

Кадрия калтыраулы куллары белән конверны ачты, эченнән икегә бөкләнгән кәгазьне  тартып чыгарды. Анда Вәлинең кулы белән язылган хат иде. Кадриянең йөзе балкып киткәндәй булды. 

«Исәнме, Кадриякәй, кадерлем минем! 

Нинди сүзләр белән дә аңлатырга белмим, ләкин син бу хатны укыганда, мин бу якты дөньяда булмам инде. Синең белән балалар үстереп, оныклар тәрбияләргә хыяллансам да, язмыштан узмыш юк... Үземнең чирем турында мин октябрь азагында белдем, авыру соңгы стадиясендә иде, ләкин нәрсәдер эшләргә соң, диде табиблар. Миңа елдан әзрәк вакыт бирделәр. Эх, Кадриякәй, кызганычка каршы, без бик аз бергә яшәп калдык. Бер ел бер мизгел кебек үтеп тә китте. Бу мизгел гомер буена саклансын өчен бөтен көчемне куйдым. Мин бу тормыштан барысын да алырга тырыштым. Аллага шөкер, теләгемә ирешергә өлгердем. Сиңа берни дә әйтмәгәнем өчен гафу ит мине, Кадриякәй! Сине алдыйсым, күз яшьләре түккәнеңне күрәсем килмәде. Гомер бер генә бирелә,  кайгырып түгел, ә тәм табып, сөенеп яшәргә кирәк. Мин үземә бирелгән вакытның беткәнен көтеп түгел, ә ямен-тәмен белеп яшәдем. Миңа бүләк иткән бәхетле мизгелләр өчен бик зур рәхмәт сиңа. 

Кадриякәй, без кайчан да булса бер тагын очрашырбыз әле... Ул вакытта бер мизгелгә генә түгел, ә гомерлеккә бергә булырбыз. Мин моңа ышанам. 

Мин сине бик тә яратам, кадерлем! Син минем турыда уйлап елап утырма, безнең бергә үткәргән мизгелләрне исеңә төшер. Балабызны сакла. 

Сине яратып, Вәли.» 

− Ю-уук!!! – дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде Кадрия, әйтерсең лә йөрәген тартып алдылар. Җанының яртысы өзелгәндәй булды. – Юк, ышанмыйм! Бу мөмкин түгел! Ю-уук! 

− Кадрия, − дип, Сәлим йөгереп килеп җитте. Ул аны кочагына кысты. 

− Син боларның барысын да белә идеңме?! 

− Юк, − дип пышылдады Сәлим. – Ул беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәде. Беркемгә дә... Вәли кушуы буенча, миңа өченче көн юристлар шалтыратып әйттеләр. 

– Кайда ул хәзер? Кайда?! – дип сорады Кадрия. 

– Кичә җирләдек. 

– Әйдә киттек, – дип, Кадрия Сәлимне ишеккә таба этте. 

– Кадрия... 

– Дәшмә миңа! Мине Вәли янына илт! 

– Кадриякәй, кая җыенасың? Син бит бала көтәсең, әзрәк аның турында уйла. Үлгән артыннан үлеп булмый. Вәлине исән килеш исеңдә калдырсаң, ул канәгать булыр иде, – дип, Сәлим аркасыннан сыйпап юатырга теләде. 

– Син каян беләсең соң Вәлинең нәрсә теләгәнен? – дип кычкырды Кадрия һәм аны йодрыклары белән төя башлады. 

– Менә бик әйбәт, ачуыңны миңа чыгар, сиңа шулай җиңелрәк булачак. Сук, ныграк сук, – дип юатты Сәлим. 

Кадрия каршы килмәде, хәле беткәнче төйде Сәлимнең аркасын. Аннары тәмам арып, хәлсезләнеп йокыга талды. 

– Молодец! – дип пышылдады Сәлим һәм, әкрен генә күтәреп, йокы бүлмәсенә илтте, өстенә юрган ябып чыгып китте. Ишектән чыгуга каршысында дивар тулы фотосурәтләргә тап булды. Ирексездән, кулы кесәннән кечкенә генә кәгазь тартып чыгарды, анда бары ике сүз язылган иде: «Сакла аларны!». Сәлим авыр сулап башын күтәрде, дивардагы бер фотосурәткә күзе төште, каршысында ике ун яшьлек малай, бер-берсенең иңсәсенә кулларын салып, елмаеп басып тора иде. 

– Мин аларны сакларга сүз бирәм сиңа, дустым! Аларны беркайчан да ташламаячакмын, яклаучылары, саклаучылары булачакмын, – дип фотодагы Вәлигә эндәште. 

Йокы бүлмәсендә Кадрия, Вәлинең мендәрен кочаклап, тәмләп йоклый иде. Вакыты-вакыты белән йөзендә елмаю чагылып ала, димәк, бар да яхшы булачак... 

Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яши белергә кирәк... 

 
АВТОР ТУРЫНДА. Гөлшат Фәткулловага 34 яшь. Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучылар гаиләсендә туып үскән. Әтисе – биология-химия, әнисе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәктәптән соң педуниверситетның география-биология бүлегендә укый. Бүгенге көндә Казанда яши. Юл төзү техникасы сату буенча менеджер. Гаиләсе бар: ире белән бер малай үстерәләр.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хикэягез ошады. Ижатыгызда унышлар Сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай бер ни әйтми китәргә буламы? Минем йөрәк моны кабул итми...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай бер ни әйтми китәргә буламы? Минем йөрәк моны кабул итми...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Улганенда, кумганенда айтмаган ар хатынын а, ничек инде улай булырга момкин? Алай булырга тиеш тугел.

          Хәзер укыйлар