Логотип
Шигърият

​Әйдә безгә - Сөн буена

Бездә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны яраталар. Шигырьләрен яттан беләләр. Алай гынамы, үзләренеке итеп сөйлиләр һәм җырлыйлар! Шагыйрь өчен шуннан да зур бәхет булырмы? Гади һәм халыкчан, ихлас һәм ягымлы, шаян һәм якты шигырьләр... Үзләре үк җырлап тора! Җанны назлап, салмак кына, җай гына тирбәтә, тирбәтә дә... Рәхәт бер халәткә күчәсең. Газиз Әнкәй – һәрчак янәшәңдә. Агыйделе-Сөне, таллар-өянкеләр, ак каеннар, ак күбеккә баткан юргалар... Кызлар күзли күзләр... Сагыну да, моң да... Бар да сыйган шуларга. 
 

Агыйдел кызы

Син Агыйдел кызы хәзер.
Агыйдел – табынганың.
Төштә күрдем иңнәреңә
Дулкыннар кагылганын.

Агыйделдә юынасың,
Чыланган ич толымың.
Көлүең чыңы – ярларда,
Ник күзләрең тулы моң?..

Сиңа атлыга сөюем,
Кайдан алыйм түземне?!
...Агыйдел минем өчен дә
Иркәләсен үзеңне!

 

Белмисең

Юкка янып йөрмә, егет,
Яратмыйм сине, дисең.
Сөям, дигән сүзләреңә
Бик китми, дисең, исем.

Ялындыр, әйдә, кыландыр,
Үкенерсең азактан.
Тик мин дә сер бирмәм, кызый,
Коткар, димәм, газаптан.

Сизми дә калырсың әле
Миңа күз атканыңны.
Син бит үзең дә белмисең
Мине яратканыңны!

 

Син!..

Кайгыммы син, бәхетемме?
Бәлки, хатам, ялгышым?
Ни булса да булган инде,
Синдә – бөтен язмышым.

Беләм йөрәкләрнең бергә
Типкәнен, тибәчәген.
Бердәнбер үткәнем бит син,
Бердәнбер киләчәгем!
Син аларны яратырсың, Әнкәй!
Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!
Күрсеннәр дип туган ягымны.
Безнең якны яратырлар алар:
Туган ягым – якты, ягымлы.

Алар тышта әле. Кыенсынып
Торалардыр безгә керергә.
Чакыр әле өйгә! Кайтты алар
Туган җирне, сине күрергә.

Алар белә сине. Алар бер дә,
Без шагыйрьләр диеп тормыйлар:
Әниләрен сагынсалар әгәр,
«Әнкәй» дигән җырны җырлыйлар.

Син аларны яратырсың, Әнкәй, –
Кешеләрне син бит таныйсың.
Минем дуслар начар булмас алар,
Ә мине син үзең аңлыйсың.

Хәтта дуслар: «Син ничауа егет!» –
Диеп мактадылар килгәндә.
Син аларны яратырсың, Әнкәй,
Чөнки алар әйбәт миннән дә!

 

Сөн буенда кояш байый

Сөн буенда кояш байый,
Байый күзгә күренеп.
Нурларына рәхәтләнеп
Куеп була кер элеп.

Кызыл шәфәкъ. Кызыл болыт.
Кызылдан кызыл кояш.
Бигрәк ямансу – кояшның
Тиздән батасын тойгач.

Сөн буенда кояш байый...
Сүрәнләнә, сүрелә.
Ничек кенә төшенергә
Бу кояшның серенә?
Төшеп бара кызыл кояш
Нәкъ Актаныш янына.
Анда – якты...
Безнең авыл 
Инде төнне ябына.

Сөн буенда кояш байый
Моңсу гына, соң гына.
Кояш түгел, гомерләрем
Байый сыман тын гына.

 

Сөн буена чакыру

Әйдә безгә – Сөн буена
Кунакка барасыңмы?
Ак чәчәкләр өзеп бирсәм,
Түшеңә кадарсыңмы?

Сөн буеның бөрлегәнен
Авыз итеп карарсың.
Су кергәндә, Сөнгә карап,
Чәчләреңне тарарсың.

Кичләрен Сөнгә җыелган
Йолдызларны күрерсең.
Аланнардан чәчәк җыеп,
Такыялар үрерсең.

Әйдә безгә – Сөн буена
Кунакка барасыңмы?
Тик онытма Сөн буенда
Гомергә каласыңны!
 

* * *

Күз тимәсен күзләреңә,
Бигрәк каралар икән.
Һәрчак шулай матур итеп
Миңа карарлар микән?

Кара төндәй күзләреңә
Күзем төште күптәннән.
Бер үбимче күзләреңнән,
Төсен җуймас үпкәннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар