Логотип
Шигърият

Белла Ахмадулина (шигърият)

Белла ӘХМӘДУЛЛИНА
Ант итәм
Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән:
Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр.
 Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә,
 Мондый болдыр өйдән генә олактырыр.

Яу киеме сыман синец сатин кулмәк
 Көчле, горур муеныңны алган буып.
Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм
 Кайгыларның тынып калган җыры булып.

Ант итәм шул сурәт белән. Сабый белән —
Исе китеп ник елмая соң ул бала?
Үлем шулай елмая бит алгысытып,
Гаеп төсе кала садә чалымнарда.

Ант итәм мин хатирәңнең аһы белән.
Авазыңнан буылдым мин, хәлдән тайдым.
Синең сызыкчалар — минем тамагымда,
 Тыннарыма капланды зур, кара кайгың.

Ант итәм мин җанда синең барлык белән.
 Йөрәгемә сине һаман урлаганмын,
Онытканмын — син бит бары Тәңренеке,
 Тәңренең бит синдәйләре бик аз аның.

Мин ант итәм хәлең беткән мәлең белән — 
Ачлык — кусе, аның сиңа теше утте.
Мин ант итәм җандай газиз ватан белән — 
Гәрчә ватан сине җирдә ятим итте.

Африкалы даһи Тверь бульварында
 Сабыйларга уйчан карап, башын игән —
Үз башыңа шулай гашыйк булдың аңа.
Мин ант итәм син яраткан даһи белән.

Сагышлыдыр җәннәттәге ялың синең —
Юктыр газап, юктыр иҗат тирән җирдә.
Мин ант итәм Алабугаң фаҗигасен
 Алабугаң белән синең утерергә.

Оныкларның йокылары тыныч булсын.
Юкса, төнлә әбиләре гел куркытыр:
«Йокла, улым! Йокла, кызым! Тик ятмасаң,
 Алып китәр сине Алабуга-сукыр!»

А, килер ул — озын, салкын кармавычлар! 
Яныма ук килеп кенә җитсен бары — 
Сытачакмын дагаланган итек белән,
Кирәк ту гел миңа хөкем карарлары.

Бугазына батып керер минем табан.
Хәшәрәтнең шома, салкын тәне дымлы.
 Көйдерерләр яшел, зәһәр агу булып 
Карындагы балалары табанымны.

Койрыгында җитлеккән бер яралгыны 
Ыргытырмын җиргә — җир бит төпсез икән.
 Маринаны уксез улемнәргә илткән
 Болдыр хакында мин улчак һич суз әйтмәм.

Мин ант итәм. Ә хәзергә тирән кое
 Төбендәге бака сыман, караңгыда
 Соры кузен миңа текәп, инде мине
 Үтерергә ант итәдер Алабуга.

60 нчы еллар.


Варфоломей төне

Оеп яңгыр ява... Сәер бер уй
 Дер селкетә минем куңелне:
Суеш барган чакта туган сабый
 Шәригатькә хыйлаф тугелме?

Кан туена изге Варфоломей
 Бәндәләрне дәшкән ул төндә
 Яңа туган сабый елаганны
 Ишетмәде бугай беркем дә.

Елады ул янган ике утның
 Уртасында калган хәлендә — 
Гугенот та тугел әлегә ул,
Католик та тугел әлегә.

Аңсыз бәти, табигатьнец әле 
Сайрап карамаган бер кошы — 
Суелганның бугазыннан чыккан 
Сулыш булды тәуге сулышы.

Бал-ширбәтләр купме каптырсаң да
 Булмас инде, әби, сыйлама —
Яшь канында аның чит сулыш бар, 
Татлырак шул канлы тын аңа.

Тәмле тамак — һаман шуны сорый,
 Аңламый тән яман ялгышын —
Ул йотлыгып һаман йота шулай 
Суелганның бугаз сулышын.

Диннәр өчен, һәлакәтләр өчен
Һичбер гаебе дә юк аның,
Үпкәсенә рәхәт — сулый бирә 
Сизми канлы сөрем йотканын.

Балачакмы, кара явызлыкмы — 
Кем йоклата төреп юрганга?
Сабый кургән төшне азгын итә 
Палач та һәм канлы корбан да.

Бу дөньяга кузен ачкан мәлдә 
Әверелер агу язмышка.
Ни ул шөһрәт — адәм утеруме?
Йә улуме? Ни дип кан куша?

Данмы әллә черу бер кол булып?
 Суеп-кырып кеше даулый дан. 
Курыкмыйча бала тирбәтәсез, 
Курыкмыйсыз бугай сабыйдан.

Борчылмагыз уянганда сабый 
Йокысыннан елап, сискәнеп —
Кан эчәргә әзер сөт тешләре 
Уртка гына тиеп киткәндер.

Курыкмагыз, агач арасыннан 
Котны алып кемдер караса —
Явыз назда тибрәп-тибрәп ускән 
Бәләкәчләр генә ләбаса.

Хәер, бәлки шулай, бутән язмыш 
Таләп итеп сабый елыйдыр,
Йөрәк яргыч афәт авазлары 
Зәгыйфь бугазына сыймыйдыр?

Сузгә сыймас бу коточкыч аваз, 
Сыймас аваз һичбер нотага.
Хәер, чуп-чар бит бу! Нибарыасы
 Утыз өч мең гугенот кына...

Лунатиклар

Тәкәббер һәм ерак ай калка да
Ялгызлыгы өчен уч ала —
Һәм кулларын сузып, Лунатиклар
Ай артыннан төнлә кузгала.

Кыргый зиһен канатларын җәеп
Һәм арынып дөнья йөгеннән,
Үтә куренмәле сәер җаннар
Оча төннең айлы кугеннән.

Ерак айның салкын балкышы кук
Ерак сәнгать дәшә мине дә,
Берни вәгъдә итми алҗашка ул —
Әмма дәгъва итә куңелгә.

Газапларын җиңә алырмынмы?
Гузәллеген тоеп булырмы?
Балкып торган айның серле нурын
Җисем итеп коеп булырмы?


Оранжерея чәчәкләре

Чәчәкләр усә ышыкта,
Гел җылыда назланып —
Тәмле тамак — тамырлар тук,
Нәзберектер таҗлары...

Затлы сыйлар белән генә
Сыйлыйлар ул гөлләрне,
Елмайсын, дип, миләушәнең
Коцгырт-сары кузләре.
Яктырталар, җылыталар
Мамык сыман тутәлне —
Ышыкта ускән гөлләрне
Кызганалар микәнни?
Ни шатлыкка усә алар
Иртәсен дә, кичен дә? —
Бәйрәмнәрдә, тантанада
Буләк булыр өченгә!

Аяныч ла язмышлары...
Юк, бәхетле тугелләр —
Беркайчан да чын бакчадай
Аңкый алмас бу гөлләр.

Тоймас алар шөпшәләрнең
Таҗда бәллу иткәнен —
Аңламыйча китәр алар
Җир дымының чын тәмен...


Кәләш

Кершән бөркәнчек ябынган
 Кәләш буласым килә,
Моңсу буласым килә һәм 
Көләч буласым килә.

Боздай салкын балдак кигәч 
Китсен тәнем тетрәнеп,
Бәхет теләсеннәр безгә 
Тустаганнар кутәреп.

Улларыгыз куп булсын, дип, 
Теләкләр теләсеннәр,
Дуслар буләкләрен кая 
Куярга белмәсеннәр.

Кулмәк-чулмәк, савыт-саба — 
Бик куп буләк салсыннар... 
Кеше хатыны булганчы 
Биттән убеп калсыннар.

Куз яшедәй чиста шәраб 
Тамсын ак кулмәгемә, 
Шатланып һәм сагышланып 
Утырыйм турдә генә.

Куркыныч та, кызык та бит
 Алда ни көтә мине?
Елый да елый әнием...
Әнием, тукта инде!

...Затлы киемем салдырып 
Ташларлар караватка.
Рәхәт, сине убәргә дә 
Оялып торган чакта.

Курше булмәдә табынны
 Җыештыралар бугай...
Инде безне тагын ниләр
 Көтә икән? Йә ходай...

ЗӨЛФӘТ тәрҗемәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар