Логотип
Проза

Аттан төшсәң...

Аякларын чак сөйри-сөйри урам буйлап атлаган Миңлегәрәйнең үз капкасына борылганын тәрәзәдән күреп,Тәнзилә, гаҗәпсенеп, көтелмәгән кунакны каршыларга чыкты. Ишегалдында хәл-әхвал сорашып бер тын басып торгач, Тәнзилә картны өенә узарга чакырды. Миңлегәрәй картның йомышы капка төбендә хәл итәрлек түгел иде, ахры, кыстаганны көтмичә, Тәнзиләнең бәләкәй генә куышы эченә узды. Мондый олпат затның Тәнзилә бусагасын тәүге кат атлавы иде...

Аякларын чак сөйри-сөйри урам буйлап атлаган Миңлегәрәйнең үз капкасына борылганын тәрәзәдән күреп,Тәнзилә, гаҗәпсенеп, көтелмәгән кунакны каршыларга чыкты. Ишегалдында хәл-әхвал сорашып бер тын басып торгач, Тәнзилә картны өенә узарга чакырды. Миңлегәрәй картның йомышы капка төбендә хәл итәрлек түгел иде, ахры, кыстаганны көтмичә, Тәнзиләнең бәләкәй генә куышы эченә узды. Мондый олпат затның Тәнзилә бусагасын тәүге кат атлавы иде. Шуңадырмы, хатынның йөзендә уңайсызлану шәүләсе чагылды. Моны сизгәндәй, Миңлегәрәй ярлы гына өй эченә күз йөгертеп чыкты да: «Бик әйбәт яшәп ятасың икән», − дигән булды. Сүз ялгансын өчен генә, Тәнзилә, Аллага шөкер, дип җаваплады. Үз гомеренә беренче кат кергән Миңлегәрәйнең килү сәбәбе бик тә кызыксындыра иде Тәнзиләне. «Ни йомыш белән килгән идең?» − дип, керә-керешкә сорау бала-чагага гына килешә. Ә Миңлегәрәй карт – колхозның абруйлы кешесе – элекке агроном. Гомерен ашлык үстерүгә, басу-кырларны тәрбияләүгә багышлаган кеше. Колхоз председателеннән бик әзгә генә түбәнрәк дәрәҗәдә. Менә шул олпат затның үз гомеренә беренче тапкыр ятимә хатынның капкасыннан керүе аптырата да. Тәнзиләнең кызыксынуы артканнан-арта барды. Миңлегәрәйнең тиз генә чыгып китәргә җыенмавын аңлагач, Тәнзилә чәй куярга ашыкты. Миңлегәрәй чәйгә каршы килмәде. Киресенчә, йөзенә саран гына елмаю галәмәте чыгарып, әйтә куйды: «Тәнзилә, синең белән парлап чәй эчәргә бик тә ризамын!» Чәй кайнап чыкканчы, булганы белән табын хәстәрләгәнче, ике арада сүз әллә ни ялганмады. Бер ел элек хатынын җирләгән Миңлегәрәй ялгызлыктан зарланды. Утыз ел буена толлык ачысын татыган Тәнзилә аңламыймы соң ялгызлыкның ни икәнен? Бер ел – әле ул толлыкның башы гына. Карчыгы белән тигез картайган Миңлегәрәйдән аермалы, Тәнзилә 24 яшендә кулында ике бала белән тол калды. Парлы бәхеткә булган өмет-хыялларын ире белән бергә кара туфрак астына күмде Тәнзилә. Ялгызлыкка зарланган картның сүзләренә баш кына какты ул – үзенекен сөйли башласа, күңеленең ташып агуыннан курыкты. Авызында кан булса да, кеше алдында төкермәскә, йөрәген яндырган сагышларын үз эчендә тотарга тормыш аны күптән өйрәтте. Ялгыз язмышына зарлануы юкка гына түгел икән – Миңлегәрәйнең тәкъдиме Тәнзиләне чак аяктан екмады: «Әллә бергә кушылып яшәп карыйбызмы соң? Күреп торам, тормышың бик җиңелдән түгел. Мине әйбәт кенә тәрбияләсәң, балда-майда гына йөзәр идең...» Үз колакларына ышанмыйча, Тәнзилә бераз өнсез утырды да башына килгән беренче сүзләрне әйтте: «Миңлегәрәй агай, ә син агроном чагыңда басу читендәге үләнне чапкан өчен өстемә ат белән килгәнеңне оныттыңмы? Ни йөзең белән минем кулымны сорарга килдең?!» Мондый катгый дәгъвага карт әзер түгел иде, ахры. «Ни бит... заманы шундый иде, эшем шундый иде...» − дип үзалдына акланды. Тәнзилә аны ишетмәде булса кирәк: «Бер итәк борчак кузагы җыйган өчен ике ятим балама кара яндырып камчы белән сосканың исеңдәме? Ә хәзер сиңа тәрбия кирәк булдымы?!» Туры сүзгә җавап юк – әңгәмәнең бу якка борылганын көтмәгән Миңлегәрәй ахылдый-ухылдый урыныннан кузгалды. Гомердә булмаганны, Тәнзилә хәтта чакырылмаган кунакны озата да чыкмады – шул хәтле дә ярсытты аның җанын бу Миңлегәрәй. Балда-майда, имеш! Ашыйм дисә, Тәнзиләнең балы да, мае да бар, Аллага шөкер, ә артыгы аңа кирәкми! Шушы кечкенә генә җылы куышын Миңлегәрәйнең ташпулаттай зур йортына алыштырамы соң?! Авыл аксакалы булса, Тәнзилә хөрмәт йөзеннән, бәлки, уйлап та карар иде. Әйе, Миңлегәрәй үз вакытында авылның дәрәҗәле, ихтирамлы кешесе иде. Тик усаллыгы аркасында аны авыл халкы яратмады. Хөрмәте дә аның кылган гамәле белән түгел, ә бары тик түрәлеге, урындагы кеше булуы белән бәйле иде. Куркуга нигезләнгән ихтирам озакка барамы соң?! Авыл халкы заманында колхоз председателеннән дә Миңлегәрәйдән курыккандай курыкмады. Басу каравылчысы була торып, агроном Миңлегәрәй, ат менеп, кырларны үзе урады. Басуга ялгыш кына берәрсенең сыеры керсә дә, аяусыз штраф салды. Ат менеп, чыбыркысын селтәп, көнбагыш сындырырга кергән балаларның өсләренә барды. Ул агроном чакта бала-чага басуга керү түгел, кыр юлыннан үтәргә дә курка иде. Уңыш җыйганда басуда берничә бәрәңге-чөгендер тапса да гаеплеләрнең болай да хөрти хезмәт хакын кисте. «Миңлегәрәй күрсә!» – олысы-кечесе өчен бу иң куркыныч кисәтү иде. Менә шул усал агроном бүген Тәнзиләнең алдына башын иеп килгән, имеш! Идерә шул ул вакыт башларны бервакыт, идерә! Инде син дөньяның артына тибеп яшәгән, кешеләргә камчы белән селтәнгән җайдак түрә түгел, ә агач атка атланган кәкре сыйраклы карт. Төшерә вакыт кешене бер чак аттан! Һәм тормыш сине үзе камчылый башлый. Инде сиңа тәрбия кирәк булдымы? Заманында бераз миһербанлырак түрә булсаң, Тәнзилә дә болай каршы алмас иде, бәлки. Сәвит власте да мәҗбүр итмәгәндер бит башын күтәрмичә эшләгән эш кешесенә карата шундый да рәхимсез булырга. Түрәлек чиксез ирек бирсә дә, рәхимсезлек кешенең үзлегеннән килә. Миһербанлык – йөрәктән, миһербансызлык – беләктән. Басу читендәге үләнне урагы белән урып алган, җепкә бәйләп аркасына салган Тәнзиләне ат менгән Миңлегәрәй, яман сүзләр белән сүгә-сүгә, елата-елата өенә хәтле куган иде. Тәнзилә ашлыкка да тимәгән иде югыйсә – басу читендәге үләнне уру урлашу да түгел иде. Ятимә хатынны куып, Миңлегәрәй халык алдында бары тик үз хакимлеген ныгытасы итте. Ныклап колхоз малын ашаганнарны күрмәде, ә үзеннән көчсезрәкләр белән чүп үләне өчен ызгышты. Түрәлектә чакта бар да көчле. Менә хәзер, үзе мескенләнгәч, вакыт тез астына китереп типкәч, кайчандыр үзе җәберләгән тол хатыннардан тәрбия өмет итеп йөрүен әйт әле син аның! Кешегә таш бәреп, аш өмет иткән кебек була түгелме? Заманында дәрәҗә казандың, ә картайгач, авыл хөрмәтенә лаек булырлык аксакал була алмадың, Миңлегәрәй! Аттан төшкәч – түрәлегеңнән язгач, син дә бары тик гади авыл кешесе. Үзең кыерсыткан авыл кешеләре арасында ничек яшәячәгеңне уйларга кирәк иде вакытында. Таянма билеңә, таян илеңә иде! Карт чыгып киткәч, Тәнзиләнең йөрәге ярсуының иге-чиге булмады. Ачуы китсә дә, ясаган җәрәхәте калган икән шул. Миңлегәрәйдән башка да Тәнзиләне тормыш әз камчыламады.
     Үзеннән чыккач, Миңлегәрәйнең тагын бер тол хатынга борылганын Тәнзилә тәрәзәдән исләми калмады. Тик аннан да Миңлегәрәйне тиз бордылар, ахры. Таягына таянган карт, чал башын иеп, бераздан ары атлады. Йорттан йортка карчык эзләп йөрерлек көнгә төшкән карт кызганыч иде. Карчыгыннан язган, өч баласына сыя алмаган карт чынлап торып дөньяда берьялгызы калган иде. Үлсә дә, аның рухы өчен кемнеңдер дога кылуы икеле. Картлык үзе белән кешегә сынаулар да алып килә: кемгә авыр хаста, кемгә көчсезлек, кемгә мохтаҗлык, кемгә ялгызлык. Кемгә шуларның барысын да өеп бирә. Үткән гомереңнең әҗереме бу, кем белә... Картлык − шатлык түгел. Олыгая барган Тәнзилә дә картлыгында үзен ни көткәнен белми. Ялгыш-хаталары булса да, белә торып кешеләргә яманлык кылмады. Җәберне күп күрде, золым белән җавап бирмәде. Авыр тормышы өчен Тәнзилә язмышыннан лаеклы картлык сорарга үзен хаклы саный. Гомер озын тоелса да, яшьлек белән картлык арасы – бер адым гына. Олыгайгач, шул адымны үкенечсез атладым, дип әйтә алган кеше бәхетледер ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар