Елмай да син язга...
Илүсә, Ильмира, Алсу, Ләйлә... Шигырь җиле кагылган бу кызлар – Казан федераль университеты студентлары. Лекцияләрдән соң китапханәгә чабалар, тулай торактан әдәби кичәләргә ашыгалар, редакцияләрдә кайнашалар. Хыялый, тынгысыз, тиктормас кызлар янып шигырь яза, яндырып шигырь укый. Һәм, әлбәттә, Яз, Яшьлек, Ярату турында...

Алсу Нургатина
Күрмә
Кичләр төшсә, сине уйлап йөрим,Колагымда көлгән авазың.
Бер кочаклар идем сине, шашып,
Сугып ватып акыл фаразын.
Онытылмас бер хатирәң булыйм,
Егет башың белән елаткан.
Төн йокыңны бишкә, унга бүлеп,
Бер уятып керсез елмайткан!
Миңа якын да син, ерак та син,
Кадерле дә, кайчак беркем дә.
Сине аңлый алмыйм, кайвакытта
Син хакыйкать – сыйган бер төнгә!
Янәшәңдә синең мин кыланмыйм,
Үз-үземнән гафу үтенгән!
Оныта алмас бер хатирәң булыйм...
Гашыйк кына булма... Үтенәм!..
Париж көтә!
Тынгы табармын күк, онытсам берСиңа булган җылы хисләрне.
«Эр» хәрефен, «гыйр» дип көлә-көлә
Париж дигәнебез, истәме?
Ничек онытыйм икән хыялларны,
Шашып җанга сеңгән бу март кичен.
Уртак хисләр Марс кырына илткәч,
Сөенгәндер Париж безнең өчен.
Ул көткәндер безнең аңа таба,
Илләр, юллар урап килгәнне.
Париж урамында бәхет табып,
Мәхәббәттән шашып йөргәнне...
Синнән качам, хистән качып булмый,
Әйт ни соң бу, суккан каһәре?!
Тукталышлар тына, безнең өчен
Казан хәзер Нью-Йорк шәһәре.
Әйләнәм дә кайтам бу хисләргә,
Тынгы бирми уртак хыяллар.
Күңел әрни, нигә хисләр түгел,
Тик хыяллар уртак булганнар.
Бәхетеңнән тыным тоясыңмы,
Ни уйлыйсың ялгыз калганда?!
Хисләр үлә. Хисләр тына, ләкин
Париж көтә безне һаман да!
...сиңа
Сине сөйгән бүгенгем бар,Һәм бар синле үткәнем.
Синсез аткан таңнарымда
Синле-синле төшләрем...
Сине куган хакыйкать бар,
Сине көткән кичләрем.
Синең сансыз уйларыңда
Сине сөйгән хисләрем.
Син дип янган уйларым бар,
Бар җанымны өткәнем.
Күзгә тулган тын халәттә
Син бүгенгем, үткәнем...
Карасымы, ярасымы
Син дип сызган күңелнең?
...Сине сөйгән үткәнем бар,
Сине сөйгән бүгенгем.

Ильмира Камаева
Хыялым
Кеше һаман яктылыкка үрлиКүңел өметләнә
Хыялга...
Таң кояшы кебек күңелемдә
Һәр иртәдә хыял
Уяна...
Яңа яуган кардай бер гөнаһсыз
Яшик әле, әйдә,
Башкача...
Тормыш китабының шул битләрен
Икәү бергә языйк
Язгача...
Ә язларда туңган йөрәкләрдә
Сөю ялкыннарын кабызыйк!
Хыяллар...
Тал песие арасыннан язын
Яшел күзләр гүя
Елмая...
Ә бу минем синле язым
Апрель җиле чәчем таратканда,Янәшәмдә минем син идең.
Язлар гөлләр булса гына ямьле,
Синең өчен яшим, бел, – дидең.
***
Син кайда?Җәйдәме? Көздәме?
Күптәннән гел сине
Эзләдем... Тик менә,
Яңгырмы юган шул
Синең ул якты эзләрне.
Атса да утлардан суларга,
Гомерем буена эзләрмен
Бәхеткә илтәчәк ул юлны,
Офыктан һәр көнне күзләрмен...
Синдә яз һәрвакыт.
Мин менә яратам
Шул алтын көзләрне...
***
Синең белән минем ара –Чиксез диңгез.
Күпме еллар, күпме юллар
Синсез иде.
Үтте вакыт, күңел көтте
Сине генә!
Көткән бәхет килә диләр
Түземнәргә!
Ул көн җитте.
Синең белән минем ара
Бары өч сүз:
Мин яратам сине.
***
Ак кышларда яңа эзләр салыпКүңел күперемнән атладың...
Мәхәббәт юлларын таптарга
Җигелгән бәхетем атлары.

Илүсә Арикеева
***
Ялганчы Язларның учына кагылам –Эрече, бозланган күңелем!
Мине мең кичергән Күкләргә эндәшәм:
«Кабаттан хисләрдән җиңелдем...»
Кабаттан атладым бу таныш дөньяга,
Кызганмый йөрәкне мең җөйле.
Кирегә кайтасы юлларны онытам!
Тарата сагышны Яз җиле...
Уйларым уеңнан аерым
Хисләрнең җаныма җил кебекӘрнетеп бәрелгән чаклары.
Түзәмен.
Хыялны өзәргә үрелгән кулларга
Ишекнең тик ябык яклары.
Буш сүзләр бәйләме йөрәкнең
Авырткан җиренә тоз яга.
Еламыйм.
Уйларым уеңнан аерым!
Телимен БӘХЕТЛЕ булырга!
Сулыш
Тып-тын калып, зинһар, тыңла әлеЯзның ничек сулыш алганын.
Һәм берни дә миннән сорамачы,
Оеша алмас кебек ялганым.
Ә дөресен һич тә сөйли алмам,
Чөнки беләм, рәнҗер күңелең.
Елмай да син язга, күреп соклан
Төпсезлеген апрель күгенең.
Мин гаепле, беләм, синең алда.
Йөрәк үзен үзе танымас...
Күңелең тулы сорау,
син тик тыңла –
Ничек матур сулыш ала яз!
***
Көзнең исе чәчләремәСеңә бара әкрен генә.
Ә күзләрне төсләр үбә!
Сагындырган буяулар бу!
Өнсез калып иртә көздән,
Мин елмаям үз-үземә.
Ләкин авыр җәй өстенә
Шулай иртә юрган ябу.
Озатулар авыр сине...
Бик озакка. Бөтенләйгә?!
Күңелдәге моңны сизеп,
Сагындырган көзге төсләр
Сагышымны бүлешә күк,
Күзләремнән үбә-үбә.

Ләйлә Хәбибуллина
Нәни йөрәк
Синең нәни генә йөрәгең
Минем өчен бик кадерле.
(А. Мансуров)
Нәни генә йөрәк...Минем өчен бик кадерле.
(А. Мансуров)
Күпме сыйган анда
Олылары тәүге хисләрнең.
Иң түренә
Бөртек-бөртек җыйган
Иң-иң матурларын төсләрнең.
Нәни генә йөрәк...
Җиһан яктылыгын,
Әйтерсең лә, үзенә туплаган.
Меңәр кабат
Телгәләнгән дә ул,
Меңәр кабат янып туктаган.
Мәңге типсен,
Мәңге дөрләп янсын
Синең нәни генә йөрәгең.
Бар күңелең белән
Тоеп яшә
Шул йөрәкнең миңа кирәген.
* * *
Иңнәреңә кагылырга кыймый торам –Мин нидәндер һаман тыелам.
Кайвакытта сине кочар өчен
Җиргә яңгыр булып коелам.
Чәчләреңнән сине назлар өчен
Җылы җилләр булып мин исәм.
Бу дөньяда бик зур бәхетле мин,
Һәр көн саен барлыгыңны белсәм.
* * *
Мин бәхеттән сиңа таган ясап,Ай очына элеп куярмын...
Төннәреңне сагышлардан урлап,
Бәхет төсләренә буярмын.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.