Сөю — сөенечкә!

* * *

Без — элекке ярлар — исән-саулар,
Күрешергә җаннар интизар.
Узып барган чакта, гүя ятка —
Итмәгәнбез хәтта игътибар.

Өзелеп мин, күптән, күптән үткән
Чаклардагы сине сагынам.
Ләкин хәзер син тапмассың мине,
Сине, ахры, мин дә танымам.


* * *

Ташладың да киттең, бәгырь,
Җаным мәңге тилмерер.
Авыр сүз дә әйткәнмендер,
Ишеткән ким түгелдер.

Төрлесе булгандыр, бәгырь,
Хаталардыр күбесе.
Уртак иде бөтенесе —
Яратулар билгесе.

Яхшымы, әллә яманмы —
Сәбәпче бит мәхәббәт.
Хәзер нәрсә ишетсәм дә,
әйтер идем мең рәхмәт.

Син кире кайт бу дөньяга, —
Яшәмәдек туешып:
Ялгыз ничек кичим? Алда —
Инеш түгел, тормыш бит.

 

Көтәм әле

Картлыкны без тәэмин иттек диеп,
Әйтеп куйган идең берзаман.
Хаклыгыңны беләм, ләкин сиңа
Картлык үзе насыйп булмаган.

Әйтелмәгән, ахры, “Алла бирсә”…
Картлыкның син капка төбеннән
Китеп бардың, бәгырь, бакыйлыкка,
Гомер уртасының түреннән.

Картлык килде миңа ялгызыма,
Бер кешегә бу йөк авыр шул.
Көтәм әле: аңлап ялгышыңны,
Йөк яртысын кайтып алырсың…


* * *

Күп китердең ак бәхетләр миңа,
Караларын бәлки — артыграк.
Газапларың булган саен күбрәк,
Күрешүләр булды татлырак.

Кичләремдә син балкыдың чынлап,
Болыт буйлап йөзгән ай сымак.
Озын төннәр узгач сине уйлап,
Иртәләрем булды яктырак.

Ал кичләрем, алтын иртәләрем
Инде сүнгән, калган, әй, ерак!
Син калдырган хисләр-яраларны
Дәвалыймын сыйпап, кадерләп.

Чуар күңелеңдә минем артык
Ышанучан холкым чагылган.
Алданганым өчен тиргим сине,
Тирги-тирги, өзелеп сагынам.

 

Аккош мәхәббәте

Гомер буе аккош мәхәббәтен
Бөек максат диеп сакладым.
Ә ул калды җырда, моңнарымда,
Ә тормышта үзен тапмадым.

Ә тормышта аккош тавышлары,
Һава ярып, кайчан яңгырар?
Кайларгадыр китеп адаштылар,
Кайтмаскамы китеп бардылар?

Соңгы аккош җыры туар әле,
Гомер хакы торган яр булса,
Биек ярдан ташка ташланырлык
Мәхәббәтнең тиңе табылса.

 

Кышкы урман

Җил кереп тулган урманда
Иртән буран басылды.
Тылсымлы яңа дөньяга
Сихри юллар ачылды.

Таралды күктә болытлар,
Көнне каралтучылар.
Юк монда дөньяга ялган
Хәбәр таратучылар.
Яшь карлар — вак-вак энҗеләр —
Сафлык түгелме әллә?!
Күзләр күк зәңгәрлегенә
Ачык түгелме әллә?

Базмаган эзләр салырга
җәнлек кар өсләренә.
Ылыслар кыймый төшәргә
Көннең ак төсләренә.

Юктыр урын бу дөньяда
Каралҗым тойгыларга.
Яманлыкны эшләү түгел,
Оялырсың уйларга.


* * *

Мин төш күрдем, аерылыштык төштә,
үпкәләшләр җиткән рәнҗешкә.
Төшенгәнбез: мин әүлия түгел,
Түгел икән син дә фәрештә.
Аерылмаган икән без тормышта,
Аерылырга тиеш булып та,
Шикләнүләр була торып та.

Арабызга кергән әрсез шайтан,
Шаярудан гөнаһ оешкан.
Туйганбыздыр бәлки без дуслыктан,
Туйганбыздыр бәлки тормыштан.
Биргәнбезме ачкыч без читләргә,
Онытканбыз әллә бикләргә,
Ачык калган ишек шикләргә.

Сөю тора таш нигездә, аны
Җимерә торган көчләр, сүзләр бар.
Исән кала сөю шик-шөбһәдән
Өстен булса гына сөйгән яр.
Була алмаганбыз өстен без,
Җитә алмагандыр көчебез.
Акыллырак өннән — төшебез…

Мин төш күрдем, без аерылдык төштә,
Ерак киткән инде син миннән.
Яшьләр коя-коя уянам да:
“Төштә генә!” — диеп сөенәм.
Аерылганбыз икән бары төштә…
Шик булмаса, Сөю — сөенечкә!
Төшендерде төштә фәрештә.


«Сөембикә», № 11, 2007.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан