Логотип
Проза

Ана язмышы

− Балам, теге сүрәне куй әле? Бигрәк үзәкләргә үтәрлек итеп укый, – иңнәренә мамык шәлен япкан Хәтимә, эчке күлмәктән, оекчан гына килеш, сак кына басып, кызчыгын йоклатып маташкан Фидәлия янына керде һәм аклангандай дәвам итте.

 − Балам, теге сүрәне куй әле. Бигрәк үзәкләргә үтәрлек итеп укый, – иңнәренә мамык шәлен япкан Хәтимә, эчке күлмәктән, оекчан гына килеш, сак кына басып, кызчыгын йоклатып маташкан Фидәлия янына керде һәм аклангандай дәвам итте. – Бу иркә курчак та йокламый бугай. Йокы алдыннан дога тыңласа, файдадан башка берни булмас.
 Фидәлия, үрелеп, Айгөленең өстен япты, яңагыннан үбеп алды һәм компьютерын кабызды. Әллә каян эзлисе юк, Интернет челтәреннән күчереп язылган сүрәне тапты да, кабызып, тавышын бераз басыбрак куйды. Әнисе Хәтимә онычкасы янына чүгәләде. Диварда эленеп торган кичке браның йомшак нуры сибелгән ярым караңгы бүлмәгә моңлы да, серле дә, нәкъ әнисе әйткәнчә, үзәкләргә үтәрлек авазлар таралды. Ярата Фидәлия бу мизгелләрне. Онычкасын башыннан сыйпый-сыйпый, янда әнисе утыра. Күзләрен йомар-йоммас нәни кызчыгы изрәп ята. Җанга шундый талгын бер тынычлык иңә... Тормышның җанны телгәләгән бөтен борчулары, һич тә булмагандай, эреп, әллә кая чигенә... Чыннан да, арыган-талган җаннар өчен сихәтледер, шифалыдыр, ахры, бу сүрәләр.
 Сүрә укылып беткәнче урыныннан да кузгаласы килмәде Фидәлиянең. Шундый тыныч, рәхәт... Бүлмәгә тынлык урнашкач кына, хатын, башын борып, әнисенә һәм кызына карады. Дәү әнисе башын сыйпаган көйгә Айгөле изрәп йокыга киткән. Ә әнисенең иреннәре ишетелер-ишетелмәс кенә дога багышлый: ”Аллакаем, балаларыма берүк бәхет, тазалык, иминлек бир. Фидәлиямә, Фәриләмә, Илназыма, өч бөртек газиз балама мәрхәмәтеңне сал. Күңелләренә миһербанлык бир...”
 Яраткан сүрәсен тыңлап, дога кылып алгач, Хәтимә карчык, җаны сораган тынычлыкны табыпмы, хушлык алыпмы, татлы йокы теләп, үз бүлмәсенә кереп китте. Фидәлия дә урын җәйде. Тик иртә таңнан торырга кирәк булуына карамастан, аны бүген озак кына йокы алмады.
 Караңгы түшәмгә текәлеп яткан Фидәлиянең колагына һаман да тын гына әнисенең дога сүзләре ишетелә кебек: “Газиздән-газиз кызларыма, улыма бәхет бир, Аллакаем...” Әнием, үзеңне ана урынына күрмәгән, санламаган, барлыгыңны белмәгән улыңа һаман да бәхет, рәхимлек сорыйсың... Ничек күңелең бара? Шунда бар гомерең үткән, көчеңне салган йортыңның бусагасы аша атлап кайтып керә алмыйсың. Карт көнеңнең бәхетсезлегенең сәбәбе булган, игелек күрсәтмәгән улыңа дога кылырга телең әйләнә... Башка берәү булса, рәнҗер, каргар иде. Ә син... Бала – бавыр ите шул...
 Фидәлиянең күңелен ачындырып, хәтеренә авылга соңгы кайтулары килде. Әнисе, йортын бик сагынгач, ул аны, ярар, җәй көне бераз торырсың да, кайтып алырмын, дип шәһәрдән өенә кайтарган иде. Тик аларга биек капканы ачучы булмады. Койманың теге ягында хуҗабикәсен танып сөенгән Сарбай чылбырын өзәрдәй булып сикергәләде. Өйдә тын гына тавыш ишетелсә дә, чыгучы булмады. Кара-каршы яшәгән Нәсимә йөгереп чыкты: “Үземә булса да кереп чәй эчеп чыгыгыз булмаса. Оят юк аларда...” Күршеләрдә чәй эчеп, Фидәлия белән Хәтимә тагын шәһәргә кайтып киттеләр. Үз бусагасын атлап үтә алмады Хәтимә. Кызлар туып-үскән йортларына башкача керә алмадылар. Усал килененең кагуына, аңарга ияреп улының санламавына түзә алмыйча чыгып киткән ананың кайтыр юлы ябылды. Ике-өч ай бер кызында торса, бер-ике ай икенче кызында яши. Кызлары, сүз юк, икесе дә әйбәт, миһербанлы. Әниләрен күтәреп кенә йөртмиләр. Шулай да ана йөрәгендә нинди тирән яра ятканлыгын кызлары белә иде.
 Әниләре йөрәгендәге төзәлмәс җәрәхәте белән кызларын борчымаска тырышса да, аны бик тирәнгә яшерергә теләсә дә, аның хәсрәте йөзендә ярылып ята иде шул. Кызларында ничек кенә рәхәт, тәрбияле яшәмәсен, ул үзен монда кадерле кунак итеп сизә. Ә кунактан кайчан булса да үз өеңә кайтасы килә. Тик анда аны сагынып көтүче булмавы гына ярага тоз сала. Ул анда беркемгә дә кирәк түгел. Улы үскәндә әлеге кебек каты бәгырьле дә түгел иде кебек. Киресенчә, бәлки, кирәгеннән артык йомшак холыклы да булгандыр. Югыйсә аның йомшаклыгын тиз арада белеп, хатыны басып алмас иде. Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә – шулдыр инде. Танышырга килеп йөргәндә, туй көннәрендә булачак бианасы белән ярыйсы гына аралашкан килен, соңрак аның белән бер дә юктан сөйләшмәс булды. Үз өендә караңгы чырай күрү Хәтимә карчыкка, әлбәттә, җиңел түгел иде. Яхшыга әйткән сүзләрен дә, капма-каршы мәгънә салып, үзләренчә аңладылар. Аның сүзе сүз булмады. Килене белән чәкәләшкән чакларда Илназ һәрвакыт хатынын яклады. Әнисенә каршы яман сүзләр белән сүгенде, кычкырды. Ир – баш, хатын – муен да бит... Башсыз иргә ни кала? Аналарының үз өендә ничек кагылып-сугылып яшәгәнлеген күреп, Фидәлия аны яшәргә үз янына алып китте.
 Йоклый алмый ызаланган Фидәлиянең хәтеренә кинәт бик хикмәтле, борынгы бер робагый килеп төште. “Әгәр дә син мине сөйсәң, миңа анаңның йөрәген китереп бир!” – дип боера хатын иренә. Ир кеше хатынын бик ярата һәм ул, аның сүзеннән чыга алмыйча, әнисен үтерә. Анасының йөрәген күтәреп хатынына алып барганд, ир таеп егыла. Шул чакта ана йөрәге телгә килеп: “Балам, егылдың. Кайсы җирең бәрелде? Авыртмыймы бер җирең дә? “ − дип сорый. Искиткеч хикмәт сыйган бу кыска гына робагыйга, искиткеч... Баласы ни генә кылса да, ана йөрәге аны кичерә ала. Һәм соңгы мизгеленә хәтле бәгырь җимеше өчен өзелә. Әнием, җаным, син дә бит Илназдан ни күрсәң дә, хаксызга рәнҗетелсәң, кыерсытылсаң да, һаман да аның өчен дога кылып утырасың... Менә аңла ана күңелен...
 Кеше күңелендә Алладан курку, иман юк икән, аны көчләп салып булмыйдыр. Фидәлия яшь булса да, Аллага ышана. Ана хакы – тәңре хакы диелмәгәнмени изге китапта? Аллаһ ярдәме белән юктан бар кылып, интегә-интегә тудырып, күкрәк сөтен имезеп үстергән анасының хакын белмәгән Илназ Ходай сугар дип курыкмыймы икәнни? Баланы тапканда тулгак тотуның авырлыгын анасын хөрмәт итмәгән балаларга бер мизгелгә генә салырга иде. Әнисен яклап күпме сүзгә килгәне булды Фидәлиянең энесе белән: “Әнине санламасаң, Ходайны санла. Барыбер бер җавап бирергә туры киләчәк бит!” Ә иманын югалткан Илназга Ходайга ышанмыйча яшәве җиңелрәк иде, күрәсең. “Үлгәч ни буласын кем белә? Кыямәт көне белән куркыту шантажга охшаган”, – бу сүзләрдән Фидәлиянең колагы шиңде. Әйе, кылган гамәлләрең өчен көткән җәзадан курыкмаган адәм бернидән дә өрекми шул. Аның өчен мөмкин булмаган гамәл юк. Ходайдан курыкмаганнан курык, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Фидәлия күңеленнән генә энесе белән сөйләшүен дәвам итте. Аңлармы икән ул бервакыт үзенең ялгышуын, хаксызлыгын? Үкенерме икән?
 Олыгайган ата-ана белән бергә яшәү – аларны уч төбендә күтәреп кенә йөртү түгел. Хәер, андыйлар да бардыр – аяктан язган анасын күтәреп йөрткән балалар да. Тик беркемгә дә бу көнгә калырга язмасын иде. Караган кешесенә бер авыр булса, яткан кешесенә мең авыр. Бергә яшәү ул – бер-береңә карата чиксез түземлек, сабырлык күрсәтү. Беләкләренең, гәүдәсенең көч-куәте киткән, матурлыгы шиңгән ата-анаңның кимчелеген күреп тә, күрмәмешкә салыша белү. Беребез дә фәрештә түгел. Әти-әниләр дә илаһи заттан ерак тора. Аларның да үз холкы, үз сыйфатлары, үз теләкләре, үз яшәеш рәвеше бар. Алар да ялгыша. Кайчак бала акылы кергән анаңның урынсыз сүзләрен ишетмәмешкә салышу тиештер. Кирәк чакта йомшак кына, хәтере калмаслык кына төзәтеп җибәрү кирәктер. Картайган аналар алар – шул ук балалар. Аларда шул ук сабый бала күңеле. Үскән чагыңда әниең синең балалык акылсызлыгыңны дөрес аңлап, түземлек күрсәтеп кабул итә белде бит. Ә син хәзер, урыннарыгыз алмашынгач, ник аның балалык акылын кабул итә алмыйсың? Астыңны юешләткәндә алыштырды, пычратканда җирәнмәде, сөя-сөя артыңны юды. Кереңне юды, ашатты, тәрбияләде. Төн йокламый, кулларына салып тибрәтеп чыкты. Чирләсәң, чиреңне үзенә алырдай булып кайгырды – тик син генә чирләмә. Киендерде. Үстерде. Сине үстерергә, кеше итәргә чара эзләде, ару-талуы белән хисаплашмыйча эшләде, сиңа көчен түкте. Баласына бәхетле киләчәк теләп, Ходайга ялварды. Сине бар нәрсәдән артык күреп яратты. Бар гомерен сиңа багышлады. Ә сиңа булган бурычыңны да кайтарып бирүе кыен. Ул әле, Аллага шөкер, урында да ятмый, үз аягында, көчендә, үзен үзе карый. Әллә ни дә сорамый. Үзенең анаң булуын онытмавыңны гына тели. Ә аңа инде үз өендә дә урын юк. Карап үстергән үз баласына артык. Бәлки, сиңа үз гаиләң, хатының, балаларың белән генә яшәве тынычрак, уңайлырактыр да. Үзара килешә алмаган ике хатын-кыз арасына керәсе юк. Кемнедер берәүне яклыйсы юк. Үз әниеңне өеңә кертмәгәч, әнә хатының да синнән ничек риза, сиңа карата ягымлы, йомшак. Ике яктан ике балаң килеп сарыла. Әйе, үз-үзеңә кайчак бәхетле булып тоеласыңдыр. Тик вакытлы гына түгелме соң бу тынычлык, кыска гомерле түгелме бу бәхет? Ике балаң барысын да күреп үсә. Аларның ишек төбендә йөрергә туры килмәсме берзаман? Үзеңне нинди картлык көтә? Әниеңнең керсез яшьләре, бәддогасы төшмәсме бервакыт? Ул, бәлки, баласына яманлык сорап дога кылмас та... Ә барысын да күреп торган Аллаһ ни әйтер? Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса...
 Чын ир-ат, гаиләсе белән картайган ата-анасы килешә алмаганда аларны гомере буена хәләл көч түккән йортыннан куып чыгармый, ә башка чыга, ягъни үз оясын кора, үз йортын төзи. Һәм кешелеклелеген югалтмаган ир хатын сүзен генә сүз итми, ә анасы янына барып, булышып, ярдәмләшеп, хәл белешеп йөри. Хатыныңны ничек яратсаң да, алар әллә ничә булырга мөмкин. Ә ана – берәү генә. Аны хатын сайлап алган кебек сайлап алмыйлар. Әлбәттә, анаңның йорт өчен судлашып-нитеп йөрмәячәген беләсең. Ул да, апаларың да синең түбәнлеккә төшмәячәк. Оят миңа, энем, синең өчен. Бик тә оят...
 Фидәлия, үрелеп, сәгатькә күз салды. Уйланып ята торгач, вакыт төнге икенче киткән. Җанның бу сызлануларын ничек басарга... Ничек тә тынычланып, йоклап алырга кирәк. Таңнан торып эшкә барасы. Иренең төнге сменадан кайтырына да күп калмаган. Шулай да, хатын, урыныннан торып, кул-аякларын ташлап изрәп яткан кызы янына килеп басмыйча булдыра алмады. Кызым, күз нурым... Киләчәгем минем... Илназны үстергәндә әни дә шулай, нәни улына төбәлеп, ниндидер якты өметләр баглагандыр... Кайларда адашты аның өмет-хыялы? Укыган догаларын Ходай ишетерме? Намусы уянырмы Илназның? Хатын сак кына кызының йомшак чәчләреннән сыйпады... Миһербанлы бала булып үс, бәбекәем... Урынына ятарга теләсә дә, Фидәлия, бик мөһим эше калгандай, бик кирәкле эшен оныткандай, басып тора бирде. Аяклары, сак кына басып, аны әнисенең бүлмәсенә алып чыкты. Ут кабызмый гына тын гына йоклаган әнисенең аяк очында килде дә, аның иңнәреннән шуып төшкән мамык шәлен төзәтте. Әнием, бәгърем, һич тә авырсынмыйча  сине азаккы көнеңә хәтле карарга ризамын. Фәрилә апамның да шундый ук мәрхәмәтле бала икәнлеген беләсең. Улыңнан бәхетең юк икән, кызларыңнан бар... Күңел тынычлыгыңны ничек кайтарырга? Борчылма, әнием, кадерлем. Без синең белән һәрчак бергә... Безнең язмышыбыз бергә. Фидәлиянең уйларын сизгәндәй, Хәтимә карчык, әллә уянып, әллә йокы аралаш җиңел сулап куйды һәм кызының кулларыннан сыйпады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар