Логотип
Шигърият

Ачыйм сиңа күңел ишегемне…

Ренат Харис турында сүз барганда, Тукаебызның мәгълүм юллары искә төшә: «Мин бит ... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит...» Әйе, Ренат Мәгъсүм улы Харисов – Ренат Харис та нәкъ шундый күпкырлы шәхес. Киң җәмәгатьчелеккә ул  шагыйрь булуы өстенә дәүләт эшлеклесе, сәясәтче буларак та билгеле. Берничә чакырылыш рәттән Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган, биш ел Дәүләт Советы рәисе урынбаса-ры булып эшләгән еллары рес-публикабызда милли күтәрелеш чорына туры килде. Татарстанның дәүләт символларын да аның җитәкчелегендәге комиссия раслады. 

«Исемсезләр» шигъри романы, күпсанлы поэмалары Ренат Харисны киң эрудицияле, иң катлаулы жанрларда иркен иҗат итәргә сәләтле шагыйрь итеп танытты. Аның югары сәнгать әсәрләре тудырырга омтылышы да күңел байлыгының, фикер тирәнлегенең чагылышы. Композитор Резеда әхиярова белән берлектә иҗат иткән «Шагыйрь мәхәббәте» операсы, Ренат Харис либреттосына куелган «Кыйссаи Йосыф» балеты  –  болар татар мәдәни тормышында олы вакыйга булды. «Кыйссаи Йосыф» балеты өчен ул Россиянең Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 
«Шигырь язган каләм белән» дип аталган китабын кулына алучылар шагыйрьнең рәссамлык сәләтенә дә сокланмый калмас. Шигырьләрендәге сурәтлелек аның дөньяга рәссам күзләре белән каравыннан килә икән ләбаса. 

Халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ренат Харисны юбилее белән котлап, укучыларыбызга аның бер шәлкем мәхәббәт шигырьләрен  тәкъдим итәбез. Мәхәббәт лирикасы шагыйрь иҗатының гомерлек таҗы. 

Илсөяр ИКСАНОВА


 

Елларны санамыйча

Минутларны санамыйча
эшләүләр, авырсынып,
кайнар май булып яндырды
күңелнең кавырсынын.

Сәгатьләрне һәм көннәрне
уздырырга дип тизрәк
Аллага ялвармый калган
кеше дә Җирдә сирәк.

Юкса, гомер дулкыннарын
куу гуждай диңгезгә
бәхет китермәячәге
билгеле һәммәбезгә...

Бары синең белән генә
җан рәхәтләнеп оча –
канатлар канасалар да,
елларны санамыйча!
 


Уятса иртәләр

Уятса иркәләп
кояшлы иртәләр,
аңда да, алда да
юыла киртәләр,
һәм атлап китәсең
тап-такыр юлдан син –
һәм матур, һәм батыр,
һәм дәртле, елдам син!

Уянсаң караңгы
бүлмәдә каранып,
ак уйлар, хыяллар
китәләр каралып,
атлаган аягың
югалта маягын...
һәм язмыш тоттыра
сукырлар таягы...

Уят син елмаеп:
Кояшым! Аем! – дип, –
сөюем көчәя
һәр мизгел саен, – дип,
дөрләгән учактай
ал да син кочаклап...
тормышны җәннәткә
әйләндер шул чакта!

 

Рәхәт ирексезлек

Ирексезлегемнән мәхрүм итмә –
башка тормыш миңа кирәкми,
тышау киеп, бәхет дөньясында
рәхәт кичерергә өйрәттең.
Кайчакларда мин тышаусыз 
                             калдым,
тезген тартуны да тоймадым.
Дүрт тарафым биш кыйбла булгач,
чиксез бушлык җанны кыйнады.

Мәхәббәтнең кысаннан да кысан
зиндан икәнлеген күрәмен...
ә шулай да, бар ирекне ташлап,
шул зинданга барып керәм мин.
 

 

Күз нурлары шигырь яза

I
Күз нурларым күзең карасына
кайнар шигырь яза, сизәсеңме?
Ник телеңә аны төшермисең –
күрмисеңме, әллә түзәсеңме?!
ә мин көтәм, синең тавыш булып,
кайтавазлы сүзем яңгыравын...
һәм ишетмим – 
              йә син телсез, хиссез,
йә булмаса бүген саңгырау мин...

II
Күз нурларың синең шигырь яза
күзләремнең комсыз карасына –
бармакларың тузанлы тәрәзнең
пыяласы буйлап бара сыман.
Эчке яктан торып укыйм шигырь –
якты керә һәрбер хәреф-эздән...
җан-дөньяны якты тотар өчен
тузан сөртү кирәк хистән-сүздән...

 

Ачыйм мәллә?

Ачыйм  сиңа күңел ишегемне.
үзем инде анда керәлмам...
Язмыш юлым, кайдадыр башланып,
бусагама эчтән терәлгән.

Бәхет юлын булмый ике кичеп…
Табылмаган нәрсә табылмас...
ә кешегә ләкин була ачып –
минем хаталарга абынмас!

Мин ул юлны тышка дәвам итәм...
ә син эчкә керә аласың,
һәм бәхетнең кайдан башланганын
шул җиһанда күрә аласың.


 

Төн күзе

Кара күзләренә карап төннең,
шигырь укыдым мин хисләнеп.
Тойган кебек булдым яшьлегемнән
бүгенгемә җилләр искәнне.
җылы җилне чама белми эчеп,
мин исердем бугай чак кына –
үз серемне үземә фаш итеп,
уйнадылар канда чаткылар.
«әле сөя алам!» дигән уйлар
оялдылар талган йөрәктән...
Шигырь эчеп исергән төн күзе
хискә буйсынырга өйрәтә...

 


Нинди мәхәббәттер

Нинди мәхәббәттер йөрәгемдә –
бөтенләем белән яратам...
Давылланган хисләр диңгезендә,
күзем йомып, йөзәм корабта.

Бер убылам упкын төпләренә,
бер чөеләм дулкын сыртына...
Чоңгыл карасыннан кояшкача
зәңгәр дөнья шаулап ертыла,

ташкын-ташкын булып, шуннан ага
җәннәт суы – эчеп туйгысыз...
«Йөрәк» дигән рульсез корабымны
шунда бора сөю тойгысы.

һәм ачыла миңа күк капусы...
Фәрештәләр җырлый тезелеп...
Бу дөньяга инде кергән идек
синең белән бергә без элек...

Кышкы буран төсле чәчләремә
язлы кулың синең кагылгач,
мин кабаттан шул дөньяга очам...
Мәхәббәтем минем тагын ач...

 

Көнчелек турында

Көнчелегең җаныңа ут салган –
йөзләреңдә ята сөреме.
Елмаюны ефәк пәрдә иттең,
һәм йөрисең шуңа төренеп.

Көнчелегең каш астыңда яна –
күз нурларың инде кап-кара
кисәү булып, җаным кояшында,
ләззәтләнеп, таплар актара.

Көнчелегең синең юк итәчәк
кешелеклелегең тамчысын...
Йөрәгеңдә яхшылык та бардыр?!
Ник син шуның юлын ачмыйсың?


* * *

Хатын-кызсыз өйләр – тәм-тозсыз,
учак – утсыз, суыткыч – бозсыз,
сыер – сөтсез, күңел – үксез,
шигырь – юк сүз!..

 


Алай карама миңа

Алай итеп син карама миңа –
яшер инде бераз хисеңне...
Уйлыйсыңмы әллә кайнар дулкын
боз җанына моның тисен дип?..
Бозмы анда, сүнгән күмерләрме –
күптән белмим инде үзем дә...
Бар акылым эреп бетте бугай
бәхет даулап очкан сүземдә.

Бал тапмаган бал кортлары сыман,
кайтып гөрли алар җанымда.
Алай итеп син карама миңа,
гаеп эзләп көчсез чагымнан.

Була, була гомер агышында!..
Мин бетмәдем ләкин, үтмәдем...
Мин бар әле, мин бар – тоя алгач
күзең белән әйткән үпкәңне...

 


«Гөнаһ»

Гөнаһ, гөнаһ, гөнаһ диләр.
Гөнаһ нинди сүздер ул?!
Ул сүзне белеп яшәүләр
бик тә күңелсездер ул!

Башны артка борып куеп,
алга чабу шикелле...
Гөнаһтан курку – гөнаһтыр! –
дигән якты шик килде.

әлбәттә, изге гөнаһтан!
җылыдан һәм тәмледән!
Шундый «гөнаһтан» башланган
һәм башлана һәр адәм.


 

Әй, сихерчем 

Якты йөзең белән яктырттың
язмышымның моңсу даласын.
Минем өчен мәңге-мәңгегә
син кояшым булып каласың...

Назлы күзең белән назладың
күзләремнең дымлы камышын.
Әйтә алам хәзер ышанып –
шатлык белән инде таныш мин.

Җылы сүзең белән җылыттың
күңелемнең сүрән көннәрен.
Чәчәк атты инде мәңгегә
бәхетемнең алсу гөлләре.

Әй, сихерчем минем,
          тылсымчым!
Сөюләрең генә
          булсын чын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар