Логотип
Фоторепортаж

«Сөембикә» журналы юбилее

Журналыбызның 100 еллык юбилее тантаналы бәйрәм кичәсе итеп Г. Камал исемендәге театрда уздырылды. Елмаюлар, җырлар, чәчәкләр, ихлас сүзләр... Шыгрым тулы зал редакция ветераннарын, журнал авторларын һәм хезмәткәрләрен, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучыларны, «Сөембикә»не юбилее белән котларга килгән мәртәбәле кунакларны бергә җыйган иде.

Юбилей тантанасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде: журнал тарихына күз салып, аның татар хатын-кызларын – милләт аналарын һәрьяклап тәрбияләүдәге роленә тукталып, йөз ел дәвамында хатын-кызларыбызның татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басмасы булып яшәп килгән «Сөембикә» журналын югары бәяләде, редакция коллективына иҗади уңышлар теләде. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә котлавын ирештерде. Аннары ул «Сөембикә»  журналистларына хөкүмәт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Журналны бәйрәме белән зурлаучылар арасында Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм итү фонды рәисе Нурия Һашимова, «Алмаз-холдинг» зәркән эшләнмәләр оешмасының генераль директоры Фәрит Гомәров тә бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлау сүзендә мәшһүр ханбикә Сөембикә исемен йөртүче журналны чын мәгънәсендә милләтебезнең йөзек кашы дип атады.

Милләт файдасына зур эшләр башкарган хатын-кызларга көмеш беләзек тапшыру – редакциянең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә башкара торган гамәле – тантананың матур бер мизгеле иде. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Филисә Хәкимова, җырчы, җәмәгать эшлеклесе, Халыкара «Сөембикә варислары» фестиваль-проектының авторы Гөлзадә Сафиуллина, Финляндиядә яшәүче милләттәшебез, «Исламия» җәмгыяте каршында эшләп килүче якшәмбе татар мәктәбе укытучысы Хәмидә Чайдам «Сөембикә беләзеге» иясе булдылар.

«Журналның 100 еллык юбилее – хатын-кызлар өчен генә түгел, бәлки бөтен татар халкы өчен бәйрәм. Залдагы кунаклар арасында колхоз авылының беренче тракторчысы, июль аенда йөз яшен тутырып килүче, гомер буе журналдан аерылмаган, килене Минлегөлгә рәхмәт укып яшәүче Мөкәррәмә Батуллина да булу бу сүзләргә җанлы шаһит.  «Сөембикә» тарихының бер гасырлык дәверен йомгаклап, яңа битен ачабыз. «Сөембикә» исемен кире кайтарганда басмабыз милләт аналары тәрбияләүне максат итеп ала. Без дә бу максаттан тайпылмыйбыз», – диде журналның баш мөхәррире Ләйсән Юнысова.
Әйе, гасыр бәйрәме булып күңелләргә уелып калды «Сөембикә» юбилее. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз – журналның якын дуслары барысы да шушы сүзне кабатлады: Оренбургтан – Мохтар Хәсәнов, Нурия Кәримова, Фирүзә Әбсәләмова (алар бүләк иткән Оренбург шәлен күргәзмәгә куярлык!), Уфадан – коллегабыз, «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире Гөлназ Кутуева, Зәлия Ахунова, Кыргызстаннан – Гөлсинә Үлмәскулова, Санкт-Петербургтан – Фәридә Нәҗмиева, Чиләбедән – Лена Колесникова, Иске Кулаткадан (Ульяновск өлкәсе) – Эдуард Ганиев, Венера Деникаева, Мәскәүдән – Лемма Гыйрфанова, Нәзифә Кәримова, Роза Хәбибуллина, Прагадан (Чехия) – Алсу Кормаш, Финляндиядән – Фазилә Насретдин...

Җырчылар Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова, Гөлшат Имамиева, Резедә Шәрәфиева, Базарбай Бикчәнтәев, Казакъстаннан Майра Мөхәммәт кызы, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» ансамбле, «Казан» бию һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре чыгышы, Миләүшә Сибгатуллина белән Илдар Кыямовларның алып бару рәвеше йөзьяшәр япь-яшь «Сөембикә» кичәсен тагын да ямьләде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Замечательная статья!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик актуаль тема, "акыллы" язма

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мине бу язма тетрәндерде. Кат-кат укыдым... Ирем белән 40 ел яшәп ятабыз. Язма хуҗасы әйткәнчә "30-38 яшь хыянәт итү пигы". Нәрсә бу, гомеремнең ул елларын бала үстереп (алар минем өчәү) үткәрдем. Кая ул елларда аның турында уйлау. Бәлки бер бала табып, иренең һәр сүзеннән гаеп эзләп, соңга калуына ачуланып, өйдә эшсез утырган хатыннар турындадыр бу язма. Ә барлык хатын-кызларны бер җепкә тезәргә кем кушты сезгә.

        Хәзер укыйлар