Логотип
Проза

Бала рәхмәте

(хикәя) 


 
Хат ташучы кыз Фәвисә, иңендәге соңгы елларда шактый гына “ябыккан” биштәреннән алып, эчке ягына түгәрәк мөһер сугылган, адресы басма хәрефләре белән язылган зур гына конвертны өенә кертеп биргәч, Гөлҗамал карчык бер мизгелгә каушабрак калды. Кайдан гына, кемнән генә алмасын, мондый пичәтле кәгазьләрне хөрмәт катыш шөрләү белән кабул итәргә өйрәнгән әбекәй, икеләнеп, хатка кулын сузды: 
− Балакаем, кемнән булыр соң бу хат? Ни язганнар икән?  
Фәвисә, йөзендәге җитдилеген югалтмыйча, вакыйганың бик тә мөһимлеген раслагандай, әбигә “пәдпис” куярга кушты: 
− Менә шунда куй имзаңны, Гөлҗамал әби.  
Ул күрсәткән урынга имзасын булдыра алганча тигез, матур итеп куярга маташкан карчык һаман үзалдына сөйләнде: 
− Кемнән булыр икән бу хат? Тилиграмга һич кенә дә охшамаган... 
Фәвисә аның саен карчыкның кызыксынуын көчәйтте: 
− Зур урыннан бу хат, әбекәй. Бик зур урыннан... 
Гөлҗамал карчыкның каушавы йөзенә бәреп чыкты. Пичәтле кәгазь... Юньле җирдән генә булса ярар иде. Бик үк ышанмаска өйрәнде шул ул мондый пичәтле язуларга озын гомере буена. Куркырга өйрәнде. Дәүләт белән арасы бозылмаса да, мондый кәгазьләрдән читтәрәк торуың хәерлерәк... 
– Ачып укып кына бир инде, кызым. Минем күзләрем дә күрми. Аңлатып та бирерсең.  
Фәвисә ялындырмады, күнеккән хәрәкәтләр белән хатны җәһәт кенә ачып, үзеннән күзләрен алмаган әбигә мәгънәле караш ташлый-ташлый укый башлады: “Хөрмәтле Фагимова Гөлҗамал Хәерзаман кызы! Сезне сиксән яшегез тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы тазалык-саулык, тормышыгызда бәхет, озын гомер телибез. Фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт юллап, хөрмәт белән республика Президенты”. Гөлҗамал әби үз исемен ишетеп, колагыма ишетеләме, дигәндәй тынып калды. Аның олыгайган зиһененә үз исеменә шундый җирдән хат алу, аны, гади авыл карчыгын шундый зурдан зур кешенең үзе дә онытып бетергән туган көне белән котлавы әлегәчә барып җитми иде әле.  
− Менә, әбекәй, сине президент хәтле президент котлаган! Озын гомер теләгән. Ә син пенсия алган саен, соңгы тапкырдыр инде, дип теңкәгә тиясең. Так ышту, яшә әле, Гөлҗамал әби!  
Әлегәчә ушына килә алмаган Гөлҗамал әби исен җыярга тырышып җаваплады: 
− Ярар инде, яман хәбәр булмагач та. Рәхмәт яусын. Ә гомергә килгәндә, анысы бер Ходайга гына билгеле, балам...  
Шундый зур урыннан яхшы хәбәр китергән кызны Гөлҗамал әби буш чыгармады. Чәй эчәргә ризалашмагач, көчләп булса да кесәсенә, чәендә җебетә-җебетә ашарга яраткан бер-ике прәник тыкты: 
− Мә ал, балам. Ризыктан зур түгелсең... 
Фәвисә чыгып киткәч тә, Гөлҗамал әби конвертны кулыннан төшермәде. Менә бит алланың рәхмәте! Дәүләтнең шундый зур кешесе аны да искә алгач ни! Исем-фәмилҗәсен, атасының шәрифәсен тулысынча, дөрес итеп сырлап язуын әйт әле син аның... Президент хәтле президентның аның, гадидән гади карчыкның исемен белүе Гөлҗамал әбине бик тә гаҗәпләндерде. Күрше-тирәләре, авылдаш карчыклары атаганча “Гөлли әби” димәгән бит әле бер дә. Анысы да начар түгел, Гөллие дә. Ә шулай да үз исемен менә шулай ихтирам белән, рәсми рәвештә тулысынча сирәк ишетте сиксән яшьлек Гөлҗамал. Тазалык-саулык, озын гомер теләгән бит әле. Исең китәр... Яхшы эшләдең, дигәнме шунда... Эшләвен эшләде инде Гөлҗамал әби. Лаеклы ялга чыкканчы колхоз дуңгызларын карады. “Витиран мидәле”нә хәтле бар. Аллагашөкер, моңа хәтле пенсиясен түләп килделәр. Дәүләт кешеләренә дә рәхмәт. Бер эшләмәгән килеш алып ят әле шундый акча. Хезмәт көне исәбенә, бригадир кәгазьгә сызып куйган бер таяк исәбенә кара тир түгеп тә мондый акча ала алмаган еллар күп булды. Нишлисең, заманасы шулай булды. Бер ул гына авыр яшәмәде. Ят конвертның бар җирен дә тикшереп чыккан, хәтта исен дә иснәп караган Гөлҗамал әбинең бик тә күңеле булган иде. Шатлыгын кем белән бүлешергә белми аптырап торганда, өстәлдә яткан кәрәзле телефоны шалтырады: 
− Алло, әни, бу мин, Гөлсинә. Хәлең ничек, әни? 
Буыннары сызлап, төнге йокысын алса да, карчык зарланырга теләмәде: 
− Әйбәт әле, балам. Үзегез? 
Хәл-әхвәл турында бер-ике сүз алышкач, Гөлҗамал кызына баягы хат турында әйтте. Яшьләрне шак каттырырсың инде! Кызының, бик яхшы, әни, дип коры гына җаваплавы әбинең сабый баланыкыдай нечкә күңеленә тия язды. Бары тик, ялга көт, кайтабыз җыелып, дигәч кенә күзләренә елмаю ишәрасы кунды, тавышында канәгатьлек билгеләре ишетелде: 
− Ярар, балам, исән кайтыгыз. 
Арка сөяген еллар бөккән, һәр атлаган адымы үзен сиздергән, хәрәкәтләре сүлпәнләнгән гәүдәсен буйсындырырга, тыңлатырга тырышып, Гөлҗамал карчык балалары кайтуына хәстәрләнә башлады. Суыткычта ни барын ачык белсә дә, тагын бер кат анда яткан тавык, сыер итен барлап карады. Пешеренәм дисәләр, оны да җитәрлек, аллагашөкер.Мае-шикәре дә бар. Ач замана түгел. Пиченҗә-прәниге, кәнфите дә тулып ята. Җитәрлек булсын, дип таякка таянган Гөлҗамал әби, кибеткә барып, тагын тегесен-монысын алып килде.  
Тик әбинең алдан кайгыруы юкка булды. Ял җитүгә машиналарына төялеп гаиләләре белән кайтып җиткән ике игезәк кызы, Алсинә белән Гөлсинә әллә ниләр бушаттылар да бушаттылар. Өйгә дөнья купкандай әйбер, төенчек арты төенчек ташыган ике киявенә, дүрт оныгына карап, Гөлҗамал әби, тыныч өендә кинәт купкан бу гарасаттан өреккәндәй, үз урынында тик кенә утыра бирде. Юлдан килгән кунаклар белән җыелышып чәй эчкәч, өстәл өстен җыеп куясы урынга, игезәкләр аны тагын әллә ниләр белән тутыра, бизи башладылар. Бераз аптыраган әнисенә Гөлсинәсе: “Әни оныттыңмени? Туган көнең бит бүген”, − дип, малай-шалайны, ир-егетләрне җилтерәтеп өйдән сөреп чыгарды да, ул ушына килгәнче, өстенә яңа алып кайткан шау чәчәкле күлмәк кидерде, башына матур яулык бәйләтеп тә куйды. Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк шул. Картайган, олыгайган, яшьлек матурлыгы сүнгән карчык та матурланып, яшәреп киткәндәй булды.  
Кызлары, кунаклар көт, әни, дигәч, карчык сөенде дә, бераз борчуга да төште. Менә сиңа кирәк булса! Әниләренә әйтми дә туган көн үткәрергә кайтканнар! Әбекәй әзрәк пошаманга да калды. Туган көннәр үткәреп ятарга һич кенә дә исәбендә юк иде бит! Әз булса да әзерләнер иде ичмаса алданрак белсә. Сый-хөрмәте җитәрме? Инде еллар исәбен үзе югалтса да, балалары онытмаган икән шул... Гомереңнең үткән һәр елы яшь вакыттагы кебек, алга түгел, артка алып бара шул... Җыелып кайтуларын әйт әле син аларның! Рәхмәт төшкерләре. Бер җыелу бер гомер шул. Әллә тагын шулай җыелып була, әллә юк... Өендә кузгалган бу мәхшәрнең сәбәпчесе буларак, балаларына мәшәкать китергәне өчен әби үзен бер яктан уңайсызрак сизсә, икенче яктан алар шулай җыелып кайтканга ул ихлас сөенә иде. Тагын кунаклар килә, диде бит Гөлсинәсе. Кемнәр килер икән? Ходаем, йөзгә кызыллык кунарлык булмасын иде инде... Борчылып урыныннан купкан Гөлҗамал әби кече якка чыкканда үзе кебек уңган кызлары инде онын да тапканнар, бәлешкә камыр да куйганнар, аш та әзерләп яталар иде. Татарда, бигрәк тә авыл җирендә туган көн дигән бәйрәмне сирәк күргәнгәме, йомшак буыннары тагын да җебеп киткән әби бер урынына барып утырды, түзә алмыйча тагын торып басты. Сөйләшеп туймаган ике игезәк, өстәлләргә тәм-том тезә-тезә, ары йөгерде, бире йөгерде. Аларның аяк астында оныклары буталды. Кыскасы, карчыкның тын өендә мәхшәр купты. Кунаклар диде бит әле кызы. Кемнәр килер икән? Радисы кайтырмы икән? Бик тә еракта яши шул балакае. Себернең дә себерендә. Шалтыратуын да кызларга караганда сирәк шалтырата. “Радис улым кайтырмы икән?” − дип бер арада Алсинәсеннән сораган иде, тегесе, белмим шул, бик ачык кына әйтмәде, дигәч, карчык тагын хафага калды. Улының, шундый ерак җирдән вакыт табып, кайта алуына бик ышанып бетмәсә дә, карчык аны аеруча көтә иде. Якында гына яшәгән кызлары ял саен диярлек кайтып торалар. Тормышлары да күз алдында, әниләреннән берни дә яшермиләр кебек. Алар өчен борчылмаска да була. Менә улының ераклыгы гына бәгырьне телә. Шалтыратканда да үз тормышын бик сөйләми, күбрәк әнисенең хәле белән кызыксына. Бала сакалы үссә дә бала булудан туктамый шул. Балакайлар – бавыр ите... 
Тиздән ишектә, шау-гөр килеп, кунаклар да күренә башлады. Бер туганнары калмаса да, Гөлҗамал карчыкның ике туганнары, аларның балалары шактый гына иде. Күрше-күлән дә кереп утыргач, сый белән шыгрым тулы ике өстәл янына каршыда яшәгән Фәниядән тагын бер өстәл алып чыктылар. Гөлҗамал карчыкны түр башына утыртып, тантананы кызы Алсинә башлап җибәрде. Үзенә карата мондый зурдан купкан игътибарны сирәк күргән Гөлҗамал әби, бераз кыенсынып, кызының җылы сүзләрен рәхәтләнеп тыңлады. Аллага шөкер, уңды ул кызларыннан да, кияүләреннән дә. Карт көнендә балалары олы терәк. Кайткач та кидереп куйган күлмәгенә өстәп, Алсинәсе үзе бәйләгән кофтаны әнисенә күрсәтте. Аңа кушылып, Гөлсинәсе әнисен кочып алды. Ул да бүләксез калдырмады. Әбинең дин тотканын белеп, өстәлгә шәраб куймасалар да, кече якта җай табып тамак чылаткан кияүләре мактау сүзләренә саран булмадылар. Бер арада, затлы машинасыннан төшеп, колхоз председателе дә кереп чыкты. Заманында алдынгы дуңгыз караучысы булган карчыкның хезмәт юлы турында чатнатып сөйләде, хәтта президентның котлау язуын да кулларына тотып кычкырып укып чыкты. Бүләк урынына бер катыргы кәгазь тоттырды. Аны буш җибәрмәделәр, булганы белән ныклап сыйладылар. Исеме генә калган колхозның рәисе, карчыкның үз пенсия исәбенә булса да утынга кытлык күрсәтмәскә вәгдә биреп, китеп барды. Гөлҗамал эшеннән бүленеп килгән өчен аңа рәхмәтләр укып калды. Җыелган күрше-күлән, туганнар күңелләргә үтәрлек сүзләр әйттеләр. Шөкер, озын гомере буена Гөлли әби күршеләре белән яхшы яшәде, үкенерлек түгел. Биешеп, такмак әйтешеп тә алдылар. Гомеренә күрмәгән бу хәтле хөрмәттән башы әйләнгән бахыркай әби сөенечтән ни кылырга да белмәде. Инде үзен яшисен яшәгән, ашасын ашаган, еллары түгел, көннәре санаулы калган дип санаган карчык мондый бәйрәмне көтми дә иде инде. Шушы муллыктан сыгылырдай өстәл артында, бер-береңне кысташа-кысташа, гөрләшә-гөрләшә үткәннәрне искә ала-ала, якыннарың белән җыелышып утыру нинди зур шатлык! Ул, кунакларга ияреп, бүген яшәреп киткәндәй булды. Шаярды, көлде, көлдерде, җор сүзләр әйтте. Туган көненең төгәл числосын да белмәгән, “пашпырт” алганда елын да чамалап кына яздырган Гөлҗамалны әнисе бәрәңге алганда басуда тапкан өчен “бәрәңге кызы” дип йөртә иде. Менә “бәрәңге кызына” да шушы арада сигез дистә тулды. Әй гомерләр! Сигез көн кебек кенә лә...  
Шау-гөр килеп күңел ачкан кунаклар арасында утырган әби ишектән кергән улын беренче булып күреп алды. Чөнки гәүдәсе монда, кунаклар арасында булса да, күзләре ишектә иде аның. Кайтты бит балакае! Кайтты бит Радискае... Шундый ерактан кайтты... Әнисенең шыгрым тулы кеше белән кечерәеп калган өенә чак сыеп, кунакларны ера-ера, Радис карчык янына килде дә кочып алды: “Исән-сау гынамы, әни”. Карчыкның йөрәге шатлыктан кысылып куйды. Менә ул чын бәхет кайда! Әнисен күрер өчен, аны котлар өчен улы әллә кайдан себердән кайтты! Менә бәхет! Радис, сеңелләрен чыркылдата-чыркылдата, берәм-берәм урыннарыннан күтәреп кочты. Күрше-күлән, туганнары белән исәнләшеп чыкты. 
Бераз ашап-эчеп алгач, табындагы кунаклар Радиска төбәлделәр. Инде котлау чираты аңарда, карчыкның олы улында иде. Кунак әнисенә бераз карап торды да ерактан сүз башлады: 
− Беркемгә дә сер түгел, әни, мин синең үги улың... 
Үсмер баладан битендәге җыерчыклары гына аерган ябык гәүдәле әбекәй бу сүзләрдән ничектер бөрешеп, тагын да кечерәеп киткәндәй булды. “Кара, чыннан да шулай бит. Ә мин онытканмын да сыман”, − үзалдына уйланды әби. Тик нинди ямьсез сүз бу “үги” сүзе... Әллә нинди салкынлык бөркелә кебек бу сүздән. Нигә моны искә төшерә икән бүген Радисы?  
− Син килгәндә мин үз-үземне дә хәтерләмәгән ике-өч яшьлек бала идем... Аннары менә бу игезәк сеңелкәшләр туды... 
Гөлҗамал карчыкның күз алдына, куе томан арасыннан чыккандай, ялан аяклы, пычранган күлмәкле, ертык ыштанлы малай килеп басты... Ике яшьлек кенә булса да, мәрхүмә әнисен онытмаган ятим бала Гөлҗамалны озак кына читсенде шул. Ул теләгәнчә йөгереп килеп кочагына сарылмады. Үги әнисе җайлап-көйләп, итәгенә утыртып ашаткач, тәтәй киемнәр кидергәч, уйнаткач, әкиятләр сөйләтеп йоклаткач кенә баланың җаны әкренләп эреде...  
Әнисенең йөзендәге үзгәрешне күреп, кызларның берсе, табынның ямен бозарсың, кузгатма, ярар инде җитәр бу турыда, дип Радисны тарткалап та карады. Бүгенге бу тантанада “үгилек” темасы бәйрәмгә җыелганнарга урынсыз, килешми кебек тоелды. Кемдер күзләрен читкә борды, кемнәрдер үзара пышылдашып алды. Радис әнисенә карап дәвам итте: 
− Әни, үзең дә беләсең инде. Безнең әти йомшак холыклы булды. Безгә кул тидерү түгел, кычкырганы да булмады.  
Гөлҗамал, шулайрак булды шул, дигәндәй баш кагып куйды. Әйе шул, мәрхүм ире тормыш көтәргә дә бик һәвәс түгел иде. Нишлисең, дөнья уңганнардан гына тормый. Ә балаларны үстерергә кирәк... Балаларга кычкырып та дәшмәде шул бик тәртип бозган чакта да. Юаш холыклы иде. Шуңа күрә Гөлҗамал өч балага әни дә, кирәк вакытта әти дә булды. Дөньяны да күбрәк үзе сөйрәде. Киткән кешене авыр сүз белән искә алып, рухын борчу ярамас. Гөлҗамал карчык эченнән генә догасын укып куйды. Ярабби, ярабби... 
− Исеңдәме, әни, син мине сигез яшьлек чагымда тал чыбыгы белән ярган идең? 
Кунаклар уңасызланып бер-берсенә караштылар. Әллә инде чәчләренә чал йөгергән бу ир көчсезләнгән, картайган анасыннан үги балачагы өчен чынлап та үч ала инде? дия иде аларның карашлары. Тапкан вакыт... Алай дисәң, Радисның күзләрендә ачу, нәфрәт-мазар күренми кебек... Килешәме соң бу? Гөлҗамал карчык иреннәрен чак кыймылдатып җавап бирде: “Исемдә, улым. Исемдә булмаган кая ул...”  
Каты куллы булмаса да, тыңлашмаган чакларында балаларына тал чыбыгы күтәргәне бар иде шул Гөлҗамалның. Ана суккан җир тамугта янмас... Авырттырып та сугарга тырышмый иде. Кизәнми дә иде, болай куркытыр, тәртипкә китерер өчен генә... Кызларның искә дә алганнары юк, ә улы менә бит, хәтерли икән... Җитмәсә кеше алдында... Суккан иде шул бер тапкыр Радиска, әйе, суккан иде... Кесәсендә вак акча бик еш югала башлагач, мәктәптә малайны еш кына караклыкта гаепли башлагач, еш кына сугышып тәртип бозгач... Яхшылап әйткәнне аңламагач, суккан иде. Үги итеп түгел, киресенчә үз итеп, бозылмасын, юлдан язмасын, яман сукмакка басмасын, дип суккан иде. Иркәләп, үчтек-үчтек итеп тибрәндереп кенә утырып булмады шул балаларны... Тик нигә искә ала соң моны Радис бүген, әнисенең туган көнендә?.. Нигә кузгата? Бик урынлы да кебек түгел ничектер... Уңайсыз... Җитмәсә, якыннары алдында... Кайбер кунаклар әнә, ирексездән уңайсызланыпмы, ишек ягына карый башладылар... Озын-озак еллар үтсә дә, онтылмаслык рәнҗеде микәнни үги әнисенә? Үзе ачу тоткан да кебек түгел... Хәер, балаңны түгел, үзеңне дә аңламассың кайчак... 
− Тәк менә, әни, − дәвам итте Радис, һәр сүзенә басым ясап. – Бүген шушы бәйрәмебездә, туганнарым, авылдашларым алдында мине сеңелләрем белән бер тигез итеп, кадерләп үстергән өчен генә түгел, ә шул тал чыбыгы өчен дә сиңа олыдан олы рәхмәтемне әйтәсе килә. Син бозыла башлаган, зимагурлык юлына баса башлаган малайны ул кыек сукмакның башында ук йолып кала алдың. Бүгенге тулы тормышым белән, бәлки, синең шул тал чыбыгыңа да бурычлымындыр... Сакал агармый акыл керми, дигәндәй... Дөресен генә әйткәндә, инде үз балаларым үсеп җитеп, үземне акыл кергән итеп санасам да, кайчак синең шул чыбыгың җитеп бетми. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми. Син безгә акылны ана сөте белән бирә алдың. Тормыш ул − яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң − дуңгыз кебек. Син өйрәткән белән тормышта юкка чыкмадык. Барыбыз да кеше булдык. − Бер мизгелгә тынып калган Радис, нидер хәтерләгәндәй, карашы белән өй эчен йөгертеп чыкты. − Син миңа үги түгел, чын-чынлап үз әнием булдың. Үскәндә кыерсыту-җәбернең ни икәнлеген дә белмәдем. Мин бит үгилегемне дә үсеп җиткәч кенә белдем. Шулай, бала күңеле бу турыда сизмәслек, белмәслек итеп, кителмәслек итеп, сеңелкәшләремнән аермыйча, бертигез итеп үстерә алдың. Хәер, син дә бу турыда оныткансыңдыр инде... Минем үз балаң булмавы турында... Күңелеңне кузгатсам, кичерә күр мине... Әйтми кала алмадым шул теләгәнемне. Картлык - шатлык түгелдер дә бит. Шулай да сөенечләрең күбрәк булсын. Синең бәхетле картлыгың – безнең бурычыбыз. Ә менә бүгенге кебек, синең канатың астына туган йортта шулай җыела алу – олы бәхет. Бар бул, мең яшә, әни! Таза-сәламәт бул! Соңлап кайткан өчен гафу ит, әни. 
Себердән кайтканда урау булса да Ырымбур аша кайттым. Шәлләрең булса да, чын, затлы, яхшы сыйфатлы ырымбур шәле ябасым килде иңнәреңә. 
Һәм улы, үрелеп, кулындагы күперенке, калын, мамыгы бөтерелеп торган, зур, җылы шәлне шул шәл эчендә күмелеп, кечерәеп калган, яңагыннан бәхет тамчылары тәгәрәгән газиз кешесенең ябык иңнәренә япты: “Туган көнең белән, әни! Җылы тәнеңдә тузсын!”  

Теги: tag#2 tag#3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар