Логотип
Шигърият

Солдат даны – иң зур мирас

Әгәр исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде. (2015 ел материалы.) Ул иртә китте – шигъри хисләр чишмәсе ачылып, иҗат ялкыны белән рухланып яши башлаганда – кырык яшендә бакыйга күчте. Узган сугыш канатларын каерган, әтисез, ятим үскән балачак йөрәкләрдә яра булып калган буын бу... Буа районы Ташкичү авылында туган, һөнәр училищесыннан соң заводта эшче, аннан матбугатта журналист булып эшләгән Тәүфикъ Камалиев ил-көн өчен борчылуларын, сагыну-сагышларын милләт гаме белән сугарылган шигъри юлларга салды. «Төпсез ялган диңгезендә / Хаклык утравын эзлим», / «Сабый җанлы сизгер ирләр булып / Без карыйбыз хәзер үткәнгә»... дип язган шагыйрь...
Кеше китә – җыры кала дими, ни дисең?! 

 

Яна бугай әле

Сугыш чыккан тәүге көнне үк
Алдым да мин яктым хатларың.
Үзебез генә белгән вәгъдәләрне
Таптавы бар җиде ятларның.

Үткәннәргә, артка күз салсам,
Искә төшә кабат ул чаклар.
Күрәм: һаман зәңгәр төтен чыга.
Яна бугай әле шул хатлар...
 

Мирас

Нишләсә дә солдат – солдат булыр,
Бер мылтык та шинель – байлыгы!
Котелогы белән эчә солдат,
Төбенә кадәр эчә кайгыны.

Аңлыйм, әти, җиңел булмаганын,
Ә җиңәргә кирәк, җиңәргә!
Аягүрә торган солдатлар сез,
Гранатаны яшереп җиңнәргә!

Ул яралар... сугыш яралары,
Җиңү яулап алган яралар.
Хәтерләмим генә сыкранганың,
Шунысы гына истә: «Балалар!..»

И кайгырдың, күңелең сизгән, ахры.
Ни калдырыйм, диеп, мин сезгә?
Соңгы сәфәр, ерак, чиксез сәфәр...
Мең тугыз йөз кырык сигездә.

Түздек, әти, бер кат күлмәк белән
Үткәрсәк тә карын, яңгырын,
Солдат даны иң зур мирас икән,
Син шундый зур мирас калдырдың!

Хәзер инде кемнән сорасаң да,
Илдә бәхет, хөрлек диярләр.
Кыңгыраулы атта син кайткандай,
Тик медальләр чыңлый, медальләр...
 

Сагыну сагышы

Без яшибез, әти, синнән башка,
Синең язмыш – солдат язмышы.
Язмыш гадел, туры дисәләр дә,
Ул бу юлы тагын ялгышты...
Истәлеккә иске шинелең дә,
Хатларың да килеп калмаган.
Дога итеп көн дә ятлар идек,
Шул шинельгә сыенып яңадан.
Әтилеләр нурда коенган күк,
Яшь ага да ага нигәдер:
«Әти!» – дигәч,
               шундый рәхәт икән,
Әйтеп карыйм сиңа мин дә бер...
Әти кирәк, әти булгачтын да.
Синнән безгә күчте яралар.
Яралардан җылы кулы белән
Үзеңнән соң кемнәр аралар?!
Без яшибез, әти, синнән башка,
Синең сүзгә сусап яшибез.
Кырык бердә туган балалар без...
Кырыкта да шуңа ятим без...
 

Хат

Агач көрәк арган кулларда,
Ир заты юк, бар да апайлар,
Иртә таңнан ашлык җилгәрәләр...
Ындыр буйлап чаба ак тайлар.

Шул тайлар күк, бергә ду килеп,
Без кызыллар булып уйныйбыз.
Безгә кызык, сугыш – уен безгә!
Кургаш солдат хәтле – буебыз.

Фронтлардан... туры ындырга
Килеп төшә солдат хатлары.
– Зәет, Зәет! Бүген хат бар сезгә!
Көнләшмәгән малай калмады.

Әнисенә сузды ул хатны:
– Укы тизрәк, әткәй ни язган?
Ә конвертта кара пичәт эзе...
Кайтавазлар кайтты: «И балам!..»

Төште кулдан агач кылычлар,
Малайлыктан чыкты малайлар.
Ындыр буйлап, берни булмагандай,
Тайлар гына чаба, ак тайлар...
 

 * * *

Ят җирләрдә дуслар табу,
Белеп әйткән кемнәрдер,
Көн дә диңгез төпләреннән
Энҗе эзләү белән бер.

Ят җирләрдә дустан язу,
Белеп әйткән кемнәрдер,
Энҗеләрне суга ялгыш
Кире ташлау белән бер.


«Сөембикә», № 2, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар