​Нигә шулай ашыгып куа вакыт?

Бу якларда таулар биек иде

Бу якларда таулар биек иде,
Сулар тирән иде күлләрдә.
Иртә-кичләр серле кебек иде
Җитәкләшеп икәү йөргәндә.
Таулары да түбәнәйгән сыман,
Сулары да, гүя, саеккан.
Иртә-кичләр серлелеген җуйган
Яннарымда быел син юктан.
Оныта алыр булсаң, оныт инде
Син алдама инде үзеңне дә,
Бүтәнне дә алдап маташма,
«Оныттым», — дип юкны 
сөйләп йөрмә,
Онытылган булсам, хат аша
Йә телефон аша (көн аралаш!)
Хәл белешкән булып һәрвакыт
Тынгысызлап борчып тормас идең,
Җан ярасын тырнап яңартып.
Үзеңә дә ялган вәгъдә бирмә,
Алдап сөйләп торма бүтәнгә.
Оныта алыр булсаң, оныт инде,
Бәйләп торма мине үткәнгә.
Үз-үзеңнән әрнеп…
Балкытыплар дусларыңның йөзен,
Тынын буып көндәш затларның,
Әлмәтләрдә байтак булды синең
Челтер-челтер көлгән чакларың.
Урамнардан ураганда һаман,
Сокланса да чордаш картларың,
Кабатланмый, онытылып бара
Чын күңелдән көлгән чакларың.

Көлгәндә дә куанычтан түгел,
Үз-үзеңнән әрнеп көләсең,
Ярый әле, әрнүләрне күңел
Төпләренә сала беләсең.
Шул бер сын…
Кышкы ак айларда
Йөрсәм дә кайларда
Һаман күз алдымда тик бер сын.
Шул бер сын, бер сурәт,
Җан өзгеч көй көйләп
Үзәккә үтүче бер тылсым,
Шул бер сын, бер тылсым —
Ниндидер серле моң
Син булмый кем булсын?
Кем булсын?
 

* * *

Әкият илләренә әйдәгәндәй
Агачларны ерып җил үтә.
Итәгеннән алтын яфрак түгеп
Урман иңләп йөри Көзбикә.

Мондый чакта дөнья өйрәткәннең
Бөтенесен читкә ташлыйсың.
Йә гел яшәмисең,
                  йә бөтенләй
Бүтәнчәләй яши башлыйсың.
Шул ук бакча…
Инде май да якынлаша,
Татлы җил исә.
Шул ук сирин, шул ук бакча —
Бар да искечә.

Шул ук бакча, шул ук капка,
Шул ук шомыртлар.
Барысы да элеккечә
Кебек бу йортлар.

Күпмеләрне күргән иде
Бу йорт, бу бакча.
Ихата шул,
         әмма инде
Хуҗалар башка.
 

* * *

Мин ничә яшькә кадәрле
Яшәрмен, дип күкедән
Сорамадым,
          күп түгелен
Мин үзем дә бик беләм.

Мин үзем дә әйбәт беләм
Аз калганын елларның.
Тик күренми иге-чиге
Мин язасы җырларның.

Иң кирәген йомгакларга
Ничек кенә өлгерим?
Сорамыйм ич, әйтмә, күке,
Аз калганын гомернең.
 

* * *

Өемгә яшерәм бөдрәсен чәчемнең,
Туздырсам, килешмәс шикелле.
Әллә бу, яшьлегем, китүеңме 
синең,
Әллә соң бу синең китүме?

Күлмәгем итәген тектерәм
      тезтүбән,
Кыскасы килешмәс шикелле.
Әллә бу, яшьлегем, китүеңме 
синең,
Бөтенләй, бөтенләй китүме?

Төсләрнең ачыгы — зәңгәре, яшеле
Юылган, югалган шикелле.
Әллә соң чынлап та, чынлап та, 
яшьлегем,
Бу синең китүме,  китүме?
 

* * *

Кем затымны минем бер татыган —
Күкләр ирек бирми аңарга,
Сөюемне минем ботарларга,
Йөрәгемне минем таларга.

Исемемне минем бүлгәләргә,
Алышырга бүтән тән белән?!
Кем затыма минем бер кагылган —
Ул минеке инде мәңгегә.
 

* * *

Ой, буранлы килде бу гыйнвар!
Тик хәтерлим буран сарганын.
Йөрәгемне шунда урладылар,
Йөрәгемне саклый алмадым.

Ә ул зарлы, моңлы, җырлы иде,
Белмим хәзер нинди хәлдәдер…
Бу юлгысын күтәралмас инде,
Йә бозга, йә утка әйләнер.
 

* * *

Таң балкышы, күрәм, артка чиккән,
Кичке зәңгәр җиргә сарыла.
Авыраю микән, ару микән? —
Хәлсезләнеп куллар салына.

Менәм генә дигән үрләреңне
Шул хәлсезлек куя киртәләп.
Өзелүе мәллә көйләремнең?
Иртәрәк бит әле, иртәрәк.

Нигә шулай ашыгып куа вакыт?
Бетмәгән эш шактый бит әле…
Мәрхәмәтсез картлык!
                 Шыксыз картлык!
Читләбрәк безне үт әле.
 

* * *

Бергә үткән уртак җәйләр булган,
Бергә яшәү, әмма «законсыз».
ЗАГС өстәленнән сиңа хокук
Алып киткән бүтән хатын-кыз.

Сиңа минем хакым булмаса да
(Синең дә бит миңа хакың юк!),
Йөрәк сине үзенеке саный,
Йөрәккә бит аңа закон юк.

Акыл тыя, йөрәк һаман сөя,
Табынганы аның син бары.
…Бәргәләнеп шашкан тоткын тәннән
Ишетелә зынҗыр чыңнары.
 

* * *

Өздереп-сөзеп карадың
Керфекләр арасыннан,
Өзелеп-сөзеп караган
Шул утлы карашыңнан
Икебез өчен туачак
Уртак җыр ага сыман…

 

Нигә кирәк…

(җыр)
Кайдан килде тагын шундый уйлар?
Ник үткәнне искә төшерү?
Сиңамы соң миннән гафу сорау?
Сиңамы соң миннән гафу сорау,
Миңамы соң сине кичерү?

Ул көннән соң узды ничә еллар,
Чигәләргә сибеп көмешен…
Сиңамы соң миннән гафу көтү?
Миңамы соң сине гафу итү?
Безгәме соң кабат килешү?!

Нигә кирәк соңлап аңлашулар?
Нигә кирәк җанны актару?
Безгәме соң кабат кавышулар?
Кайтамы соң кире аккан сулар,
Безгәме соң аны кайтару?
Безгәме соң язны кайтару?!
 

* * *

Бөтен нәрсә чиратында килә.
(Килер ул көн үзегезгә дә.)
Тик җанымның бүген рәнҗүләрен
Гафу итмим берегезгә дә.

Моңа кадәр әле бу дөньяга
Яралганга хатын-кыз булып,
Беркайчан да йөргәнем юк иде
Беркемгә дә рәнҗеп, тузынып.

Рәнҗеттегез бүген, кылганыгыз
Ерак тора гомум сүзләргә.
«Тигезлек»не шулай тигезләүне
Гафу итмим берегезгә дә!

Хатын-кызны 
«йомшак сорттан» диеп
Хаталанган шуны оныткан:
Беркайчан да куанычка тармас
Каһәренә аның юлыккан.
 

* * *

Болгар кызларының табынганы 
  ерак миннән,
Күк йолдызларының кануннары
          ерак миннән,
Сәбәпләрен аның аныклыйм соң
             сорап кемнән?
Фәкыйрь көе килеп, 
             фәкыйрь килеш 
                  китәм җирдән…
 

* * *

Табынмадым беркайчан да
Талап алынган таҗларга,
Сатып алынган даннарга,
Урлап алынган малларга
Табынмадым беркайчан да.
 

* * *

Үкенмә син мине сөюеңә
Мин яратканга да үкенмә.
Тәүге сөю мәңгелеккә китми
Һәм яңадан кайтмый беркемгә.

«Мәңгелеккә» диеп ант эчкәннәр
Алдашалар алар барсы да.
Ялганчылар алар ил алдында
Һәм гөнаһлы Алла каршында.

Хак Тәгалә үзе тараткан да
Үзе кушкан икән бу көндә:
Үкенмә син мине яратканга,
Минем сөюгә дә үкенмә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8405
    1
    107
  • 8862
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9832
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 сентябрь 2020 - 09:42
    Без имени
    Шамсия ярата белмэгэн,анламыйда яратунын ничек булганын.
    Парлы ялгызлар
  • 30 сентябрь 2020 - 15:34
    Без имени
    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.
    Күз белән каш арасы...
  • 30 сентябрь 2020 - 16:46
    Без имени
    Ике тиле...
    Парлы ялгызлар
  • 29 сентябрь 2020 - 20:37
    Без имени
    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!
    Яшел кар
  • 28 сентябрь 2020 - 10:18
    Без имени
    Гел белмэсэ бик эйбэт. Бер ачуланышканда йорэк озгеч сузлэр ишетэсегез килмэсэ белдермэгез. Иргэ таянган иделгэ таянган дилэр. Таяк та бер ата. Гомер озак.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...