Логотип
Шигърият

Аҗаганнар балкышы

Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин бар булмышы белән авыл баласы. Шуңа күрә аның язганнарыннан, юкәләрдән бал тамган кебек, хис тамып тора. Аның ул хисләре садә, ихлас кына түгел, бәлки, чын халыкчан да. Гәрчә белеме буенча физик булса да, ул шигырьләрен башваткыч формулалар рәвешенә китереп язмый. Чөнки ул гадилекнең бөеклеген аңлый белә торган игенче, җир кешесе. Әмма ул Җиргә, күктә йөзгән болытларга, урманда үскән агачларга, игеннәргә теләктәш, фикердәш, хистәш итеп караучы олы шагыйрь! Аның моннан ике дистә ел элек язган «Керим әле урманнарга» дигән җырын халыкның шатлыкта да, моңлы чагында да үзеннән бер дә калдырмавы шагыйрьнең бай иҗатына чын бәя бит инде. 

 

* * *

Җырлый-җырлый урак ура әнкәй,
Көлтә бәйли, куя сослымга,
Карап торсаң, һәрбер хәрәкәте
Гади түгел аның, тылсым ла!

Иген кыры аның каршысына
Үзе килә кебек иелеп…
Әнкәй кулы тигән һәр урында
Көлтә-көлтә кала игелек.
 

* * *

Мичтә чатнап чыбык, артыш яна,
Өйгә рәхәт җылы тарала,
Мич алдында әнкәй моңсу гына
Сый әзерли безгә табада.

Шул хатирә һаман истә минем,
Юкса хәтер күпне оныткан.
Ул елларда безне утлар түгел,
Әнкәйләрнең күңеле җылыткан.


* * *

Табынмый яшәми кеше –
Һәркемнең кәгъбәсе бар,
Кем беләндер бүлешергә
Саклаган алмасы бар.

Үз бәхетен таба кеше
Иманын тапламаса,
Шул алманы ятлар белән
Вакытсыз вакламаса.
 

* * *

Былбыл кебек зәңгәр күккә
Омтылган чагым була,
Ялгыз өянкеләр сыман,
Онытылган чагым була.

Омтылганда канатым син,
Онытылганда моңым син,
Гомергә күңелем күгендә
Талпыныр былбылым син.


* * *

Төнге аяз күккә карыйм
Сердәш эзләп җаныма,
Минут саен берәм-берәм
Яңа йолдыз кабына.

Кабына да җиргә бага –
Эзли үз сагынганын…
Һәрбер йолдыз үзе белә
Кем өчен кабынганын!


* * *

Синең күзләр һаман зәңгәр әле –
Зәңгәрлеген берүк җуймасын,
Минем күзләр күзләреңә карап,
Шул күзләрне күреп туймасын.

Җете бу зәңгәрлек күккә ашкан
Синең керфекләрең арасыннан,
Үсмер чакның керсез хыяллары
Чагыла күк синең карашыңнан.
 

* * *

Сокланып күзәтеп кенә
Аҗаганнар балкышын,
Тургайларның җырын тыңлап
Басу иңләп кайтышым.

Офыкта уйный аҗаган,
Серкә очыра арыш –
Табигатьнең туйда чагы,
Комачау итмим ялгыш!
 

* * *

Син минем өзмәгән алмам,
Чәчәк атмаган гөлем,
Алсу алмам, ал гөлем, дип
Мең кат кабатлый телем. 

Яумаган ләйсән яңгырым,
Чыгып килгән кояшым,
Кояшлы яңгырда килә
Йөрәгемне юасым.
 

* * *

Араларда хатлар йөрми инде,
Чоры үтте бүген хатларның,
Ерак калган яшьлек хатирәсе –
Синең хатларыңны актардым.

Әллә нәрсә булды йөрәгемә –
Шул хатлардан күңел нечкәргән,
Еллар үткән, хатлар суынмаган
Яшьлектәге кайнар хисләрдән…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гади генә сүзләр, әчтәлеге аның тирән. шигъри юллар, күңел түрендә уелып кала, уйландыра. Рәхмәт сезгә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гади генә дисәк тә сүзләрен... Йөрәккә якын сүзләр... Әнкәй, әнкәй кулы, көлтә- көлтә игелек... Тургай, былбыл, зәңгәр күк, ләйсән яңгырлар... Бала чактан истәлек... Рәхмәт !!!

      Хәзер укыйлар