Җиһаннардан сафлык сирпелгәндә

Сагыну
Энәләрне озын саплавымны
Ерак китәсемә юрадың.
Көлдем генә, әни, ул сүзләрдән,
Мин юллардан куркып тормадым.

…Ак юрганга төрәм сабыемны,
Буран дулый – сулыш алмаслык.
Бик сагындым, әни, бик сагындым,
Ара ерак, кайтыр юл ябык.

…Энәләрне озын сапламагыз,
И сеңелләр, сезгә сүзем шул.
Өннәремдә зарыгып көннәр саныйм,
Төшләремдә – күрәм кайтыр юл.
 
Чыршы сагызы
Хуш исле чыршы сагызын
Татыганыгыз бармы?
Сагызга йөри идек без,
Ера-ера ак карны.

Салкын җилдән качып кына
Шырпы кабыза идек.
Чыршыларның «кәрәз»еннән
Сагыз агыза идек.

Ут үрләтә алмаганда
Туңа иде куллар да,
Адашкан чаклар да булды
Тирән карлы урманда.

Карлар яуса, күңел һаман
Чыршыларны сагына.
Сагыз коеп килер идем,
Кайтып балачагыма.
 
Казлар киткәндә
Кыйгак-кыйгак кыр казлары оча,
Канатлары тия болытка.
Әйтә, гүя, алар: «Без китәбез,
Язда каршыларга онытма!»
Ә мин тавыш бирәм, хушыгыз, дим,
Арымагыз, җитез очыгыз,
Чит җирләрдә газап чикми генә,
Сизелмичә үтсен кышыгыз.

Мин көтәрмен сезне алсу таңда,
Бөре ачкач зифа ак каен,
Онытмагыз кире кайтырга сез,
Мин көтәрмен сезне яз саен.

Кыйгак-кыйгак, диеп, саубуллашып,
Зәңгәрлеккә кереп чумдылар,
Моңсу булды шулчак, керфегемә
Бөрчек-бөрчек яшьләр кундылар.
 
Тәүге яңгыр
Тәүге яңгыр ява – ләйсән яңгыр,
Вәгъдә итеп муллык буласын.
Шифасында коенасы килә,
Саклап ата-баба йоласын.
Җиһаннардан сафлык сирпелгәндә,
Ничек инде түзеп торасың?

Хәтер тузаннарын юсын әле,
Кары-бозы китсен күңелнең,
Хисләремә дәва булып иңсен,
Чиксез шатлык булып түгелсен.
Пакьләнергә чыктым, сафланырга, –
Њзгәрермен, менә күрерсең!
 
Күңел бакчамда
Иңнәрдә – канатлар,
Их, килә очасым,
Күңелем биеккә омтыла.
Ә юллар бүленде,
Ах, йөрәк теленде,
Тамакта чеметем ком тора.

…Канатсыз күңелдә
Чәчәкләр үстердем,
Хисләрем тулышты бөрегә.
Бакчама ашкынам,
Ашыгам, ашыгам
Дөньяны гөлләргә төрергә.
 
Бәхет кайда?
Бәхет кайда? Кешеләргә
Кирәкле булудадыр, –
Булдыралган кадәр күбрәк
Игелек кылудадыр.

Бәхет кайда? Һәрвакытта
Елмаеп торудадыр.
Тормышыңа шөкер итеп,
Догалар кылудадыр.

Бәхет кайда? Мәңгелеккә
Яшьлектә калудадыр,
Йолдыз булып, иксез-чиксез
Хыялда янудадыр.
 
Сине таптым
Күк йөзендә күпме йолдыз яна,
Чаткылары минем күңелдә.
Ярый әле Җирдә сине таптым,
Сине күрдем шушы гомердә.

Мәхәббәтне хыялында йөртеп,
Очратмаган күпме ялгызлар.
Парсызларга сөю вәгъдә итеп
Күзен кыса күктә йолдызлар.

Ярый әле Җирдә сине танып,
Илаһи нур таптым өр-яңа.
Күңел күзләремне ачтың мәллә? –
Гашыйк булдым кабат дөньяга.

Көзләр килде алтын төсләр белән,
Кышлар тора энҗе-мәрҗәннән.
Елмаюың оҗмахларга дәшә,
Күз карашың – дәва әҗәлдән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 3 июль 2020 - 13:44
    Без имени
    Бик дорес эшлэгэнсез.Э мин хэзер генэ анладым уземнен зур хата ясаганымны.Балалар этисез усмэсеннэр,ирле булыйм дип яшэлде.Кыланмаганы калмады,туздем.Ат кебек эшлэдем,декретныйда да утырмадым.Тик исэнлек кенэ калмады. Эйтэсе килгэн сузем шул,ана соте белэн кермэгэнгэ,тана соте белэн генэ керми дилэр.Булмаган кеше белэн яшь гомерегезне эрэм итмэгез.Унга чык,унганчы чык диядер иде бер таныш эбием.
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
  • 3 июль 2020 - 14:36
    Без имени
    Иииии,Голназ,минем этиемнен яраткан сүзе иде инде ул ка-ба хэт,эллэ бөтен эбилэрдэ шулай микэн,саф мишэрсэ сүз тезмэлэр белэн сөйли бит эбиен, безнең яктан икэн,мишэрстан ягвннан
    Әбием
  • 6 июль 2020 - 00:01
    Без имени
    Аерылып дорес эшлэгэнгез. Минем язмышым да нэкь шулай булды. 16 елдан сон, ике бала белэн аерылганыма да 15 ел вакыт узган. Укенмим,авырлыкларны жинеп чыгуыма шатланып яшим.Балалар булу - зур бэхет, тормышка тулылык ости. Сезгэ сэламэтлек, унышлар телим.
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
  • 3 июль 2020 - 14:37
    Без имени
    Язып бетерэ алмадым эле,исэнлек-саулык бирсен Раббым
    Әбием
  • 3 июль 2020 - 14:39
    Без имени
    Бу язма - хикәя дә, тормыштан алынган кыйсса да. Һәм ул матур, әдәби тел белән язылган. укырга рәхәт. Бал белән май ягылган ипи кебек, рәхәтләрнеп укыйсың да, «йотып» та җибәрәсең. Авторга рәхмәт. Гомумән, Зәрия ханымның язмалары грамоталы, әдәби тел белән язылган була.
    ​ Мин сине шундый сагындым!
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...