Логотип
Проза

Барысы да яхшы булыр


(хикәя)

      Оч катлы бинаның түбәсендә басып торган Илнур тирә-якка биектән күз ташлады. Яфракларны  иркәләп тибрәндерә-тибрәндерә, агач башларын җылы җил сыйпап үтә.  Кояш күзләрне чагылдыра.  Җәйге урамда тормыш кайный. Әнә ярыша-ярыша уенчык зурлыгындагы машиналар чабыша, трамвайлар  мәзәк итеп чаптырып уза,  җәяүлеләр мең мәшәкате артыннан йөри.  Биектән кырмыскадай гына күренгән кешеләр арасыннан егет таныш сынны танып алды һәм канәгать елмаеп куйды – уң кулына сумка күтәреп,  ашыга-ашыга  бу якка әнисе килеп ята. Тормыш йөген  нәзек кенә иңнәрендә нәкъ кечкенә һәм үҗәт  кырмыскыдай тарткан әнисе атлый.    Илнур белә – әнисе улына әбәткә ашамлык  китерә. Илнур текә түбәдән таймаска тырышып   җай гына төште дә,  баскычтан  ике атлыйсы урынына бер сикереп, әнисенә каршы йөгерде.   Җәһәт-җәһәт кыймылдап кулын юып чыгарга да өлгерде. Ишектән чыгып килгән улын күрүгә, Инзирә елмаеп куйды һәм алар уку йорты бинасының ишек алдындагы эскәмиягә урнаштылар. Әни кеше, арыдыңмы, улым, дип егетнең чәчләреннән сыйпап алды.   Эш батыры  юкка зарланып сынатуны кирәк санамады,  түземсезләнеп  әнисенең букчасына үрелде:  “Ни китердең, әни? Ачыктым!” Тамак ялгау  урыннары киенү-чишенү бүлмәсендә булса да,  Илнур бүген анда кермәскә булды. Җәйге  көн искиткеч  матур, җылы. Чит-ят күзләрдән кыенсынырлык  та түгел – тимер юл көллиятендә җәйге каникуллар вакыты, ишек алдының аулак, кешенең юк чагы. Инзирә улының тезләренә   чиста тастымал җәйде дә, улына ашарга бүлеп бирде. Бу юлы әни кеше улы яратканча тәмле итеп тавык кыздырып китергән иде. Әни әни ул инде, парлы  бәрәңгесе дә суынырга өлгермәгән. Илнур ялт кына бер өлеш  суктырып куйгач, төрүле кәстрүлгә тагын үрелде. Инзирә  улының ирләрчә нык итеп     ашавына сокланып карады. Ашаганда колагың селкенсен,  эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, дия иде улының  мәрхүм атасы.  Ашасын балакай, ашасын! Инзирә, үз авызыннан өзеп, тәмлесен, сыйфатлысын улына каптырырга тырыша. Үсә, ныгый торган чагы улының.   Эше дә җиңел түгел. Ике  олы ир белән бер тигез тырышып түбә яба улкае. Уналты яше генә тулса да акча эшләргә маташып  яткан була бит әле! Ялгыз ана гына эшләп тапкан күпме тартсаң-сузсаң да җитми шул, җитми!   Ике эштә эшләсә дә, шул хезмәт хакыннан улыңны да, үзеңне дә киендер дә, ашат та, фатирыңа да түлә... Саный китсәң акча кирәк җирнең чите-чираты юк.  Малаеның ятимлек өчен алган пенсиясе күпме генә инде. Ике елдан анысын да түләмәсләр. Атасы исән булса, җәйге каникулында болай интегеп эшләп йөрмәс иде яп-яшь көенә, башкаларның балалары кебек ял итәр, кайда да булса  сәламәтлеген ныгытыр иде дә бит.  Эх, булмады бәхеткәйләр!.. Онытылып хәтирәләргә бирелгән хатынның сагышы йөзенә бәреп чыкты ахры, әнисенең моңсуланганын улы да сизми калмады: “Әни, син нәрсә? Кайгырма, барысы да яхшы булыр!..” Инзирә улының шушы сүзен ярата иде – барысы да яхшы булыр! Һәм чыннан да шулай булачагына ышана башлый.  Ә нигә болай  моңаеп утыра әле ул? Менә бит, нинди бөркете канат чыгарып килә  аның! Терәге, яклаучысы үсеп килә.  Инде эшкә дә ярый башлады. Сөенер, шатланыр  урында! Үзеңне хәтерлә. Ундүрт яшьтән амбарга  ашлык бушатырга йөрдең. Әниеңә ияреп чөгендер үстерештең, бәрәңге алдың, печән-борчак чаптың. Улыңның яшьтән эш белеп үсүе начар түгел инде анысы. Акчасы да кирәк җиренә ярап куяр. Киләсе елга укырга керер аллабирса.  Репетиторсыз, әзерлексез  булмас. Табиб булам, ди бит.  Инзирә үзе югары белем ала алмады, һичьюгы улы кеше булсын иде!  Хатын  улына тагын бер кат яратып карап торды да, урыныннан кузгалды: “Мин кайтам инде,  улым. Кичке эшкә барасым бар. – Артына борылды да өстәде. –  Исән-имин эшлә, яме, балакаем.” Илнур әнисен трамвай тукталышына хәтле озата килде. 
        Ул түбәгә менгәндә бергә эшләгән иптәшләре –  Яша  белән Данил  әбәттән килмәгәннәр иде әле.  Аларны көтеп утырсаң,  бу түбәдәге эшнең ахыры булмаячак. Әбәткә иртә китәләр, иркенләп йөриләр дә соң гына киләләр. Өчесен эшкә  яллаган Роберт та бу якка ике-өч көнгә бер генә  килә, кемнең ничек эшләгәнен бик тикшерми. Бу эштә берни белмәгән уналты яшьлек “түбә ябучы” Илнурга Данил белән Яша  башта өстән масаеп кына  карадылар һәм теләр-теләмәс кенә өйрәттеләр: “Менә шулай эшлә, маңка малай!” Илнур да аңгыра түгел, бер күрсәтүдә аңлап алды. Аннан-монан эшләсәң,   яңадан  эшләрсең – егет моны да аңлады. Аннары эш эшкә өйрәтә.  Илнурның тырышканын күреп, ике олы ир хәзер  күбрәк  “маңка малайга” салыша  башлады, күбрәк аны йөгертәләр. Барыбер мин эшлисе, дип Илнур ике сәрхүшнең килгәнен көтеп утырмаска булды, чормада яткан шиферны түбәгә күтәреп ташый башлады.  Көннәр коры торган чакта бу түбәне  тизрәк ябып  бетерергә иде дә, мәктәптә  укулар башланганчы  тагын берәр җиргә ялланып эшләп алырга иде. Киләсе ел эшләп булмаячак, экзаменнар бирәсе, аннан институтка керәсе бар. Әзерләнү курсларына язылырга акча кирәк. Ансыз булмый. Яхшы укыса да, әзерлексең мединститутка якын да барам димә! Илнур  китап укырга бик ярата. Аның зур хыялы – үз китапханәсен булдырасы килә.  Яңа китап алырга да шактый гына акча кирәк.   Аннары сөйгән кызы белән кинога барырга, әз-мәз бүләк алырга  әнидән акча сорау оят!.. Колач җитмәслек киң һәм авыр шиферны төшереп ватмаска тырышып текә түбәдән сак кына атлап килгән егет  кинәт  аягы шуып киткәнен сизми дә калды.  Авыр шифер кисәге кулыннан төшеп китте һәм аска шуды. Ә егет аягында басып кала алмыйча артына егылды һәм түбәдән  шуып төшә башлады.  Бармаклары капшана-капшана  тотынып калырга урын эзләделәр. Тырнакларының  түбәгә сызырылып канлы эзләр калдырганын егет сизмәде. Яшен тизлегендә уйлары   бу бәладән котылу  чарасын эзләделәр.  Мизгел эчендә маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Юк, егылырга ярамый аңа өченче каттан! Бу үлемгә тиң! Аның әле яшисе бар! Аны өйдә әнисе көтә! Урамда дуслары көтә! Аны кичен сөйгән кызы Әнисә көтә!  Класста, шәһәрдә, юк, дөньяда иң чибәр, иң сөйкемле кыз аныкы! Илнур,  шуып төшкән көйгә аягын тездән бөгеп,  табаны белән түбәгә ышкырга,  каршылык күрсәтергә, тизлекне киметергә,     ничек тә түбәдә калырга тырышты. Тик бу алымы әллә ни ярдәм итмәде − иске кедасының табаны бик шомарган иде.  Илнур,  җитез хәрәкәт ясап, әйләнде,   мәтәлде, төшкән җайга  йөзтүбән капланды. Түбә чите, аның белән бергә аяусыз  һәлакәт  якынлашканнан якынлаша бара иде. Шушы кыска гына мизгел аңа искиткеч озак күренде. Илнур хәтта бер мизгелгә генә үзенең аста хәрәкәтсез яткан гәүдәсен күргәндәй булды. Юк! Тагын бер тапкыр юк! Болай булырга тиеш түгел!  Ул яшәргә тиеш! Түбәдән очып барып төшәм! дигәндә егетнең куллары су ага торган торбага чытырдап ябышты. Торба да черегән иде. Ул Илнурның авырлыгыннан шартлап сына башлады. Егетнең  карашы диварга кагылган, торбаны тотып торган тимер кисәген шәйләп алды. Илнур яшен тизлегендә шул тимергә үрелде. Су торбасы шатырдап аска төшеп китте. Илнур бар көче белән үзен коткаручы тимер кисәгенә ябышты. Иң курыккан, иң  кыен чакта  “әни!” сүзе күкрәктән бәреп чыга. Иң авыр чакта без, коткаруын өмет итеп,  әнине үз яныбызга чакырабыз. Телиме, теләмиме, бу сүз эчтән, йөрәк төбеннән үзеннән-үзе бәреп   чыга. Яшүсмер Илнурның да, тирә-якны яңгыратып,   теленнән   шул сүз ычкынды: “Әниииии!”  Шул вакыт аңа өстән ике пар кул суздылар: “Һай егет! Син күлмәк киеп тугансың, ахры!”  Данил белән Яша аны өскә тартып мендерделәр... 
       Тик үз гомерен, һичьюгы сәламәтлеген аямый   тырышып эшләсә дә, Илнурның  хәләл тир түгеп тапкан хезмәт хакы кулына тимәде. Роберт аны алдады, түләмәде. Яша белән Данилга да вәгъдә иткәннән күпкә азрак түләде. Ялганчылык – угрылар сыйфаты, димәсләр иде.   Инзирә, хаклык эзләп, Робертның конторына барды. Тик ни йомыш белән килгәнлеген белгәч, сакта торган ир аны ишектән кертмәде. Инзирә улы түбәсен япкан тимер юл көллиятенә килде. Директорны  табып, аңа хәлне аңлатты. Директор җилкәсен генә җыерды: "Акчаны мин түләмим,  югары оешма  түли. Мин эшләнгән эшне кабул итеп, актка имзамны гына куям”.   Үзе гаепле,  килешү төземичә  эшләп йөргән, янәсе.  Уналты яшьлек  тәҗрибәсез бала белән кем килешү  төзесен дә  кем аны рәсми рәвештә эшкә алсын?!  Илнурның Робертны үтергәнче  кыйнап үч аласы килде. Тик нидер туктатып калды. Шулай тормыш  әни-кошның   канат астыннан томшыгын  төртеп килгән бөркетне өйрәтә башлады – дөнья гел генә яхшылардан тормый. Анда мәкер дә, хөсетлек тә, карунлык та бар.    Бер генә алданмассың әле, егет, бу самимилегең белән! Авыз ачып бар кешегә дә ышанып барма!   Ә бит шул хәтле кирәк иде аларга бу акча, шул хәтле кирәк иде!  Уналты яшьлек егет, әнисенә  күрсәтмәскә тырышып, диванына капланды да  алданудан гарьләнеп елады. Ә Инзирә яшьләрен яшермәде дә. Ул көчсезлектән елады. Шушы ятим баланың өлешенә үрелгәч ни! Ничек алла сукмый андый оятсызны?! Ничек җир йотмый?! Оятсызның бите барабан каешы шул. Кеше хакы бер вакыт костырмас микәнни?!  Эх,  кая соң әтисе?! Ул булса  һичшиксез яклар иде! Бер яклаучысыз, ялгыз канат  дөньяларда яшәүләре ничек авыр! Ничек моннан соң кешеләргә ышанырга да ничек яшәргә?!    Бераз тынычлангач, Илнур,  үз бүлмәсеннән чыгып, өметсезлектән  иңнәре сыгылган әнисен кочаклады: “Әни, елама яме. Барысы да яхшы булыр...”    
      Икенче елны Илнур уку йортына керә алмады. Тик бирешмәде, хәрби хезмәттән кайткач хастаханәгә санитар булып эшкә урнашты. Егетмен, дип тормады,  юды, чистартты тазартты.  Һәр максатка чара бар, дигәннәр.  Үзаллы әзерләнде дә әзерләнде. Тырышуы, үҗәтлеге  бушка китмәде, ике-өч  елдан Илнур мединститутка укырга керде. Әйткәндәй, омтылган ирешер, омтылмаган бөрешер.  Табиб булам, дип әйтүе генә җиңел. Әле  табиб булып чыгар өчен алда аның бик зур  белем аласы,   күп көч һәм вакыт сарыф итәсе бар иде.   Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә шул.  Әнисенә генә салынмаска теләп,  Илнур шәһәр мунчасына төнге җыештыручы булып өстәмә эшкә керде. Хезмәт хакы күп түгел, шулай да ярап тора. Иң мөһиме – эш вакыты уңайлы.  Кичен мунчада юынучылар беткәч киләсең дә, ике-өч сәгать эчендә юып, эшне бетерәсең.   Егет башың белән  бидрә-чүпрәк тотып йөргәнеңне дә  күрүче юк.  Оят түгел. Бу эше хакында Илнур хәтта йөргән кызы Әнисәгә дә әйтмәскә булды. Белмәсен әле. Әйе, балачактан хыялланган һөнәре Илнурга җиңел бирелмәде.  
      Робертны ул тагын бер тапкыр шул мунчада күрде. Муенына калын алтын чылбыр таккан, кеше хакын тыгынып симергән  кап корсаклы Роберт бер төркем шәрә  әшнәләре белән хәмер эчеп утыра иде.  Мунча ябылыр алдыннан килеп кергән Илнур аны карлыккан ямьсез тавышыннан таныды: “...Әйдәгез, егетләр, эчәек әле! Дөнья безне түгел, без аны  атланып куабыз!.." Роберт өстенә эш киеме кигән егеткә күтәрелеп карамады, кайчандыр алдаган  эшчесен  күрмәде.  Кузгалырга  уйламаган исерекләрне кассир хатын, мунча ябыла, дип  чак куып чыгара алды.  Илнур хәтта,  нәфрәтен җиңә алмыйча,  алпан-тилпән килеп атлаган ирнең артыннан ияреп барды.  Муенындагы алтын  чылбырын тартып алса да була иде.  Хәләл көч түккән хезмәт хакын кайтара ала иде.  Тик үзе аңлап бетермәгән нәрсәдер аны тагын  бу уеннан туктатты.  Подъездның караңгы ишегеннән кереп киткән ир артыннан карап торды да егет  кире борылды. Бу “нәрсәдер”нең ни икәнлеген егет күп еллар үткәч кенә аңлады. Роберттан аермалы, Илнурның намусы бар иде.  
***
    Илнур,  эшләгән хастаханәсеннән чыгып, бер читтә торган машинасына утырды да дачасына юл тотты.  Көзге көн булуына карамастан,  тышта шактый җылы. Яфракларга, үләннәргә  әле көзге ялкын тия генә башлаган.  Хатыны Әнисә белән  кызы Әнүзә һәм  әни карчык авылда дачада.  Җәй буе җиләк кайнатмасы кайнаттылар, яшелчә тозладылар,  шифалы үлән җыйдылар. Әни карчыкның тазалыгы яшенә карата ярыйсы кебек. Шулай да  шушы арада бераз  дәвалап чыгармый булмас.    Әнисәнең эшләргә теләге булса да, лаеклы ялга чыгарга  вакыты җитү белән,  Илнур аңа шарт куйды: “Җитте, ял итәсең! Эшлим, дисәң, әнә сиңа авыл  бакчасы”. Кайнана белән килен җәй буена чөкердәшеп   дачада яшиләр,  Әнүзәне эшкә өйрәтәләр. Кичләрен җыелышып бер-берсенә китап укыйлар.   Көн дә булмаса да Илнур да, эшеннән арынган араларда авылга барып, шәһәрнең бетмәс-төкәнмәс  мәшәкатьләреннән ял итеп кайта. Ә ял аңа бик тә кирәк. Чөнки эше катлаулы, җаваплы.  Кешеләр аңа иң зур байлыгын –  тазалыгын, ул гына да түгел, гомерен ышанып тапшыра. Шул ышанычны Илнур  һичшиксез акларга тиеш. Кайчандыр санитар  вазифасын үтәгән  хастаханәгә табиб булып эшкә урнашуына да   күпме еллар узды. Бүген ул – хөрмәтле, таныклы табиб – бүлек мөдире. Шулай булуына карамастан, ул һаман өйрәнә, һаман укый, һаман да белемен арттыра. Чөнки бу өлкәдә башкача ярамый. 
     Светофорда  кызыл ут янгач,  Илнур җай гына машинасын туктатты.  Юл чаты зур гына,   машиналардан  монда еш кына “бөке”   җыела. Бүген дә тезелеп киткән машиналар зарыгып яшел ут янганын  көтә.  Ярый әле “бөке” бик озын  түгел кебек.  Машиналы  шәһәр кешесенең иң яратмаган нәрсәсе – шул “бөкеләр”. Күпме вакытны алар бушка ала.   Кеше гомерен коткару өчен кайвакыт нәкъ шул шәһәр бөкесендә үткәргән минутлар җитми кала...   Кайчан яшел ут кабыныр, дип  светофордан күзен алмый уйланып утырган Илнурның уйларын  кемнеңдер карлыккан тавышы бүлде: “Әфәнде, әфәнде дим. Зинһар мәрхәмәтле бул! Хәер бирче әзрәк?..” Һәм ачык тәрәзә аша Илнурның борын төбенә  күптән мунча күрмәгән пычрак кул сузылды.  Йөзен борып карамаса да, Илнур бу карлыккан тавышның иясе кем икәнлеген  аңлады. Вакыт үтү белән  йөз үзгәрә, гәүдә үзгәрә, ә тавыш  үзгәрми,  ул иясенә гомерлеккә береккән. Шулай да, ялгышмыйммы дип, Илнур кара күзлеген салды да  хәер соранучы иргә төбәлеп карады. Әйе, гарипләр арбасында утырган ике  аяксыз кеше,   ямьсез тавышның хуҗасы  шул үзе – Роберт иде. Кайчандыр яшүсмер малайны алдаган, әнисен хаксызга елаткан  карун Роберт иде. Тик   ул вакытта  “дөньяны атланып  куган” ирнең горурлыгы бүген шиңгән, йөзенә мескен рәвеш кергән.  Күзләре эчкә баткан. Пеләш башы көзге кояшта ялтырый.  Эчүгә сабышкан икәнлеге, чирләш  булуы  әллә кайдан күренеп тора. Кешеләргә кылган яманлыкларының хакын  әле булса түли, ахры...   Илнур,  багажнигында яткан акчаны алып, Робертка сузды. Кешелектән чыккан  гарип ир әлбәттә бу акыллы чырайлы, дәрәҗәле икәнлеге  аңлашылып торган  урта яшьләрдәге ирне  танымады. Рәхмәт укый-укый икенче машинага табан ашыкты. Ул арада светофорда яшел ут кабынды.    
      Илнурның күз алдына   күп еллар элек булып үткән вакыйга тагын  килеп басты һәм  аның маңгаена салкын тир бөрчекләре бәреп чыкты. Менә ул,  чак-чак тотынып,  түбә кыегында эленеп тора. Аяклары тиберченеп диварны капшый.  Соңгы өмете, сүнә, шиңә  барган соңгы  өмете  әллә кайдан, бик  эчтән җан авазы  рәвешендә бәреп чыга: “Әнииии!” Һәм ике пар кул  аны үлемнән коткара... Илнур тагын бер кат ул көндәге вакыйгаларны барлык нечкәлекләренә хәтле хәтерендә яңартты.  Әнисе эшче улына әбәт китерде... Әйбәтләп ашатты, чәчләреннән  сыйпады... Аннан кайтып китте. Киткәндә борылып улына карады һәм, исән-имин эшлә, балам, яме,  диде...  Бәлки анасының баласына  ихлас теләгән теләге, изге теләге коткарып калдымы Илнурны ул көнне һәлакәттән?  Әниләрнең изге догалары  гомер азагына хәтле безне саклап йөрткәнен аңлап бетермибез, ахры...   Яшаның гына иртә вафат булуы кызганыч. Ә Данил (инде Данил бабай) еш кына Илнурның бүлегендә  дәваланып чыга.   
      Илнур уйлана-уйлана дачасы урнашкан авылга якынлашты. Әнә йортлары күренеп тә тора. Алдында чәчәкләр үсеп утырган уртача зурлыктагы нык кына йортның капка төбендәге эскәмиядә, юлга төбәлеп,   төрле яшьтәге өч хатын-кыз утыра. Илнурның дөньяда иң  кадерле кешеләре. Берсе улын, берсе ирен, берсе әтисен зарыгып көтә. Илнур,  берничә минуттан аларның һәрберсен киң күкрәгенә  кочып,  якыннары  аңардан көткән иң  кирәкле сүзен  әйтәчәген белә: “Барысы да яхшы, кадерлеләрем!”

2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыгыз дуслар рэхэтлэнеп! Тормышнын чын узе бу! Укенмэссез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эсэрдэге кебек яхшы тэмамланса икэн ул тормыш авырлыклары.Нилэр язылгандыр шул Гомер дэфтэренэ...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Роберт кебеклэр юлда хэер сорашмас.аларнын талап жыйган байлыклары, дон ьядагы хэйлэкэрлеклэре жирдэ яшэтэ. Э эшлэдэнгэ эш язган. Ярый да хезмэт хакын тиешенсэ ала алса. Аянычрак шул безнен язмышлар....

        Хәзер укыйлар