Логотип
Шигърият

​Күңел тәрәзәмне ачтым... (+ видео)


Аның шигырьләреннән хисләр, фәлсәфә, дөньяны хатын-кыз булып кабул итү, яктылык, җылылык, гадилек саркыла. Кыска шигырьләренә тирән мәгънә салынган. Аларда – көтелмәгән чагыштырулар, яшендәй ялтырап киткән фикерләр, төсле җырлар... («Җанымдагы барлык каралыкны шигырь белән юып төшерәм», «Алсу күңел, әйдә, түгел!», «Фәлсәфә... Бар дөньясы әллә рәшә?!») Рәзинә Мөхияр иҗаты бу... Студентларының яраткан остазы, хезмәттәшләренең зирәк һәм акыллы сердәше, Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Хәйбрахман кызы бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен уздыра. Аның дөньясында бүген чәчәкләр, җыр, шигырь тантана итә.
 

Гомер-елга

Ә гомерләр шундый кыска!
Алып булмый бит бурычка.

Үткән көннәр кире кайтмый,
Гомер-елга кире акмый.

Хәтер-сандык нидер саклый,
Күңел-вөҗдан үзен аклый.

Кайтыр идем бала чакка!
Язар идем аны акка...

 

* * *

Ак күлмәкле ромашкалар
Тирбәлә аланнарда.
Ромашкалар бер юаныч
Адашып калганнарга.

Аланнарны ап-ак иткән
Актан-ак ромашкалар.
Һәрберсенең күзләрендә
Кечкенә кояшкайлар.

Аклыкларны, пакьлекләрне
Ромашкалар яклыйлар.
Әйтерсең лә каралыктан
Бу дөньяны саклыйлар.

Ромашкаларга карыйм да
Җаннарымны агартам.
Әллә нигә, әллә нигә
Аклыкларны яратам.
 
 

Күңел тәрәзәсе

Күңел тәрәзәмне ачтым
Сак кына.
Күңел тәрәзәмне ачтым
Чак кына.
Тутырыплар ачсам, кунар
Тап кына.
Күңел түремдәге чәчәк
Ак кына.
Изге, серле уйлар белән
Бак кына.
Җәй башы
Табигатьтә
Җәйләр башы...
Җәйнең шулдыр
Йөзек кашы.

Җәй башында
Дөнья ямьле.
Чишмәләрнең
Суы тәмле.

Ямь-яшелдән
Урман-кырлар.
Күреклеләр,
Нык горурлар.

Ягымлырак
Кояш, Ай да.
Җан рәхәте
Җәйге айда.

«Кайда минем
Җәй башым?» – дип,
Кемдер кинәт
Уйлап куя.
 

Җәйге челлә

Җәйге челлә. Кызган бөтен дөнья:
Җире, ташы, агач, кояшы.
Бәргәләнә кеше бу тәмугта –
Әллә яңгыр булып коясы?!
Бу теләкне ничек тыясы?!
Яңгыр булып явыйм, тыймачы!
 


Үзем беләм

Бу язмышым
Миңа язган.
Авыр димим,
Җиңел димим –
Алга атлыйм.
Мин үтәсен –
Беркем үтмәс.
Мин күрәсен –
Беркем күрмәс –
Читләр белмәс.

Авыр чагын
Сабыр үтәм.
Җиңел чагын
Җырлап сүтәм –
Шатлык көтәм.

Миңа язган
Бу язмышым.
Авырлыгын,
Җиңеллеген
Үзем беләм.
 


Сагышланам

Шигырь яздырыйм диепме,
Сагыш чорный күңелне.
Сагышларым моңнар булып
Инде күпме түгелде?!

Сагышлана никтер күңел,
Әле җәй бит югыйсә.
Җанымның иң төпкеленә
Инде көзге җил исә.

Сагышланам ничә көннәр,
Сагышларым – сап-сары.
Сагышларым эретәме –
Эри күңелнең кары.

 

* * *

Җил-давылда алмагачның
Алмалары өзелә.
Күңелемнең җимешләре
Алма кебек җил-давылдан
Өлгереп тә, өлгерми дә,
Бер-бер артлы туктамыйча
Өзелә дә өзелә,
Шигъри юлга тезелә.
 

Синең тавыш

Синең тавыш
Колагымда,
Уйларымда
Һәм җанымда
Синең тавыш.

Тавышыңның
Бар төсмере,
Бар төсләре,
Бар хисләре
Миңа таныш.

Синең тавыш
Ягымлы да,
Кайчак кырыс,
Кайчак йомшак...
Күптән таныш...

Синең тавыш
Җырдай моңлы,
Айдай нурлы,
Үзе серле,
Әллә сагыш?!

Синең тавыш
Яңгыравык,
Чишмәдәй саф,
Колакка наз –
Үзе табыш.

Синең тавыш...
Күптән таныш:
Әле сагыш,
Әле табыш –
Синең тавыш.



Җаныңда сакларсың

Син мине эзләрсең,
Эзләрсең, күзләрсең
йөземне,
күземне,
сүземне,
эземне –
үземне.

Эзләрсең, күзләрсең...
Күзләрсең, тапмассың
йөземне,
күземне,
сүземне,
эземне –
үземне.

Күзләрсең, тапмассың,
Җаныңда сакларсың
йөземне,
күземне,
сүземне, эземне –
үземне.


Минем әле...

Минем әле бәхетләргә тулган
                                      чагым,
Минем әле бәхетләргә чумган
                                      чагым.                   

Минем әле бәхеткә юл ярган
                                      чагым,
Минем әле бәхетемне язган чагым.
Минем әле күгем аязланган чагым,
Минем әле шундый нык назланган 
чагым.

Минем әле бары язларымда чагым,
Минем бәхет кошым ярларымда 
чагым.
 

Керим димә

Керим димә йөрәгемә
Моңнар булып,
Болай да моң тулы күзләрем.

Керим димә йөрәгемә
Сагыш булып,
Болай да сагышлы йөзләрем.

Керим димә йөрәгемә,
Кермә, кермә!
Болай да авыр бит көзләрен.
Алмалар исенә исердем
Алмалар исенә исердем,
Яшьлегем хисләрен кичердем.
Кулымда кып-кызыл алмалар:
Яшьлекне исемә төшердем.

Алмалар исенә исердем,
Яшьлекне уемнан кичердем.
Үзәкне ничә ел өздереп,
Алмадай ул ярны ник сөйдем?!

Алмалар исенә исердем,
Яшьлектә калган син бер серем.
Алмалар тәгәрәп киттеләр:
Язмышым сызыгын күчердем.
 


Кояш баешы

Кояш баешы –
Көннең сагышы.
Ай калка икән –
Төннең табышы.
Ай да, кояш та –
Гомер агышы.
Бер генә юл
Бер генә юл язып куйыйм
Дәфтәрем битләренә.
Чәчәк чиккән төсле булыр
Кулъяулык читләренә.

Чәчәк бәйләмнәре кебек
Шигырьдә һәрбер сүзем.
Шатлыклы, изге нур итеп
Кабул итәрләр үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар