Логотип
Проза

 Аллам сезне сакласын

 Юл һәлакатенә очрап, район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эләккән Минзилә бүген анда дүртенче көн ята.


 (күзәтүләрдән чыгып язылды)

 Юл һәлакәтенә очрап, район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эләккән Минзилә бүген анда дүртенче көн ята. Хәле башта җиңелдән булмаса да, табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт яусын, дәвалыйлар – анализларын алалар, тикшерәләр, кирәкле даруын бирәләр, рәхимле сүзләрен кызганмыйлар. Сынган күкрәк сөяге сызлап, бәрелгән урыннары һаман авыртса да, Минзилә чирен “алдарга” өйрәнде. Ул, сулыш алганда күкрәгенә хәнҗәр кадагандай чәнчүдән котылыр өчен, өстән-өстән, еш-еш суларга, ятканда да гәүдәсе өчен җайлы бер рәвештә ятарга, йөргәндә аягын шуыштырып кына, сак кына атларга өйрәнеп бара. Тән яралары бервакыт төзәлер. Ә күңел яраларын вакытлыча булса да басар өчен, Минзилә уйларын үз хәленнән читкәрәк борырга, башка нәрсә турында уйларга тырыша. Табигый кызыксыну сыйфаты аңа балачактан юкка бирелмәгән. Шөкер, моңа хәтле аның маңгай күзләре дә, күңел күзләре дә сукыр булмады. Караватның биек очына терәлеп, ярым яткан, ярым утырган килеш Минзилә палатада үзе белән бергә яткан хатын-кызларны күзәтә. Төрлесе-төрле язмышлы, төрле холыклы, төрле хасталы дүрт хатынга карап, уйланып, нидер аңларга тырыша, алардан нидер өйрәнә. Бу фигыль аны үз хәленнән беразга булса да онытылып торырга ярдәм итә.
 Хастаханәдә неврология бүлеге булмаганлыктан, “киң күңелле” хирургия, аңа бу сырхау төре кагыламы-юкмы, төрле чирле авыруларны җыя. Минзиләгә каршы гына яткан Вәкилә карчык – шундый “чит” авыруларның берсе. Аның аяклары начар йөри. Һәр адымы көч-хәл сызлану белән бирелә. Шулай да хирург Рамис Галиевич ярдәмгә мохтаҗ әбине чит типми, аның ишиасын төрлечә дәвалый. Җитмеш алтысы белән барган әбекәй төшенкелеккә бирелми. Палатада яткан кызларны гомерендә булган бетмәс-төкәнмәс вакыйгаларны, кызыклы истәлекләрне сөйләп көлдерә. Шаярырга яраткан, тик көлү урынына күкрәген тотып “аааа” дип акырган Минзилә әбине башкача көлдермәскә үтенә, түзә алмыйча, елмая-елмая булса да, колагын кулы белән каплый.
 Бер кичне ирләр палатасындагы олы яшьтәге бер абзый урыныннан югалды. Ни уйларга белмәгән шәфкать туташлары, этаждан этажга кычкырыша-йөгерешә бабайны эзлиләр. Бәдрәф, ашханә, процедура бүлмәләре – карамаган җир калмый. Авырулар да палаталарыннан чыгып эзләшә. Җир йоткан диярсең, бабай бер җирдә дә юк! Бераздан санитарка хатын картның, адашып, бер урынлы түләүле палатага кереп, тыныч кына йоклап ятканын күрә. Җәелеп йоклаган картны әкрен генә уятып, үз урынына кертеп салалар. Шәфкать туташларының куркудан йөрәкләре сикерсә дә, ник бер каты сүз әйтүче булсын бахыр бабайга. Һәрнәрсәдән кызык тапкан Минзиләгә җитә кала. Бабаебыз Вәкилә әбиебезне эзләп йөргән бит дип, ярты төнгә хәтле шаярып көлешәләр. Вәкилә карчык күңелләре төшенке сырхау кызларны көлдерә алганы өчен сөенеп, әйе шул, мин дә аны көтеп йокламаган идем, дип кеткелдәп көлә-көлә ята.
 Үз өен саткан Вәкилә әби кызында яши. Кызын-киявен, оныкларын туктаусыз үтереп мактый. Балаларым әйбәтләр, күтәреп кенә йөртмиләр... Минзилә бер яктан аңа кызыгып та куя. Менә бит нинди бәхетле картлык! Карт көнеңдә балаларыңның игелеген күреп яшәү нинди зур бәхет! Урта яшьләрдәге Минзилә киләчәге турында уйланмый түгел. Ике улы начар түгел, әниләре өчен үлеп торалар. Тик олыгайгач, хәл-куәте киткәч аларга кирәк булырмы? Ә Вәкилә әби әнә нинди тәрбияле күренә. Балаларының хөрмәтен, мәрхәмәтен күреп яши. Күпләр чират торып та эләкмәгән хастаханәдә ул еш кына ятып чыга булса кирәк. Кызы сөйләшеп урнаштыра. Тик, нигәдер, дәвалану курсын үтеп, хастаханәдән чыгарга вакыт җиткәч, карчык, өенә кайтасы килмәгәндәй, табибтан бер-ике көнгә булса да калдыруларын үтенә. Нигәдер әбекәй мәрхәмәтле, рәхимле балалары янына ашыкмый. Табибның ризалыгын ала алмагач, күңеле төшкәндәй, тын гына әйберләрен җыя. Ун көн эчендә анасының хәлен белергә мактаулы, рәхимле кызы да, нигәдер, бер генә тапкыр, карчык кирәкле әйберен китерергә телефоннан бик үтенеп сорагач кына килә. Янчыкларын тотып, фойеда кызы белән киявен көтеп утырган әбине кич җиткәч, бик соңлап кына алып кайтып китәләр.
 Вәкилә әби белән рәттән торган караватта каты авыру ята. Егылып, бот төбеннән аягын имгәткән хатынның тубыгын тишеп, тарттырыр өчен гер асып куялар. Хатын туктаусыз ыңгыраша, кычкыра. Ике бүлектә эшләгән санитарка күпме теләсә дә, аны гына карап утыра алмый. Бахыр хатынның ире көне буена аның яныннан китми. Төннәрен генә арып-талып өенә кайтып китә. Минзиләне хатынның рус телен татар теле белән бертигез, чиста белүе, акцентсыз, төзек сөйләшүе гаҗәпләндерә. Татар җирендә, татар мохитендә үсеп, рус телен акцентсыз, хатасыз үзләштерүе мөмкин түгел. Бу артык зур гаеп булмаса да, тел белеме, тел матурлыгы Минзилә өчен беркайчан да азаккы урында булмады. Бер арада Минзилә хатынның исемен сорый. Елена. Менә кайда икән бар сорауга җавап! Тверь якларында үскән Елена, татар егетенә чыгып, инде кырык елдан артык татар авылында яши. Ачылып китеп, бераз тормышы турында сөйли. “...Бәхетсез булмадым. Татарлар мине үз кешеседәй якын кабул итте. Шулай да гомерем туган якларымны, үз телемне сагынып үтте. Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең, димәсләр иде. Ирем белән ике малай үстердек. Эчкәләп алса да, ирем мине яратты...” Чыннан да, ире бер сүзсез аның бар йомышын башкара: башын күтәреп ашата-эчертә, астына “үрдәк” куя, юа-тазарта, урынын җайлый, кирәкле даруын эчерә. Төнлә кайтып киткән ире урынына Елена янында яткан Вәкилә карчыкны йөгертә – таягы белән төртеп уята да, аның хәле белән исәпләшмичә, йомыш куша: тегеләй ит, болай ит. Изге күңелле Вәкилә карчык, үзе көчкә атлап йөрсә дә, карышмый. Ул нигәдер барлык авырулар аңардан ныграк, көчлерәк чирли дип саный, барысын да кызгана. Ул тора алмаганда Елена таягы белән шак-шок җылыту торбасына, тимер карават башына суга башлый. Ашавы булмаса да, бер көнне симез гәүдәле Елена чистарына башлый. Аның астына ире “үрдәк” куеп өлгерә алмый. Елена бушана да бушана. Палатага гына түгел, бар хастаханәгә ис тарала. Авырулар, түзә алмыйча, фойеда утыралар. Бу кыен хәл ике көн дәвам иткәч, Еленаның аягына асылынган герләрен алалар. Аның хәле авырая. Табиб хатынны реанимация бүлегенә күчерергә тәкъдим итә. Ул ризалашмый. Мескен Елена, урысча җеназа үткәрергә поп табып булмаячагына зарлы үкенечен түгә-түгә, коляскада утырган килеш өенә юл тота. Өч-дүрт көннән аның үлгәне ишетелә.
 Елена урынына чуаш хатыны Раиса кереп урнаша. Авыл хастаханәсендә куя алмаган диагнозны монда аңа тиз куялар һәм операциягә алып китәләр. Аны каталкага яткырып чыгаргач, ире, ушсыз хатынының кулларын учларына алып, ябык керфекләреннән күзләрен алмыйча озак утыра. Бераздан Раиса ушына килә башлый. Ул нидер аңлый барган саен, иренең карашы яктыра бара. Менә ул палатадагы хатыннардан да тартынмыйча, иелеп, сөеклесенең бит очыннан үбә, чәчләреннән сыйпый, ул гына ишетерлек итеп нидер сөйли. Күзләре, иреннәре елмая! Әйе, яңа кавышкан яшьләрнең матур мәхәббәтен күрү сокландыра. Ә менә егерме елдан артык бергә гомер иткән әлеге ир белән хатынның бер-берсе өчен шулай өзелеп тора алуы Минзиләне битараф калдыра алмады.
 Минзилә янында, эренле шеш чыгып, күкрәгенең бер өлешен алдырган Гөлия ята. Гөлия ике баласын ялгыз үстерә. Балаларын ярый әнисе караша. Гөлия аңа туктаусыз рәхмәт укый. “Рәхмәт яусын әнкәемә. Ярый әле ул бар... “ Чиренең сәбәбен иреннән күрә – эчеп кайтып тавышланган чакта, төзәп, күкрәккә суга иде... Күкрәккә менеп сикергән чаклары да булмады түгел ир дигән исерек җанварның. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, Минзиләнең бәрелүдән кап-кара булган күкрәген дәвалау буенча киңәшләр бирә. Менә шулай итсәң, кан сауган тиз бетә, менә шулай итсәң, авыртмый... Ул хастаханәдән чыкканда ике хатын, якын дуслар кебек, телефон номерларын алышалар.
 Аның урынына егерме биш яшьтә булуына карамастан, унике яшьлек бала чырайлы, ябык гәүдәле авырлы хатынны салалар. Алсу бер валчык ризык та ашый алмый. Туктаусыз коса. Аш казаны бизе шешеп, токсикозы да үзен сиздерә. Эчендәге баласының үсеше артта кала башлагач, гинеколог аны төшертергә киңәш бирә. Өйдә берсеннән-берсе бәләкәй ике кызы үссә дә, Алсу моңа ризалашмый. Ул тереләчәгенә ышана. Баласының таза-сәламәт булып туасына өметләнә. Төннәрен мендәренә капланып елый. Минзилә торып, аның янына утыра һәм юатырга тырыша. “...Елама, сеңлем. Елаганнан үзеңә дә, балаңа да файда булмас. Менә телефоныңны кабызам. Күрәсеңме, аннан балаларың сиңа елмая. Алар турында уйлап ят...” Хәлен белергә Алсу янына көн саен ире килә. Алар фойедагы диванда, кулга-кул тотынышып, озак кына утыралар, бер-берсенә башларын терәп ни турындадыр сөйләшәләр. Бераздан Алсуны гинекология бүлегенә күчерәләр.
 Палатага яңа авыруны салалар. Борыны аша сулыш ала алмаган удмурт хатыны Люданың тын юлыннан полип кисеп алалар. Аңа Рамис Галиевич түгел, икенче табиб операция ясый. Бер ел буена диярлек чират торып, хастаханәгә эләксә дә, эшсез яшәгән авыл хатыныннан сигез мең акча ала. Бу табиб заманның тискәре якларын тиз үзләшергән булса кирәк. Ул патологоанатом булып та табышлы гына хезмәт итә. Мәетнең акчасы булмаса ни, аның туганнарыныкы бар. Кеше ярган өчен ул ярыйсы гына хак сорый. Ял көннәрендә икенче, зуррак хак ала. Ә ярмыйча аны күмәргә бирмиләр. Авылдашын ярдырыр өчен халык авыл буенча акча җыя. Гиппократ анты күп кенә табиблар өчен актуаль түгел шул бу заманда. Намус түгел, акча беренче урында. Табиб үз креслосында соңгы маркалы кыйбатлы машинасында утырган кебек тыныч утыра. Чөнки ул-бу була калса, аны полициядә эшләгән энекәше каплаячак. Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр, дигәннәр.
 Гомумән, мондый хастаханәгә эләккән өчен күп кеше сөенә әле. Мәскәүнең түләүле хастаханәсендә йөри-йөри, кирәкме-түгелме, әллә күпме акчалар түгә-түгә, бихисап күп анализлар биреп, әллә күпме белгечләрне үтеп тә, чиреннән котыла алмаган Әдилә, “дәвалаган” өчен алган кредитын ничек түләргә белмичә, шушы гади район хастаханәсенә кайтып егыла. Монда ниһаять аңа тиз арада дөрес диагноз куялар һәм операция ясыйлар. Түләүле хастаханәдә сиңа ихтирам белән карасалар да, бу хөрмәт, нигездә, сиңа түгел, ә синең кесә янчыгыңа юнәлгән. Монда сине азаккача дәвалап бетерү табышлы эш түгел. Чирең күпме озакка сузыла, күпме озаграк хастаханә юлын тапыйсың – анда эшләүчеләр өчен шуның хәтле табыш китерәсең. Монда һәр авыруга алдан ук “уртача чек”, кесәсеннән акча суыру буенча зур план билгеләнгән. Саулык – иң зур байлык. Шуны югалтмас өчен, чирле кеше калган бар байлыгын чыгарып салырга риза. Күп халык тиенен тиенгә ялгап яши. Тик бу беркемне дә кызыксындырмый. Оятның теше булмаса да кимерә. Халык сәламәтлеге күпләр өчен баю чыганагына әйләнгән бу заманда, әлбәттә, бюджет исәбенә эшләгән хастаханәләрнең хәле авырая бара. Казна акчаны кискәннән-кисә бара. Алар үзләре каты авыруга охшап килә. Шул хәлендә ярдәмгә мохтаҗ хасталарны дәваларга, тормышка кайтарырга кирәк. Хастаханәгә очраклы гына, кесәсенә полис салмыйча гына эләккән авыруларны дәвалаган өчен өстә утырган абзыйлар хастаханәгә штраф билгели. Шуңа күрә бу заманда гади кешенең иң зур теләге – авырырга язмасын, Ходаем, авыр чирләргә язмасын. Бәлаләргә очрарга язмасын. Ходай сакласын сезне, кешеләр.
 Шулай да, ни гаҗәп, кеше сәламәтлегенә фидакарь хезмәт итүче намуслы табиблар, шәфкать туташлары бар икән әле алар. Минзилә яткан район хастаханәсендә алар үзләрен кешелекле, кечелекле, мәрхәмәтле яктан күрсәттеләр. Биш-алты мең акчага эшләп йөргән санитаркалар бу җан асрарлык хезмәт хакы өчен авырулардан үч алмадылар. Үз эшләрен белеп башкарган тәҗрибәле шәфкать туташлары авыруларга карата ягымлы, ачык чырайлы. Чирне дару аша гына түгел, сүз белән дә дәвалап булуын алар тирән аңлый булса кирәк. Минзиләне иң сокландырганы, әлбәттә, хирургия бүлегенең мөдире, алтын куллы, зирәк акыллы хирургы Рамис Галиевич иде. Травма-хирургия бүлеге – экстремаль вакыйгалар урыны. Монда кайвакыт сәгатьләр түгел, минутлар зур урын уйный. Кыска гына вакыт эчендә бәлагә очраган кешегә диагнозын дөрес куеп, тиешле дәвалау чарасын билгеләргә, операция ясарга кирәк. Күпләр байлыкны иман итеп табынган бу заманда кешелекле затлардан бер ул гына калмагандыр, дип ышанасы килә. Берәү бар – меңгә биргесез, берәү бар – бар икәне дә билгесез, дигән халык. Зур гына хуҗалыкның җитәкчесе малае, председатель улы, белем алып, тәҗрибә туплап, халыкка фидакарь хезмәт итә. Үз тормышы, үз вакыты, үз сәламәтлеге белән хисаплашмыйча, хастаханәдә куна-төнә ятып, кеше тормышы өчен көрәшкән Табиб алдында баш иярлек. Акча тузаны астында күмелеп калмыйча, кеше Рәхмәтенең бәһасен белгән Кеше алдында ихлас баш иярлек. Бер Минзилә генә түгел, аның ярдәм-шәфкате тигән бик күп авырулар терелеп чыгып киткәндә рәхмәт укый: ”Сәламәт була күрегез, зинһар, Табиб. Сез күпләрнең гомерен, тазалыгын саклап калган кебек, Аллам сакласын Сезне”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес язма, медицина проблемалары авыручы кузлегеннэн торле яклап анализлана хэм бэя бирелэ! Рэхмэт, Физэлия!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бармаклар тигез булмаган кебек табипларнын да торлесе бар инде ..

      Хәзер укыйлар