Логотип
Проза

Алсу тәрәзә

Хикәя

Хикәя


Машинасын ярата иде Дамир. Менә бүген дә юеш асфальт төсендәге «Мазда»сына иркәләп күз салмый түзә алмады, аңа гына күңеле канәгать калмыйча, бармакларын уйнатып, тимер айгырын назлагандай  сыпырып та куйды ир. Шәп тә соң машинасы! Ә иң шәбе – кредит түләнеп беткән! Үзенеке! Үз машинасы хәзер!
 Шуннан соң ул фатирының тәрәзәсенә күтәрелеп карады.
Төн үзенекен иткән: «мегаполис» дип аталган ундүрт катлы йорт  та татлы йокыга талган икән... Якты тәрәзәләр дә анда-санда гына күренә. Сигезенче каттагы ялгыз алсу тәрәзә исә, Дамирның тынычлыгын бозып, шомландырып чекерәеп тора. Нәкъ менә – чекерәеп! Күралмый ул шул алсу тәрәзәне! Туйды! Гарык булды! Шул алсулыкка уралган Фәридә, аның йокысызлыктан талчыккан күзләре ирнең җен ачуын чыгара. Акланырга, алдашырга һәм ялганларга мәҗбүр иткән шул караштан тизрәк котыласы килә аның. Китәчәк! Иртәгә үк Самира янына күчәчәк ул. Болай да күп түзде... 
Алсу пәрдә артындагы Фәридә... Һәм андагы ике малай... Менә шулар богаулап тора аны! Югыйса әллә кайчан назлы Самираның кочагында эреп, рәхәткә төенәсе ир ләбаса! Фәридәсе – Фәридә... Аннан китү бер генә күзәнәген дә дерләтмәс кебек, чөнки хисләр инде күптән суынган, сүнгән, хатынының кайчандыр башны әйләндергән чәч исе дә хәзер инде аның күңелен генә болгата иде. 
Улларының олысын ярата иде Дамир. Ринат исемле ул. Үз каны, нәкъ үзе кебек кылдай каты кара чәчле ябык малай!
 «Туктале, ничә яшь соң әле аңа?»
 Ир сискәнеп куйды. 
«Әллә яшен дә белмиме? Хәзер, хәзер... Быел укырга керде... Димәк, җиде тулып киткән! Шуны да белмәскә!»
 Ватанны саклаучылар көнендә туды малай. Анысын бик яхшы хәтерли Дамир. Беренче бала бит! Җитмәсә – малай! «Армиядә булмасам да, миңа бүләкнең шәбе эләкте!» – дип мактанып, малай тәпиен юып йөрүен ничек онытсын, ди! Күршеләре Наилә белән бер көнне бәбиләде Фәридә. «Бракодел!» – дип, бирде кирәген Дамир ул чакта күршесе Саматның. Ә ансының (тиле дими ни дисең инде!) исе дә китмәде, авызын ерып шатланып йөрүен белде. Имеш, кызы бар... 
Ә менә икенче малаен – Данилны үз итә алмады Дамир. Исеме үзенекенә аваздаш булса да, бер тамчы да охшамаган иде ул әтисенә. Әллә нинди елак бер чирләшкә шунда. Шул малай туганнан бирле, өйдә тәртип бетте, тынычлык китте, йокы качты. Шуның елавыннан гарык булган Дамир мөмкин кадәр соңарып кайтырга гадәтләнде. Хәзер инде Данил да өч яшен тутырып, бакчага йөри башлады... Еламый да кебек... Тик Дамир гына аны ярата, якынайта алмады. Күңеле нечкәреп, кочакламакчы булып үрелгән мәлләрендә дә малай аңа якын да килми, тибенә, чәбәләнә башлый. Әллә нинди кыргый бер бала шунда...
...Фәридә чынлап та йокламаган иде. 
– Ашыйсың киләме?
– Килә...
Чынлыкта Дамирның тамагы тук, Самира сылу белән ресторанда сыйланып чыгуына да сәгать ярым гына вакыт үткән иде.
Тәлинкәсенә төбәлеп, кашык белән ашын болгатып, шактый утырды ул. «Кызыл аш» пешергән икән Фәридә. Дамирның яраткан ашы! Фәридә аш-суга оста, борщы ашап туймаслык була иде...
Ашны бер капты... Тәмен тоймады. Башында ашау кайгысымыни?! Теге мөһим сүзне башларга кирәк лә! 
Тагын бер кашык ашны бугазына шудырды...
– Сөйләшәсе бар иде...
Чәй ясап торган Фәридә шык итеп газ плитәсенә чәйнеген куйды. Шул тавышка дертләп китте ир. Үз булдыксызлыгына үзе үртәлеп калтырап куйды ул, җебегәнлегенә, теге мөһим сүзне әйтә алмый сузып йөрүенә ачуы кабарып, кашыгын чытырдатып кысты.
«Өзәргә! Хәзер үк араны өзәргә кирәк!»
 Ярый әле Фәридәсе аның күз алдында басып тормый. Каршысында булса, теге мөһим сүзне әйтергә, тәгаен, көче җитмәс иде Дамирның. Хатынының карашын бөтен җилкәсе белән тойган, сиземләгән хәлдә сүз башлады ул:
– Безгә... аерылышырга кирәк...
Нидер «чык» итте. Шул чыкылдаудан ул сискәнеп куйды. Әллә бал кашыгы чынаякка бәрелдеме? Ир хатынына карамый гына сүзен дәвам итте.
– Мин башканы яратам... Аның белән яшәргә телим...
Фәридә дәшмәде. 
Дамир нидер көтте. «Йә, нигә дәшми инде ул? Еласын, кычкырсын иде, ичмасам!»
Озын бер гомергә тиң вакыт үткәндәй тоелды иргә. Озын бер гомер! Шундый сәер, шыксыз тынлыкны ишек тавышы бүлде. Малайлар бүлмәсенең ишеге шулай ыңгырашып ачыла иде. 
«Әллә улларының берсе уянып чыкканмы?» 
Дамир борылса, шаккатты. Бүлмәдә ни балалар, ни Фәридә юк иде. Ничек шулай шыпырт кына чыгып китә алган ул? Бер тавышсыз малайлар янына үткән, инде ишекне дә ябарга  өлгергән... 
«Сәер... Бик сәер... Аңламассың бу хатын-кызны! Ирен шулай берсүзсез генә ятларга биреп җибәрергә риза микәнни Фәридә?!»
Күкрәген нәрсәдер тырнап куйды: үзенең кирәксезлеген тою ирлек горурлыгын җәрәхәтләп узды. Шулай да ул тиз тынычланды.
«Главное – эшләнде: теге сүз әйтелде. Фәридә аны ишетте». 
Ир кузгалды, утны сүндереп, йокы бүлмәсенә үтте. Ул яратмаган теге «алсулык» та югалды. Әллә диварларга сыланып тоныклануы гынамы? Өстәлдә мөлдерәмә тулы, сөтле чәйле ялгыз чынаяк калды.
... Тагын бер атнадан Самира белән Кара диңгез буена китәргә тиеш иде ул. Ундүрт көнгә! Билетлар күптән алынган, путевкасы да кулда. Чемодан тутырасы гына калган иде. Ә диңгез буенда – иң матур чак! «Бархатный сезон!» Самирасы шулай теләде: аның наз тулы җаны эссене күтәрә алмый, шикәрдәй ак нәфис тәне дә кояшның кайнар нурларын  яратып бетерми, имеш. Сәяхәткә киткәнче, Фәридә белән араны өзеп, кушылып яши башлау иде исәпләре. Дөрес, Самираның фатиры аларныкыннан шактый кайтыш – ике бүлмәле хрущевка. 
Дамир елмаеп куйды: зато ипотекасын түлисе юк!
Ундүрт этажлы яңа йортның сигезенче катында урнашкан өч бүлмәле бу фатирга алар инде биш ел буе түләп торалар. Ипотека! Түләү суммасын ел саен арттыра баралар, тик очы-кырые гына күренергә җыенмый. Аерылышканда фатирны Фәридәгә калдырырга уйлый Дамир. Шулай планлаштыра. Үз балаларыннан фатирны да тартып алырга сез аны кем дип уйлыйсыз! Андый ук мәрхәмәтсез түгел лә ул! Яшәсеннәр шунда. Фәридәсе – югары белемле, ипотека түләрлек җаен табар әле. Ә менә «Мазда»сы аңа калачак! Фәридә моңа каршы булмас, өч бүлмәле фатирны калдырганга шатланып риза булыр әле.
Фәридә белән Дамирның танышулары кызык кына булды: «автошкола»да бергә укыдылар. Икесе дә яшь, икесе дә тулай торакта яши, йөреп киттеләр. Укыганда Фәридәнең зирәклеге шаккатырды. Машинаны биш бармагы кебек белә, фәлән ел руль артында утырган диярсең! Дамирның гаҗәпләнүенә көлеп кенә җавап бирде ул:
– Шофер кызы ла мин!
Имтиханны да иң беренче булып тапшырды Фәридә, Дамирга да ярдәме тиде әле. Әмма үзләре машиналы булгач, рульгә якын да килмәде:
– Яраткан ирем янәшәсендә утырып йөрү миңа күбрәк ошый! – диде.
Менә болай планлаштыра Дамир: «фатир – сиңа, ә «тимер айгыр» – минеке!»
...Иртәнге ашны ашап, иң беренче булып эшкә китәргә гадәтләнгән Дамир малайлар тавышына уянып китте. Сәгатькә күз салса – сигезенче ярты!
«Булдырган Фәридә! Уятмаган! Үзенчә үч алуы инде».
Дамирның эше сигездә үк башлана. Соңга калмасын тагын! Сикереп торуы булды, тиз-тиз юынып, кухняга үтте.
– Фәридә! Капкаларга берәр нәрсә бир дә...
Фәридә күренмәде.
– Фәридә дим!
Җавап ишетелмәде. Кухня буш иде. Өстәл өстендә ризык-фәлән күренми. (Кайда йөри бу хатын?) Күзе өстәлдә яткан кәгазьгә төште. (Нинди кагәзь ята монда?)  Алды. Күз йөгертеп чыкты. Аңламады. Нәрсә соң бу? Тагын бер кат укыды. Барыбер төшенеп җитмәде. Фәридәнең түгәрәк-түгәрәк «а», «д», «б» хәрефләре башта чуалып буталдылар да, аннан мигә барып җитәлми әүмәкләшеп беттеләр. Бераздан гына түгәрәк хәрефләр рәт-рәт булып тезелде...
«Дамир! Яраткан кешең белән яшә. Юлыңа аркылы төшәргә теләмим. Мин китәм. Бәхетле бул! Малайлар әлегә синең янда кала. Фәридә».
Ир телсез калды. 
Бер тын таш сындай саташулы-уяулы катып торганнан соң, ул аңына килде сыман. Тик баш эшләми: анда нәрсәдер кайный, болгана. Бу халәттән ул бик тиз чыкты, дөресрәге, аны  улы уятты.
 Ринат аңа килеп сыланды:
– Әни кайда соң?
Дамир шунда аңына килде.Нидер эшләргә кирәк иде.
– Хәзер... хәзер...
Кулына телефонын алды, ашыга-ашыга Фәридәнең номерын җыйды: 
«Недоступен!»
Тагын, тагын җыйды! 
– Не-дос- ту-пен!!!
Дамир үзен-үзе белештерми кычкырып җибәрде:
– Фәри-дәәәә!
Кайда йөри бу хатын? Аның белән шаярырга ничек җөрьәт итә ул?  Фәридәсе шул минутта килеп керсә, (билләһи, дип әйтәм!) бәргәләп ташлар иде. Әмма Фәридә – юк! Юк Фәридә!
«Әллә эшкә алданрак киткәнме? Ә теге язу? Әгәр дә ташлап китүе чын булса? Ничек инде? Булма-аас!Алай булырга тиеш түгел лә!»
Дамир елмаеп куйды.
«Тиеш түгел, канишны! Кара әле мин тилене! Башыма әллә нинди чүп уйлар кереп маташа түгелме!?!» 
Тагын телефонга ябышты. 
Юк! Җавап бирми Фәридә. 
«Эшенә шалтыратырга кирәк! Кирәк, билгеле! Ә кайда соң эш номеры?»
Дамир телефонда шактый озак актарынды. Бу номерга соңгы тапкыр кайчан чылтыратканын да оныткан иде. Ярый әле, хатыны декрет ялында дип, номерын алып ташламаган! Ниһаять, тапты!
– Алло!Хәерле иртә! Телефонга Фәридәне чакыра алмассыз микән?
– Нинди Фәридә?
– Зарипова Фәридә!
Теге якта бераз тынып тордылар.
– Әәәә... Зарипова! Ул бездә эшләми бит! Уволилась!
Әллә идән чайкалып китте инде...  Дамир әздән генә авып китмәде, сүзләрен дә көчкә генә сытып чыгарды ул.
– Уволилась?... Ничек... инде? Кайча-ан?
– Декрет ялыннан соң, килде дә уволняться итте! Туктагыз әле! Сез нигә миннән сорау аласыз? Сез кем?
Шунда гына исенә төште Дамирның! 
«Әйтте Фәридә! Яңа эш таптым, диде! Нидер сөйләнде дә кебек... Тик Самираның мәхәббәт утында көйрәгән Дамир гына моны «ишетмәгән» булып чыкты! Фәридәнең кайда эшләвен дә белми хәтта! Позор!»
Улы Ринат чалбар балагыннан тартты.
– Әти! Мәктәпкә соңга калабыз... Светлана Николаевна...
– Нинди мәктәп тагын! Мин эшкә соңга калам! Кайда бу анаң!!!
Катырак кычкырдымы, Ринат елап җибәрде. Аңа кечкенәсе дә кушылды.
       Фәридә һаман - «недоступен!» 
«Нишләргә? Эшкә киткәнче, башта бу елаклардан арынырга кирәк бит. Ринаты инде әзер, портфелен тотып ишек төбендә басып тора. Ә менә Данилны кем киендерә?» Трусик-майкадан басып торган яланаяклы улына Дамир яратмыйча карап куйды.
 Дөньяда ир-ат өчен бала киендерүдән дә авыррак, мәшәкатьлерәк эш бар микән? Мөгаен, юктыр. Дамир тирләде, пеште, мышнап чыкты. Ярый әле Ринаты ярдәмгә килде. Юкса әти кеше үзе генә бу бөек миссияне  ырып-ерып чыга алмас иде...
Кинәт телефон аваз салды.
Дамир бар көченә трубкага бакырды:
– Фәридә! Син кайда йөрисең?
Анда исә берәү чыркылдап көлде:
– Мин Фәридә түгел, Дамир Хәсәнович! Мин – Эльза! Сез кайда? Шеф сезне юллый!
Сәгатькә караса, сигез тулып киткән! 
«Уууу– ффф!!! Ү-ләәмм!»
...Бераздан Дамир ике елак малайны җилтерәтеп подъезд төбендә басып тора иде. 
– Мәктәбең кайда?
«Ярый әле мәктәбе янәшәдә генә!» – дип сөйләнгән иде Фәридә. Малайның укый башлавына икенче ай китте, ә Дамирның әлегә улын озатканы да, каршы алганы да булмады. Дөрес, Фәридәсе беренче сентябрьнең шимбә көнгә туры килүенә бик куанган иде.
– Ринатны мәктәпкә бергәләп озатабыз! Бөтен гаилә белән барыйк әле, –  дип сөенде хатын.
Тик Дамир гына:
– Шеф чакыра! Тузына! – дип, машинасына  утырып шылды.
Дөресе, Самира-гүзәлкәйне Тура базарына алып барды ир.
«Янәшәдә» дигән мәктәпне эзләп табып, Ринатны тапшырганчы, җиде кат тирен түкте Дамир. Җитмәсә, минут саен эшеннән шалтыраталар! Ярый әле, анда хәленә керделәр. «Хатын авыр хәлдә, скорыйда больницага барабыз!» – дигән ялганына ышанып, юатып та маташтылар, соңга калырга рөхсәт тә иттеләр.
Ниһаять, теге елак Данил белән икәү генә басып калды Дамир. Анысы исә елак кына түгел, аңгыра да икән!
– Садигың кайда? – дигән сорауга аңгыра сарыктай караган да каткан. 
Дамир аны җилтерәтә үк башлады:
– Кайсы садикка йөрисең? Күрсәт!
Тиле дими ни дисең инде аны! Өч яшен тутырган, ә садигына бара да белми! Югыйсә, ике ай йөри бит инде!
Шунда исенә төште: «Ринаттан сорарга кирәк!»
Данилны күтәреп, кире мәктәпкә чапты – ә анда кертмиләр! «Рөхсәт юк!» –- дип, сакчы формасы кигән берәү аркылы баскан.
«Нинди дөнья соң бу! Ничек яшәргә була шушы мәхшәрдә!»
Дамир үзе дә теге аңгыра малайга ияреп чүт кенә елап җибәрмәде.
– Ну, Фәридә! Кайт кына! Бирәм кирәгеңне!
Фәридә – «недоступен!» Кинәт хатынының бер сүзе хәтердә яңарды!
– Данилларның уен мәйданчыгы безнең тәрәзәдән шундый яхшы күренә. Бүтәннәр белән аралашамы дип карап тордым, дуслар да тапкан безнең төпчегебез.
Кире өйләренә чапты – сигезенче каттан яхшырак күренә ди  бит!
Ни арада лифтны сүндереп куйганнар! Данилны күтәреп, сигезенче катка менеп җиткәндә, Дамир туксан тапкыр сөртенде һәм йөз тапкыр сүгенде. 
«Барысы да шушы Фәридә аркасында! Ну-уу! Кайт кына!»
Кухня тәрәзәсеннән карасаң – бер балалар бакчасы, ә залныкыннан – икенчесе күренеп тора икән. 
«Ике якта ике садик! Йә, ни пычагыма кирәк инде шулкадәр садик бу районга!?» Дамир тагын сүгенде.
Бәхете, өч яшьлек сабый агачлар арасыннан күренеп торган зәңгәр түбәле бер бинага төртеп күрсәтте:
– Это – мой садик!
«Тизрәк бу малайны олактырып, эшкә чабарга кирәк!»
Тиз-тиз генә үзен тәртипкә китерде дә ишек янындагы ачкыч савытына үрелде. Тик машина ачкычы анда юк булып чыкты. Шунда гына салды бит! Кая киткән? Кем алган?  Ачкыч савытын әйләндерде-тулгандырды, какты-селекте. Юк булгач – юк инде! Анда бары тик ниндидер кәгазь кисәге генә ята.
Түгәрәк-түгәрәк хәрефләр яңа хәбәр җиткерде: «Дамир! Машина миндә! Фәридә».
Бу чып-чын катастрофа иде!
...Эшенә төштән соң гына барып җитте ул. Андагылар Фәридәнең «авыр хәлдә» булуына борчылдылар, агарып калган, сулган ирне кызгандылар, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Күп тә үтмәде, телефонына да җан керде.
«Фәридә!»
Ниндидер таныш түгел номер шалтырата икән.
– Здравствуйте! Вы папа Рината?
– Да...
– Я – Светлана Николаевна, учительница вашего сына. Хочу вас предупредить, сегодня у нас короткий день. Жду вас в два часа!
«Туктале! Бу нәрсә була соң? Дамир нишләргә тиеш?»
Алдын-артын карамый чыгып йөгергән ир артыннан кызганып карап калдылар.
...Автобусларда кысыла-кысыла, трамвайдан-трамвайга күчеп килеп җиткәндә, сәгать инде өчне тутырып килә иде. Светлана Николаевна дигәннәренең дә йөзе-чырае каралган, канәгатьсезлеген белдереп, башын чайкап куйды.
– Прошу больше не опаздывать! 
Малайның да борыны салынган, сөйләшмичә, күңелсез генә өйгә кайттылар.
Нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде! Тик нәрсә? Фәридә бит – «недоступен!» Авылдагы әби-бабайга, Фәридәнең туганнарына шалтыратыр иде – ник берсенең номерын белсен! Әллә телеграмма сугаргамы? Тик нәрсә дип? Фәридә мине ташлап китте дипме? Юк инде! Үлсә үлә Дамир, әмма серне чишмәячәк! Хурлыгы ни тора! Түзәргә туры килә инде...
– Әти, ашыйсы килә...
Рәхмәт төшкере, кичәге «кызыл аш» икесен дә ач үлемнән йолып калды.
– Рәхмәт, әти...
Ринаты кран астында тәлинкәләрне юып маташа. Дамир аңа шаккатып һәм сәерсенеп карап куйды. 
«Кемнән өйрәнгән бу малай эш тәртибенә?»
Улы, тәлинкәләрне урнаштыргач, кулларын юды да өстәл янына килеп утырды, портфеленнән дәфтәрләрен алып нидер яза башлады. Яза. Тырыша-тырыша хәреф тезә: «и», «ш», «м» хәрефләре... Телен чыгарып, иреннәрен ялый-ялый яза улы. Үзенең беренче сыйныфта укыган чакларын исенә төшерде Дамир. Ул да шундый иде: иренен ялап, язып утырган бер фотосы әле дә саклана. Тик язуы матур түгел иде шул, «өчле»дән башы чыкмады. 
«Ә малай... минем улым нинди билгеләр ала микән?» Дәфтәрен ачып, карап чыкты. Тагын бер гаҗәпләнгәне шул булды: хәзер билге куймыйлар, ахры. «Бишле» йә «дүртле» алса, улы сөенгән булыр иде. Юк, билге куймаганнар. Бераздан  Дамир «Менә бит!» дип кычкырып җибәрде. Дәфтәрнең иң пөхтә битенә кызыл кара белән «Молодец!» дип язылган иде. Улының беренче билгесе була бит инде әлеге  «Молодец!»
Дамир тагын көлде, малайның ябык тәнен үзенә кысты.
– Молодец, улым!
– Минем «молодец!»ларым тагын бар, әти! Менә монда... Монда да...
Телефон тавышы аларның әңгәмәсен бүлде. Икесе дә сикереп торды:
– Әни!
– Фәридә!
Самира икән...
– Любимый, это что? Не понимаю!
Самираның канәгатьсез, шелтәле тавышы Дамирның фикерен чуалтып җибәрде.
– Самира, тыңла әле...
– Еще чего? Мы же договорились!
Шактый озак аңлашырга туры килде аларга. Самира тыңларга да, килешергә дә теләмәде, ахырда үпкәләшеп туктадылар.
– Әти, сәгать ничә ул?
– Сәгать? Нәрсәгә сиңа сәгать?
– Әни гел әйтә, Данилны садиктан биштә алырга кирәк, ди.
Аталы-уллы бакчага  йөгерде. 
Соңыннан алар өчәүләп таган атынды, кафега кереп ашап чыктылар, кибеттән ипи-сөт һәм манный ярмасы алды Дамир. Студент чагында тәмле пешерә иде ул манный боткасын, улларын да сыйласын әле...
Фәридә кайтмады, һаман да «недоступен»...
Самираның үпкәсе бик көчле булды, ахры: ни үзе шалтыратмый, Дамир шалтыратса, трубканы алмый...
– Әни-иии!
Төнлә Данил елап уянды. Әллә саташа инде? Әллә куркыныч төш күргәнме?  Дамир торды, улларын йокы бүлмәсендәге киң караватка күчерде, үзе аларның уртасына ятты. Әле һаман сулкылдаган Данилның йомшак чәчле башың күкрәгенә кысты ул. Малай нәни куллары белән әтисенең муеныннан кочаклап алды, үзе йокы аралаш нәрсәдер бытылдады. Сабыйның чәченнән башны әйләндергеч тәмле ис килә иде... Шундый таныш, якын  ис... Фәридәнең чәч исе...
...Аннан соңгы бер атна бик тиз үтте. Дамир ял алды, малайларның берсе мәктәпкә, икенчесе бакчага йөрде. Самира белән аралары гел бозылышып бетте. Ахырда кыз түзмәде, Кара диңгез буена ялгызы очты. Икенче путевканы да үзе белән алуны  кирәк тапты. Кем белә: бәлки ялгызы каңгырап йөргән берәр «иптәш» очрап куяр!
...Цирктан алар караңгы төшкәч кенә кайтып җиттеләр. Дамир һәм ике улы... Өчесе дә шат һәм бик бәхетле иде. Дамир, башын күтәреп, сигезенче катка күз салды.
Анда! Ә анда исә алсу тәрәзә балкый иде!
 

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бит, нинди акыллы хатын Фэридэ. Ойрэткэн бит ирен: тавыш та чыгармаган, елап та куркытмаган. Ничек оста эшлэгэн, сояркэ кайгысы да калмаган ирендэ. Анлаган, балалар тэрбиялэу жинел тугел икэнен. Алайса ботен ой мэшэкатьлэре хатын жилкэсендэ, э ул сояркэ белэн ялга жыена. Менэ балаларынны сояркэн килеп карасын.🤣 Искиткеч хикэя, тормыштан алып язылган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйбәт итеп акылга утырткан хатыны. Шул кирәк ул азгын ирләргә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менэ булдырган бу хатын. Рэхэткэ чыккан, ойдэге мэшэкэтлэрне уйламаган Ата кешегэ эйбэт анлаткан бу семья тэртибен. Ансат та уйлыйлар инде Ир дигэн кешелэр. Ипотека тулисе квартиры хэм балалар хатын жилкэсенэ, бурычы беткэн яхшы машина иргэ. Шома башлар.

        Хәзер укыйлар